7


  • Учителю
  • 6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып үткәрелгән татар әдәбияты дәресе планы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып үткәрелгән татар әдәбияты дәресе планы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып үткәрелгән татар әдәбияты дәресе планы.



Тема. Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

Максат. Татар халык җырларының үзенчәлекләрен билгеләү .Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал: презентация, компьютер, И.Шакиров портреты, җырлары язмасы.



Дәрес барышы.

1.Эшчәнлеккә мотивлаштыру

1. Уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!

(Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Бер-бересенә яхшы теләкләр телиләр)

2.Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру.

Укучыларда белем алуга ихтыяҗ тудыру. Проблемалы сораулар ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау.

Укытучы сүзе:

- Тактада язылган сүзгә игътибар итегез әле. Фольклор. Нәрсәне аңлата бу

сүз? (укучыларның җаваплары)

-Укучылар,сез җырлар беләсезме, яратасызмы?

- Бигрәк тә нинди җырларны тыңларга яратасыз.

- Бөтен җырлар да бертөслеме? Җырларның нинди төрләре бар? Эчтәлеге? Төрләре? Башкарылуы? (укучыларның җаваплары)

"Туган тел"җырын тыңлау.

- Әйтегез әле, бу җырны кем язган, сез аның авторларын беләсезме?-җаваплар

- Г.Тукай менә болай дигән: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер".

Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

- Сүзлек эше. Моң, күңел, көзге...

-Сез ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз?

3. Дәреснең темасы: "Татар халык җырлары " һәм.... хәзер белербез

Димәк, без сезнең белән үзебезнең алдыбызга нинди максат куябыз?(Максатны формалаштыру)

Эчтәлеккә төшенү.

Укытучы сүзе.

- җыр турында тулырак мәгълүмат бирә.( Көйгә салынган шигъри әсәрләргә җыр дип әйтәләр...)

- "моң" төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? - Ул җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, әллә көе беләнме?

(Тактага И.Шакиров портреты эленә. И.Шакиров язмасында «Татарстан - минем республикам» (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) җыры яңгырый.

-Укучылар, бу җырны кем башкара.? Җыр нәрсә турында? (укучыларның җаваплары)

Димәк, халык җырчысы, халкыбыз горурлыгы Илһам Шакиров турында сөйләшәчәкбез.

- Презентация "Илһам Шакиров- бөек җырчы"- нигезендә укучылар белән әңгәмә оештыру.

-Алдагы дәрестә укучыларга өй эше итеп бирелгән шигырьләрне тыңлау.

("Идел буе каеннарына" җырын бергәләп башкару)

1 нче укучы.

Илһам бирә икән кем Илһамга?

Шундый моңлы аның тавышы!

Халык белән тулган заллар тарта,

Киң кырларга җәелә сагышы.

2 нче укучы.

Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,

Рухландыра яшьне, картны да:

Нәфис татар моңы яңрап тора, -

Игелеккә күңел тартыла.

3 нче укучы.

Илһам Шакиров ул - халык улы,

Халык моңы, халык йөрәге.

Татар халкы аны үз итте дә,

Йөрәгенә салып йөретте.

1 нче укучы.

Илһам Шакировка ничә яшь соң?

Нинди уйлар аның башында?

Халык яшәгәндә - яшәр моңы,

Илһамыбыз - халык яшендә.

2 нче укучы.

Борынгы да үзе..... Киләчәк тә...

Тоям шул чишмәнең кипмәсен.

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн

Илһам килсен, Илһам китмәсен!

3 нче укучы.

Алар безнең, яңа бу заманның

Иң алдынгы сәнгать батыры!

Шигърияттә - Тукай, музыкада - Сәйдәш,

Сәхнәләрдә - Илһам Шакиров.

4.Белемнәрне ныгыту.

-Дәреслек буенча эш.Татар халык җырлары турындагы белешмәне уку.

Эчтәлеге буенча әңгәмә. Сорауларга җавап бирү.

-Тест (җырчының биографиясе, иҗаты буенча- 5-6 сорауга җавап)

5.Рефлексия

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Кемнең тормышы һәм иҗаты белән таныштык?

- Нинди җырлар тыңладык? (Җаваплар....)

-Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, укучыларның эшчәнлеген бәяләү һәм киләчәккә максат билгеләү

-Өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә белү.

</ -Үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү.

6.Укытучының сүзе.

-Әй дусларым, минем туганнарым,

Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!

Онытыгыз бөтен кайгыларны,

Сезнең өчен мин җырлыйм.

( Илһам Шакировның «Мәңгелеккә китеп барам» җыры яңгырый)











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал