7


  • Учителю
  • план урока 6 класс татарский язык 'Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау'

план урока 6 класс татарский язык 'Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат:1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү;2. Компьютер технологияләрен кулланып, белемнәрне бәяләү;3. Укучыларда, милли төбәк компонентлары кулланып, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау:  Нәби Дәүли  әсәрләреннән  ө
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы, Әлки районы,

Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе












Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

(6 нчы класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)











Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы







2014

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.


Максат: 1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

2. Компьютер технологияләрен кулланып, белемнәрне бәяләү;

3. Укучыларда, милли төбәк компонентлары кулланып, туган

якка мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Нәби Дәүли әсәрләреннән өзекләр, карточкалар, тест

программасы, башваткыч.


Дәрес тибы: Гомумиләштерү дәресе.


Дәрес эпиграфы: ...Бәхетлеме кеше дөньяда

Туган җирен өзелеп сөймәсә...

Дәрес барышы


1.Уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

-Әйдәгез әле, укучылар, тәрәзәдән урамга күз төшерик әле. Нәрсәләр күрәбез? Шул күргәннәребезне матур итеп тасвирлыйк әле.

- Урамда кыш. Бар дөнья йомшак ак карга күмелгән. Саф һава. Кешеләр җылырак киемнәр кигәннәр. Зәңгәр күктә кояш елмая. Табигать матур.

- Дөрес, укучылар, безнең авылның табигате бик матур. Авылыбыз яныннан Актай елгасы челтерәп ага. Көньягында үскән урман безне сокландырып тора. Туган авылыбыз Әлки районының бик матур төшенә урнашкан. Аннан күренекле кешеләр бик күп чыккан.


II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, менә бу башваткычны чишкәч, безнең районнан чыккан күренекле язучының фамилиясен укырсыз.



1

2









3




4






5









  1. Сыйфатның бер дәрәҗәсе. (гади)

  2. Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар нишли? (исемләшә)

  3. Артыклык дәрәҗәсендә кулланыла торган кисәкчә. (үтә)

  4. -су, - сыл, -гылт кебек кушымчалар ярдәмендә ясалучы дәрәҗә. (кимлек)

  5. Бер мәгънәдәш сыйфатның икенче төрле әйтелеше. (синоним)


Нәби Дәүли - безнең Әлки районы Мәүләшә авылы егете. Дүрт яшендә чагында аның әтисе, соңрак әнисе үлә. Сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә.
Унбер яшьлек Нәбиулла Царицын шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә.

1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республика яшьләр газетасында эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша, яралана, әсирлеккә төшә. Сугыштан соң язучылык эше белән шөгыльләнә.


III. Белемнәрне камилләштерү

Сыйфатлар буенча белемнәрне камилләштерү өчен карточкалар белән эшләү

№ 1

Әйе, Кабан күле - тирән күл, зур, матур күл. Шәһәр уртасында зәп-зәңгәр күз кебек күренә ул. Әйтерсең, шәһәр зәңгәр күзе белән күктә йөзеп барган ак болытларга карап елмая.

Хәзер әле салкын кыш. Кабан күлен ак кар каплаган. Ул калын боз астында тыныч кына йоклый.

(Н. Дәүли. "Кабан күле турында уйланулар")

Биремнәр.

  1. Тексттан сыйфатларны табарга һәм сыйфатланмышы белән күчереп язарга.

  2. Таблицаны тутыр һәм нәтиҗә яса (телдән)

гади

артыклык

кимлек

чагыштыру

тирән

иң тирән

-

тирәнрәк






2 Төшеп калган сыйфатларны куеп күчереп язарга

Бөтен тирә-як ... ис белән тулган. Иснәгән саен ниндидер ... ширбәт зчәсең төсле. Нәкъ менә шушы ... дөньяны котлаган кебек күке кычкырды. Күкенең бу ... тавышына ... алмагачлар баш игән шикелле иттеләр. Бу ... яз авазы иде

(Н. Дәүли. "Яз авазы")

Файдалану өчен сүзләр.

Бик тәмле, чәчәкле, хуш , шатлыклы, моңлы, яшь


№3. Сыйфатлар файдаланып, туган авылыбыз табигатен сурәтләгән кечкенә күләмле хикәя төзеп карыйк әле.


IV. Физкультминутка. "Язганда туры утырам".

Язганда туры утырам

Тигез тора иңсәләр

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр

V. Компьютерда тест башкару

Укучылар компьютерда махсус программа ярдәмендә төзелгән тест чишәләр. Тестка билгене компьютер үзе куя

1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) модальлек сүз төркеменә;

б) мөстәкыйль сүз төркеменә;

в) бәйләгеч сүз төркеменә.

2. Морфологик яктан сыйфатның төп характерлы үзенчәлеге

нинди?

а) төрләнә;

б) төрләнми.

3. Сыйфат лексик - грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) эшне, хәрәкәтне;

в) предметның билгесен.

4. Сыйфатлар кайчан рәвешкә якын тора?

а) предметның билгесен белдергәндә;

б) предметның саф билгесен белдергәндә;

в) эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.

5. Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

а) сыйфатланмыш белән килгәндә;

б) сыйфатланмыштан башка килгәндә.

6. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә

кушымчалары ала?

а) нисби сыйфатлар;

б) асыл сыйфатлар.

7. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала?

а) гади дәрәҗә;

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) артыклык дәрәҗәсе;

г) кимлек дәрәҗәсе.

8. Болар ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар?

Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш.

а) тамыр;

б) ясалма;

в) саф кушма;

г) парлы;

д) тезмә.


VI. Өй эше.

  1. Нәби Дәүли әсәрләреннән ясалышы ягыннан һәр төренә бер җөмлә күчереп язарга.

  2. Бакчабыз ап-ак чәчәккә күмелгән җөмләсендәге сыйфатка морфологик анализ ясарга.


VII. Дәрескә йомгак. Билгеләр кую



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал