7


  • Учителю
  • Разработка урока ИЗО в 1 классе. «Дома бывают разные»

Разработка урока ИЗО в 1 классе. «Дома бывают разные»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Разработка урока ИЗО в первом классе по технологии ФГОС.  Конспект урока на татарском языке. Тема урока «Дома бывают разные».  К конспекту урока прилогаетя презентация и технологическая карта.  Разработки на татарском языке в интернете очень мало и этот урок поможет учи
предварительный просмотр материала

МБОУ "Карадуванская СОШ"

Предмет: пнш. ИЗО,1 класс Сагьдиева Р.Ш.

Тема: Төрле йортлар була.

Максат:

- укучыларның фантазияләрен, уйлау сәләтләрен үстерү;

- төрле төзелешләр, йортларның төрлелеге турында күзаллау булдыру;

- матурлыкка омтылыш, мөстәкыйльлек, бер-береңә хөрмәт тәрбтияләү.

Танып-белү УУЭ:

1). Төрле иллюстрацияләрдән информация алу күнекмәсе формалаштыру.

2). Үз эшеңә анализ ясау һәм нәтиҗә ясау күнекмәсе формалаштыру.

Коммуникатив УУЭ:

1). Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү күнекмәсе формалаштыру.

2) группаларда эшли белү күнекмәсе формалаштыру.

Регулятив УУЭ:

1) куелган максатка карата үзеңнең уку эшчәнлеген бәяләү күнекмәсе формалаштыру.

2)укытучы ярдәмендә дәрестәге эшчәнлеккә план төзи белү күнекмәсе формалаштыру.

Шәхси УУЭ:

1) Эстетик тәрбия бирү.

2) Чисталык, пөхтәлек,хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. а) Һәр баланың партасында:

  • Гуашь, буш шырпы тартмалары, клиенка, буяу салырга тәлинкә, төсле кәгазь,

чүпрәк.

б) укытучыда:

  • гуашь, чүпрәк, төсле кәгазь, шырпы тартмасы.

2). Презентаия, музыка, укучыларның алдагы дәрестә ясаган рәсемнәре.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Энергизатор "Яхшы кэеф машинасы"

Менә хәзер яхшы кәеф белән эшкә тотыныйк.

II. Эшчәнлеккә мотивация

1. Салынча кышкы иртәдә, ап-ак карга басып, бәс кунган агачларга сокланып ашыга-ашыга мәктәпкә килдегез. Бу матурлыкларны табигать тудырган. Кеше дә гажәеп көчкә ия. Матурлыклвр тудырырга сәләтле. Кеше нинди матурлыклар тудыра ала соң? (парларда киңәшеп алыгыз әле)

2. Рәсем дәресләрендә безгә рәсем ясарга булышучы осталар белән таныштык инде. Ул осталарны кем әйтеп бирә?

- ясау остасы, бизәү остасы, төзелеш остасы.

- төзелеш остасы белән без узган дәрестә генә таныша башладык.

Безнең рәсемнәр матур булсын өчен шушы осталар барысы да дус булырга һәм бер-берсенә булышырга тиеш.

3. Үткән дәрестә без әкият өйләре ясадык. Укучыларның эшләрен карау.


"Куян йорты" әкияте белән бәйләу.

- Куянның өе нинди булган, Төлкенең өе нинди?

- Төлкенең өе эрегән, ә Куянныкы калган, чөнки ул агач каерысыннан, нык булган. Бүген без дә төзүчеләр булып Куян белән Төлкегә өй төзеп күрсәтәбезме? Нәрсәдән төзисен әлегә әйтми торам, сер булып торсын!


III. Яңа материал.

- Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм сез яшәгән авылда нинди өйләр күргәнегез бар искә төшерегез.

  • әйе, кирпечтән салган , агачтан, таштан салган йортлар бар.

  • Йортларны кемнәр төзи соң? Аларны кемнәр дип атыйлар? (Парларда киңәшегез).

  • Берәрегезнең әтиләре төзуче булып эшләмиләрме?

  • Бүген без үзебез дә төзүче булып карарбыз.

  • Йорт тозеп карыйсыгыз киләме?........

  • -Без йортны кирпечтән салырбыз.

  • Иң беренче йортлар нинди өлешләрдән тора искә төшерик әле. (парларда кнңәшегез?)

  • Нигезе, стенасы,түбәсе, ишеге, тәрәзәләре.

  • Ә хәзер сез төзелеш осталары. Йорт салу өчен нәрсәләр кирәк булыр?

  • Кирпеч, су, цемент.

2. Физкультминутка

Өр-яңа бер яңалык -

Ясадым мин яңа йорт. (йорт түбәсе формасын күрсәтәләр)

Кактым түбә, түшәмен,

Идәнен дә түшәдем.

Уйдым куйдым бер тишек -

Шул тәрәзә дә, шул ишек.

Ялт итте бу яңа йорт.


3. Укытучы эшләү технологиясе белән таныштыра.

4. Укучылар үзләре мөстәкыйль эшлиләр.

5. Эшләрне демонстрацияләү. Бергәләп бәяләү .


IV. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

  • без бүген нәрсәләр эшләдек?

  • Сезгә дәрес ошадымы? Фишкалар белән күрсәтегез. Әгәр ошаса - кызыл, ә ошамаса - зәңгәр фишка.

  • Сезгә дәрестә нәрсә ошады?

  • Нәрсә сезгә авыр тоелды?

  • Алган белемебез тормышта кирәк булырмы?




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал