7


  • Учителю
  • 6 класста олимпиада уздыру өчен материал

6 класста олимпиада уздыру өчен материал

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен олимпиада сораулары.



1. Яу сүзендә: а) 2 тартык, 1 сузык; б) 2 сузык, 1 тартык; в) 2 сузык кына.

2. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

а) 10, б) 11, в) 12, г) 13.

3. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу: а) орфография, б) орфоэпия, в) транскрипция, г) иероглифлар.

4. Фонетика фәне: а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен, б) дөрес язу кагыйдәләрен, в) телнең аваз төзелешен, г) авазларны hәм хәрефләрне өйрәнә.

5. Характеристикадан чыгып, сузык авазны табыгыз: алгы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән, кыска.

а) [ө], б) [у], в) [ү], г) [о].

6. Кайсы авазларны әйткәндә бары тик тавыш кына катнаша?

а) тартыкларны, б) борын авазларын, в) сузыкларны.

7. Татар телендә сүз төркемнәренең саны:

а) 10, б) 11, в) 12, г) 13

8. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме:

а) исем, б) фигыль, в) сыйфат, г) рәвеш

9. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?

а) 2, б) 3, в) 4, г) 6

10. Сораулары икедән артык булган килеш:

а) юнәлеш, б) чыгыш, в) урын-вакыт, г) өчесе дә дөрес

11. Кушымчалары икәү генә булган килеш:

а) иялек, б) төшем, в) юнәлеш, г) җаваплар дөрес түгел

12. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләренә икешәр мисал языгыз.

13. Мин укучымын җөмләсендәге исемгә морфологик анализ ясарга.

14. Кияүләр сүзенең иҗек модельләрен билгеләгез ( с - сузык, т - тартык): а) ТС-ТСТ-ТСТ; б) ТС-СС-ТСС; в) ТС-СТ-ТСС; г) ТС-ТСТ-ТСС.

15*. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

  1. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

  2. Дөньда ата-анадан башка бар да табыла.

  3. Үз анасын зурлаган кеше башка аналарны да хурламас.

  4. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

  5. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.

  6. Алтыдагы (холык) алтмышка.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал