7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие по татарскому языку Тапкырлар һәм зирәкләр

Внеклассное мероприятие по татарскому языку Тапкырлар һәм зирәкләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</"Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе.

(5б һәм 5в сыйныфларының рус төркемнәре белән үткәрелгән чара)

Максат: туган телебезгә карата башка милләт балаларында кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: мәкальләр, табышмаклар, кроссвордлар, магнитафон, "Туган тел" җыры язмасы, презентация.

Чараның барышы.

1 . Командаларның исәнләшүе.

"Шатлык" командасы

Бу бәйгегә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга

Уңганмы без, зирәкме без

Сыналырбыз шушында.

"Гүзәллек" командасы

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер - фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.

Алып баручы. Кадерле дуслар, мин сезнең барыгызга да уңышлар телим. Бүгенге бәйге һәрберегезнең күңелендә матур хатирәләр калдырсын.





2. "Мәкальне дөрес әйт" уены.

(Слайд күрсәтелә)

Хәзер бәйгенең шарты белән танышыйк. Һәр командага мәкальнең башы әйтелә, алар аны дөрес итеп тәмамларга тиеш.





1 нче командага:

  • Әдәп башы - (тел).

  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, (Иң ачы нәрсә дә - тел).

  • Иле барның (теле бар).

4. "Тел күрке - сүз" уены.

Сүзләр бирелә, шул сүзләрне, мәкальләр килеп чыгарлык итеп, дөрес урнаштырырга.

1 нче командага сүзләр.

Күп, сөйлә, эшлә, аз. (Аз сөйлә, күп эшлә.)

Татлы, аю, тел, биетә. (Татлы тел аю биетә.)

2 нче командага сүзләр.

Шул, эшләми, ашамый, кем. (Кем эшләми, шул ашамый.)

Күңеле, бозыкның, бозык, теле. (Теле бозыкның күңеле бозык.)

Алып баручы. Киләсе бәйге "Саннарны татарча әйт" дип атала.

5. Саннарны татарча әйтегез. (3 очко).

1 нче командага 12, 28, 457, 2094, 35619

2 нче командага 11, 32, 475, 1086, 29870

Алып баручы. Алдагы бәйге "Табышмак әйтәм, җавабын тап" дип атала. Һәр дөрес җавап өчен бер очко бирелә.

6. "Табышмак әйтәм, җавабын тап".

1 нче командага

  1. Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (куян)

  1. Яз килсә - киенә,

Көз килсә - чишенә. (агач)

  1. Утта янмый, суда батмый. (боз)

2 нче командага

  1. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

  1. Агач түгел -











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал