7


  • Учителю
  • ФГООС буенча 5 сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

ФГООС буенча 5 сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Яңа Савин районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


КИЛЕШЕНДЕ

Методик берләшмә җитәкчесе

_________ Гарипова И.Р.

МБ утырышы беркетмәсе № ___

"____" _____________ 2015 ел

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту һәм тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

________Хабибуллина Д.Т.

"____" ____________2015 ел

РАСЛЫЙМ

Мәктәп директоры

___________ Дергунова М.А.

____нчы номерлы боерык

белән гамәлгә кертелде "___" ___________ 2015 ел


5А,5Б,5В,5Г сыйныфларының рус төркеме укучылар өчен татар теленнән

эш программасы

Укытучы: Гарипова Илгизә Рифкат кызы

беренче квалификацион категория

Педагогик киңәшмәнең

1нче утырышында каралды

28.08.2015 нче ел

2015-2016 нчы уку елы




Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 5 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы

5 сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)/ Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации".

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы / Закон Республики Татарстан "Об образовании", №68-ЗРТ от 22.07.2013.

  • Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 1015 нче номерлы боерыгы / Приказ МОиН РФ №1015 от 30.08.2013 г. "Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования".

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. "О языках народов Российкой Федерации", ред. от 12.03.2014.

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы ("Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясе, 28.07.2004, соңгы ред.) / в редакции)

  • СанПиН 2.4.2.2821-10 / "Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях" от 29.12.2010 № 189;

  • . Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы постановлениесе / Постановления Главного государственного санитарного врача РФ (от 04.07.2014 № 41) «Об утверждении СанПиН 2.4.4.3172-14 «Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы образовательных организаций дополнительного образования детей»;

  • "2014 - 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 794 нче карар, 25.10.2013;

  • Татарстан Республикасында 2012 - 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы";

  • 2010 - 2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы;

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 августындагы хаты / Письмо МОиН РТ от 19.08.2015 "Об утверждении методических рекомендаций по разработке учебного плана основного общего и среднего общего образования общеобразовательных организаций Республики Татарстан".

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы",төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан:Татармультфильм,2014.

  • Мәктәпнең белем бирү программасы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең укыту планы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең "Эш программалары" буенча локаль акты.


Программа татар телен өйрәнү өчен гомуми белем бирү уку предметы буенча Дәүләт стандартының федераль компонентның эчтәлеген ачыклый.


1. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада күрсәтелгәнчә: елга барысы - 105 сәг., атнага - 3 сәг.

Арадаш аттестация үткәрү формасы: контроль эш

2. Укыту предметының максаты һәм бурычлары:

Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Бурычлары:

  • Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

  • Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  • Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

  • Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.

  • Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

  • Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.

  • Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

  • Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .


Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

  • Тыңлап аңлау - аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү.

  • Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар тәкъдим ителә.

  • Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала.

  • Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә; алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга, яңа сүзләрне сүзлектән табарга.

  • Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу.

  • Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белү. Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыл турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дә язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

  • Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

  • Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

  • Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү - төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.


3. Укыту предметының төп эчтәлеге.

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.

  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.

  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2 нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.

  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану

  15. Эшләргә телим - төзелмәсенсөйләмдә куллану.

  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.




Тематик эчтәлек, сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә (27сәг.)

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь-Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин - өйдә булышчы (35сәг.)

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез.Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле (24 сәг.)

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәг.)

Дүрт аяклы дусларның токым нары, кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт яратабыз (8 сәг.)

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйгабару, катнашу турында сөйләшү.


4.1. 5 сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

  • Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  • 1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • 2. Эшне планлаштыра белү.

  • 3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

  • 4. Эш сыйфатына бәя бирү.

  • Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

  • 1. Дәреслек белән эш итә белү.

  • 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  • 3. Төрле текстлар белән эш итү.

  • 4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график , схемалардан файдалану.

  • 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • -уку елы башында -70-80 сүз;

  • -уку елы ахырында-80-90сүз;

  • 6. Сүзлекләрдән файдалана белү.

  • 7. Китапханәдә каталог белән эш итә белү.

  • 8. Аудио-видео белән эш итә белү.

  • Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  • 1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  • 2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  • 3. Танып белү активлыгын үстерү.

  • 4. Төшенчә, термин,кагыйдә,закончалыкларны аңлап кабул итүкүнекмәләрен камилләштерү.

  • 6. Тикшеренү ысуллары:

  • -модельләштерү;

  • -охшатып эшләү.

  • 7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

  • Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  • 1. Телдән сөйләм:

  • -сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

  • -тәрҗемә итү күнекмәсе.

  • 2. Язма сөйләм:

  • -күчереп язу;

  • -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу

  • - изложение язу

  • Уку елы башында 50 сүзле текст (язма күләме - 55-60 сүз), уку елы ахырында 60 сүзле текст.



4.2 Программаны үзләштерүдәге көтелгән нәтиҗәләр.


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.


Предмет нәтиҗәләре:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Шәхси нәтиҗәләр:


Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.


5. Укыту-методик, материал-техник мәгълүмат бирү чыганаклары


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты".

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

  3. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 5 сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). - Казан,"Татармультфильм", 2014.

  4. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014.

  5. Ф.Ф. Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2008.



Өстәмә әдәбият

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 5нче сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. - Казан, "Татармультфильм", 2014.

  2. Р.З.Хәдарова, Л.Ә. Гыйниятуллина Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 5 нче сыйныф."Мәгариф-Вакыт" нәшрияты

  3. Р.Н.Фатыйхова. Татар теленнәндиктантлар, контроль эшләр,тестлар. - Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2009.

  4. Насибуллина Р.Н. "Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов". - "Мәгариф"нәшрияты,2007.

  5. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр.-Казан: Яңалиф, 2002.

  6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Харисов Ф. Ф., Харисова Ч. М. - Казан: Яңалиф, 2009.

  7. "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары.



Мәгълүмат чыганаклары


Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;

  • Интернет-ресурслар;

  • Махсус сайтлар

http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

http://. selet.ru "Сәләт" яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

tatartele 2010.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tele m.narod.ru ›tel/nigmatull


5 нче сыйныфының рус төркеме укучылар өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1 нче чирек -27сәг.


№п/п

Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Көтелгән нәтиҗә


Дата

Предмет

Шәхси

Предметара

План

Факт

1.


Яңа уку елы котлы булсын! Исем.


Белем бәйрәме турында әңгәмә кора белү. Белем бәйрәме турында сөйләү. Өлкәннәр һәм кечкенәләр белән исәнләшү, саубуллашу кагыйдәләре.

Исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр, син алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану, исемгә билгеләмә бирү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Аерым фикерләрне исбатлый яки кире кага белү.

2.


Исәнләшү кагыйдәләре

Бәйрәм белән котлый, бер-береңә комплимент әйтә белү

Ялгызлык исемнәрне үзләштерү.

Мәктәп темасына караган лексик -грамматик материал, тексттан ялгызлык исемнәрне табу

Үрнәк буенча диалог төзи белү.парлап эшләү.

Сөйләмдә куллана белү, дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларынәзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү


3.


Уртаклык исемнәр.


Уку-язу әсбапларының барлыгын, , юклыгын, кайда икәнлекләрен әйтә белү, үзеңә сорый белү

Уртаклык исемнәрне үзләштерү.

Уку-язу әсбапларының атамалары: шакмаклы, буйлы, кирәк, кирәкми

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү. Практик эш

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбы төзү

4.



Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.



Мәктәптә белем бәйрәме турында сөйли белү

Исемнәрне килеш белән төрләндерә белү, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә куллана белү



Үрнәк буенча парлап эшләү, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Үзләштерелгән белемнәрне тормыштагы вакыйгаларда куллану өчен файдалану.


5

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


Россиянең, Татарстанның дәүләт гимны турында сөйләшү

Исемнәрне килеш белән төрләндерә белү, Татарстан дәүләт гимны төзелмәсе

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү

Төрле килештәге исемнәрне диалогик сөйләмдә куллана алу

6.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

Минем мәктәбемдә төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү


Аралаша белү сәләтен үстерү

7.

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.


Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнешен белү.


Үрнәк буенча парлап эшләү, сорауларга җавап бирү, гомуми

Тормыш тәҗрибәсен куллану.

8


Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.


Белемнәрне практикада куллана белү

Язма эш, хата, хаталы, хатасыз, мисал, мәсәлә сүзләрен кулланылышка кертү, дәресләр расписаниесен әйтә белү


җәйге ял турындагы сөйләшүләр оештыру.

Аеым фикерләрне исбатлый яки кире кага белү.


9

Кереш контроль эш №1

Контроль эштә хата барлыгын, хата юклыгын әйтә белү

4 сыйныфта өйрәнгән темалар буенча белемнәрен тикшерү

Үрнәк буенча парлап эшләү, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Тормыш тәҗрибәсен куллану

10

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыль.

Боерык фигыль, телефоннан сөйләшү этикеты, исем+исем сүзтезмәсе

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, план нигезендә тыңланган текст буенча сөйли белү, эчтәлеген язма формада җиткерү

11

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Боерык фигыльнен зат-сан белән төрләнешен белү, сөйләмдә дөрес куллану


Кибетнең эш сәгатләрен әйтә белү

укучыларның сүзлек запасын баету, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Бирелгән сүзләрне кулланып, үзең турында сөйли алу.

12

Сүзлек диктанты

Белемнәрне тикшерү

Сүзләрнең язылышын ,мәгънәсен истә калдыра белү

Мөстәкыйль эшләүне камилләштерү


13



Исемнәрнең ясалышы. Тамыр исемнәр.


Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйли белү

Исемнәрнең ясалышын белү, хөрмәт, почмак, бөкли, бит, ертма, тотма сүзләрен кулланылышка кертү

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү.

Өйрәнелгән материал аша төрле илләрдәге каникуллар турында сөйли белү.


14

Ясалма исемнәр. "Ки-тап-белем чишмәсе"

проект

Китапханәдә китапханәче белән китап алу турында сөйләшү

Китап минем дустым, киңәшчем төзелмәләре, исем ясагыч кушымчалар белән танышу



Үрнәк буенча парлап эшләү, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасын диалогик сөйләмдә куллана белү

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше

Диалог төзи белү

Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасының зат-санда төрләнешен күнекмәләрен үстерү


16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Эчтәлекне сөйли белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү


17

Үткән заман хикәя фигыль

-мы,-ме сорау кисәкчәләрен куллана белү

Өй эше турында сөйләшә белү,уенга чакыра белү

Бер-береңә ярдәм күрсәтә белү


18

БСҮ. "Тагын икеле"

Диалогик-монологик сөйләмне үстерү

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Эзлекле сөйли белү

19

Исемнәрнең ,хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышын кабатлау.

Тексттан исемнәрне таба белү

Исемнәрне сөйләмдә куллана белү

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

20


Мөстәкыйль эш.

Белемнәрне тикшерү

Исем темасы буенча алган белемнәрне тикшерү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Хат аша фикерләреңне әйтә белү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.


21

Хаталар өстендә эш. Сан .

Алынган белемнәрне гамәли куллану. Шигырь героеның һәм үзеңнең иртәнге режимың турында сөйли белү

Иртәнге режим темасы буенча лексик-грамматик материал, сан турында белү, Л. Лероннң "Хәерле иртә" шигыре белән танышу

Парлап һәм төркемнәрдә эшләү. күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләре формалаштыру

22



Сан төркемчәләре.

Көндәлек режимны сөйли белү, вакытны сорый һәм әйтә белү

Сан төркемчәләрен белү,

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

23

Микъдар саны. Тәртип саны.


Микъдар саны белән танышу, чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли җөмләләрен сөйләмдә куллану Тәртип санын формалаштыра белү

Төркемнәрдә диалогик сөйләм оештыру күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Сорау җөмлә формаларын модельләштерү.

Өйдәге эшләр турында сөйләү күнекмәләрен Әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

24

Чама саны. Бүлем саны Җыю саны.

Текст буенча хикәя төзү, аны сөйли белү

Чама санын өйрәнү,

Төркемнәрдә өй эшләре турында сөйләшү күнекмәләре булдыру.

күнекмәләрне ныгыту, аларны тартымлы исемнәр белән куллану

25

Сан төркемчәләрен кабатлау.

Туганыңны, дустыңны мактый белү

Сан төркемчәләрен сөйләмдә дөрес куллану, мактау формалары.

Эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан күнегүләр эшләү.

Алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

26

Контроль эш.№2

Алган белемнәрне практикада куллана белү

Сан сүз төркеме буенча алган белемнәрне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру


27

"Без мәктәптә" темасы буенча лексик-грамматик материалны кабатлау.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

Мәктәп темасына караган лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллана белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

2 нче чирек- 21сәг.

1

Иртәнге режимым

Шигырь героеның һәм үзеңнең иртәнге режимың турында сөйли белү.

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү

Үрнәк буенча диалог төзи белү.парлап эшләү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

2

Сәгать ничә?Минем көндәлек режимым

Парларда эшли белү. Көндәлек режимны сөйли белү

Сәгать ничә? конструкциясен аңлату

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү. Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Сүзлекләр белән белән эшли белү күнекмәләрен үстерү

3


Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Билгеле үткән заманның кушымчаларын сөйләмдә куллана белү

Билгеле үткән заманның кушымчалары


4

Мин өйдә булышчы.Диктант

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Билгеле үткән заманның кушымчаларын сөйләмдә куллана белү

Билгеле үткән заманның кушымчаларын ныгыту

5


Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Парларда эшли белү

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын сөйләмдә куллана белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Таблица , сүзлекләр белән белән эшли белү күнекмәләрен үстерү

6

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләнеше

Таблица белән эшли белү

Билгеле үткән заманның юклык формасын сөйләмдә куллану

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

7

"Мәктәпкә кадәр"тексты буенча хикәя язу

Мәктәпкә кадәр" темасы буенча хикәя төзү, аны сөйли белү

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

8

Инфинитив

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Инфинитивны куллану,язылышын белү

Инфинитивны куллану,язылышын белү

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

9

Мактау формалары

Яхшы эшләр өчен бер-береңне мактый белү


"Без нинди булышчылар?", "Мин энемне мактыйм" текстлары өстендә эш

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

10

Фигыль формаларын кабатлау

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Фигыль формалары."Рәсим" хикәясендә лексик-грамматик материал.

Әхлакый

сыйфатлар формалаштыру

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

11

Контроль эш№3

Укчыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

алган белемнәрне тикшерү

Контр. эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан контр. эш эшләү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контролгә ала белү

12



Хаталар өстендә эш. Ситуатив күнегүләр

Дәрес әзерләшүнең сәбәбен сорый, әйтә белү, эш куша белү, ризалык, ризасызлык белдерү.

Гомуми нәтиҗә чыгару. Хаталарна булдырмау өстендә эш.

Үзлектән уку һәм тәрҗемә итү, нәтиҗә чыгара белү.

Уку тәрҗемә итү, таблица ярдәмендә сөйләү

13

Чөнки теркәгече

Булышырга теләк белднрү

Образга бәя бирергә өйрәнү

Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга җавап бирү.

Диалогны хикәягә әйләндерә белү

14

Нишләргә булышасың? соравы

Өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану, Мин өйдә булышчы циклы лексикасын кабатлау

Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга җавап бирү

Грамматик структураны куллану үрнәкләре белән танышу.Уку, тәрҗемә итү

15

Өчен бәйлеге

Предетның кем өчен икәнен әйтә белү

Өчен бәйлеге

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Минем өчен, безнең өчен төрләнеше. Бу китап синең, аның өчен төзелмәләре

16

Ю. Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясендәге лексик-грамматик материал.


Булышырга чакыра белү, ничек булышканны әйтә белү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан күнегүләр эшләү.

Сүзлек өстендә эш, телдән сорауларга җавап бирү

17

Контроль эшкә әзерлек. Ю. Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе

Булышырга чакыра белү, ничек булышканны әйтә белү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан күнегүләр эшләү.

Сүзлек өстендә эш, телдән сорауларга җавап бирү

18

1 яртыеллык темалары буенча контроль эш.№4

Гомуми нәтиҗә чыгару.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштыру

Алган белемнәрне гомумиләштерергә өйрәтү

Алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

19

Хаталар өстендә эш. Кереш сүзләр.

"Без сәхнәдә уйныйбыз". Образларга бәя бирү

Хаталарны булдырмау өстендә эшләү, хикәяне сәхнәләштерү белү

Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне өйтү

Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү, өлкәннәргә хөрмәт хисе формалаштыру

20

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын аңлату

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын аңлату

Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга җавап бирү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

21

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү

Ипи пешерү турында сөйли белү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру


3 чирек - 30 сәгать

1

Без әкият сөйлибез.


Әкиятнең эчтәлеген сөйләү, сәхнәләштерү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы


Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Өйрәнелгәннәрне сөйләмдә куллана белү


2

"Без әкиятләр язабыз"

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Образларга бәя бирү

3

Проект -дәрес.. "Без әкиятләр язабыз"

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Образларга бәя бирү

4

"Минем дусларым" темасы буенча лексик-грамматик материал.

"Минем дусларым бар" темасын дәреслектәге план буенча сөйли белү, дуслашырга тәкъдим итә белү



"Минем дусларым" темасы буенча лексик-грамматик материалны кабатлау



Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Өйрәнелгәннәрне сөйләмдә куллана белү



5

"Минем дусларым бар" хикәя төзү



"Минем дусларым бар" темасын дәреслектәге план буенча сөйли белү, дуслашырга тәкъдим итә белү



"Минем дусларым" темасы буенча лексик-грамматик материалны кабатлау



Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Өйрәнелгәннәрне сөйләмдә куллана белү



6

Сыйфат дәрәҗәләре.

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


Сыйфат дәрәҗәләрен аңлату


Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Чагыштыра белү

сәләтен үстерү,

дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү

7

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы



Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы


Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Чагыштыра белү

сәләтен үстерү,

дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү

8

БСҮ Минем дустым


Үзеңнең дустың турында сөйли белү


үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү,туганлык кыйммәте формалаштыру

9

Сочинение "Минем дустым"


Үзеңнең дустың турында яза белү


үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү,туганлык кыйммәте формалаштыру

10

"Язгы каникул" хикәясендәге лексик-грамматик материал.


Кинәш һәм боеруны белдергән формалар

Алып бара аналитик фигылен сөйләмдә куллану

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

11

"Язгы каникул" хикәясе

Кинәш һәм боеруны белдергән формалар

Алып бара аналитик фигылен сөйләмдә куллану

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

12

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

Без матур сөйләшәбез

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләрне сөйләмдә куллану


Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Парларда эшли белү

13

Дусларга ни өчен күңелсез?


Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

Дусларга ни өчен күңелсез?


Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

14

Изложение "Үкенеч"

Алган белемнәрне тикшерү

Изложение язу алгоритмы белән таныштыру

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру


15

Хаталар өстендә эш

Хаталарны төзәтү

Хаталар җибәрелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру


16

Исем+исем сүзтезмәсе (балалар бакчасы)

Телефоннан сөйләшү этикеты. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

Парларда эшли белү

Телефоннан сөйләшү этикеты

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

17

Татар халык ашлары

"Мин нәрсә яратам?"


Нәрсә ашарга яратканыңны әйтә, сорый белү

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

Татар халык ашлары

"Мин нәрсә яратам?"

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

18

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

Бер- береңә ярдәм итү


19

Без туган көнгә әзерләнәбез

Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү

Парларда эшли белү

Без туган көнгә әзерләнәбез

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

20

Кыстау формалары

Табынга чакыра, кыстый, рәхмәт әйтә белү

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

"Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

21

БСҮ. Без табын әзерлибез


Табын әзерләү турында сөйләшү

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

Без табын әзерлибез

Мин салатлар ясыйм

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

22

Туган көнгә чакыру


Туган көнгә чакыру яза белү, чакыру белү. Туган көн уеннары уйный белү. Тизәйткечләр,санамышлар

Парларда эшли белү


Туган көнгә чакыру

Туган көндә



Әхлакый сыйфатлар формалаштыру



23

Бәйлек сүзләр

Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше

Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше.

укучыларның сүзлек запасын баету, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү


күршең белән хезмәттәшлек итү.

24

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Җөмләләр төзүдә куллана белү

Сөйләмдә куллану

Бер- береңә ярдәм итү


25

"Дуслар белән күңелле" темасы буенча лексик - грамматик материалны кабатлау.

"Дуслар белән күңелле" темасы буенча лексиканы кабатлау

Бәйлек сүзләр кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйли белү, табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү, хикәя төзү

укучыларның сүзлек запасын баету, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Парларда һәм аерым укучыларның эшен бәяләү, әңгәмә күршең белән хезмәттәшлек итү.

26

"Дуслар белән күңелле" темасы буенча мөстәкыйл эш

Алган белемнәрне практикада куллана белү

Белемнәрне тикшерү


Парларда һәм аерым укучыларның эшен бәяләү,

27

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Этнең барлыгы, юклыгы, этнең кемнеке икәнен әйтә белү. Этләрнең гадәтләре турында сөйли белү

Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре

Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

28

Контроль эш№5

Алган белемнәрне тикшерү

Алган белемнәрне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру


29

Хаталар эш.



Хаталарны төзәтү

Җибәрелгән хаталарны булдырмау

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру


Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

30

Гомумиләштереп кабатлау

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Алган белемнәрне системалаштыру


4 чирек -27 сәг.

1

Безнең дүрт аяклы дусларыбыз

Башкаларны тыңлый белү, сөйләм культурасын үстерү

Минем дүрт аяклы дустым темасын үзләштерү


Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

Парларда эшли белү


2

"Дурт аяклы дусларыбыз", аларның гадәтләре.

Кыяфәт, койрыгын болгый, күзләре ут яна, томырылып чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, колаклары үрә тора, күзләре ялтырый.

Таблицадагы сөйләм үрнәкләрен таный белү

Таблицадагы сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү

3

Диалогик сөйләмне үстерү "Спорт түгәрәгендә"

Лексик- грамматик материал белән эшли белү

Түгәрәк исемнәрен дөрес әйтә белү

Бер- береңә ярдәм итү

Бирелгән ситуацияләр буенча сөйләшү оштыра белү

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Иорт эте, ау эте, урам эте, озын колаклы, тәпиен бирә, команда үти, акыллы, усал, юаш, хужасына тугры.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен таный белү

Таблица белән эшли белү

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллана белү

5

Х.Гардановның "Акыллы Карабай" хикәясендәге лексик-грамматик материал

Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Х.Гардановның "Акыллы Карабай" хикәясендәге лексик-грамматик материал

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Сорауларга җавап бирә белү

6

БСҮ."Минем дүрт аяклы дустым"

План буенча сөйли белү

Сорау- җавап формасы буенча эшли белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

Белем күнекмәләрне камилләштерү

7

Хикәя язу" Минем дүрт аяклы дустым"

Дүрт аяклы дусларыбыз'' циклындагы лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Эзлекле, матур итеп сөйли белү күнекмәләрен булдыру

Бер- береңә ярдәм итү

Эзлекле хикәя төзеп язу

8

"Без спорт яратабыз" темасы буенча лексик-грамматик материал

Яңа сүзләрне һәм сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Әйтәсе килгән фикерне бер-береңә җиткерә белү,парларда эшли белү

Спортның файдасы турында сыйныфташыңа җиткерә белү

9

Кеше кыяфәтен сүрәтләгәндә сыйфатларны куллану

Кеше кыяфәтен сурәтләгәндә сыйфатларны куллану

Эзлекле, матур итеп сөйли белү күнекмәләрен булдыру

Ярдәмчеллек, олыларга хөрмәт тәрбияләү

Сорау-җавап

Җөмләләр төзү

10

Спорт уеннары

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзэ, спорт түгәрәге, фигуралы шуу.

Спорт төрләре исемнәрен таный белү

Парлада эшләү

"Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?" темасы буенча сөйли белүгә чыгу

11

Хикәя- фигыль заманнарын куллану күнекмәләрен ныгыту

3 заман кушымчаларын истә калдыру

Сөйләмдә куллана белү

Әйтәсе килгән фикерне бер-береңә җиткерә белү,парларда эшли белү

Сорау-җавап

Җөмләләр төзү

12

Хикәя язу.Минем яраткан спорт уены.

Яраткан спорт уены турында сөйләү

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү

үз фикереңне белдерә алу

Үзара һәм үзконтроль, сорауларга җавапларны таба белү

13

Сүзлек диктанты.Ситуатив күнегүләр

Бирелгән ситуацияләр буенча эшли белү

Язу кагыйдәләре белән эшли белү

Әйтәсе килгән фикерне бер-береңә җиткерә белү,парларда эшли белү

Сорау-җавап

Җөмләләр төзү

14

Сабантуй программасын , афишасын язарга өйрәнү

Афиша яза белү күнекмәләрен ныгыту

Афиша язу

Бер -береңә хезмәттәшлек итү

Үрнәк буенча эшли белү

15

Татар милли уеннары


Көрәш, ат чабышы, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән йөгерү

Татар милли уеннары белән танышу

Татар милли уеннарын уйнау

Төркемнәрдә, парларда эшләү

16

Проект "Сабан туе уеннары."

Сабантуе уеннары

Сабантуй уеннары турында сөйли белү

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Парларда һәм аерым укучыларның эшен бәяләү

17

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләр кулланып диалог төзи белү

Хикәя фигыльнең заман төрләрен дөрес куллану

Үз фикереңне белдерә алу. үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү,туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорау-җавап

Җөмләләр төзү

18

Исем сүз төркемен кабатлау

Килеш,күплек сан,тартым категорияләрен кабатлау

Сөйләмдә куллану

Аралаша белү сәләтен үстерү

Төркемнәрдә, парларда эшләү

19

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

Сыйфатлар кулланып предметларның билгеләрен чагыштыра белү

Диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану

Ихтыяр көче , максатчанлык, активлык кебек сәләтләр булдыру


20

Сан сүз төркемен кабатлау

Сәгатьне дөрес әйтү өстендә эшләү

Ничә? Ничәнче? Ничәү? Сүзләренә туры килгән саннарннарның исемнәргә бәйләнешен эйтү

Парларда һәм күмәк эш башакару

Белемнәрне куллана белү

21

Алмашлык сүз төркемен кабатлау

Алмашлык сүз төркеме турында алган белемнәрне практикада куллана белү

Сөйләмдә куллану

Таблица белән эшли белү


22

Контроль эшкә әзерлек

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәлә-ренкамилләштерү

Алган белемнәрне системалаштыру һәм камилләштерү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

Тиешле мәгълүматны табу өчен белешмәләр , сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

23

Йомгаклау контроль эше.№6

Ел буе үткән белемнәрне тикшерү

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү

Үз фикереңне белдерә алу. үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү,туганлык кыйммәте формалаштыру

Парларда һәм аерым укучыларның эшен бәяләү

24

Хаталар өстендә эш. "Без спорт яратабыз" темасы буенча лексик - грамматик материалны кабатлау.

Гомуми нәтиҗә чыгару, хаталар өстендә эш тема буенча лексиканы кабатлау

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү

укучыларның сүзлек запасын баету, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Үзара һәм үзконтроль, сорауларга җавапларны дәлилләү

25

Зачет дәрес

Белемнәрне тикшерү

Билетлар буенча белемнәрне тикшерү

Үз-үзеңнең эшеңә анализ ясый белү


26

Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Алган белемнәрне системалаштыру

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү

укучыларның сүзлек запасын баету, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Белемнәрне куллана белү

27

Йомгаклау дәресе.

Алган белемнәрне гомумиләтереп кабатлау

Җәйге биремнәр

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Парларда һәм аерым укучыларның эшен бәяләү



Контроль эш 5 сыйныф.

1 вариант

  1. Раскрой скобки и запиши существительные в нужной форме.

Минем яңа (карандаш...) бар.

Синең (дәфтәр...) юк.

Аның (итәк...) матур.

Безнең (мәктәп...) зур.

Сезнең (хата...)күп.

Аларның (чәчәк...) агулы.

  1. Найдите антонимы.

Әдәпле-..., ихтирамлы-..., начар-... .

  1. Запишите глаголы настоящего времяни в положительной и отрицательной форме.

Кил, җый, яз, эшлә.

  1. Напиши перевод.

Платье красивее юбки.

Айдар воспитанный мальчик.

Это платье очень велико.

Самый красивый цвет-синий цвет.

  1. Напиши прошедшее время глаголов.

Уйный, пешерә, керә, эшли, килә.

  1. Переведите.

15 яблок, 2 кг апельсинов, 16 учеников, 9 мальчиков.


2 вариант

  1. Раскрой скобки и запиши существительное в нужной форме.

Минем матур (песи...) бар.

Синең (китап...) юк.

Аның (күлмәк...) матур.

Безнең (фатир...) зур.

Сезнең (билге...) күп.

Аларның (мисал...) дөрес.

2. Найдите антонимы.

Тырыш-..., эшчән-..., тәрбияле-... .

3.Запишите глаголы настоящего времяни в положительной и отрицательной форме.

Ю, сөрт, эшлә, бар.

4.Напиши перевод.

Айрат старше меня на год.

Наш город - красивый, чистый.

Эта юбка очень коротка.

Самый холодный месяц -январь, а самый теплый-июль.

5. Напиши прошедшее время глаголов.

Ясый, бара, чыга, яза.

6.Переведите.

12 тетрадей, 5 кг муки, 18 учеников, 8 девочек











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал