7


  • Учителю
  • 'Соңгы кыңгырау бәйрәме' сценарие

'Соңгы кыңгырау бәйрәме' сценарие

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

А.Б. -Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар!

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнен берсе. Буген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак.

Сонгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган гаҗәп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның укытучылары белән хушлашу авазы.

А.Б. Ә хәзер сүзне мәктәп директоры Сәмига Ильясовнага бирәбез

Мәктәп директоры, килгән кунаклар чыгышы.

Ук.- Ишетәсезме, соңгы кынгырау чынын? Ул безне 9 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме - тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян жырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.



Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

Жыр «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй».

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз Гөлшат Галимҗан кызы иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый куңелебезгә ачкыч таба белде, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды! Ул безнең белән шатланды да, көенде дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәде, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә беренче укытучыбыз.

Тәүге класс, тәүге класс,

Искә алдык сине бераз.

Өйрәттен син язарга да,

Укырга да, санарга да.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә

Әнидәй булдыгыз безгә.

Гел тырыш, унган балалар

Укырга керсеннәр сезгә.

Тәуге укытучыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә, бүләгебезне

Кабул итеп алыгыз.

( 1 нче укытучы чыгышы.)

Ук.- Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызды үтә жаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрне санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, жуелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасан, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.

Укытучы язгы кояш кебек,

Куңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.



Белем сере белән сукмаклардан

Ачтын миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.



Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Жыр «Иң гүзәл кеше икәнсез».


Без үзебезнең сыйныф җитәкчеләренә эндәшәбез. Безнең туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез сездән башланды. Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгә чын күңелебездән ышандык.

Ишек төбендә елмаеп

Каршы алдын укытучым.

Куркып кына килгән идем

Сөенеп сезгә чәчәк суздым.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргә дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.



Сыйныф җитәкчеләребез

Рузиля апа, Лилия апа

Сезгә теләк:

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез үтсен

Сезнең тормыш юлыгыз.

Тормышка аша күрсен

Сезнең бар теләгегез.

Рәхмәтебезне аңлата

Кечкенә бүләгебез.

А.Б. 9 сыйныф җитәкчесе Лилия апага сүз бирәбез

А.Б. Икенче дәрес - математика.

Җир йөзендә иң кызыгы шулдыр

Жәй буена алгебра укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле өмет итсен.

Алгебраны мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердә анны сакларбыз.

Файдасы куп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик куп эшләрдә.



Сәмига апа! Гөлназ апа!

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Биктә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар.



Чәчәк тотып чыктым бүген

Укытучым, каршына.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына.


А. Б. Көн тәртибендә - рус теле.

Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Лилия апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.


Лилия апа!

Рәхмәт сезгэ! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Чәчәк кабул итегез.



А.Б. Татар теле дәресе.

Татар теле, туган телем

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә Фәһимә апа

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез.



Фәһимә апа!

Үстердегез безнең сөйләмне.

Рәхмәт Сезгә, бездән бүләк

Аллы-гөлле чәчәк бәйләме


А.Б. Мәктәптә дәресләр

Тәртип белән тезелә

Татар теле бетүгә

Физик культура керә.


Апрель ае житү белән

Стадионда кар эри.

Кар бетүгә Зирәк абый

Круг буенча йөгертә.

Сыбызгы тавышы белән

Китәбез чабып бергә

Йәрәк тибә, нидер чәнчи

Утлар куренэ кузгә.

Тик шулай да туктамыйбыз,

Йөгерәбез максатка,

Йөгермибез, очабыз

Дәрт бар чакта йөрәктә.



Зирәк абый!

Физкультура дәресләрен

Көтә идек зарыгып,

Сез дә безне онытмагыз

Искә алыгыз сагынып.


А.Б. Тарих, тарих, тарих.

Тарих, тарих, тарих дию белән

Күз алдыма Илсөя апа килә,

Эйтә кебек күзләремә карап,

Эйдә үткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?



Илсөя апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын күңелдән, буләккә.



А.Б. Тәнәфес, тәнәфес

Ашханәгә керәсез.


Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Сәлимә апа аш пешерә

Анны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

Сәлимә апа белән бергә

Эшли Альбина апа да.

Рәхмәтебезне җиткерәбез

Чын күңелдән ана да.



А.Б. Биология дәресең

Чакырам сезне чынлап.

Яңа дәресне аңларсыз

Игътибар белән тынлап.

Указка тотып кулларга

Картадан шәһәр табарга

Өйрәтә Алсу апа.

Микробларны күрергә,

Саклана да белергә

Өйрәтә Алсу апа.

Табигатьне аңларга,

Җирне-суны сакларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Гөлләрне үстерергә,

Гүзәллекне күрергә

Өйрәтә Алсу апа.



Алсу апа!

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

География дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.


А.Б.Дисперсия, дифракция…

Ни турында суз бара?

Беләм дисән бу турыда

Физикага кереп кара.



Физика укытты безгә

Рөстәм абый - музыкант.

Аңлар өчен физиканы

Тавышланма, тик утыр.

Физика кызыклы фән,

Күңел биреп укысан.

Аңламыйча да калырсын

Авыз ачып утырсан.

Рөстәм абый

Физика фәнен укыта,

Ул безнең музыкант та.

Рөстәм абыйны барыбыз

Хөрмәт итәбез шуңа.



Инглиз теленә звонок бирәм

Сонламыйча керегез.

Һәр жирдә төгәллек кирәк

Шуны яхшы белегез.



От Канады до Тасмании

Сократится расстояние,

Если будешь ты знаком

С иностранным языком.

Рузиля Радиковна всегда встречает нас улыбкой.

В ней столько нежности, сердечного тепла.

Хоть и ругает нас - но за ошибки,

За то, что в голове у нас давно весна.



Йөрәктән ташып чыккан хисләребезне,

Рәхмәт сузләребезне

Сәмига Ильясовна, Сезгә җиткерәбез.

Бөтен класс белән Сүз бирәбез,

Ышаныгыз, мәктәп исеменә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

Зөлфирә, Альбина апалар

Чиста тота мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

ЖЫР

А.Б. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнен саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.

Сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

Үсеп житкәч, инде кеше булгач,

Әти-әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Сез китергән кара кайгылардан

Алар берүк яшьләр тукмәсен.

Әти-әни туккән күз яшьләре

Каргыш булып сезгә төшмәсен.



Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья тугәрәк.

Иңене-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.


А.Б. Хөрмәтле әти-әниләр, ә хәзер сүзне сезгә бирәбез .

ЖЫР: «Мәхәббәт җимешләре»

Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

А.б. Кадерле дуслар! Сезне тәбрикләргә килгән беренче сыйныф укучысына игътибар итегез эле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, Инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Эйдәгез, 2020 нче елда мәктәпне тәмамлаячак укучыны тынлыйк эле.

1 нче класс укучылары чыгышы.

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Э сез нинди зур.

Без укыдык бары «Әлифба»ны,

Э сез инде томнар укыйсыз.

«Бар иде бит шундый чаклар»- диеп

Безгә карап авыр сулыйсыз.

Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнен арттан куып житэрбез без,

Тик салыгыз безгэ ак юллар.



Нэни дустым, гади генэ кинэшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Дәфтәрен чиста булсын,

Китабын көлеп торсын.

Ачып жибәргәндә син,



Узлегеннән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку -

Шул сезгә теләгебез.



Чәчәк тотып эле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп эйтәмен.



Монаймагыз эле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнен хәлегезне белербез.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синен алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.


Хушлашыйк без 9 лар,

Мин сездән китәм.

Сезгә мәктәптә кыңгырау

Чынламас бутән.


А.Б. Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә яңгырый, кадерле чыгарылыш класс укучылары.

Кадерле, 9нчы сыйныф укучылары!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.



Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.



Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,

Безнең йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне

Эти-әниләрегезнен нигезе.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен кинлекләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал