7


  • Учителю
  • Дәрес 'Авазлар һәм хәрефләр илендә' 5 класс

Дәрес 'Авазлар һәм хәрефләр илендә' 5 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Авазлар һәм хәрефләр илендә».

(5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт).


Максат:Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


Җиһазлау: интерактив такта, презентация, билетлар, карта-схема, алфавит схемасы, карталар, тестлар, карточкалар.


Дәреснең барышы:


I Кереш сүз.

Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрегез ничек?.... Авырмыйсызмы?.... Ә хәзер бер-берегезне кулга-кул бирешеп сәламләгез.

Укучылар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Поездга утырып, "Авазлар һәм хәрефләр иленә " юл тотарбыз.

1 слайдЮлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1нче кагыйдә- Шауламаска.

2нче кагыйдә- Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә- Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4нче кагыйдә- Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

5 нче кагыйдә- Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң гына җавап бир.

Бүгенге сәяхәтебезнең максаты -

1)Фонетика, графика, орфография курсы буенча үткәннәрне кабатлау; 2)Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр.


Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Бу сораулар фонетика бүлегенә кагылышлы. Җавап биргәннән соң билет алып, поездга утыра аласыз.

№1.Сузык авазлар ничек ясала? (Сузык авазларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгыннан бернинди тоткарлыкка очрамыйча чыга, шуңа күрә аларны сузып була)

№2. Тартык авазлар ничек ясала? (Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгында төрле тоткарлыкларга очрый һәм аларны сузып булмый)

№3. Сузык авазлар тавыштан торамы, шауданмы? (Сузык авазлар тавыштан гына торалар)

№4. [м],[н],[ң] авазларын нинди авазлар диләр? ([м],[н],[ң] авазлары борын авазлары дип атала)

№5. Иреннәр хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? (Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленә)

№6. Тел хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? ( Тел хәрәкәтенә карап сузыкларны арткы рәт (калын) һәм алгы рәт(нечкә) сузыкларга бүләләр)

№7 Тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып, тартык авазларны нинди ике төргә бүләләр? ( Тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып, тартык авазларны яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүләләр)


Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!


2 слайд. Без сезнең белән "Сузык авазлар елгасы"на килеп җиттек. Елга аша күтәртмәле күпер салынган. Күпергә керү өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк: Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз. ( Урман, чәчәк, яфрак, кырмыска, сукмак, , җиләк, , күк, үләнүлмәк.).

  • Балалар, ә нигә соң бу сүзләр калын яки нечкә әйтелешле дип атала?


Күпергә керү бәхетенә ирештек. Ләкин чыгу ягын да кайгыртырга вакыт.Сүзләр арасыннан артык сүзне табып әйтсәк,Безнең күпер күтәреләчәк. Купер күтәрелде.Ә хәзер күпер аша чыгарга кирәк.

Моның өчен тактадагы сүзләр арасыннан ике аваз кушылмасын белдерүче Е, Е, Я, Ю хәрефләре булганнарын табып,дәфтәрләргә язабыз.( Юаш(й+у), ялгыш(й+а), слет(о), дөя(й+ә), яшел(й+ә), сентябрь(а), отряд(а), юкә(й+ү), елан(й+ы), аю(й+у).

  • Е,Е,Я,Ю хәрефләре кайсы очракта ике аваз кушылмасын белдерә соң? (Татар сүзләрендә)


Күперне дә чыктык. Бу тукталышта перронга төшәбез һәм алдыбыздагы (өстәлләрендәге) карточкалар белән эшләп алабыз. Анда бер хәрефе төшереп калдырылган сүзләр язылган. Сез тиешле хәрефне карандаш белән язып куегыз.

( Һәр карточкада укучыларның фамилиясе язылган. Эш өч вариантка бүленгән. Балалар эшләп бетергәч, карточкалар җыеп алына һәм дәрестән соң тикшереп, билгеләр куела.)

I-в. II-в. III-в.


й


зак

т


тен

к


рәш

й


зем

ч


кыр

к


меш

й


зек

б


лын

к


чек

т


зак

с


лек

й


мыш

м


гез

б


рын

т


рек

к


лын


т


рмыш

к


рәк

б


тен

д


нья

к


зге

т


ман

м


мкин

й


рәк


3 слайд. Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз "Тартыклар станциясе". Станциядә туктап, ромашкалар җыябыз. Ромашкалар гади түгел, аларның таҗына ниндидер сүзләр язылган. Сезгә икешәр ромашка таҗы алып сүзләрне укырга, һәм бу сүзләрдә [гъ], [къ],[җ],[й] тартыкларының язылышы нинди кагыйдәгә буйсынганын аңлатырга кирәк.

( Һәр укучы бершәр таҗ ала. Таҗларда сүзләр язылган. Укучылар таҗлардагы сүзләрдә [гъ], [къ],[җ],[й] тартыкларының язылышы нинди кагыйдәгә буйсынган икәнен аңлата).

  1. Казан, гади. ( Иҗек башындагы /к,г/ хәрефләрен /къ,гъ/ дип уку өчен, бу тартыклардан соң килгән нечкә /ә,ө,ү,э,и/ сузыклары калын сузык хәрефләре /а,о,у, ы, ый/ белән биреләләр.)

  2. Йомгак, йөгән. (Сүзнең икенче хәрефе /о/ яки /ө/ булса, сүз башында /й/ языла.

  3. Җиләк-җимеш. (Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып /й, е, ю, я/ хәрефләренең берсе килсә, сүз башында / языла).

  4. Мәгънә, тәrъдим. ( Иҗек ахырындагы к,г хәрефләрен къ,гъ дип уку өчен, бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе ъ куела.)

5. Йомыш , йөзек. (Сүзнең икенче хәрефе /о/ яки /ө/ булса, сүз башында /й/ языла.

6 .Бүген,кичә(Сүздә нечкә сузыклар ,шуңа күрә нечкә [к],[г] авзлары әйтелә

Икенче биремебез тестлар белән эшләү булыр.Дөрес җаваплар карандаш белән билгеләнә һәм җыеп бирелә. (Һәр баланың фамилиясе язылган тестлар дәрес алдыннан парталарга өләшеп чыгыла.)

1."ң" тартык аваз хәрефе -

а) сүз башында килми,

б) бары тик сүз башында гына килә.

2. Сүз азагында килгән [п],[к] тартыклары артыннан сузык авазларга башланган кушымча ялганса, [п],[к] авазлары -

а) яңгыраулаша,

б) төшеп кала.

3. Яңгырау тартыкларны күрсәтегез:

а) [б],[в],[г],[гъ],[д],[ж],[з],[җ],[л],[м],[р],[н],[ң],[й],[w];

б) [б],[п],[в],[ф],[г],[к],[д],[т].

4. Сүздәге иҗекләр саны

а) калын сузыклар саны белән тигез була;

б) сузык авазлар саны белән тигез була.

5. " Ильяс" сүзендә ь билгесе хәрефе

а) аеру билгесе;

б) иҗекне нечкәртү билгесе.


Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызда "Сингармонизм станциясе". Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда ниндидер белдерү бар. Укып карыйк.

Белдерү:

Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик түбәндәге өч сорауга җавап биргәндә генә күтәреләчәк.

  1. Сингармонизм нәрсә ул?( Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм д.а.)

  2. Сингармонизмның беренче төре ничек? (Сузык авазлар үзара калынлыкта-нечкәлектә яраша)

  3. Сингармонизмның икенче төре ничек? (Сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары /о,ө/ килсә, калган иҗекләрдәге /ы,э/ авазлары алар йогынтысында иренләшәләр)


Без бераз арыдык, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Физкультминут. (Укучылар бер-бер артлы тезелеп баса. (бию көе яңгырый. Татар биюен биеп алу.

"Иҗек станциясе"нә килеп җиттек. Станциядән үтәр өчен бирелгән сүзләрне юлдан-юлга күчерергә кирәк. Ничек күчерербез икән? ( Интерактив тактада язылган сүзләр күрсәтелә. Балалар, кулларын чәбәкләп, сүзләрне аерып әйтә баралар.)

Арба, алма ,акча ,балта, карандаш,китап,акбур


Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Менә "Алфавит каласы"на да килеп җиттек. Ләкин шәһәр эчендәге юллар бик чуалчык. Без туктыйсы йортка кереп җитү өчен схемадагы хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп атарга кирәк. Үткән юлыбызны уклар белән күрсәтә барырбыз.( Укучылар берәмләп чыгып, карта-схемада хәрефләрне алфавит тәртибендә тоташтыра бара, исемнәрен атый бара.)

Ь Ж

м

А Л Д Ң Э

Ц Х Ү О Ф Я

Ч

В П Р С М Җ

И Ъ Б И Ә Т

Й Ө У

К Ы Е Н Г Ш З


Өйгә эш бирү: "Фонетика дөньясы "дигән темага сочинение язып килергә.

Йомгаклау: Укучыларның белемен бәяләү.( Комментарийлар белән билгеләр кую).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал