7


  • Учителю
  • Открытый урок по сингапурской системе в 6 классе по татарскому языку по теме 'Сан- имя числительное'

Открытый урок по сингапурской системе в 6 классе по татарскому языку по теме 'Сан- имя числительное'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6 нчы сыйныф. (Рус төркеме).

Укытучы: Хуснутдинова Х.Х.

Дәрес: Татар теле.

Дата: 19.03.2015

Тема: Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Тибы: кабатлау дәресе.

Методлары: презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү, .

Җиһазлау: Татар теле, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, мультимедиа презентациясе, сан кергән җөмләләр язылган карточкалар, тест сораулары, йолдызлар.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

-Исәнмесез, укучылар.

- Бүген дәрестә кемнәр юк?

- Сыйныфташларыңның кәефе яхшымы?

Укучылар, бөек галимебез Риза Фәхретдин "Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,"- дигән. Мин дә аның белән килешәм, сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне шунда язып барырга гына кирәк. Сез шуңа әзерме?

II Актуальләштерү.

-Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. "Яшеренгән сүзне тап" уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшербез.

Өчпочмак, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Без сезнең белән алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме турында өйрәндек, бүгенге дәрестә кабатларбыз. Аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалышларын, язылышларын карарбыз.

-Укучылар, мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Әлеге уенны уйнап, без дәресебезнең тәрбияви максатын ачыкларбыз. Уеныбыз "Кем тизрәк?" дип атала. Бу эшне төркемнәрдә башкарырсыз.

Һәр төркем бирем буенча җавап бирә һәм кызыл белән билгеләнгән хәрефне тактага чыгып яза барасыз.

1 нче төркемгә...

Ике уйла, бер эшлә. (Б)

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт. (Ө)

Сереңне бер кешегә дә сөйләмә, сереңне мең кешегә кыл. (Е)

Кырык эшен кырык якка ташлап. (К)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Җ)

Ике телем, ике канатым. (И)

Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсын. (Ң)

Дүрт аяклы ат та абына. (Ү)

-Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?

Слайд №3 Бөек Җиңү

-Мин бу сүзтезмәне юкка гына алмадым. 2015 нче елда Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез.

-70 еллыгын.

- Менә без 70 ел тыныч тормышта яшибез. Укучылар, әйдәгез, без дә бүген үзебезчә җиңү яулыйк.

- Әйдәгез укучылар, болай сөйләшик. Сез солдатлар, ә мин сезнең командир. Дәрес барышында минем командаларны үтәп, төрле хәрби заданиеләрне (йөкләмәләрне) үтәгән укучы йолдыз ала. Дәрес ахырына хәтле кем күбрәк йолдыз җыя, ул солдат җиңүче була.

РАУНД РОБИН (Сорау бирәсең һәм 1 нче номердан башлап укучылар сөйли башлыйлар)

- Нәрсә ул сан? Аның нинди төркемчәләре була? Мисаллар әйт.

Сез үткән теманы искә төшергән арада командирыгызга бер хәрби йөкләмә килеп төште, ачып укыйк әле.

Иптәш солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне - тестны үтәргә кирәк.

(Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр.)

Тест. Дөрес вариантларны билгеләгез.

  1. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның исемен; б) предметның билгесен; в) эш яки хәлнең билгесен; г) предметның исәбен.

2. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?

а) 4; б) 5; в) 6; г) 3

3. Микъдар санына -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) чама саны; б) җыю саны; в) тәртип саны; г) бүлем саны

4. Микъдар санына -ау, -әү кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) җыю саны; б) тәртип саны; в) чама саны; г) бүлем саны

5. Бу саннар ясалышы ягыннан нинди төркемчәгә карыйлар?

Унбер, унөч, унбиш, уналты, унсигез, унтугыз.

а) тамыр сан; б) кушма сан; в) тезмә сан; г) парлы сан

Контроль: эшләрнең дөреслеген тикшереп үтик. Бер-берегезнең эшләрен тикшерегез.


СИ- ФИНК-УАНДЭ (Бөек Ватан сугышы турында картина - открытка күрсәтү)

  • Укучылар, сез нәрсә күрәсез? Сез моның турында нәрсә уйлыйсыз? Бу сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә? (Биттә язалар)

  • Укучылар, йолдызлар җыюны дәвам итәбез, мин сезгә җөмләләр укыйм, сез җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә тиеш.

  • Бөек Ватан сугышы 4 ел барды. (Ничә? Микъдар саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • 9 нчы май - Җиңү бәйрәме. (Ничәнче? Тәртип саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • Сугышка һәр гаиләдән берәр, икешәр кеше китте. (Берәр, икешәр. Ничәшәр? Бүлем саны, ясалышы буенча ясалма)

  • Сугышта безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысы һәлак булды. (Ничәләп? чама саны. Ясалышы буенча тезмә сан.)

  • Илебезне сакларга Татарстаннан биш йөз алтмыш меңнән артык кеше китте. (560 меңнән-ничә? Мик. саны, ясалышы буенча тезмә)

  • Татарстанның 200 ләп егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды.

  • 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышта Совет Армиясе Җиңде.

  • 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел була.

МИКС ФРИЗ ГРУПП. (Физминут.)

Группаларда эш. Саннарны истә калдыруларын тикшерү .

  • Сугыш ничә ел бара?

  • Җиңү бәйрәме кайчан?

  • Санның ничә төркемчәсе бар?


  • Солдатлар бик игътибарлы булырга тиеш. Сез саннарны ничек истә калдырдыгыз икән.

____нчы май - Җиңү бәйрәме. Сугыш ______ел барды. Татарстанның ______ егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исемен алды. _____ көн һәм төн дәвам иткән сугышта Совет Армиясе җиңде. Сугышта ______ кеше һәлак булды. Шуларның _______ Татарстан кешеләре.

(4, 200, 1418, 27 миллион, 320 меңе, 9)


IV Йомгаклау.

Рефликция . ТОКИН МЭТ ( А3 форматлы кәгазьнең уртасына САН - дип язып куялар, Һәр укучы үзенең ягына сан турында белгәннәрен яза. Командалар башка командаларның эшен карый һәм сораулар яза. Үз эшләренә биргән сорауларга җавап бирәләр һәм эшләрен презентовать итәләр)


-Менә дәресебезне йомгаклау вакыты да җитте. Без дәрестә нинди тема өстендә эшләдек? Саннар ясалышы буенча ничә төркемгә бүленде? Ясалышы буенча ничә төрле була?

Сан төркемчәләрен әйтегез. Сан ясалышын әйтегез.

Укучылар, без бүгенге дәрестә тагын нинди Бөек тема турында сөйләштек?

Әлеге тема буенча сөйләшү сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булган ватандашларыбызга карата ихтирам хисләре уяткандыр дип ышанам. Без аларга һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиешбез.

Билге кую. Менә инде йолдызларны санар вакыт та җитте.

Әйдәгез әле үзбәя таблицасын да тутырыйк.

Үзбәя.( Һәр пунктка берешәр баллдан)

6 нчы сыйныф. Исемем: ______________

Мин бу дәрестә актив катнаштым _____________

Биремнәрне дөрес эшләдем_________


Дөрес һәм тулы җаваплар бирдем______


Саннарны дөрес куллана беләм_______


Бөек Җиңү турында даталарны истә калдырдым______

Гомуми (общий) балл:_____________

Өй эше. ( сайлап)

  1. Әдәбият дәреслегеннән, сугыш темасына кагылышлы, саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.

  2. Иҗади эш. « Ветеранга хат" дигән темага инша язырга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал