- Учителю
- Хикəя фигыль. Аның заман формалары. Татар теле дәресе - 6 класс
Хикəя фигыль. Аның заман формалары. Татар теле дәресе - 6 класс
Татар теле
6 класс
Тема: Хикəя фигыль. Аныӊ заман формалары.
Максат: 1. Хикəя фигыль һəм аныӊ заман формалары турында гомуми төшенчə
формалаштыру
2.Укучыларныӊ иҗади фикерлəү сəлəтен үстерү, фигыль сүз төркеме турында
белемнəрне ныгыту.
3. Туган җиргə мəхəббəт һəм аны ярату хислəре тəрбиялəү.
Материал: «Татар теле 6 класс» 66-69 нчы битлəр Р.Г.Хəсəншина
Дəрес тибы: У М кую һəм чишү
Җиһазлау: компьютер, модель макетлары, магнит.
Дəрес барышы
-
МОЭ.
-
Исəнлəшү.
-
Өй эшен тикшерү ( Тэйк оф- тач даун) 1слайд
_Нинди өй эшлəре бирелгəн иде? ( бер кеше җавап бирə)
- Кемнəр 1нче өй эшен эшлəде? Басыгыз.
- Кемнəр 2 нче эшне эшлəп килде?
-Кемнəр иҗади биремне үтəде? Рəхмəт.
150 нче күнегүне слайдта тикшерү; 2 слайд
Берлектə
II тап эзлə ки буя как сөя
III тап-сын эзлə-сен ки-сен буя-сын как-сын сөя-сен
Күплектə
II таб-ыгыз эзлə-гез ки-егез буя-гыз каг-ыгыз сөя-гез
III тап-сыннар эзлə-сеннəр ки-сеннəр буя-сыннар как-сыннар сөя-сеннəр
-
е күнегуне күршедəге иптəшеӊ белəн тикшерү ( Релли Робин 1минут)
152 нче күнегү төркемнəн бер кеше укый. ( иҗади эш, һəркемгə дə үтəү мəҗбүри түгел, укучы телəк буенча эшли.)
3 УМ кую
Слайдта җөмлəлəр.3 слайд
Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җəймə түшəлгəн.
Яфракларныӊ шыбырдашуында ниндидер таныш моӊ ишетелə.
Ә тиздəн алар калын кар юрганы астында калыр.
-Җөмлəлəрне укыгыз. Калын хəрефлəр белəн бирелгəн фигыльлəрнеӊ төркемчəсен, заманын, юнəлешен, барлыкта-юклыкта булуын һəм зат-санын билгелəгез.
(Финк- Райт- Раунд Робин - уйлый-яза- түгəрəктə сөйли сəгать теле юнəлешендə)
- 2нче номерлар җавап бирə (җавапларны тыӊлау)
Түшəлгəн- хикəя фигыль, үткəн заманда, төшем юнəлешендə, барлыкта, 3нче зат берлектə.
Ишетелə- хикəя фигыль, хəзерге заман, төшем юнəлешендə, барлыкта, төп юнəлештə, барлыкта, 3нче зат берлектə.
Калыр- хикəя фигыль, килəчəк заман, төп юнəлештə, барлыкта, 3 нче зат берлектə.
-Димəк, бүген дəрестə кайсы фигыль турында өйрəнербез? ( хикəя фигыль һəм аныӊ заманнары турында)
-
УМ чишү.
-
Слайдта сораулар 4 слайд
Хикəя фигыль
-эш-хəлне ничек белдерə?
-ничə заманы бар?
-нинди формаларда килə ала?
-нəрсə белəн төрлəнə?
-нинди җөмлə кисəге була ала?
(Стё зе класс- барысы да яза, сызык сыза, бүлмəдə йөри, һəм яза, өсти. 5минут)
(Ол райт- раунд робин-1 катнашучы укый, калганнар яза, галочка куя, өсти 2 минут)
-
Дəреслек белəн эш.
68 нче биттəге кагыйдəне уку, нəтиҗəне чагыштыру.
-Без сезнеӊ белəн дөрес нəтиҗəлəр чыгарганбызмы?
-Ә хəзер белемнəргə таянып, күнегүлəр эшлəп крыйк. 155 нче күнегүнеӊ биремен укыйбыз. Биремне эшләгәндә үзегез башкарган гамәлләрне билгели барыгыз.
-
155 нче күнегү. Бирелгəн өзеклəрне уку, хикəя фигыльлəрне табу, заманнарга аерып, өч баганага бүлеп язу.
(төркемнəн 1 укучы җавап бирə)
-
Сорау: Үткəн заман фигыльлəрнеӊ кушымчаларына игътибар итегез. Нинди кушымчалар ялганган?
-ды, ты -ган, кан.
- бу кушымчалар ниди төсмер бирə? Яки эш үтəлүе ничек күренə?
- -боларны белү өчен нишлəдегез?
1.укыдык
2. фигыльне таптык.
3. фигыльнеӊ тамырын һəм кушымчасын таптык
-Нəрсə килеп чыкты?
-Ысул.
-Бу ысулны башка фигыльгə дə кулланып булырмы?
-Була.
-Димəк бу нинди ысул?
- Универсаль ысул.
-Фигыльнеӊ башка төркемчəлəренə карата да бу ысулны файдаланып булырмы?
Килəсе дəреслəрдə дə өйрəнербез.
IV.Рефлесив кабатлау.
1.-Дəрестə кайсы сүз төркеме турында өйрəндек?
-Бүген дəрестə нəрсəлəр белдек?
-Өйрəнгəннəрне модельдə күрсəтегез.
. (Модель чыгару, һəр төркемдə модель төзү, тактада күрсəтү)
2.Өй эше Дəреслекнеӊ 69 нчы битендə
- 156 нчы күнегү,
- 157 нче күнегү,
-Иҗади эш.
ТР Балтач муниципаль районы
МБОУ «Салавыч күппрофильле лицее»
6 нчы сыйныфта татар теле дəресе
Тема: «Хикəя фигыль. Аныӊ заман формалары».
Укытучы: Фатыйхова Зөбəрҗəт Шəһидулла кызы
2013 ел