7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока ' Йорт хайваннары һәм кошлары'

Технологическая карта урока ' Йорт хайваннары һәм кошлары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Шәймөхәммәтова Ландыш Закариевна

Сыйныф: 1д

Төркем: рус төркеме


Тема

Йорт хайваннары һәм кошлары.


Максат

1. Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре белән таныштыру, аларны дөрес әйтергә өйрәтү . Яши фигылен III затта куллана белү, кайда ? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау, аралаша, күзаллый, иҗади активлыгын , хәтерләрен үстерү , игътибарлыкларын арттыру.

3. Укучыларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.


Дәрес тибы

ЛКФ

Планлаштырылган нәтиҗә

Яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Төп төшенчәләр

Йорт хайваннары һәм кошлары исемнәре.

Предметара бәйләнеш

Музыка, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парларда,төркемнәрдә эшләү

Материал, җиһазлау

Дәреслек, техник чаралар : экран, компьютер, проектор; презентация, карточкалар, рәсемнәр

Дәреснең технологик картасы:


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру

моменты

Максат. Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү

халәте тудыру.

Татарча җыр яңгырый.

1. - Исәнмесез,укучылар!

- Хәерле көннәр сезгә!

- Укучылар,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга да "Хәерле көн" телибез.

2. - Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?

- Хәлләрегез ничек?

- Хәзер нинди дәрес?

3. Ситуатив күнегү.

Как ты спросишь у друга:

- сколько ему лет;

- кто он;

- где он живет;

- в каком классе он учится ?


Дәрескә игътибарлы булу.

1. - Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәерле көн,кунаклар!

2. - Без дәрескә әзер.

- Хәзер татар теле дәресе

3. - Сиңа ничә яшь?

- Син кем ?

- Си кайда яшисең ?

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың ?

Коммуникатив : сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

II . Актуаль-ләштерү.

Максат. Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен

ачыклау, үзләштерү.


1. - Укучылар бу нәрсә?

- Урман нинди?

- Урманда нәрсәләр яши?

- Нинди хайваннар яши ?

2. " Бу нинди хайван? " уены.

Укучылар хайваннар тавышын тыңлыйлар һәм нинди хайван икәнен әйтәләр.


Өйрәнелгән лексиканы искә төшерү, ныгыту.

Танып белү : белемнәрне гамәлдә куллану.

Коммуникатив :укытучы белән әңгәмәгә керү, коллектив фикер алышуда катнашу.


III. Төп өлеш.

1. Уку мәсьәләсен кую.

Максат. Яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

- Укучылар, ә урман хайваннары белән бергә урманда нинди әкият герое яши?

- Шүрәленең дусты кем?

- Былтыр кайда яши?

- Укучылар, карагыз әле, Былтыр безгә кунаклар белән килгән.

Рәсемнәр күрсәтелә, укучылар йорт хайваннары һәм кошлары исемнәрен русча әйтәләр.

- Бу хайваннар һәм кошлар кайда яши?

- Аларны ничек атыйлар?

- Димәк , без сезнең белән бүген нинди тема өйрәнәбез ?


Сорауларга җавап бирү, рәсемнәр аша дәреснең темасын , максатын билгеләү.

Танып белү : танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Регулятив : уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Коммуникатив : коллектив фикер алышуда катнашу


2. Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат. Яңа материалны аңлату.

Рәсемнәр буенча хайваннарның исемнәрен, кайда яшәвен әйтергә өйрәтү. Дөрес әйтелеш өстендә эш оештыру.

- Бу нәрсә ?

- Сыер кайда яши?

Укытучыны тыңлыйлар, күрсәтмә материал белән танышалар.Сүзләрне хор белән кабатлыйлар.

- Бу - сыер(ат, сарык, кәҗә, каз һ.б.)

- Сыер авылда яши.


Танып белү : күрсәтмә материаллар карау.

Регулятив : укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Коммуникатив : үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Шәхси : уку материалына кызыксыну белдерү.

3. Физкультминут

Максат. Укучы-ларның актив-лыгын арттыру.

"Җил исә", "Бездә көч".

Хәрәкәтләр ясау.

Коммуникатив : коллективта эшләү.

4.. Белемнәрне ныгыту.

Максат .Яңа белемнәрне куллана белү.

IV. Йомгаклау.

Максат. Дәрестәге эшчән-лекне анализлау.

Яңа теманы үзләштерүдә

активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

1. "Тәрҗемәче" уены.

Укучылар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.


2. "Игътибарлылар" ("Строка внимательных " ) уены.

Һәр бер укучыда ике карточка бар

( урман һәм авыл рәсемнәре).Укытучы хайван исемен әйтә, укучылар аның кайда яшәвен карточка белән күрсәтергә тиеш.


3. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге рәсемнәр аша кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Кушымчаларын искә төшерү.


4. " Кем тизрәк" уены.

Төркемнәргә кисәкләргә бүленгән карточкалар бирелә.Алар шушы кисәкләрдән бер рәсем җыярга һәм нәтиҗә ясарга тиеш.


Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый.

- Укучылыр , без бүген нәрсәләр турында сөйләштек.?

- Сез нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз ?

- Дәрестә сез ничек эшләдегез?


- Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!


Яңа үзләштергән белемнәрне

мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә

куллана белү.

1. Парларда эш.

2. Карточкалар белән эш.

3. Дәреслек белән эш.

4. Төркемнәрдә эш.

Сорауларга җавап бирәләр.


Танып белү : фикерләүдә логик чылбыр төзү.

Регулятив : максатчанлык , активлык кебек сәләтләрен

устерү.

Коммуникатив : күршең белән хезмәттәшлек итү.

Шәхси : үзара килешеп парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси : уку хезмәтенә уңай карашта калу.

Регулятив : үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртырга ихтыяҗ формалаштыру.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал