7


  • Учителю
  • рабочая программа по истории для 8 класса

рабочая программа по истории для 8 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 8 нче сыйныфта тарих укытуның максаты: - аерым чорның спецификасыннан чыгып, укучыларга тарихи белемнәр бирү.    Бурычлар:-тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру;-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традиц
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе

«КАРАЛДЫ»

МБ җитәкчесе__________Гайнуллина Т.В.

Беркетмә № ___

«____» __________ 2014 ел

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Гилязова Э.М./

«____»____________2014ел

«РАСЛАНДЫ»

Мәктәп директоры

___________ /Шарафиева Г.Т. /

боерык № _____ « ___ » ___________ 2014 ел


I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТАРИХ

ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УКЫТУЧЫСЫ

НИГМАТУЛЛИН ИЛДУС МАНСУР УЛЫНЫҢ

8 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАРИХ

ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

База дәрәҗәсе

2014 - 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы.

Тарихтан 8 нче сыйныф өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән барлыгы 70 сәгать итеп түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Закон Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции).

2. Закон Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-ФЗ от 24.07.1998г. (в действующей редакции).

3. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 31 января 2012 года № 69 «О внесении изменений в федеральный компонент государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего, среднего (полного) общего образования».

4. Приказ МО и Н РФ от 5 марта 2004 года №1089 «Об утверждении Федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования» (с изменениями);

5.Приказ МО и Н РФ от3 июня 2011 года №1994 «О внесении изменений в федеральный БУП и примерные учебные планы для образовательных учреждений Российской Федерации, реализующих программы общего образования, утвержденные приказом МО РФ от 9 марта 2004 года №1312»;

6. Примерная программа основного общего образования по истории для образовательных учреждений с родным (нерусским) языком обучения. (Письмо министерства образования и науки РФ от 07.07.2005г. № 03 - 1263 «О примерных программах по учебным предметам федерального базисного учебного плана»);

7. Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 9 июля 2012 года № 4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования»;

8. Письмо МО и Н РТ от 23.06.2012 №7699/12 «Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС»;

9. Федерального перечня учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих программы общего образования и имеющих аккредитацию на 2014-2015 учебный год;

10. Устав МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

11.Образовательная программа основного общего образования МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

12. Учебный план МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2014 - 2015 учебный год, утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 1 от 15 августа 2014 года).

Укучыларның психологик-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып Россия тарихы (36 сәгать), Урта гасырлар тарихы

(24 сәгать), һәм Татарстан тарихын (10 сәгать), укыту модульле-блоклы принцип буенча планлаштырыла.Уку башында Россия тарихы, аннан соң Урта гасырлар тарихы, соңыннан Татарстан тарихы укытыла.

Бу программа Россия тарихы, Яңа һәм Татарстан тарихы буенча XIX гасыр вакыйгаларын үз эченә ала. XIX гасыр - кешелек тарихында мөһим чор, бу чорда индустриаль җәмгыять туа һәм үсеш ала. Традицион җәмгыятьтән индустриаль җәмгыятькә күчү, җәмгыятьнең барлык даирәләрендә тамырдан үзгәртә. Шунлыктан XIX гасыр тарихта аерым бер урын алып тора. Тарихны өйрәнү барышында гади урын-хронологик системага салынган тарихи белем бирү, аерым чорлның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итү, тарихи анализның төп ысуллары белән танышу.

8 нче сыйныфта тарих укытуның максаты:

- аерым чорның спецификасыннан чыгып, укучыларга тарихи белемнәр бирү.

Бурычлар:

-тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру;

-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принципларына хөрмәт тәрбияләү;

-күп этнослы, күпконфессияле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәү, мәдәниятара аралашуда катнашу, башка илләр һәм халыкларга карата мөнәсәбәтләрдә толерантлык булдыру өчен тарих агышында барлыкка
килгән социаль нормалар һәм кыйммәтләр турында белем һәм күзаллауларны тормышта кулланырга өйрәтү.

8 нче сыйныфларда тарих фәне А.А. Данилов, Л.Г. Косулинаның "Россия тарихы", Н.В. Загладинның "Яңа заман тарихы", В.И. Пискаревның "Татарстан тарихы. XIX гасыр" дәреслеге белән укытыла.

Түбәндәге эш программасы 1 елга дип төзелде.

Программаның бүленеше

Бүлек исеме

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Россия XIXгасырның беренче яртысында


Россия XIX йөзнең икенче яртысында


Европа һәм дөнья үсешендә реакция һәм революцияләр


Европада милли дәүләтләр барлыкка килү


Европа сәнәгать үсеше юлында. Иҗтимагый һәм идея-сәяси нәтиҗәләр


XIX гасыр уртасы- XX гасыр башында дөньяның алдынгы илләре


Көнчыгыш Көнбатыш йогынтысы даирәсендә. XIX г. ахыры- XX г. башында Латин Америкасы


XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында халыкара мәйданда каршылыклар кискенләшү һәм 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышы


XIX - XX гасыр башында фән, мәдәният һәм сәнгать


Татарстан тарихы


КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Россия тарихы -36 сәгать.



Дәрес темасы

Сәг.саны.


Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Материал

Үткәрү вакыты


Искәрмә

план

факт

I бүлек. Россия XIXгасырның беренче яртысында- 18 сәгать.


1.


Кереш. Александр I нең 1801-1806 еллардагы эчке сәясәте.

1

Яшерен комитет эшчәнлеге.Беренчел реформалар.

Реформаларны анализлау.

§ 1.


2.

1801-1812 елларда тышкы сәясәт.


Император Александр I. Россиянең французларга каршы өченче коалициядә катнашуы.

Картада төп хәрби бәрелешләрне күрсәтә белү.

§ 2.


3.

М.М.Сперанскийның реформаторлык эшчәнлеге.

1

М.М.Сперанскийныэшчәнлеге башлану.

М.М.Сперанскийның отставкага китү сәбәпләре һәм нәтиҗәләрен ачыклау.

§ 3.


4.

1812 елгы Ватан сугышы.

1

Сугыш башлану. Якларның праннары һәм көчләре.

"Бөек армия"нең һәлакәте.

§ 4.


5.

Рус армиясенең чит илләргә походы. 1813-1825 елларда тышкы сәясәт.

1

Чит илләргә поход башлану.

Россия һәм Америка.

§ 5.


6.

Александр I нең 1815-1825 еллардагы эчке сәясәте.

1

Эчке сәясәттәге үзгәрешләр.

Александр I үткәргән эчке сәясәтнең төп нәтиҗәләре.

§ 6.


7.

1812 елгы Ватан сугышыннан соң социаль-икътисади үсеш.

1

1812-1815 еллардагы икътисади кризис

Промышленность һәм сәүдә үсеше турында сөйләү.

§ 7.


8.

Александр I заманында иҗтимагый хәрәкәт.

1

Оешкан иҗтимагый хәрәкәтнең туу.

Төньяк җәмгыять турында күзаллау булдыру.

§ 8.


9.

1825 елгы династия кризисы. Декабристлар чыгышы.

1

Династия кризисы.

Декабристлар восстаниесенең тарихи әһәмияте һәм нәтиҗәләре.

§ 9.


10.

Николай Iнең эчке сәясәте.

1

Император Николай I. Революцион карашларга каршы көрәшнең көчәюе.

Эчке сәясәттәге кырыслыкның сәбәбен ачыклау.

§ 10.


11.

20-50 нче елларда социаль-икътисади үсеш.

1

Хуҗалык үсешендәге каршылыклар.

Социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныш булу.

§ 11.


12.


1826-1849 елларда Николай I нең тышкы сәясәте..

1

1826-1849 нчы елларда тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре.

Картада төп хәрби бәрелешләрне күрсәтә белү.

§ 12.


13.

Николай I идарә иткән елларда иҗтимагый хәрәкәт.

1

30-50 нче елларда иҗтимагый хәрәкәт үзенчәлекләре.

Төп түгәрәкләрнең, юнәлешләрнең эшчәнлеген белергә.

§ 13.


14.

1853-1856 елларда Кырым сугышы. Севастополь оборонасы.

1

Көнчыгыш мәсьәләсенең кискенләшүе.

1856 елгы Париж солыхы белән танышу, эчтәлеге.

§ 14.


15.

Мәгариф һәм фән

1

Мәгариф үсеше. Фән һәм производство.

Документларны анализлау.

§ 15.


16.

Яңа җирләр ачучылар һәм сәяхәтчеләр.

1

И.Ф.Крузенштерн һәм Ю.Ф.Лисянский

Г.И.Невельской һәм Е.В.Путятин белән танышу.

§ 16.


17.

Мәдәният. Көнкүреш һәм йолалар.

1

Торак.Кием-салым.Музыка. Нәкыш.

Гаилә һәм гаилә йолалары турында белү.

§ 17-18.


18.

Россия XIX г. I яртысында.

1

Тестлар эшләү.

Россиядә XIX г. I яртысында булган төп вакыйгаларны белү.

Тестлар.


II бүлек.Россия XIX йөзнең икенче яртысында-18 сәгать.


19.

Крепостной хокукны бетерү алдыннан.

1

Крепостной хокукны бетерүнең алшартлары. Россиядә "җепшеклек".

Александр II нең идарә башлавына характеристика.

§ 19.


20.

1861 елгы крестьян реформалары

1

Крестьян реформасын әзерләү

1861 елгы крестьян реформасының төп положе ниеләре.

§ 20.


21/

22.

60-70 еллардагы либераль реформалар.

2

Җирле үзидарә реформалары.

Конституцион ыгы-зыгылар. "Йөрәк диктатурасы"

§ 21-22.


23.

Крепостной хокук бетерелгәннән соң социаль-икътисади үсеш.

1

Авыл хуҗалыгы үсеше.

Промышленность үсеше турында сөйләргә.

§ 23.


24.

Иҗтимагый хәрәкәт: либераллар һәм консерваторлар

1

50 еллар уртасы-60 еллар башында Россия либерализ мына хас үзенчәлекләр.

Консерватрлар кемнәр алар?

§ 24.


25.

Революцион народниклык барлыкка килү һәм аның идеологиясе.

1

"Народная воля" патшаны аулау.

Революцион хәрәкәтнең үсү сәбәпләре.

§ 25.


26.

60 елларның икенче яртысы-80 еллар башында революцион народниклык.

1

Революцион народниклык теориясе.

Бакунин, Ткачев, Лавров фикерләрен белергә.

§ 26.


27.

Александр II нең тышкы сәясәте.

1

60-70 елларда Россиянең тышкы сәясәтендә төп юнәлешләр.

Алясканы сату турында сөйләү.

§ 27.


28.

1877-1878 нче еллардагы рус-төрек сугышы.

1

Балкан кризисы.

Россиянең сугышта җиңү сәбәпләре һәм аның әһәмияте.

§ 28.


29.

Александр III нең эчке сәясәте

1

Император Александр III. Милли һәм дини сәясәте.

Үзенчәлекләрен атарга.

§ 29-30.


30.

Александр III идарә иткән елларда икътисади үсеш.

1

Россиянең икътисади халәте.

Александр III нең икътисади сәясәтенә гомуми характе ристика

§ 31.


31.

Җәмгыятьтәге төп катлауларның хәле.

1

Реформадан соң җәмгыятьтә катлаулар һәм сыйныфлар. Казаклар

Катлауларга характеристика бирү.

§ 32-33.


32.

80-90 нчы еллларда иҗтимагый хәрәкәт.

1

Революцион народниклык кризисы. Россиядә марксизм таралу.

Документларны анализлау.

§ 34.


33.

Александр III нең тышкы сәясәте

1

Александр III нең Азиядәге сәясәте.

Александр III нең тышкы сәясәтенә гомуми характе ристика

§ 35.


34.

Мәгариф һәм фән.Әдәбият һәм нәкыш.

1

Мәгариф үсеше. Гуманитар фәннәр үсеше.

Үзенчәлекләрен атарга.

§ 36-37.


35.

Архитектура, музыка, театр, халык иҗаты. Тормыш-көнкүреш: шәһәр һәм авыл тормышында яңа билгеләр.

1

Халык саны арту.

Авыл тормышындагы үзгәреш ләр.

§ 38-39.


36.

Россия XIX г. II яртысында.

1

Тестлар эшләү)

Россиядә XIX г. II яртысында булган төп вакыйгаларны белү.

Тестлар.




КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Гомуми тарих -24 сәгать.



Дәрес темасы

Сәг.саны


Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Материал

Үткәрү вакыты


Искәрмә

план

факт

I бүлек. Европа һәм дөнья үсешендә реакция һәм революцияләр-5 сәгать.


1.

Наполеон I империясе.

1

Франция XIX гасыр башында. Империя игълан ителү. Европада хакимлек яулау.

Франциядә Наполеон Бонапарт ның хакимлек урнаштыруы турында мәгълүмат алу.

§1.


2.

Халыклар Франция империясенә каршы.

1

Революцион Франция һәм Европа. Империянең басып алу сәясәте.

Россия һәм Франция арасындагы каршылыклар турында сөйләү.

§2.


3.

Россиягә поход һәм Франция империясенең җимерелүе.

1

1812 елгы сугыш һәм Наполеон I империясенең җимерелүе.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§3.


4.

Изге союз һәм 1820-1830 елларда Европадагы революцион хәрәкәт.

1

Европада реакция көчәю.

Реакция, интервенция.

Изге союз һәм 1820-1830 еллардагы Польша восстаниесе турында мәгълүмат алу.

§4.


5.

Латин Америкасында азатлык хәрәкәтенең җиңүе.

1

XIX гасыр башында. Латин Америкасы.

АКШ һәм Латин Америкасы турында мәгълүмат алу.

§5.


II бүлек.Европада милли дәүләтләр барлыкка килү-3 сәгать.


6.

1848-1849 елларда Европада тәмамланмаган революцияләр.

1

1848-1849ее Үзәк Европадагы революцияләрнең нәтиҗәләре.

Революцияләргә китергән сәбәпләрне ачыклау.

§6.


7.

Италияне яңадан кушу һәм Германияне берләштерүнең башлануы.

1

1866 елдагы Австрия-Пруссия сугышы.

Берләштерүнең уңай һәм тискәре яклары.

§7.


8.

Франция - Пруссия сугышы һәм Париж коммунасы.

1

Париж коммунасы.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§8.


III бүлек. Европа сәнәгать үсеше юлында. Иҗтимагый һәм идея-сәяси нәтиҗәләр-2 сәгать.


9.

XIX гасырның I яртысында сәнәгать җитештерүенең үсүе һәм эшчеләр хәрәкәте барлыкка килү.

1

Континенталь Европада эшчеләр хәрәкәте.

Миграция, эмиграция,эманципация. Эшчеләр хәрәкәте төшенчәләре белән эш.

§9


10.

XIX гасырда консерватив, либераль һәм социалистик идеяләр.

1

Социал-демократларның революцион агымы.

Идеяларның уртак һәм аерым яклары.

§11.


IV бүлек. XIX гасыр уртасы- XX гасыр башында дөньяның алдынгы илләре-5 сәгать.


11.

Бөекбритания һәм аның доминионнары..

1

Конфедерация. Яңа Зеландия

Карта белән эшләү.

§12.


12.

АКШ: 1861-1865 еллардагы гражданнар сугышының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре.

1

XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында АКШ.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§13.


13.

Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләре.

1

Австро-Венгриядә милли мәсьәлә.

Уртак һәм аерым якларны күрсәтә белү.

§14.


14.

Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа дәүләтләре.

1

Балкан илләре бәйсез үсеш юлында.

§15.


15.

Япония модернизация юлында.

1

Модернизацияләү.

Яулап алулар сәясәтенә күчү.

Модернизация.реформа.колониаль режим, реставрация төшенчәләр белән эш.

§16.


V бүлек.Көнчыгыш Көнбатыш йогынтысы даирәсендә. XIX г. ахыры- XX г. башында Латин Америкасы-5 сәгать.


16.

Һиндстан инглизләр хакимлеге астында.

1

Һиндстан XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында

Төшенчәләр белән эшләү.

§17.


17.

"Әфьюн сугышлары" һәм индустриаль державаларның Кытайны кабалага төшерүе.

1

Европа дәүләтләре белән Кытайның социаль-икътисади һәм сәяси үсешен чагыштырырга

Тарихи күзаллауны үстерү.

§18.


18.

XIX г. ахыры- XX г. башында Госманлы империясе һәм Персия.

1

Артта калу сәбәпләрен ачыклау.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§19


19.

Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы.. Метрополияләр һәм колонияләр өчен нәтиҗәләр.

1

Азия илләрендә модернизация алшартлары.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§20

21.


20.

XIX гасырның икенче яртысында- XX гасыр башында Латин Америкасы.

1

Икътисадның аграр-чимал юнәлештә эшләве. Мексикада 1910-1917 еллардагы револю ция

§22.


VI бүлек. XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында халыкара мәйданда каршылыклар кискенләшү һәм 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышы-2 сәгать.

21.

XIX - XX гг. Чигендә хәрби-сәяси союзлар һәм халыкара бәрелешләр. I бөтендөнья сугышы башлану.

1

Пацифизм һәм милитаризм.Антанта. Үзәк державалар.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§23

24.


22.

Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында.


1

Ультиматум, диңгез камалышы. Сугышның башлангыч чоры.

§25

26.



VII бүлек. XIX - XX гасыр башында фән, мәдәният һәм сәнгать-2 сәгать.


23.

Техник прогресс һәм фәнни казанышлар.

1

Хәрби техника үсеше.


Чор өчен мөһимлеген ачыклау.

§27.


24.

XIX - XX г. башында мәдәни мирас.


1

Массакүләм мәдәният

Массакүләм мәдәниятнең башлангыч чорлары.

Үзенчәлекле якларын күрсәтә белергә.

§28.


КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Татарстан тарихы-10 сәгать.



Дәрес темасы

Сәг.саны


Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Материал

Үткәрү вакыты


Искәрмә

план

факт

1.

Губернаның социаль-икътисади үсеше.

1

Халкы. Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр. Сәүдә үсеше.

Үзенчәлекле якларын күрсәтә белергә.

§ 1.




2.

Төбәк 1812 елгы Ватан сугышында . Декабристлар.

1

Казан ополчениесе.

Әһәмиятен аңлатырга.

§ 2.




3-4.

XIX гасырның I яртысында төбәк мәдәнияте

1

Фән һәм мәгариф

Үзенчәлекле якларын күрсәтә белергә.

§ 3-4.




5.

60 еллардагы крестьян реформалары: өметләр һәм ышаныч бетү.

1

Крепостной хокук бетерелү алдыннан иҗтимагый рух.

Крестьяннарны восстаниегә күтәрү омтылышлары турында сөйләргә.

§ 5.




6.

Реформалардан соңгы дәвердә Казан губернасының социаль-икътисади үсеше.

1

Авыл хуҗалыгы .

Социаль-икътисади үсешенең темпларын ачыкларга.

§ 6.




7.

70-90 елларда иҗтимагый хәрәкәт.

1

Революцион һәм либераль народниклар. Марксистик юнәлеш.

Максатларын һәм бурычларын ачыкларга.

§ 7.




8.

Йомгаклау контроль эше

1





9.

Татар милли хәрәкәте.

1

Татар милли хәрәкәте ни өчен барлыкка килә.

Җәдитчелекнең үзенчәлекләрен атарга.

§ 8.




10.

XIX гасырның икенче яртысында төбәктә фән, мәгариф һәм мәдәният.

1

Фән.Сәнгать.

Үсеш дәрәҗәсенеңн ачыкларга.

§ 9-10.





8 нче сыйныфта уку материалының эчтәлеге (70 сәгать).


Россия тарихы XIX гасырда(36 сәг.)

XIX г. I яртысында Социаль-икътисади үсеш

Территориясе һәм халкы. Крепостной хокук хуҗалыгының кризисы. Отходниклык. Эчке һәм тышкы сәүдә. Транспорт үсеше. Беренче тимер юллар. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше. Сәнәгать борылышы башлану.

XIX г. I чирегендә эчке һәм тышкы сәясәт

Александр I. Яшерен комитет. Ирекле игенчеләр турында указ. Министерстволар. Дәүләт советы төзү .М.М.Сперанский.

Россиянең французларга каршы коалициядә катнашуы. Тильзит солыхы. һәм русс-француз союзы. Континенталь блокада. Грузиянең Россия составына керүе. Финляндиияне кушу. Төркия белән Бухарест солыхы. 1812 елгы Ватан сугышы: сәбәпләре, якларның планнары, сугышның барышы. М. Барклай-де-Толли. М. Кутузов. Д. Давыдов. Бородино сугышы. Сугышның халыкчанлык характеры. Наполеон гаскәрләренең Россиядән куылуы. Рус армиясенең чит илләргә походы. Россия дипломатиясе на Вена конгрессында. Россия һәм Изге союз.

1812 елгы Ватан сугышыннан соң эчке сәясәттә консерватив тенденцияләрнең көчәюе. А.А.Аракчеев.Хәрби авыллар. Цензура чикләүләре.

Декабристлар хәрәкәте. Беренче яшерен оешмалар. Төньяк һәм Көньяк оешмалар, аларның программалары. 1825 елның 14декабрендә Петербургның Сенат мәйданындагы күтәрелеш. Чернигов полкы күтәрелеше.


XIX г. II чирегендә эчке һәм тышкы сәясәт

Николай I. Самодержавие хакимиятенең көчәюе.. Җәмгыять өстеннән контрольнең көчәюе. III бүлек. А.Х. Бенкедорф. Законнар кодификациясе. «Мәртәбәле гражданнар турында указ». «Бурычлы крестьяннар турында указ». Мәгариф өлкәсендәге сәясәт. 1830-1831 ее. Польша восстаниясе.

XIX гасырның II чирегендә иҗтимагый фикер һәм хәрәкәт. Н.М. Карамзин. Рәсми народниклык теориясе. 1820-1830 нче еллар ахырындагы түгәрәкләр. Славянофиллар һәм көнбатышчылар. П.Я.Чаадаев. Рус утопик социализмы. Петрашевскийчылар.

XIX гасырның икенче чирегендә тышкы сәясәт. Көнчыгыш мәсьәләсе. Россия һәм Грециянең азат ителүе. Россия һәм Европа революцияләре. Кавказның Россия составына керүе. Шамил. Кавказ сугышы. Кырым сугышы: сәбәпләре, катнашучылар. Севастополь оборонасы, аның геройлары. Кырым сугышында җиңелүенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре.

XIX г. I чирегендә Рус мәдәнияте

Мәгариф системасы үсеше. Россиядә фәннең уңышлары. Н.И.Лобачевский. Рус сәяхәтчеләренең Антарктиданы ачуы. Әдәби рус теле барлыкка килү. Рус поэзиясенең алтын гасыры. Мәдәнияттә төп стильләр (сентиментализм, романтизм, реализм, ампир).

XIX г. 60-70 нче елларында Бөек реформалар

Александр II. Крестьян реформасының әзерләүнең алшартлары. 1861 елгы крестьян реформасы. Крепостной хокукны бетерү. Имана җирләре. Йолым һәм йолым операциясе.. Вакытлыча бурычлы крестьяннарның йөкләмәләре. Крестьян үзидарәсе. Земство һәм суд реформасы. Мәгариф өлкәсендәге реформалар. Хәрби реформалар. XIX г. 60-70 ее реформаларның Россия тарихындагы урыны.

XIX гасырның 50-60 елларында иҗтимагый хәрәкәт. Кырым сугышындагы җиңелүдән соң иҗтимагый хәрәкәтнең күтәрелеше. А.И. Герцен и Н.И. Огарев.Лондандагы Ирекле рус типографиясе. «Полярная звезда», «Колокол». Н.Г.Чернышевский. Н.А.Добролюбов. Журнал «Современник». XIX гасырның 60-70 елларында революцион оешмалар һәм түгәрәкләр.

Россия XIX г. ахырында

Реформалардан соң социаль-икътисади үсеш.. Сәнәгать борылышының тәмамлануы. Индустриаль җәмгыятьтә сыйныфлар формалашу. Фабрика-заводлар төзелеше. Яңа сәнәгать районнары һәм хуҗалык өлкәләре. Тимер юллар төзелеше. Авыл хуҗалыгында капитализм үсеше. Крепостнойлык һәм община калдыклары. XIX гасырның 80-90 елларында аграр кризис.

XIX гасырның 70-80 елларында самодержавие кризисы. Лавирование сәясәте. М.Т. Лорис-Меликов. Александра II не үтерү. Александр III. Самодержавие хакимиятен ныгыту турындагы манифест. К.П.Победоносцев. Контрреформы. Мәгариф өлкәсендәге реакцион сәясәт. XIX гасыр ахырында самодержавиенең милли сәясәте.

XIX гасырның 70-90 елларында иҗтимагый хәрәкәт. Земство хәрәкәте. Народниклык идеологиясе. М.А. Бакунин. П.Л. Лавров. П.Н. Ткачев. Н.К.Михайловский. Народникларның сәяси оешмалары. «Халыкка чыгу». Эшчеләрнең беренче оешмалары. Марксизм идеяләрен тарату. Г.В. Плеханов. «Хезмәтне азат итү». П.Б. Струве һәм «легаль марксизм». В.И. Ленин. «Эшчеләрне азат итү өчен көрәш союзы».

XIX г. II яртысында тышкы сәясәт . Кырым сугышында җиңелгәч, югалткан өстенлекләрне кайтару өчен көрәш. А.М. Горчаков. Урта Азияне кушу. Россия империясе халыклары. 1877-1878 нче елгы Рус-төрек сугышы. «Өч император союзы». 1890 нчы елларда Россия һәм Франциянең якынлашуы.

XIX-XX гг. чигендә Россия мәдәнияте

Мәдәниятне демократияләштерү. Сословиясез халык мәктәбе барлыкка килү . Яңа университетлар ачылу. Хатын-кызларны укыту. Әдәбият һәм вакытлы матбугат. Китапханә эше. Музейлар. Россия галимнәренең фәнни ачышлары. Д.И. Менделеев. И.М. Сеченов. И.И. Мечников. И.П. Павлов. С.М. Соловьев.

Рус поэзиясенең көмеш гасыры. Архитектурада һәм мәдәнияттә модерн. Критик реализм - әдәбиятта алдынгы юнәлеш Рус авангарды барлыкка килү. Театр һәм драматургия. К.С. Станиславский. XIX-XX гг. Россия һәм дөнья культурасы багланышлары көчәю.


Яңа заман тарихы. XIX гасыр(24 сәг.)

XIX г. -ХХ г. башында Европа һәм Төньяк Америка

Наполеона I нең Францииядәге империясе. "Гражданлык кодексы".Наполеон сугышлары. Вена конгрессы..XIX г. Европа дәүләтләре сәясәтендә "Көнчыгыш мәсәләсе".

Европада традицион җәмгыятьтән индустриаль җәмгыятькә күчү. Сәнәгать борылышы, Европы һәм АКШ та аның үзенчәлекләре. Социаль структурадагы үзгәрешләр, демографик үсеш..

Либерализм, социализм, консерватизм идеяләре туу. Эшчеләр хәрәкәте барлыкка килү. Англииядә Чартистлар хәрәкәте. XIX г. Европа революцияләре. Франциядә Икенче империя.

Европа илләрендә милли идеяләр. Италияне берләштерү. К. Кавур. Дж. Гарибальди. Бердәм герман дәүләте төзелү. О. Бисмарк. 1870-1871 нче еллардагы Франция - Пруссия сугышы . Германй империясе төзелү. Австро-Венгерия империясе. XIX г. Көньяк-Көнчыгыш Европа халыклары.

Американың Төньягы һәм Көньягы: икътисади һәм сәяси үсеше, үзарамөнәсәбәтләр. Коллыкны бетерү өчен хәрәкәт. 1861-1865 нче еллардагы Гражданнар сугышы А. Линкольн. Көньякны реконструкцияләү. Демократлар һәм республикалычылар.

Европа илләрендә профсоюз хәрәкәте барлыкка килү Тред-юнионнар. Марксизм. К. Маркс. Ф. Энгельс. Анархизм. I һәм II Интернационал төзелү. Социаль партияләр барлыкка килү. XIX г. II яртысында - ХХ г. башында Социаль реформизм. Д. Ллойд Джордж. Т. Рузвельт. В. Вильсон. Ж. Клемансо.

Сәнәгать борылышы төгәльләнү. Индустриализация. XIX г. II яртысында - ХХ г. башында техник прогресс. Монополистик капитализм, Көнбатыш илләрендә аның үзенчәлекләре. Индустриаль җәмгыятьтә каршылыклар туу.

XIX г. - ХХ г. башында Латин Америкасы илләре, Азия һәм Африка

Латин Америкасында мөстәкыйль дәүләтләр төзелү. С. Боливар. Х. Сан-Мартин. АКШ һәм Латин Америкасы илләре. Монро доктринасы. 1910-1917 ее. Мексика революциясе.

Колониаль империяләр төзелү. Индиядә Британ колониаль режимы урнашу. 1857-1859 ее. Сипайлар восстаниясе. «Опиум сугышлары». Тайпиннар хәрәкәте. Африкада колониаль басып алулар. Империализм - идеология һәм сәясәт.

XIX-XX гг. чигендә Азия илләрендә традицион җәмгыятьнең кризисы. Мэйдзи Реставрациясе . Япониядә модернизация башлану. Иранда, Госманлы империясендә, Кытайда революцияләр.

Европа и мир накануне и в годы Первой мировой войны

Дөньяны бүлү өчен көрәш башлану. Хәрби блоклар барлыкка килү. Антанта һәм Үзәк державалар. Балкан сугышлары. Беренче бөтендөнья сугышы: сәбәпләре, катнашучылар, төп бәрелешләр, этаплары, нәтиҗәләре. 1914-1918 ел кампаниясе, төп бәрелешләр. Сугышка АКШ ның керүе. Сугышучы илләрдә социаль икътисади һәм сәяси халәтнең катлаулануы. Беренче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләре.

XIX г. -ХХ г. башында мәдәният үсеше

XIX г. дөньяның фәнни картинасы үзгәрү. XIX-ХХ гг. фәндә табигатькә һәм җәмгыятькә карата карашлар үзгәрү. Мәгарифне демократияләштерү. Көнкүрештәге үзгәрешләр. Шәһәрләр төзелеше. Транспорт һәм аралашу чыганакларының үсеше. Кинематографиянең туу.

XIX г. -ХХ г. башында мәдәниятнең төп юнәлешләре (романтизм, реализм, модерн, символизм, авангардизм).

Индустриаль җәмгыятьтә XIX-XX гасырлар чигендә рухи кризис. Декаданс.


Татарстан тарихы XIX гасырда(10 сәг.)

Реформага кадәрге чорда төбәкнең социаль-икътисади үсеше. Халкы, милли составы, социаль төзелеше. Авыл хуҗалыгында кризис күренешләре. Капиталистик мануфактура үсеше. Посессион һәм вотчина мануфактуралары үсеше түбән төшүе. Крестьян һөнәрчелеге. Пароходчылык үсеше һәм сәүдә. Идел буеның бөтенроссия базары һәм татар сәүдәгәрчелегенең Урта Азия илләре белән сәүдә үсешендә роле. Социаль протест хәрәкәтләре. Төбәкнең Ватан сугышында катнашуы. Казан төбәге һәм декабристлар. Мәдәният. Казан университетының төбәкнең мәдәни һәм сәяси тормышында роле. Казан фән мәктәпләре. Татар милли мәктәбе. Нәшриятчылык. Матбугат. Төбәкнең әдәби тормышы. Сәнгать. Казан губернасында крестьян реформалары. Аның үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре. Авыл хуҗалыгы һәм промышленностьта капитализм үсеше. Шәһәрләр, транспорт, сәүдә. Буржуазия, пролетариат барлыкка килү. Татар милләте формалашу. Мәгърифәтчелек хәрәкәте. Җәдитчелек. Патша хакимлегенең милли-дини сәясәте. Ильминский системасы. Вәисовчылык хәрәкәте. Иҗтимагый хәрәкәтләр. Студентлар хәрәкәте, народниклык. Идел буенда марксизм тарала башлавы. Фән һәм мәгариф. Югары, урта махсус, башлангыч һәм урта белем. Яңа казан фән мәктәпләре формалашу. Милли мәктәп үсеше. Яңа методлы мәдрәсәләр. Нәшриятчылык эше. Матбугат. Татар әдәбияты.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

8 сыйныфта тарих фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы:

-тарихи чыганакларның төп төрләрен;

-Россия һәм дөнья тарихының борынгылыктан алып бүгенге көнгә кадәр төп тарихи вакыйгаларын, төп этапларын;

- Ватан тарихы һәм гомуми тарихта атаклы тарихи шәхесләрен;

-тарих барышында формалашкан кыйммәтләр системасы һәм мәдәниятнең мөһим казанышларын белергә тиеш.

-хронология белән эш итү, хронологик таблица төзү;

-тарихи чыганак белән эш итү;

-тарихи карта белән эш итү, хәзерге карта белән чагыштыра белү;

-тарихи вакыйгаларны һәм мәдәни истәлекләрне сурәтләү;

-тарихи фактларны һәм күренешләрне анализлау, аңлату, бәяләү;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның әһәмиятле вакыйгаларына, тарихи шәхесләренә үзенең мөнәсәбәтен белдерү күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә:

-бүгенге көн яшәешенең үзенчәлекләрен аңлау, үткәннең һәм хәзергенең вакыйга-күренешләрен чагыштыруда;

-Россиядә һәм дөньяда агымдагы вакыйгаларның сәбәпләрен анализлауда;

-кешелекнең тарихи тәҗрибәсе турында күзаллауларга таянып, бүгенге көн

вакыйга-күренешләренә мөнәсәбәтен белдерүдә;

-башка мәдәният, милләт һәм дин кешесе белән аралашуда Россия һәм дөнья халыклары тарихи үткәне, традицияләре турындагы белемнәрне кулланган очракта файдалана белергә тиеш.


Курсны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәге белемнәр алырга тиеш:

- бөтендөнья тарихының әһәмиятле һәм закончалыклы периоды буларак, Яңа чор тарихы турында бербөтен күзаллау булдыру.

-Яңа заман периодларын төшендерү.

  • яңа заман кешесенең үзенчәлекле якларын өйрәнү.

  • Революцион юлга караганда эволюцион юлның өстенлекләрен төшендерү.

  • - җәмгыять үсешенең альтернатив юлы буларак, реформа һәм революцияләр, аларның сәбәпләрен төшендерү.

  • Төрле континент халыкларын модернизация юлына китергән индустриаль революциянең үсешен өйрәнү.

  • Империализм яралуына һәм үсешенә этәргән Европа һәм АКШның көчле икътисади үсешен өйрәнү.

  • Гражданнарның хокуклары хөрмәт ителгән хокукый дәүләтләр формалашуны өйрәнү.

  • Индустриаль үсеш алган дәүләтләрнең техник прогрессны колониаль империяләр булдыру өчен куллануын төшендерү.

  • Сугышларга китергән халыкара конфликтларны белергә.

  • Европалылырның рухи тормыш үзенчәлекләрен белергә.

  • Сәнгати мәдәният һәм фән казанышларын, аларның шәхескә йогынтысын белергә.

- җәмгыять үсешенең альтернатив юлы буларак, реформа һәм революцияләр, аларның сәбәпләрен төшендерү

Укучы түбәндәге гомумкүнекмәләр булдырырга тиеш:

-төшенчәләрне билгели һәм аңлата белергә.

- дәреслек текстында укытучы сөйләмендә төп идеяне билгели белергә.

- бер - берсенә бәйле рәвештә икътисад, сәясәт, мәдәният, сәнгать күренешләрен өйрәнергә.

- алган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

- тарихи анализ методларын файдаланып, проблемалы танып белү мәсьәләләрен чишү ысулларын һәм гомуми принципларын белергә.

- кешелек дөньясы тарихына һәм мәдәниятенә тотрыклы кызыксыну булдырырга.

-өстәмә мәгълүматлардан аерып, текстның төп өлешен сөйли белергә;

- материалны анализлый белергә, тарихи вакыйгалар һәм күренешләрнең асылын, алшартларын һәм нәтиҗәләрен билгели белергә;

- төрле илләрдәге тарихи вакыйгаларны чагыштыра белергә, уртак һәм аермалы якларын билгели белергә;

- тарихи вакыйгалар, күренешләр, шәхесләргә мөстәкыйль бәя бирә белергә;

- үз фикер - карашларыңны исбатлый һәм дәлилли белергә;

- язма, материал, һәм сурәтләүче тарихи чыганакларны мөстәкыйль анализлый белергә;

- тарихи карта белән эшли белергә;

- тарихи даталар белән эш итә белергә, аларның охшашлыгын һәм агышын билгели белергә.

- үз эшчәнлегенең максатларын билгели белергә һәм нәтиҗәләрен билгели алырга тиеш.

Укыту-методик комплекты

Дәреслекләр:

  1. Данилов А.А, Косулина Л.Г. Россия тарихы - М.: Просвещение, 2011 ел.

  2. Загладин Н.В. Яңа заман тарихы.. - М.: Русское слово, 2008 ел.

3. Пискарев В.И. Татарстан тарихы. XIX гасыр. . - Казан, «Хәтер», 2012 г.

Карта һәм атласлар.

1. XIX гасыр буенча Россия тарихыннан карталар.

2. Яңа тарих буенча карталар.

3. Атлас по истории России XIX век. XIX век. Москва, Дрофа, 2010 год.

4. Атлас по истории Нового времени XIX век. Для 8 класса. - М.: «Издательство ДИК» , 2011 год.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал