- Учителю
- Вне классное мероприятия посвященного 70-летию Победы
Вне классное мероприятия посвященного 70-летию Победы
(9 нчы декабрь- Ватан Геройлары көне)
Ачык чара
Тема : Сугыш урлаган балачак.
Максат: Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту,
Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация , укучыларның язмалары.
Кичәнең барышы.
1 нче а.б. Хәерле көн, хөрмәтле сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, кадерле укучылар, укытучылар. Сезне бүгенге тантана белән котлыйбыз. Сезнең түземлелегез, сабырлыгыз алдында баш иябез. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да.
Видеоролик "О Великой Отечественной войне" ( 2 бит,20 ведиоклип.)
2нче а.б. Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...
Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
1 нче а.б. Кешеләр ! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.
2 нче а. б. Әгәр дә сезнең әбиегез я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән. Үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргәтутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз, әтиләрегез турында тирән сагыш бар.
1нче а. б. Әгәр сез тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез- бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез кешеләр.
2нче а.б. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез.Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.Сезгә. лаеклы алмаш булып үсәрбез.
1нче а.б.
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Бүгенге кичәбездә без сугыш чоры балалары турында сөйләшербез. Без " тарих тәгәрмәчен" 65 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең балалары турында сөйләшербез. Димәк, без 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрербез.
2нче а.б.
Сугыш сүзен ишетүгә,күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса."Әти" дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар- юлдашың, язмышың...Алар бүген дә әти рухы белән яши.
1нче укучы
Әй ул көннәр!
Йөрәк-бәгырьләрне
Өзде инде, өзде гомергә.
Бу йөрәкләр ничек түзде икән
Калмаенча кара күмергә.
2нче укучы
Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда- афәт балкышлары,
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,
Карамагыз, кызлар, ул якка.
Күз яшьләре көтә сезне таңда,
Аерылышулар көтә озакка.
3 нче укучы
Ә бүгенгә кичке уен монда.
Эшләр беткән, печән җыелган.
Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр
Кибәннәргә өеп куелган.
4нче укучы
Уйна, гармун, чыңлат бию көен,
Талдин нечкә билләр бөгелсен.
Кызлар кочмаган егетләрнең
Үзәкләре , әйдә, өзелсен.
5нче укучы
Ә иртәгесен дөнья башка иде.
Кара сөрем белән таң атты.
Афәт килде җиргә.
Шомлы җилләр
Илгә авыр хәбәр таратты:
-Сугыш...
( Инсценировка " Сугышка озату")
1укучы. Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,
Кан ул, ут ул, үлем, яралар.
Күз яшьләре, кайгы, ачлык,
Тол аналар, ятим балалар.
2нче укучы. Сугыш...
Шушы сүздән хәтта алмагачлар
Уйчанланып калды ул көнне.
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай
Калтыранып куйды ул көнне.
3 нче укучы.
Ир-егеткә иңдәш булды,
Каһарманга тиңдәш булды
Сылу,гүзәл хатын-кызлар.
Зур җиңүгә өлеш керткән,
Ил тарихын нурлы иткән,
Сүнмәс кояш, ай-йолдызлар.
Бүген дә безнең арада
Исән алар- үлемсезләр.
4 нче укучы.
Дан җырлыйк без бу буынга,
Дан җырлыйк хезмәт батырына.
Яңгыратып, шәһәр -авылга.
Атап җырлыйк тагын аларның
Иң батыр булганнарын,
Иңнәрендә авыр йөк күтәргәннәрен.
5 нче укучы.
Ул елларны ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды.
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды,
Яше-карты -барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, күпме ятимнәр.
( Җыр .Галиева Айгөл).
1 нче а.б.
1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
( " Ватан - Ана чакыра" плакаты мультимедиада , Левитан тавышы яңгырый.)
2 нче а.б.
Бөтен ил халкы бер булып , дошманга каршы күтәрелде.
Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган
Сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белмиләр шул әле.Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласыннар да, балачаклары буразна арасында үтәсеннәрен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. "Әткәй, китмә!"- диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.
6 нчы укучы.
Әйе, авылда карт -коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт , авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.
7 нче укучы.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әбкәй һаман елап җибәрә.
Кырык-илле чакрым язгы суда-
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-
Өйдә көтә аны ач бала.
8 нче укучы.
Өлкәннәргә
Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз
Көзге дымлы җилләр искәндә.
Ап-ак чәчләр, ап-ак нурлы йөзләр,
Ә яшегез җитмеш-сиксәндә.
Далаларда кала салдыгыз сез
Болгавыр һәм каһәр елларда.
Бишьеллыклар үрен яуладыгыз,
Урак, чүкеч тотып кулларга.
Яу кырында калган әткәй, абый,
Төшегезгә керә бүген дә.
Кайгы булып яткан сары яфрак
Зираттагы каен төбендә.
Ташкын күңел ярдан ашканда да,
Алиһәдәй була белдегез.
Үзегез дә, бәлки, сизмисездер,
Шундый инде менә изге сез.
"Оныкларым туен күрдем", - диеп
Төренсәң дә бер көн ефәккә,
Ачы юа, кукы кәлҗемәләр,
Тәме сеңгән хәтта йөрәккә.
Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз,
Дымлы җилләр исә, көн ятим.
Шигъри юрган салыйм иңегезгә,
Нишлим инде тагын, нишләтим?
( җыр)
9 нчы укучы
Сугыш чоры балалары
Офыкларга тулды кара төтен,
Төсен алды төтен далаларның.
Елга булып яше җиргә сеңде
Сугыш чорындагы балаларның.
Ил хәсрәте ирләр иңсәсендә,
Ат чыдамый торган авыр хезмәт.
Алтмыш тулмый җиргә иңә ирләр,
Илгә рәнҗеп, күрми кадер-хөрмәт.
Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әл дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.
10 нчы укучы.
Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага
Буразнада билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул елларның сугыш баласын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
1 нче а. б.
Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз......
Авылда нинди эш булса, бары да сезнең кулдан үткән.
Сезнең турында укучыларыбызның - сезнең оныкларның язмаларын тыңлап үтик әле.( укучылар сочинениеләре).
( Җыр).
2 нче а.б.
Әтисез үсүне авыр кичердегез сез кадерле әбиләребез. Ул
Балачагы сугыш елларына туры килгән ак яулыклы әбиләребезгә-безнең хөрмәтле кунакларыбызга сүз бирәбез.
1 нче а.б.
Сугыш ачысын күргән әбиләребез.Күбегезне сугыш ятим итте. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, сезнең дә йөрәкләрегез сыкрангандыр, күзләрегезгә яшьләр килгәндер." Их минем әтием дә исән булсын иде!"-дип елаган чакларыгыз аз булмагандыр.Ләкин сез кайгыларга бирешмәдегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
2нче а.б.
Әйе,әтисез үсү сезнең бәгырьгә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайтты сез сугыш чоры балаларын: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да өйрәтте.
Без"әтисез" диеп елап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга кирәк.
11нче укучы.
Инде сез дә олыгайдыгыз
Сугыш чоры балалары.
Бездән өлкән ветераннар-
Ак әбиләр, ак бабайлар.
Саф көмештәй саф алар.
Күмне күргән ветераннар.
Ак тауга тиң горур башлар
Эчтән, тыштан асыл затлар.
(Айгөл җырлый)
12 нче укучы
Сез әтисез үстегез тилмерешеп,
Ачыкканда ашау пешмәде.
Сез өй тулы бала үстегез,
Аркагыздан биштәр төшмәде.
Әтилеләр пәлтә кигән чакта,
Бер чикмәнне бүлдең икегә.
Әтилеләр йоклап яткан чакта
Кырдан кайттың төнге икедә.
13 нче укучы
Дуслар, әйдәгез, дөньяны яңгыратыйк,
Бергәләп дөнья шаулатыйк.
Сезнең кебек чын намус белән
Уңышлар өчен бер даулашыйк.
14 нче укучы.
Шаулый җирдә, гөр килә даныгыз,
Сезгә иң зур рәхмәтебезне барлыйбыз.
Яшәгез сез озак,
Туган илнең батыр кызлары.
1нче а.б.. Хөрмәтле кунаклар, тыл ветераннары! Якты киләчәгебез, сабыйларыбыз тыныч йокласын өчен гомерләрен биргән авылдашларыбыз хакына бер дога.( Сүзне Шаһвәлиева М. апага бирәбез.)
2 нче а.б.
Илебез күкләре тыныч булсын, сабыйлар ятим булмасын, сугыш утлары кабынмасын.
Йөзьеллыкны, меңьеллыкны
Бәйрәм итәрбез.
Чөнки сез,
Ветераннар, чал тарихта
Рухи үлемсез.
Тормыш дәвам итә,
Тормыш- тамаша,
Буыннар тоташа,
Ветераннар аша.
( Илназ җырлый)
Бөек Ватан сугышы чоры балалары.
Шәле таңнары... Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра. Еллар көннәрдән тора, ә һәр көн таң белән башлана. Өч инеш кушылган җирдә урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган!.. Һәр таң я шатлыклы, бәхетле көннең башлангычы була, я күңелләрне тетрәтерлек кайгы-хәсрәт алып килә. Ләкин таңга гына карап көннең нинди буласын алдан чамалап булмый. Кайвакыт, бигрәк тә җәйге аяз көннәрдә таңнар шундый матур булып ата ки, әйтерсең лә офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары бөтен дөньяга бәхет китерә, әйтерсең лә бу таң матурлыгы мәңгелек...
Менә шундый таңнарның берсе -1941 нче ел 22нче июнь. Якшәмбе көн. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайравы гына ишетелә. Шушы тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче йөзләгән, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата-сыта килүче свастикалы танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем...
Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. Бөек Ватан сугышы менә шулай башлана. Һәркем өчен дә авыр сынау еллары башланып китә.
Сугыш башлану хәбәрен ишетүгә, алар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка баралар. 1941нче елның 26 нчы июнендә бер көн эчендә авылыбыздан 93 ир-егет сугышка китә. Авылым халкы аларны авылның иң калку урыныннан озатып кала. Озатучылар аларга бер теләк- дошманны тизрәк җиңеп кайтуны телиләр. Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә. Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, станоклар артында торучылар да, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-коралар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.
Җиңүнең 70 еллыгына мәктәбебездә зур кичә узды. Тылда хезмәт итүче якташларыбыз да кичәгә килде. Алар сөйләгәндә , еламыйча мөмкин тугел иде. Һәрберсенең язмышы аянычлы, кызганыч.
Мин хәтерлим, июнь иртәсендә
Илгә кара кайгы килгәнен.
" Сугыш!" дигән яман хәбәр белән
Ачы хәсрәтләрнең иңгәнен.
1941-1945 нче еллар халкыбыз тарихына утлы-канлы хәрефләр белән язып куелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. Без яу кырында илебез азатлыгы өчен һәлак булган миллионлаган сугышчыларга, бүгенге көндә исән булып сугыш ел-ларының истәлеген кадерләп саклаучы ветераннарга рәхмәтлебез. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәте-ребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек.
Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда -афәт балкышлары.
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз.
Авыр булды чиксез, тик шулай да
Кайгылардан сыгылып төшмәдең.
Җиңү таңын якынайту өчен
Көнне төнгә ялгап эшләдең.
Мин хәтерлим, җан көченә эшләп,
Буразнада ничек янганың.
Бөртек-бөртек кара тирләреңнең
Яшь аралаш җиргә тамганын.
Зур Җиңүдә синең өлешең бар,
Ир йөрәкле солдат баласы.
Сугышчылар белән беррәттән
Хәләл сиңа бәйрәм табыны,-
Мезгә, яшь буынга, татар язучысы Н.Дәүлинең " Яшәү белән үлем арасын-да"әсәреннән алынган өзек белән мөрәҗәгать итәсем килә:" Яшь кеше! Әгәр син иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөл-ләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп кал-ган солдатларның, фашист тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар.
Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел- бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриот-ларның, йөзләгән авылдашларыңның каннары түгелгән.Бу яшьлекнең каде-рен бел, яшь кеше!"