7


  • Учителю
  • 'Бәхетле очрак' уены, Борынгы Греция буенча кабатлау

'Бәхетле очрак' уены, Борынгы Греция буенча кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Шәрипова Г.Ә

"Бәхетле очрак" уены.

Тема: Борынгы Греция буенча кабатлау.

Максат: Укучыларның борынгы Греция бүлеге буенча алган белемнәрен ныгыту, баету, тикшерү; мөстәкыйль фикерләү сәләтен, ихтыяр көчен һәм акыл сәләтен үстерү.

Җиһазлар: саннар язылган кубиклар.

Дәрес барышы.

I. Оештырылган эшләр.

II. Дәреснең темасын, максатын аңлату:


I гейм. Сорауларга җавап бирү.

II гейм.Тинтерәткеч сораулар.

III гейм. Кара айгыр.

IV гейм. Син - миңа, мин - сиңа.


Укучылар командаларга бүленә. Һәр команда үзенә исем сайлый.

I гейм.

А командасына сораулар:

1). Гимнастика белән шөгыльләнү мәктәбе - палестра.

2). Грекларның табына торган төп аллалары - Зевс, Посейдон, Аид.

3). Мөстәкыйль шәһәр - дәүләтләр - полис.

4). Аттика өлкәсенең урнашкан урыны - Урта Греция.

5). Демос нәрсә ул? - гади халык.

6). Аксөякләр турасы - ареопаг.

7). Хәрефләрне яза торган таяк - стиль.

8). Актерлар чыгыш ясый торган урын - орхестра.

Б командасына сораулар:

1). Грециядә иң зур утрау - Крит.

2). Грек театрының бүленеше - орхестра, скене, тамашачылар өчен урын.

3). Пелопоннес дип кайсы Греция атала? - Көньяк Греция.

4). Көчле вулкан атылган утрау - Фера.

5). Баланы мәктәпкә озатып йөрүче - педагог.

6). Грек аллалары яшәгән урын - Олимп тавы.

7). Акча салымы - пошлина.

8). Афина алиһәсенең сынын эшләгән скульптор - Фидий.

II гейм.

Укучылар чиратлашып янчыктагы санлы кубикларны алалар һәм сорауларга җавап бирәләр.

1). А.Македонский укытучысы, ул нинди фән өлкәсендә эшләгән? - Аристотель.

2). Кемнең законнарын канбелән язылган законнар дип атаганнар? - Дракон.

3). Демократия нәрсәне аңлата? - демос хакимияте.

4). Спартадагы колларны ничек атаганнар? - илотлар.

5). "Тарих атасы" - Геродот.

6). Афинада демократия урнаша башлавы кем белән бәйле? - Солон.

7). Аттика округлары - дём.

8). Ярышларда катнашучы, нык гәүдәле, кычле кеше - атлет.

9). Озын стена кайда һәм ни өчен төзелә? - Афина һәм Пирей порты.

10). Олимпиада уеннарында җиңүче - олипионик.

III гейм.

Гомер.

Ул грекларның яраткан шагыйре, аны бик ихтирам иткәннәр. Греклар аның кайда туганын, үлгәнен, кайларда булганын белмәгәннәр. Бу шагыйрь сукыр булган. Аның поэмаларын һәрбер грек яттан белгән. Шагыйрьнең исемен һәм поэмаларын әйтегез.

1). "Ахилл үкчәсе" дигән фразеологик әйтемнең мәгънәсе нинди?

2). Гомер үзенең поэмасын ни өчен "Илиада" дип атаган? (Монда Троя сугышы турындагы мифлар ята. Троя шәһәренең икенче исеме - Илион).

IV гейм.

"Син - миңа, мин - сиңа" дигән капма - каршы сораулар бирү. Һәр команда үзе әзерләгән сорауларны бирә..

III. Йомгаклау. Очколарны санап нәтиҗә ясала, җиңгән команда билгеләнә һәм билгеләр куела.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал