7


  • Учителю
  • Урок 'Онытылган авыллар тарихы'

Урок 'Онытылган авыллар тарихы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Онытылган авыллар тарихы

Татарстан Республикасының Азнакай районы Мәлбагыш авылы җирле үзидарә биләмәсенә Мәлбагыш. Түбән Якый, Танаевка, Елгабаш, Каменка,Осиновка авыллары керә. Танаевка ( татарча халык аны Таңай авылы дип йөртә) авылында бүгенге көндә 8 йорт дача рәвешендә кулланыла. Зираты бар, анда Бөек Ватан сугышына киткән танаевкалар исемлеге белән батырлар өчен стелла урнаштырылган.

Елгабаш авылында бүгенге көндә 1 генә йорт бар, бер кеше яши. Ул авылныңда зираты чистартылган.

Каменка авылында бүгенге көндә 7 йорт бар, тагын берничә урында төзелеш бара. "Ташлык", "Ядкярь" чишмәләре бик төзек, зираты да бар. Бик матур итеп Вөек Ватан сугышында катнашучылар өчен һәйкәл куелган, анда һәрвакыт чәчәкләр куелган була.

Югалган авыллар исемлегендә Мәлбагыш авыл советына караган Кызыл Бүләк авылы (хуторы) да бар. Бу авыл Актүбәдән Җәлилгә барганда Каменка борылышыннан 2 км. Җәлилгә таба баргач, уң якта каерылып 3 км. урман буйлап керергә кирәк. Ул Сергей бай исеме белән Сергеевка рус хуторы һәм Кызыл Бүләк татар хуторына бүленгән булган. Бөек Октябрь революциясеннән соң бу авылга детдом балалары тирә- юньн авыл һәм районнардан китерелгән була. Мәлбагыш авылында яшәүче Шәйхетдинов Әхләс абыйның туган тиешле апасы Миңсолу апа Рәхимова (кыз фамилиясе) сөйләүләренә караганда, берзаман күпләп детдом балалары үлә башлаган. Минсолу апа шул детдомда савыт-саба юган. Сәбәбен беләсе килеп сорагач,балаларга ашарга ризык җитмәү сәбәпле, бала санын киметү өчен ашка тәмәке салулары ачыкланган.Үлгән балаларны коега ташлаганннар.Бу факт буенча тикшерүләр алып барылмаган, чөнки әйтергә ярамаган.1964 нче елда да анда 18 хуҗалык яшәгән булган. Халык үсемчелек, игенчелек һәм мал асрау белән шөгыльләнгән.Үз кибете, ат фермасы булган. Сугышка кадәр авыл старостасы Макар бай булган. Хәзерге көндә Макар култыгы дигән урман сакланган. Ә Сергей дигән байның җиназасын балаларының балалары каберен ачып, калдыкларын алып китәләр. Зират "Сергей зираты" дип аталган.Колхоз ул вакытта "Кызыл байрак" исемен йөрткән.Авылларны берләштерү сәясәте башлангач, 1969 нчы еллар тирәсендә авылның кешеләре Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары, Актүбә бистәсенә күченә. Бүген бу авылның ике зираты, чишмәсе генә урман уртасында сакланып калган. Бу авылның исән кешеләре": Без балачакта бу зиратка бик зур хәрби офицер күмелгән булган. Аны җирләгәндә гәүдәсе янына алтын кылыч һәм потсигар куйган булганнар. Шул әйберләрне эзләүчеләр дә күп булган," - дип сөйлиләр иде дип искә төшерәләр.

Мәлбагыш авылы территориясенә Безмәнле(Безменовка), Чаганлы авыллары да кергән. Беренче Бөтендөнья сугышы чорында бу авыллар барысы да Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлкәй волосте Кызыл Бүләк яки Мәлбагыш һ.б.авыллары дип йөртелгән.



Татарстан Теспубликасы Азнакай районы Мәлбагыш авылы

Югалган авыллар тарихы



Азнакай районы Кызыл Бүләк авылы турында информация





Башкарды: Азнакай районы

Мәлбагыш авылы китапханәчесе

Хәкимуллина Зөлфия Рәсим кызы













Азнакай, 2015 нче ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал