7


  • Учителю
  • Разработка по вне классной работе по истории и обществознания (на татарском языке)

Разработка по вне классной работе по истории и обществознания (на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала








ӘФГАНСТАН-

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ


ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ

МОНТАЖ

19 ФЕВРАЛЬ, 2009 ЕЛ


ЮГАРЫ СТӘРЛЕ























Укытучы сөйли: хөрмәтле кунаклар , укучылар ! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфган җирендә хезмәт иткән хәрбиләр үзләренең гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмаган авылдашларыбызга багышлана.

Быел совет гаскәрләрен Әфганстан республикасыннан чыгаруга 20 ел тула. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда күп кайгылар алып килгән бу сугыш гаделсез һәм перспективасыз булган. Республикадан гына да 9 меңнән артык солдат шушы сугышта катнашты. Аллага шөкер алар исән-имин,бүген бездә кунакта. Без сезнең батырлыгыгызны ихтирам итәбез,сезнең алдыгызда баш иябез.Сез бүген дә Ватанга намуслы хезмәт итәсез. Шулай тугры булуыгыз белән яшь буынга яхшы үрнәк булып торасыз. Бүгенге җырлары-быз , кайнар сәламнәребез сезнең хөрмәткә.

Алып баручылар чыга

Алсу: (Әфганстан шигыре)

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирен сихри.кыя .ташларың,

Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым. Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак ташлары, Шул ташларны каннарына манып , Табутларда кайтты якташларым.

Ирек: Әфганстан ! Каян гына килеп кердең соң безнең телебезгә, бер үк вакытта сихри дэ, ят та, дәхшэтле дэ булган бу сүз? Килеп керде дэ ,барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте,аналарның төн йокысын качырды,илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфганстан сугышын безнең онытырга хакыбыз юк.Анда совет халкының 15 меңләп батыр улларының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елга сузылган бу сугышта җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап.

Әфганстанның кара таҗы безнең Югары Стәрле авылын да читләтеп үтмәде.Авылыбыздан 5 егетебез:

Бәдретдинов Наил абый,

Хайбрахманов Минсабир,

Марданшин Назир,

Габделхаков Нәфис,

Солтанов Илшат абыйлар.

Без сезнең батырлыгыгызга сокланабыз, сезнең белән горурланабыз!

Бүгенге концерт номерыбыз сезнең хөрмәткә.

6 класслар башкаруында "Солдатушки" җыры.













ИРЕК: 21 гасырга аяк басканда дөньяның төрле төбәкләрендә хәрби низаглар дәвам итә. Әфганстанда, башка кайнар нокталарда барган сугышлар күпме әти-әниләрне кайгыга салды,никадәр гомерләр өзелде. Сугыш корбаннарсыз гына булмый. Яу булып үткән урыннарда туганнар каберлеге һаман саклана.

АЛСУ: 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде.

Сугыш... Ун ел буе дәвам иткән сугыш... Күпме кешеләрнең гомерен өзгән сугыш... Әфганстан вакыйгаларыннан соң ике дистәдән артык ел үтеп китте, ләкин сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, контузия, җәрәхәт алган меңләгән сугышчының исеме хәтердән беркайчан җуелмас.

Безнең республикадан чакырылган 9 меңләп солдат Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды.

Киләсе концер номерыбыз Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана.

1 .ЭнҗеХакимова шигырь сөйли.

2. Хаертдинова Рәмзия башкаруында җыр.

(Кичер әнкәй мине , гафу ит!)

ИРЕК: Солдат сугышны сайламый, ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик биргән антына һәм бурычына тугрылыклы булып халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамлы булуы, мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

АЛСУ: Сугышлар бүген дә дәвам итә, күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды, меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

3.» Интернациональ бурыч» шигыре (Нургалиев Ирек сөйли)

АЛСУ.Хөрмәтле кунакларыбыз ә хәзер сезнең игътибарга "Моряклар" биюе.












ИРЕК: Хөрмәтле афганчылар һәм башка сугышларда катнашучылар!

Яшь җилкәләрегезгә тормыш салган авыр бурычны сез намус б-н үтәгәнсез. Сезнең батырлык безгә һәрвакыт яхшы үрнәк булып калыр.

Без киләчәктә булачак Ватанны саклаучылар. Сезнең үрнәктә илгә тугрылыклы хезмәт итәргә, Ватанның ышанычлы сакчылары булырга тырышабыз.

Мирданшин Илнур шигырь сөйли

Бездән соң илебез наказын Үтәргә бурычлы "малайлар-солдатлар" Илебез чикләрен сакларга, Дөньяда тынычлык якларга Хәзер сез, ягъни без Инде чын алмашлар Абыйлар! Без сезнең кебек үк Нык уяу булырга әзербез. һәм сезгә лаеклы алмашлар

Данлыклы солдатлар Эстафета безнең кулларда Нык, бердәм сафларда атларбыз Бу изге азатлык байрагын Сакларбыз, Сакларбыз, Сакларбыз.


ИРЕК: Әфганстан кайтавазы бүген дә кешеләрне борчый. Бу

мәгънәсез сугыш нигә кирәк булды икән? Дигән сорауга әле булса да җавап юк.

АЛСУ: Ирек, карале дөньяда нинди көч гап-гади кешеләрне

батырлыкка илтте микән? Батырларның бөеклеге нәрсәдә?

ИРЕК: Шулай шул, сугыш кырында үлем б-н күзгә күз очрашканда

югалып калмас өчен бик күп көч кирәктер ул, Алсу!

АЛСУ: Ирек, әйдә сорыйк әле үзләреннән, көчле рухлы булып

калыр өчен нишләргә кирәк микән? Ә хәзер сүзне әфганчы егетләргә

бирәбез.


Әфганчы егетләр сөйләгәч, укытучы сүзне әниләренә бирә. Әниләрдән соң сүз мәдәният хезмәткәре, китапханәче Нургалиева Сәрия апага бирелә.

Cәрия апа шигырь укый.

Сүзне мәдәният йорты директоры. Зиләгә бирәбез. Зилә абыйсы Ильшатны котлап җыр башкара.

Кичәнең азагы.

АЛСУ:Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч

сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк.

ИРЕК: Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Киләчәк буыннар!

Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Җир йөзендә сугышлар бүтән кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. СОЛДАТЛАР җыры.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал