7


  • Учителю
  • Открытое мероприятие ко дню почты, 'Почта көне'.

Открытое мероприятие ко дню почты, 'Почта көне'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: 9 Отябрь - Бөтендөнья почта коне !

Максат:

  • Балаларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру;

  • Туганнар, дуслар белән аралашып яшәргә кирәк икәнлегенә төшендерү, туганчыллык хисләре, почта хезмәтенә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проектор, презентация (кушымта 1.);

Кичә барышы.

Слайд 1.

Хәерле көн хөрмәтле тәрбияче апалар ,хәерле көн кадерле балалар!

Кәефләрегез ничек? (балалар жаваплары тынлана, бәяләнә)

Кичәбезне башлыйбыз.

Слайд 2.

- Балалар, бүгенге кичәбезнең темасын сез үзегез дә чамаларсыз ,моның өчен мультфильмнан кечкенәгенә генә өзек карап алыйк. Сез бу мультфильм героен таныйсызмы? Ул кайсы мультфильмнан. Аның турында нәрсәләр беләсез? (Почтальон Печкин)

- Димәк безнең бүгенге кичәбез почта көненә багышлана ,ә аның сәбәбе - 9нчы октябрь Бөтендөнья почта көне!

Слайд-3

- Почта күгәрчене - хатларны тиз тапшыру символы булып тора. Ул безгә яхшы таныш, шулай да 9-нчы октябрьнең Бөтендөнья почта көне икәнен күпләрегез белми торгандыр әле. Һәр өлкәдә эшләүчеләрнең үз Һөнәри бөйрәмнәре була, почта хезмәткәрләренең дә һөнәри бәйрәмнәре бар. Ул бөтендөнья почта көне буларак бәйрәм ителә. Ул 1969 елдан бирле үткәрелеп килүче бәйрәмнәрнең берсе .

Шул уңайдан безнең барыбызның да якын дустыбыз Дидариябез бик матур җыр өйрәнеп килгән .Әйдәгез әле аны тыңлап алыйк әле.

Слайд-Дидария өчен.

Дидария башкаруында : "Мин үсәм " исемле җыр.

  • Балалар ,әйдәгез әле Дидариягә шундый матур җыр башкаруы өчен рәхмәтебезне алкошлар ярдәмендә җиткерик.Алга таба сүзне Алинәгә бирәбез ул безгә С.Я.Маршакның " Почта "шигырен башкарыр. Шулай ук алкошлар бүләк итәбез. Рәхмәт Алинә,моло-дец!

  • Балалар,махсус безнең бүгенге кичәбез өчен тәрбияче Миргазизова Ләйсән апагыз тиз арада гына "Хат ташучы" исемле шигырь иҗат итте.Әйдәгез әле хәзер шул шигырьне Фаизов Дәниф башкаруында тыңлап үтик әле.(Дәниф башкаруында шигырь)Җәлләмик әле алкошларыбызны,бүләк итик аны хәзер Ләйсән апага һәм Дәнифкә.

Слайд 4:Алга таба без:

Почта һәм хатларның килеп чыгу тарихын- белербез.

Почта хезмәте ни өчен кирәк булуын -уйларбыз.

Конверт тышына дѳрес итеп адрес язарга өйрәнербез.



Слайд 5.

- Балалар, борын-борын заманнарда ук кешеләр бер-берсе белән аралашып яшәргә тырышканнар. Бер кабилә белән икенче кабилә арасында хәбәрләр йөрткәннәр. Алар кирәкле хәбәрне тавыш ярдәмендә җиткергәннәр. Ләкин бу бик читен булган, чөнки тавыш ерак араларга барып җитмәгән.

-Әйдәгез тикшереп карыйк әле балалар, нәрсәсе белән читен булган икән ул.Арагыздан берегез иптәшенең колагына бер сүз әйтә,ә ул аны икенче иптәшенә әйтә,шулай ахыргы кешегә кадәр уен дәвам итә һәм ахыргы кеше шул сүзне безгә җиткерә,ә аннан соң беренче кеше үз сүзен әйтә.(Уен 2 тапкыр кабатлана)

Менә балалар беренче кешенең әйткән сүзе күпмедер ара үтү сәбәпле үз кыйммәтен югалтты.әле бик әз генә арадада

Соңрак алар куыш агач ботагы ярдәмендә, аннан барабаннар ярдәмендә аралаша башлаганнар. Ләкин болай аралашу да читен булган һәм б.э.кадәр 3 мең ел элек Шумер дәүләтендә балчыкка очлы таяк ярдәмендә хәбәрләр язып ике дәүләт арасында йөртелә башлый. Алар сөйләшә торган балчык йөртелгән. Без аны хәзер сезнең б\н карап үтәрбез.

Слайд 6.

  • Шундый хатларның берсе Санкт-петербург шәһәрендә Эрмитажда саклана.



Слайд 7

- Тормыш алга киткән саен хат язу җайлана бара. Борынгы Кытайда беренче тапкыр кәгазь ясала башлый. Хәбәрләрне шуңа язып йөрткәннәр.

Слайд 8

- Ә борынгы Рәсәйдә хәбәрләрне каен тузына очлы таяклар белән уеп язганнар. Сез ничек уйлыйсыз, ул вакытта хатларны ничек йөрткәннәр. Алар ничек үз ияләрен тапканнар?

Слайд 9.

Әйе, хатларны кулга ияләндергән күгәрченнәр, йөгерешчеләр, атка атланып җайдаклар ташыганнар. Патша заманында үзенең аерым почта каретасы булган. Хатны шулар ярдәмендә ташыганнар.

Слайд 10.

- Россиядә беренче тапкыр почта элемтәсе - 1667 нче елда алдынгы карашлы бояр Афанасий Лаврентьевич Ордын-Нащекин беренчеләрдән булып почта элемтәсен җайга салып җибәрә.

Слайд 11

Сугыш заманында да почта туктап тормый. Фронттан хатлар килә тора.Һәм алар өчпомак формасында була.



Россия почтасы бүген.



Слайд 12;.13

- Россия почтасы - ул 42мең почта бүлекчәсе, 415мең хезмәткәр. Һәр елны Россиянең почта хезмәткәрләре 14 миллиард 400 миллион хат һәм 38миллион посылка тапшыралар.

- 42 мең почта бүлекчәсенең берсе безнең туган авылыбызда урнашкан. Кайсыларыгызның анда булганыгыз бар? - Ә хәзерге вакытта авылларда һәм шәһәрләрдә хат ташу хезмәтен кемнәр алып бара?

Әйе иңнәренә авыр йөк аскан, аяклары бертуктаусыз хәрәкәттә булган апалар почта хезмәткәрләре зур эш алып баралар. Алар матбугат белән укучы арасында тоташтыручы җеп кебек. Хат ташучылар булмаса, газеталар әллә кайда югалып калыр, адресатына барып та җитмәс иде.

Почта ташучылардан кемнәрне беләсез? (Төркемнәрдә эш. Укучыларның җаваплары тыңлана.)

. Ә сез ничек уйлыйсыз,ул хатларны язу ни өчен кирәк? (Парларда эш. Җаваплар тыңлана. )

- Әйе, укучылар. Хатлар язышу бер-берең белән аралашып яшәргә, хәлләрен белергә, кирәк чакта ярдәм итү өчен дә кирәк икән. Бөек мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин дә безгә шундый үгет-нәсыйхәт биргән: «Читтәге дусларыгызга үз хәлегезне телефон яки хат аша белдерегез, үзегезгә шалтыратсалар яки язсалар җавап бирегез, җавап бирмәгән дуслар шелтәгә лаек».

- Ә язган хатларның үз иясенә барып җитүенә нәрсә ярдәм итә соң? (Конверт).

- Әйе, ә хәзер без аны дөрес итеп тутырырга өйрәнербез.


Слайд 14 - Балалар, игътибар белән конвертка адресның ничек итеп язылганын карагыз әле. Ул нинди тәртиптә языла

  • Хат алучының адресы конвертның уң ягында аскы өлештә языла.

  • Хат җибәрүченең адресы конвертның сул ягында өске өлешендә языла.

  • Адресны басма хәрефләр белән танырлык итеп язарга.

  • Адресны кыскартып язарга ярамый.

Менә, балалар, хат язарга да өйрәндек.

. _ Без кайвакыт, интернетка алданып, сәгатьләр буена компьютер каршында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булабыз. Хат язышам, күзгә-күз очрашам дисәң дә, бер мизгел эчендә дөньяның икенче почмагындагы кеше белән элемтәгә кереп аралаша алабыз. Яңалыкларын да шуннан укыйбыз, һава торышын да иртән торуга ук интернеттан карап беләбез… Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Ярый, интернеты бер хәл, менә булмаса?! Бу уйлардан үк эсселе-суыклы булып киттәбез. Ә бит почта ул хат ташу белән генә чикләнми. Сез ничек уйлыйсыз, ул тагы нинди хезмәтләр күрсәтә икән? (Балалар җаваплары)Газета-журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп өләшенмәячәк, -телеграммалар да йөрмәячәк.


Слайд 15

Димәк почта хезмәте ул:

Газета, журналларга яздыру һәм аларны адресларына алып барып җиткерү;

Посылка җибәрү;

- Пенсия һәм пособия түләү;

- Коммунальный һәм башка төр түләүләр;

- Элемтә, интернет, телевидение хезмәте өчен түләүләр

Почта ул һәр нечкәлеген исәпкә алып, инде бер җайга салынган эшчәнлек булса да, замана таләпләренә туры килер өчен гел яңарып торырга мәҗбүр. Әйтик, бүгенге почта кечкенә генә супермаркетны хәтерләтә. Анда күпчелек көнкүреш кирәк-яракны да алырга мөмкин. Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде.

  • Ә хәзер балалар, бәйрәмебезне йомгаклап " Күңелле почтальон" уены уйнап алыйк (уенның тәртибе: 4 баланы почтальон итеп сайлыйлар ,аларның 2се адресатларга- сентябрь, октябрь аенда туган көннәре булган балаларга посылкаларкалар тапшыра,бу 2 почтальон посылкалар өләшкәндә калган 2 почтальон Почта мөдире җитәкчелегендә җурнал,газетларны исемлек буенча әзерләп куя һәм өләшәләр.

  • Слайд 16

_Уенда катнашучыларга рәхмәт,ә хәзер барыбыз бергәләп "Уңган почтальон" көенә биибез.

Слайд 17

Кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал