7


  • Учителю
  • Конспект занятия для 9-11 классов «Бер очрашу - үзе бер гомер»

Конспект занятия для 9-11 классов «Бер очрашу - үзе бер гомер»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:"«Бер очрашу-үзе бер гомер» дигән исем астында студентлар белән очрашу кичәсенең эшкәртмәсе бирелә. Класстан тыш чараның максаты: 9-11 сыйныф укучыларын төрле уку йортлары, алардагы шартлар белән таныштыру. Бәйрәм кичәсе ике өлештән тора:төрле уку йорт
предварительный просмотр материала

1 а.б. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар! Хәерле кич, кадерле укучылар! Хәерле кич, кунаклар!

Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез - "Студентлар белән очрашу" кичәсе.


2 а.б. Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын,

Рәхим итегез.

Кемнәр килсә дә,

Йөзебез ачык.

Дус-ишләр килү

Үзе бер шатлык.

Түрдән узыгыз, кадерле студентларыбыз!

(Студентлар кереп утыра)


1 а.б. Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!


Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...


(Концерт номеры)


2 а.б. Бүген бәйрәмебезнең түрендә безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыбыз утыра. Әле кайчан гына "Саубуллашу вальсы"н җырлап алар мәктәптән таралышкан иде. Ә хәзер алар югары уку йортларында укучы студентлар, белемнәрен техникум, училище, колледжларда дәвам итүчеләр. Аларның инде җиде юл чатында басып, кая барырга,кем булырга дигән вакытлары артта калды.


1 а.б. Әйе, без аларга бүген сокланып та, бераз гына көнләшеп тә карыйбыз. Әле безне алда зур сынаулар көтә, күбебез әле киләчәктә кем булырга теләвен дә аңлап бетерми. Нәкъ менә аларның, ягъни әле генә шушы мәктәп кысаларында белем алып чыккан элекке укучыларның киңәшләрен тыңларга җыйналдык та инде без бүген. Әйдәгез, бергәләп киләчәккә таба атлыйк, үз юлыбызны табыйк. Бергә-бергә уйнап-көлеп, җырлап-биеп алу да комачауламас.


2 а.б. Ә хәзер кичәбезне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызына бирәбез. (Мәктәп директоры чыгышы)

(Концерт номеры)


1 а.б. Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.

Ә хәзер әйдәгез, сүзне килгән кунакларыбызга бирик әле, рәхим итегез!

2 а.б. Нинди уку йортларында белем алуыгызны дәвам итәсез, анда барып эләккәнче нинди сынаулар аша уздыгыз, беренче көннәрне үзегезне ничек хис иттегез, бүгенге студент ничек яши, мәктәпне сагынасызмы, андагы укытучылар белән безнең мәктәп укытучылары аерыламы, безгә нинди киңәшләрегез бар? Безнең барысын да, барысын да беләсебез килә. (Студентлар чыгышы)


1 а.б. Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар! Сезнеке кебек серле дә, мавыктыргыч та, авыр да, әмма күңелле дә булган студент еллары киләчәктә безне дә көтә дигән өметтә калабыз. Сезгә дә алда торган киртә-сынауларга бирешмичә, куйган максатларыгызга тугры калып, уңышлы гына уку йортларын тәмамлап чыгарга насыйп булсын. Саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, зур уңышлар гына гомерлек юлдашларыгыз булсын!


2 а.б. Хәзер инде бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. Сезнең алда 6шар кешедән торган студентлар һәм укучылар командасы көч сынашачак. Рәхим итеп, түрдән үз урыннарыгызны алыгыз! Бәйге булгач жюри да кирәк булачак бит әле. (Жюри членнары чакырыла)


(Концерт номеры)


1 а.б. Әйдәгез, сүзне командаларга бирик. Үзегезнең командагызның исеме белән таныштырып, бер-берегезне сәламләп алсагыз иде. (Исем, девиз)


2 а.б. Мәктәп, мәктәп инде ул. Анда һәрвакыт өй эшләре, авыр-авыр сораулар, таләпчән укытучылар, хәтта "2"леләр дә була. Юк, юк, күңелсез хәлләр генә түгел, истәлекле, кызыклы вакыйгалар да җитәрлек анда. Менә киләсе биремебез дә шул хакта, кыска гына вакыт эчендә мәктәп тормышынннан бер күңелле вакыйганы тасвирлап күрсәтегез.


(Концерт номеры)


(Сәхнәләштерелгән күренеш)


1а.б. Студент булдым әле менә,

Авылга кайтып килеш,

Әти-әни күзенә күренеп,

Хәлләрен белеп килмеш.

Кесәдә сукыр бер тиен дә

Калмады бит ичмаса,

Сөт-каймагы, бәрәңгесе

Файда бит инде, тамса.

Атна башында бик бай без,

Ашыйбыз да, йоклыйбыз,

Тик менә ахырга таба

Корсак кына кашыйбыз. - дип әйткән ди бер студент.


2 а.б. Әйе шул, студентның ач тормышы бик күп мәзәкләрдә дә сүрәтләнә. Бу чынлап та шулай микән, әйдәгез тикшереп карыйк.


(Һәр командага да тәлинкәгә өелгән яшелчә, җиләк-җимеш бирелә. Кайсы команда тизрәк ашап бетерә, шул җиңүче була)


1 а.б. Һәр кешенең дә тормышында балачагы, үсмер вакыты була. Бу иң гүзәл, самими мизгелләр. Безнең укытучыларыбызның да булган андый чорлары. Ышанмыйсызмы? Әйдәгез соң, бергәләп аларның нәни вакытларына кайтып килик. Кайсы команда фотодагы укытучыларның кемнәр икәнен тизрәк ачыклап бетерер икән.


(Командаларга укытучыларның балачакта төшкән фотолары бирелә)


(Концерт номеры)


2 а.б. Бәйгебезне дәвам итәбез. Командаларыбызны акыл ягыннан да тикшереп карыйк әле. Мәктәптә алган белемнәрен онытып бетермәделәр микән?


1) Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)

2) Американы кем ачкан? (Х.Колумб)


3) Х. Колумб юлга кайсы илгә барам дип чыга? (Һиндстанга)

4) Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)


5) Кайсы ил бер материкны алып тора? (Австралия)


6) Кайсы материк дүрт ярымшарда да ята? (Африка)


7) Әйләнәнең ноктасы белән үзәген тоташтыручы кисемтә. (радиус)


8) Әйләнәнең теләсә кайсы ноктасын тоташтыручы кисемтә. (Хорда).

9) Иң гади геометрик төшенчә. (нокта)


10) Исбатлауны таләп итүче җөмлә. (теорема)


1 а.б. Ә хәзер шаян сорауларыбызга җавап биреп карагыз.


1) Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)


  1. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)


  1. Минзәләдә негр баласы туган: үзе кара, теше ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың теше булмый)


  1. Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (диңгез)


  1. Дәрестә суырып утыра торган таякның исеме ничек? ( ручка )

6) Рәсем ясап уйный торган агач дәфтәр ничек атала? ( парта )


2 а.б. Рәхмәт сезгә, күп беләсез икән. Хәзер инде сезне тизлеккә дә сынап карыйк. Хәзер ике команда да янәшә басып, уенчылары парлаша. Менә сезнең каршыгызда сезнең җанатарларыгыз утыра. Без уенны башлауга, сез каршыдагы кешеләрдән без әйткән әйберләрне йөгереп барып алып килергә тиеш буласыз. Кайсы команда җитезрәк булыр икән.


1 а.б. 1) иң биек үкчәле түфли

2) иң озын каеш

3) иң озын буйлы егет

4) иң кыска буйлы кыз

5) ашарга яраклы әйбер

6) иң зур үлчәмле аяк киеме

2 а.б. Менә күңелләр дә күтәрелеп китте. Хәзер бергәләшеп биеп алсак та була. Бәйгебезнең соңгы этабы бию белән тәмамланачак. Сезгә дигән биремнәр кәгазь битенә язылган. Һәр команда үзенә тиешлесен сайлап ала һәм музыка башлануга бии.

(1 команда заманча көйгә татарча, 2 команда татар көенә заманча биергә тиеш була)

1 а.б. Һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Безнең кичәбез дә тәмамланып килә. Әйдәгез, жюриларга сүз биргәнче, бер матур җыр тыңлап үтик.


(Концерт номеры)


2 а.б. Хөрмәтле жюри! Бүгенге бәйгебезгә йомгак ясап, җиңүчеләребезне атасагыз иде.


(Жюри йомгак ясый, бүләкләр тапшыра)


1 а.б. Шуның белән безнең кичәбез дә тәмамланды. Очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт.Алдагы көнегездә дә без сезгә исәнлек-саулык, бәхет, укуыгызда бары тик зурдан-зур уңышлар гына теләп калабыз.


2 а.б. Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат

Мәктәпкә дип килегез тагы!

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал