- Учителю
- Урок по татарскому языку на тему '[ң] авазы, ң хәрефе' (1 класс)
Урок по татарскому языку на тему '[ң] авазы, ң хәрефе' (1 класс)
Тема: [ң] авазы, ң хәрефе
Дәрес максатлары:
Укучыларны [ң] авазы белән таныштыру. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан [ң] авазы кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәтү;
Аваз-хәреф сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; сүз башында [ң] авазы булмавын, ң (эң) хәрефенең дә бер генә булуын аңлату;
Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү;
Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.
Дәрес барышы
-
Оештыру моменты
Хәерле көн, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.
-
Белемнәрне актуальләштерү
-
Без нинди хәрефләр белән таныштык?
-
Алар нинди авазларны белдерәләр?
-
Алар нинди тартык авазлар? (характеристика)
-
Дәрес темасын һәм максатын ачыклау
Таң ату күренешен карау. (www.youtube.com.)
-
Укучылар, көннең кайсы вакыты сурәтләнгән?
-
Сезнең таң атканны күргәнегез бармы?
-
Таң сүзе нинди авазга беткән? Ул аваз сезгә танышмы?
Нәтиҗә: бүген [ң] авазы белән танышачакбыз.
-
Яңа теманы аңлату
-
Таң, мең сүзләренең схемалары өстендә эш.
-
Бу сүзләрнең ахырында нинди аваз ишетелә? ([ң] авазы).
-
Бу рәсемнәр астындагы схемаларда кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([ң] авазы).
-
[ң] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? (Тартык аваз)
-
Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала? (Чөнки үпкәдән килгән һава агымы кече телдә киртәгә (тоткарлыкка) очрый. Ул кече тел артында ясала.)
-
[ң] авазы нинди тартык аваз? (Яңгырау сонор тартык аваз).
-
Ни өчен яңгырау сонор тартык аваз? (Чөнки бу авазны әйткәндә тавыш барлыкка килә).
Нәтиҗә: [ң] авазы сонор, яңгырау борын авазы.
-
Бәрәңге, чаңгы рәсемнәренә һәм аларның схемаларына карап, предмет исемнәренең сүзләрен тыңлау, телдән әйттереп, мәгънәләрен ачыклау, анализ ясау. (tatarscool.ru).
-
Яңгыр, кыңгырау, туңдырма, өрәңге рәсемнәрен күрсәтү, сүзләрне дөрес әйттерү.
-
Бу карап киткән сүзләрдә [ң] авазы сүзләрнең кайсы урынында ишетелде? (Сүз уртасында һәм сүз ахырында гына).
Нәтиҗә: [ң] авазы сүзләрнең уртасында һәм ахырында гына ишетелә. Физминут
Бер - кулларны алга сузабыз.
Ике - кулларны күтәрәбез.
Өч - кулларны ян-якка сузабыз.
Дүрт - кулларны төшерәбез.
Бер, ике, өч - бездә дуслык, бездә көч!
-
ң хәрефе белән таныштыру. (tatarscool.ru).
ң (эң) хәрефе [ң] яңгырау тартыгын белдерә. Сүз башында кулланылмый.
-
Р.Миңнуллин бу хәреф турында "Үсми торган хәреф" дигән шигырь язган. Шигырьне тыңлау, фикер алышу.
-
Теманы ныгыту
-
Иҗек схемалары буенча укыту.
-
Баганалап бирелгән сүзләрне баштан иҗекләп, аннары орфоэпик дөрес итеп уку.
-
Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә.
-
"Илнур - моңлы малай" җөмләсен уку. Рәсем эчтәлеге белән тәңгәлләштерү.
-
Җ. Дәрзаман шигырен уку. Шигырьне укыганда өйрәнелгән авазны тану, аерып алу.
-
Тизәйткеч тыңлау, дөрес итеп әйтергә өйрәтү. (tatarscool.ru).
-
Табышмак җавабын табу. Рәсем буенча җөмләләр төзетү.
-
Йомгаклау
-
Нинди аваз белән таныштык?
-
[ң] авазы нинди аваз?
-
Схемада нинди шартлы билге белән күрсәтелә?
-
[ң] авазы язуда нинди хәреф белән белдерелә?
-
ң хәрефе сүзнең кайсы җирендә языла?