7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие «Хуш киләсең Яңа ел!» для 1-5 классов

Вне классное мероприятие «Хуш киләсең Яңа ел!» для 1-5 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Мин сезгә сыйныфтан тыш кулланыр өчен методик эшкәртмәмне җибәрәм.Аны 1-5 сыйныф укучылары өчен кулланырга була.Максат итеп балаларның сөйләм телләрен үстерүне һәм үзебезнең туган якка мәһәббәт тәрбияләүне алдым.Чарада татар әкиятләреннән персонажлар катнаша.Чара шул
предварительный просмотр материала

Хуш киләсең, Яңа ел!

(Әкияти-тамаша)

Катнашалар: Шүрәле, Кар кызы, Кыш бабай, Төлкеләр, Яңа ел.

(Шүрәле чыга,бии, җырлый)

Мин Шүрәле,Шүрәле,

Менә мине күр әле.

Кети-кети уйнарга

Минем янга кил әле.(әкренәя)

И Шүрәле, Шүрәле

Менә мине күр әле

Их-хи-хи үтә инде гомерләрем.

Җырласаң да юк,

Җырламасаң да юк

Күптән кеше күргәнем юк инде,диярлек Җәен җиләк җыярга киләләр дә бетте инде. Ә кышын бөтенләй күренмиләр инде диярлек..Тукта әле(тыңлана) Әллә нинди тавыш килә.

(Ике бала чаңгылар белән чана тартып чыгалар. Музыка яңгырый.)

1 бала: Тиздән бездә зур бәйрәм,

Уйнарбыз әйлән-бәйлән.

2 бала: Кыш бабабыз, Кар кызы

Зур кунагыбыз булыр.

Шүрәле: Нәрсә диләр,бәйрәм диләрме?

Кыш бабай, Кар кызы диләрме?

3 бала: Бәйрәм күңелле булсынга

Тагын бер кунак кирәк.

Аны эзләп урманга

Менә без,дуслар килдек.

4бала: Чанабызга утыртып

Аны алып кайтырбыз,

Селкетмичә, аудармыйча

Йомшак кына тартырбыз.

(Шүрәле кар йомарлап ыргыта)

1 бала: Әле синеэ шаярырга вакытың бар мени? Күпме бала көтеп калды безне. Мә алайса.

2 бала: Юк ла инде, син үзең ич ул. Миэа ягасың тагын.Мә, үзеңә.(Көлгән тавыш ишетелә)

1 бала: Монысы да минме?

2 бала: Ә бәлки минднр? Яңа ел кичендә могҗизалар була дигән иде безгә Рәсмә апабыз.Әллә дөрес инде,әйеме?

1 бала: Әйе шул.(Чыршы артына барып акыра-акыра киләләр)

Шүрәле: И, дусларым,нигә тавыш куптарасыз? Шулай куркыныч мени, мин? Я, карагыз! Танымадыгыз мени сез Шүрәле агагызны?

Кытыкласым килә минем

Кешеләр барчагызны.

1 бала: Таныдык та Шүрәле агай

Бармени син чыннан да?

Әкичттә генә бит син

Чыктың мени аннан да?

Шүрәле: И, дусларым, чыктым,чыктым

Тордым ишетеп сезне

Кунакка бәйрәм түренә

Алырга килгәнсез мине.

Селкенмәм дә, егылмам да,

Утырырмын тотынып

Чананыда кхргәнем бар

Барырмын кирәксә ятып.(Балалар көләләр)

1 бала: Юк , инде Шүрәле агай.Син аңлап бетермәдең.Без бит чыршы турында сөйлибез.Бәйрәм ямьле матур булсын өчен бүлмә уртасына чыршы куябыз.(Сөйләшеп алалар)

2 бала: Әгәр дә безгә иң матур чыршыны табып бирсәң,үзең дә бәйрәмгә килерсең. Син ризамы,Шүрәле агай?

Шүрәле (сикереп) Бик теләп.Бик рәхәтләнеп.Әйдәгез мин сезгә иң гүзәл чыршыны күрсәтәм.

(Китәләр. Җырлый-җырлый кар бөртекләре чыгып бии.

Җыр: "Чыршы әйләнәсендә"

Балалар:

Бүген безгә тагын бер кат

Чыршы бәйрәме килде

Һәрбер күңел бу бәйрәмне

Үзенчә сагынып көтте.

Календарьда соңгы битне

Бүген ертып алабыз,

Үткән елга алмаш булган

Елны көтеп калабыз.

Рәхмәт сиңа да иске ел

Матур ел булдың бит син

Синнән алган бәхет-шатлык

Гомер буена җитсен.

Бу минутлар һәркемнең дә

Күңелендә саклансын

Әби-бабай,әти-әнине

Чакырабыз барчасын.

Куе урман,буран аша

Безгә килә зур бәйрәм,

Уйныйк,җырлыйк һәм дә биик

Уздырмыйк вакыт әрәм.

Каршылыйк,дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы

Килер безне котларга.

Җыр: "Төрле-төрле утлар яна".

(Шүрәле керә. Үзе сорана, үзе эзләнә)

Шүрәле: Шушы буламени инде Әсәй урта мәктәбе?

Балалар:Әйе,әйе,Шүрәле.

Шүрәле: Кая соң болар? Кая соң минем Чыршым? Алдакчылар.... Алдадылар..(Кычкыра.Утыра)

Балалар: (йөгереп керәләр)

Нәрсә булды сиңа болай

Кычкырасың Шүрәле агай?

Шүрәле:

Менә алар алдакчылар

Матур чыршы урлаучылар

Чыршыны кайда куйдыгыз?

Нигә мине алдадыгыз?

Бала:

Шүрәле агай, карале,

Әллә танымыйсыңмы?

Син җибәргән зифа чыршы

Шушы була бит инде.

Әмма бераз ул үзгәргән

Матур итеп бизәлгән.

Энҗе-мәрҗән һәр ботакта

Күзне алып та булмый

Зифа буйлы гүзәлдән.

Шүрәле:

И, балалар, гафу итегез. Танымадым, белсәгез.(Чыршыны әйләнеп чыга).

Балалар:

Ә үзнң соң бу бәйрәмгә

Буш кул белән килдеңме?

Бездә зур бәйрәм икәнен

Шүрәле агай белдең бит?


Шүрәле:

Буш кул белән

Килмәдем мин, балалар

Беренчесе Чыршы иде

Урманда бик күп алар

Әмма монысы тылсымлысы

Сөйли белә торганы.

Тыңлыйк әле, синең менә

Бармы тыңлап торганың?

(Чыршы сөйли)

Әйе шул, балалар, сезгә килдем кунакка.

Матур-матур тәтәйләр элеп һәрбер ботакка.

Мин сорый сездән:

Мине артык киендермәгез

Шарлар асып ботакларга

Шәм яндырып элмәгез.

Тагы да матур булсын дисәгез мине,әгәр

Төсле утлар кабызырга,биеп, җырларга кирәк.

Җыр:"Чыршы янында"

Бала:

Тагын нинди бүләк көтә

Безне Шүрәле агай.

Әйт инде тизрәк торма

Вакыт бит бик тиз бара.

Шүрәле:

Әйе шул, нәни дусларым,

Торам икән онытып

Кыш бабайның телеграммасын

Килдем сезгә мин тотып,

Ягез әле, кайсыгыздан

Укытып алыйк, дуслар?

(Телеграмма укыйлар)

Телеграмма:

Исәнмесез,и кадерле

Сөекле дусларыбыз,

Сезгә яза бик ерактан

Кар кызы, Кыш бабагыз

Сезнең янга бик тиз генә

Килербез дигән идек

Бер урманда хайваннарның

Туңганын менә күрдек

Аларны җылытып сезгә

Исәп алып килергә.

Әмма җылыткыч юк икән


Инде менә нишләргә?

Бәлки , дуслар, сез уйларсыз

Безгә ярдәм итәрсез

Беләм инде бик күптәннән

Безне сагынып көтәсез.

Без сезгә килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә

Яңа елда чынга ашар

Сезнең бөтен теләк тә.

(Кыш бабапй һәм Кар кызы)

Алып баручы:

Ягез, уйлагыз инде, балалар, ничек ярдәм итәбез?

1 сыйныф укучылары:

Апа-апа без беләбез

Сезгә сөйләп бирәбез

Безгә кирәк биергә

Уйнарга һәм көлергә.

Һава безнең көлүдән

Матур итеп биюдән.

Җылынып китәр кинәт

Хайваннар җылыныр шәт.

Алып баручы:

Әйе шул,дусларым. Сез ризамы? Әйдәгез әле бер җырлап алыйк.

Җыр: "Елмаю"

Алып баручы:

Карагыз,кара,дусларым

Безгә Кыш бабюай килә

Кар кызы да бар янында

Үзе елмая,көлә.

Җыр:"Исәнме,Кыш бабай"


Кыш бабай:

Исәнмесез,балаларым,

Минем матур алмаларым.

Зур кызларым, зур улларым

Иң кадерле,күз нурларым.

Балалар:

Хуш киләсең,Кыш бабай!

Хуш киләсең,Кар кызы!

Куяннар:

Исәнмесез,балалар.

Без булабыз,куяннар!


Төлкеләр:

Ә без хәйләкәр төлке

Койрыгыбыз ил күрке.

Бүреләр:

Ә без бүре булабыз

Бүген без түгел явыз.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Безнең сезгә биеп- җырлап

Күрсәтәсебез килә.

Үзегез дә кушылыгыз

Җырны кайсыгыз белә.

Җыр "Хоровод"


Кыш бабай:

Рәхмәт, кадерле кунаклар,

Матур биисез икән.

Үзегез соң сез,балалар,

Ниләр беләсез икән?

Күрсәтегез һөнәрегез

Булса безгә һәммәгез.

Ә без сезгә кул чабарбыз

Бүләкне жәлләмәбез.

(Концерт номерлары)

Кыш бабай:

Хәбәрегезне алдым да

Очтым тизрәк яныгызга

Шулай матур язган өчен

Рәхмәт яусын барыгызга.

Тик бер теләк үтәлмәде

Язган иде Ринат улым

Укыйм әле үзегезгә.

"Кил Кыш бабай үзең белән

Күчтәнәчләр алып кил

Капчыгыңа мин яраткан

Бик дәү карбыз салып кил."

Шушы хатны укыдым да

Уйга калдым,балалар,

Күчтәнәчләр җибәрдем дә

Булмады карбыз гына

Алып килдем мин сезгә

Салкын кар һәм боз гына.

Бала:

Күчтәнәчләреңне синең

Алдык инде, бабакай.

Кыш бабай:

Иртәрәк барып җитсен

Дидем инде, балакай.

Ак карлар түшәдем

Басуны бизәдем

Килегез чаңгыда шуарга.

Энҗеләр сибәм мин

Таучыклар өям мин

Агартып, бизәкләп карларга.

Бар тагын бүләгем

Бик яхшы укыган

Кызларга,улларга.

(Уку алдынгыларын котлау)

Кыш бабай:

Алланып таңнарның алына,

Нур булып кешелек таңына,

Җыр булып үрелеп күңелгә

Кил безгә,Яңа ел, кил безгә!

Кар кызы:

Кояшлы көннәрнең җылысын,

Бәхетнең шатлыкның олысын

Күтәреп көннәрнең иңенә

Рәхим ит туган ил түренә.

(Яңа ел керә)

Яңа ел:

Исәнмесез, картлар,яшьләр,

Кадерле,иптәшләр,

Теге-былтыр,мин-быел

2012 ел.

Иске ел:

Мин китәм хушыгыз,

Акыллы булыгыз, гел бишкә укыгыз

Алмашка калдырам

Сезгә мин бу елны.

Почтальон:

Салкынбаев Кыш бабай

Ул сез буласыз бугай.

Сезгә телеграмма бар.


Кыш бабай:

Кая,кая,каяле?

Нәрсә язалар икән?(укый)

Бетте,бетте барсы да

Актык сәгатем суга

Бик рәхмәт инде сезгә

Кирәк чыгарга юлга.

Хушыгыз,хуш, балалар,

Мине бүтән җирдә дә

Шулай көтеп алалар

Зур үсегез бу елда

Тырышыгыз укуда

Өлгерегез уенда.

Кар кызы:

Кыш көне мин - Карчәчәк,

Язга чыккач - Алчәчәк.

Сезне чын-чын күңелдән

Котлый Яңа ел белән!

Укуда зур уңышлар

Мин телим сезгә, дуслар.

Балалар:

Рәхмәт,рәхмәт, кыш бабай!

Рәхмәт,рәхмәт Кар кызы!

Яңа ел:

Сүз бирегез миңа сез

Кыш бабабыз алдында

Тырыш булырга

"2" ле алмаска

Ялкауланмаска

Артта калмаска.

Балалар:

Яңа ел сиңа без

Вәгъдә бирәбез

Бүгеннән башлап

Ялкауланмаска

Артта калмаска

"2" ле алмаска

Алмабыз һич тә

Укырбыз "5" кә

Вәгъдәне үтәрбез

Теләккә җитәрбез

Әти-әнигә, туган илгә без

Хезмәт итәрбез.


Бала:

Хуш,сау бул,Кыш бабай!

Уңсын юлыгыз!

Киләсе елга да

Без көтеп калабыз.


Җыр"Аю бабакай".


Алып баручы:

Ява карлар,яңа карлар

Кышның ак гөлләре

Якты булсын,ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

Җыр "Кар кызы"


Азнакай муниципаль районы

Әсәй муниципаль урта гомумбелем

бирү мәктәбе укытучысы Самигуллина Гөлсем Малик кызы.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал