7


Урок: 'Человек и природа'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Природа и человек

«Табигать һәм кеше» темасын кабатлау дәресе.

7-б рус сыйныфы.


Максат: укучыларның сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, ишетеп аңлау күнекмәләрен, фикерли белүне ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, санак; кош, чәчәк, күбәләк, каен рәсемнәре.


Дәрес барышы.


I Оештыру өлеше.

А) исәнләшү

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Укучылар. Хәерле көн.

Укытучы. Хәлләрегез ничек?

Укучылар. Кояшлы иртә кебек. Татар телен өйрәнергә дип килдек.

Б) дежур укучы белән әңгәмә.

II Төп өлеш.

1). Укытучы. Укучылар, тыңлагыз әле. Бу нәрсә тавышы? (Күке тавышын тыңлау.)

Көтелгән җавап. Бу - күке.

Укытучы. Менә сыйныф бүлмәсенә очып кергән икән бит. Күке нәрсә ул? Аның турында нәрсә әйтә аласыз?

Көтелгән җавап. Ул урманда яши. Кышлаучы кош, чит ояга күкәй сала...

Укытучы. Укучылар, ул безгә биремнәр алып килгән. Әйдәгез, эшләп карагыз әле.

А) Ребус чишү. Табигать турында әңгәмә оештыру. (Табигать сүзе килеп чыга)

Укытучы. Димәк, без бүген табигать турында сөйләшәбез. Без сезнең белән «Табигать һәм кеше" темасын өйрәндек, бүген үткәннәрне кабатлыйбыз.

Нәрсә соң ул табигать?

Көтелгән җавап. Кояш, болыт, су, урманнар, кошлар, үсемлекләр, җәнлекләр, гөмбәләр, елгалар, таулар...

Укытучы. Кеше һәм табигать үзара бәйлеме? Кеше табигатьтән нәрсә ала?

Көтелгән җавап. Кеше елгалардан балык тота. Урманнардан, кырлардан җиләк җыя. Кырларда иген үстерә. Җир астыннан казылма байлыклар ала. Һаваны сулый, суны эчә. Кеше яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, терлекләр үрчетә. Табигатьтә ял итә.

Укытучы. Кешелек нинди куркыныч алдында тора? Бүгенге көндә нинди проблемалар бар?

Көтелгән җавап. Табигать төрле радиоактив матдәләр белән агулана. ( отравляется) Сулар, елгалар пычрана. Үсемлекләр, җәнлекләр, кимегәннән-кими бара...

Укытучы. Димәк, кеше нишләргә тиеш? ( табигать турында кайгыртырга тиеш.)

Б) Табышмакларның җавапларын табу, д/с төзү.

Укучылар, күкенең тагын биремнәре бар. Табышмакларны чишегез әле.

(Слайдтан ел фасыллары турында табышмаклар укыла, җаваплары әйтелүгә рәсемнәр күрсәтелә бара.)

1. Ул-сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, исәпсез-хисапсыз чәчәкләре белән матур. (җәй)

2. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (кыш)


3. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? ( көз )

4. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара. (Яз)


Укытучы. Бу табышмаклар нәрсә турында булды? (Ел фасыллары турында)

Әйдәгез әле, ел фасыллары турында нәрсәләр беләсез, сөйләшегез. ( Парларда диалог төзелә, берәр пар ел фасыллары турында такта янына чыгып сөйләшә).

2). Укытучы. Булдырдыгыз. Ә хәзер мин сезгә бер текст укыйм. Тыңлагыз һәм әйтегез: бу текст нәрсә турында? Анда нинди җөмлә артык?

Менә көз җитте. Агачлар яфракларын коялар. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Урман буш калды. Бүген безнең биш дәрес була. Ә шулай дә балалар урманны онытмыйлар. Ял көннәрендә урманга барып, гөмбә, чикләвек җыеп кайталар.

Көтелгән җавап. Текст көзге урман турында. Бүген безнең биш дәрес була җөмләсе артык.

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, ял итик: видео карап, урман турында уйлыйк. (Тын гына музыка астында урман, табигать турында видео күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар, быел безнең Татарстанда нинди ел?

Көтелгән җавап. Табигатьне саклау, экология елы.

Укучылар, тиздән мәктәптә экологик кичә булачак. Сез анда урман турында нәрсә сөйләрсез? ( Берәр укучы урман турында сөйли).

3.) Укытучы. Табигатьнең чисталыгы сәламәтлек өчен дә кирәк. Авырмас өчен һәркөнне физик күнегүләр ясарга кирәк. Әгәр дә авырсагыз, дару үләннәрен кулланыгыз. Искә төшерик әле, безнең якларда нинди дару үләннәре үсә? (Слайдларда дару үләннәре күрсәтелә.)

Көтелгән җавап. Гөлҗимеш, кычыткан, бака яфрагы, әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, тузганак.

4.) Дәреслек буенча эш. А) 3-күнегү (Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату.) б) Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

(Слайдта дөресе күрсәтелә бара)

5) Төркемнәрдә эш. Ә хәзер "Авыруларны дәвала" дигән уен уйнарбыз.

Һәр төркемгә авыру үсемлекләр бирелә. Сез алар турында нәрсә сөйләрсез? Ә табиблар нинди киңәшләр бирерләр? Уйлагыз.

Көтелгән җаваплар.

Каен агачы. Мин - каен агачы. Хөрмәтле табиблар, зинһар, миңа ярдәм итегез. Кешеләр минем ботакларымны сындыралар, пычак белән кисәләр, согымны эчәләр. Мин авырыйм. Табиб киңәше. Кешеләр, агачларны сындырмагыз, пычак белән кисмәгез. Күбрәк агачлар утыртыгыз, чөнки алар безгә кислород бирәләр. Һ.б.(Һәр төркемнән 1 укучы үсемлек булып, 1 укучы табиб булып сөйли.)

Күбәләк. Мин-күбәләк, очарга яратам. Ләкин балалар безне тоталар, канатларыбызны өзәләр...

Табиб. Балалар, бөҗәкләргә, кошларга тимәгез, аларны тотмагыз. Кошларга оялар ясагыз.

Ландыш чәчәге. Мин- ландыш чәчәге. Бик матур, хуш исле чәчәк. Ләкин кешеләр безне өзәләр, букетлар ясыйлар. Без бик аз калдык. Мин бит дару үләне дә.

Табиб. Кешеләр, чәчәкләрне өзмәгез, аларны таптамагыз.

(Укытучы рәсемнәрне тактага беркетә бара.)

Укытучы. Укучылар, шәфкатьсез кешеләргә тагын нинди киңәшләр бирерсез?

Көтелгән җаваплар. Урманга килгәч, учак якмагыз, чөнки янгын чыга. Елгаларны, күлләрне пычратмагыз. Кырмыска ояларын туздырмагыз. Экскурсиядән соң чүп-чар калдырмагыз.

Укытучы. Укучылар, мин сезнең белән килешәм. Әйдәгез, табигатьне шулай матур килеш саклыйк. Кошлар сайрасыннар, күбәләкләр очсыннар, агачлар, чәчәкләр үссеннәр.

IV. Өй эше бирү. 8-күнегү- диалог язарга.

III. Йомгаклау. Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал