7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему 'Дэрес сэяхэт'

Урок по татарскому языку на тему 'Дэрес сэяхэт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сүзләр иленә сәяхәт.


Максат: 1.Укучыларның белемнәрен системалаштыру.

2.Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

3.Телгә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: билетлар,сүзләр язылган карточкалар,дәреслек,карта.


Дәрес барышы.

1 Психологик уңай халәт тудыру.

2 Белемнәрне актуальләштерү.

  • Бүген без сезнең белән "Сүзләр иленә сәяхәт"кә чыгабыз. Сәяхәткә чыгар өчен билет алырга кирәк. Бу билетларда :

а) табышмакка җавап бирергә;

б) күчерелмә мәгънәле сүзләрне табарга.

  • Ә хәзер инде, сәяхәткә чыгып китик. Картабыз бар, хәерле сәгатьтә.Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы,файдалы һәм эшлекле булсын.

1 тукталыш.

-Без сезнең белән "Сүзләр диңгезе"нә килеп җиттек.Күпер аша чыгарга кирәк.Моның өчен сүзләрнең күп мәгънәлелеген ача алганда гына үтәргә мөмкин.

  • сал - баш (телдән)

  • йөз - төш (язып)

2 тукталыш.

"Антонимнар борылышы"

  • Нәрсә ул антоним?

  • Мисал китерегез.

  • Сүзләрнең антонимын язарга.

Без утырып арыдык, шуңа тактада эшләп алыйк әле.

Ялкау - Көн - Тар -

Көлә - Аз - Чиста -

Зур - Матур - Кайгы -

Кыш - Ак - Эссе -

3 тукталыш.

"Омонимнар" шәһәре.

  • Нәрсә ул омоним?

  • Мисал китерегез.

  • Тизәйткечне укырга, омонимны табарга.

Кара карга

Кунган карга.

Карга кунган

Ак карга.

Мәгънәләрен аңлатырга.

  • яра - яра

  • май - май

  • тиен - тиен

4 тукталыш.

"Синонимнар" авылы.(Монда ниндидер язу бар,карыйк әле.)


Белдерү.

Хөрмәтле сәяхәтчеләр!

Бу тукталыштан бары тик синонимнарга мисаллар әйткәч һәм аның кагыйдәсен искә төшергәч кенә китеп була.

Тукталыш башлыгы.


5 тукталыш.

Ял бүлмәсе.

Су буенда бакалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

артка да иеләләр.

Аннары барысы бергә

Сикерешеп алалар.

  • Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.

6 тукталыш.

  • Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.

Кәкре каенга терәтү

трай тибү

балавыз сыгу

колак кагу

таяк ашату

койрыкка ут кабу

агач атка атландыру

7 тукталыш.

"Ромашкалар аланы"на килеп җиттек.


  • Ромашканың таҗлары тылсымлы.Һәркем аның таҗын өзеп ала һәм биремен үти.

(тәрҗемә итәргә :баш вату - ломать голову, кул селтәү - махнуть рукой һ.б.)


  • Укучылар, без сезнең белән "Сүзләр иленә " сәяхәт ясадык. Сүзләр дөньясының никадәр бай,мавыктыргыч булуын күрдек.Менә шул сүзләр кайда очрашалар икән? Дөрес,сүзлекләрдә.Искә төшереп китик нинди сүзлекләр беләбез әле?

  • Сәяхәтебезне Шәүкәт Галиевның " Сүзләр" шигыре белән тәмамлыйсы килә.(шигырь уку)


  1. Рефлексия.Билгеләр кую.

  2. Өй эше.

а) Үзегез яшәгән төбәкнең елга,тау,урман,чишмә исемнәрен язып алыгыз.

б) шуларга берәр әкият уйлап язып карагыз.








































Кулланылган әдәбият.


1.Дәреслек 5 класс татар теле. Л.Г.Хәбибов,Уфа - 2004.

2.Ш.Галиев шигырьләре.

3.Хәзерге татар әдәби теле. Ф.С.Сафиуллин, Казан - 1992.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал