7


  • Учителю
  • План-конспект урока по татарскому языку в 9 классе с использованием сингапурской методики «Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау».

План-конспект урока по татарскому языку в 9 классе с использованием сингапурской методики «Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау».

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 9 нчы сыйныфларда сингапур методикасы элементларын кулланып « Иярчен кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау» дигән темага үткәрелгән дәрес планының конспекты. Дәрестә ХАЙ ФАЙВ, ЭЙ АР ГАЙД, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структуралары кулланылды. Бу сыйныфларда сингапур ме
предварительный просмотр материала

135 нче мәктәп

Казан шәһәре Киров районы
















9 сыйныф

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

(Татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес планы)















Галимова Алсу Рүзил кызы

татар теле укытучысы








2013 ел


ТЕМА: Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.


Максат:

1.Тезмә кушма җөмләләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

2.Күнегүләр ярдәмендә теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

3.Татар теленә карата хөрмәт хисләре, бергәләп эшләү, дуслык хисләре тәрбияләү.


МАТЕРИАЛ:К.З.Зиннатуллина. Татар теле, 9 сыйныф, 15-23 битләр.

Програмный офис реализации проекта "Совершенствование Качества Преподавания в РТ.Преобразоваие обучения для XXI века".


ҖИҺАЗЛАУ:дәреслек, карточкалар, проектор, ноутбук.


ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I.Оештыру.

1)Исәнләшү, укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ стркутурасы ярдәмендә.

2)Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә, төрле структуралар кулланып, тезмә кушма җөмләләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз.


II. Белемнәрне ныгыту һәм кабатлау.


1) Соруларга җавап бирү.

-Укучылар, без сезнең белән тезмә кушма җөмләләрне өйрәндек. Әйдәгез, кайбер кагыйдәләрне искә төшереп алыйк.Һәр өстәлдә конверт бар. Шул конверттан №1 дигән карточканы алыйк. ЭЙ АР ГАЙД стркутурасы ярдәмендә. Почмагына исемегезне язып куегыз. Карточкада билгеләмәләр язылган. Әгәр дә сез билгеләмәне дөрес дип саныйсыз икән, + тамгасы куегыз, юк икән- минус тамгасы куегыз.

(Вакыт бирелә)

- Игътибар!Слайдны карагыз.(Слайд күрсәтелә)

- Сезнең фикерләр үзгәрдеме ? Җавапларыгызны тагын бер кабат карагыз. Хаталарыгызны табыгыз. Төзәтегез. Карточкаларны һәр өстәлдәге1 нче укучы миңа җыеп китерә.

2) 29 нчы күнегү өстендә эш.

-Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеге әйтелә, аның эчендәге гади җөмләләр аерып күрсәтелә;

-кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә, бәйләүче чаралар күрсәтелә;

-кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

-җөмләнең төзелешен күрсәткән схема төзелә.

3) 30 нчы күнегү өстендә эш. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ.Укучылар дәфтәрләрдә күнегүне эшлиләр, аннары 1нче 1әм 3 нче, 2 нче 1әм 4 нче укучылар дәфтәрләрен алыштырала, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

III.Йомгаклау.

  1. Актив укучыларны, өстәлләрне билгеләп үтү.

  2. Стикер тутыру:

Дәрескә карата фикерләрен билгелиләр. Стикерның почмагына язалар:

Уңышлар баскычы

-Миңа дәрестә ошады ...

-Миңа дәрестә ошамады ...

-Мин аңладым ...

-Дәрестә үземнең эшемнән канәгать, өлешчә канәгать, канәгать түгел

3)Өй эше: 31 нче күнегү.


Ачык дәрес өчен карточка


ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча

Сул багана

Исемегез_____________

Фамилиягез _____________


Уң багана



Уң багана

Әйе "+", Юк "-"

Кагыйдәләр

Әйе "+", Юк "-"


Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара тезү юлы белән генә бәйләнәләр.

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.

Тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара тезүче теркәгечләр һәм интонация ярдәмендә бәйләнәләр.

Гади җөмләләре тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.

Гади җөмләләре үзара инҗонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерылалар.

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне бәйли торган чаралалар :1)санау интонациясе, 2)каршы кую интонаөиясе

Кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергән җөмләләр арасына ике нокта куела.

Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтер булса, андый җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерылалар.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал