- Учителю
- Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме 'К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек'
Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме 'К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек'
Коммуникатив укыту технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе.
8нче сыйныф
Төзүче: Насыйбуллина Дифинур Фәвәзис кызы,
Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәрес төре: татар әдәбияты
Дәрес темасы: К. Даянның "Өзелгән чәчәкләр " әсәре, 1 нче бүлек.
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәреснең максатлары:
-
алдагы дәрестә өйрәнгән лексик берәмлекләрне ( шәһәр бакчасы, чәчәк түтәле, эскәмия, хуш ис, ис килә, өзеп алды, хәсрәт) белү һәм аларны сөйләмдә актив куллану;
-
үзең һәм яшьтәшләрең эшли торган яхшы һәм начар гамәлләр турында фикер йөртә, үз фикереңне әйтә белү;
-
башка кешеләр тудырган матурлыкка соклану хисләреңне белдерергә өйрәнү;
-
укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сөйләм үрнәкләре оештыра белү;
-
коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу
Дәресне җиһазлау: дәреслек, 96-97 нче бит, слайдлар
Дәрес барышы.
-
Дәрескә оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез , укытучы апа!
- Хәерле көн сезгә!
- Сезгә дә хәерле көн!
- Бер-берегезнең кәефен сорашып алыгыз. (Укытучы үзе дә 2-3 укучының кәефен сорый).
II . Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек.
-
Электрон тактадагы рәсемнәр белән эш (1нче слайд).
-
Бүген дәрестә яхшы эшләү өчен, узган дәрестә өйрәнгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне искә төшерергә кирәк.
шәһәр бакчасы яшел эскәмия чәчәк түтәле
-
Как изменятся эти словосочетания, если они будут отвечать на вопрос кайда?
-
Хуш ис, ис килә, тәмле ис аңкый, өзеп алды, беркем дә, хәсрәт - тәрҗемә итү
-
Ситуатив күнегүләр.
-
Скажите, есть ли в нашем городе городской парк? Где он находится?
-
Предложи другу после уроков сходить в городской сад.
-
Расскажи,что есть в городском саду .
-
Интересуйся у друга, бывает ли он в городском саду.
-
Обрати внимание друга на цветочную клумбу.
-
На клумбе растут красивые цветы. Вырази свое восхищение.
-
Поинтересуйся у одноклассника, какие цветы ему нравятся?
-
Скажи маме, что эти цветы очень вкусно пахнут.
-
Сообщи маме , что сестренка сорвала с клумбы 3 цветка.
-
Покажи другу скамейку возле клумбы, предложи туда присесть.
-
Друг ждет тебя около зеленой скамейки. Как он скажет тебе об этом по телефону?
-
Пригласи друга в ваш сад, скажи ему, что здесь никого нет.
-
Ситуация буенча диалоглар төзү.
-Вы пришли домой. На столе в вазе очень красивые цветы. Узнайте, кому они, выразите свое восхищение. Не забудьте выразить свои эмоции (Укучылар парларда эшлиләр, җавап бирәләр).
4. Рәсемнәр белән эш.
- Төркемнәрдә фикер алышыгыз, һәм әйтегез, кайсы чәчәкләр матуррак? Ни өчен?
-
Минемчә, розалар бик матур, чөнки алар түтәлдә үсәләр. Розаларны карыйлар, аларга су сибәләр.
-
Икенче чәчәк башта матур булган. Ләкин аны өзеп алганнар.
-
А сейчас смотрите эти кадры и обсудите в группах, чем занимаются эти люди. Дайте вашу оценку к их действиям. Если какие-то слова забыли, напоминаю. у вас есть словари.
III. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.
-
Тагын бер тапкыр рәсемнәргә карагыз әле. Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
-
Яхшы, эшчән һәм начар, тәрбиясез кешеләр турында. Яхшы һәм начар эшләр турында.
IV. Текст өстендә эш.
-
Әсәр белән танышу.
-
Без бүген язучы Кадыйр Даянның "Өзелгән чәчәкләр" дигән хикәясе белән танышабыз. Өзекне эчтән укыгыз һәм уйлагыз, Әхмәт, сезнеңчә, яхшы эш эшләдеме, әллә начармы?
Укучылар өзекне эчтән укыйлар,үз фикерләрен әйтәләр.
-
Әсәрне чылбырлап уку.
-
Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш (укучылар дәреслекләрдән файдаланып сорауларга җавап бирәләр, җавапларны тактада һәм дәфтәрләрдә язалар).
-
Әхмәт кая килде? (Әхмәт шәһәр бакчасына килде).
-
Ул кая утырды? (Бакчада яшел эскәмия бар, Әхмәт шунда утырды).
-
Эскәмия янында нәрсәләр бар? (Эскәмия янында чәчәк түтәлендә бик матур чәчәкләр үсә).
-
Опишите цветы. ( Бу чәчәкләр бик матур, алардан тәмле ис килә).
-
Бакчада тагын кешеләр бармы? (Бакчада кеше ( беркем дә) юк).
-
Опишите действия героя. ( Әхмәт түтәлдән иң матур дүрт чәчәкне өзеп алды да өйгә кайтып китте).
-
Ул чәчәкләрне кемгә алып кайтты?( Ул чәчәкләрне әнисенә алып кайтты).
-
Выразите чувства мамы. (Әнисе бик шатланды:
-
Нинди матур чәчәкләр! Ак, кызыл, ал, сары! Улым, син аларны каян алдың? -дип сорады ул).
-
Ә Әхмәт?( - Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым,- диде Әхмәт).
-
Как вы думаете, мама сейчас радуется? Как изменилось ее настроение? (Әнисенең кәефе бетте.Ул, ачуланып, "Бакчадан өздеңме?- дип сорады).
-
Как оправдал мальчик свое действие? (-Мине беркем дә күрмәде, - диде малай).
-
Әнисе аны ничек ачуланды? Дәреслектән табып укыгыз әле. (- Бу миңа бүләк түгел, ә хәсрәт. Яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми, -дип ачуланды әнисе).
-
Әнисе Әхмәткә нишләргә кушты? (Әнисе аңа чәчәкләрне шәһәр бакчасына илтеп куярга кушты).
-
Әхмәт нишләде? (Әхмәт чәчәкләрне газетага төрде һәм бакчага китте).
-
Әйдәгез, үзебез язган хикәяне тагын бер кат укыйк. (1 укучы кычкырып укый)
-
Әхмәт шәһәр бакчасына килде. Бакчада яшел эскәмия бар, Әхмәт шунда утырды. Эскәмия янында чәчәк түтәлендә бик матур чәчәкләр үсә. Бу чәчәкләр бик матур, алардан тәмле ис килә. Бакчада кеше ( беркем дә) юк иде. Әхмәт түтәлдән иң матур дүрт чәчәкне өзеп алды да өйгә кайтып китте. Ул чәчәкләрне әнисенә алып кайтты.(Әнисе бик шатланды:
-
Нинди матур чәчәкләр! Ак, кызыл, ал, сары! Улым, син аларны каян алдың? -дип сорады ул.
-
Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым,- диде Әхмәт.
Әнисенең кәефе бетте.Ул, ачуланып, "Бакчадан өздеңме?- дип сорады.
-
Мине беркем дә күрмәде, - диде малай.
-
Бу миңа бүләк түгел, ә хәсрәт. Яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми, -дип ачуланды әнисе.Әнисе аңа чәчәкләрне шәһәр бакчасына илтеп куярга кушты. Әхмәт чәчәкләрне газетага төрде һәм бакчага китте.
-
Текст буенча диалогик сөйләмгә чыгу.
-
Еще раз просмотрите начало рассказа. Допустим, Ахмет по дороге домой встретился со своим одноклассником. Какой разговор состоится между ними? Работаем в парах.
Укучыларның җаваплары тыңлана, бәяләнә.
-
Әхмәт, исәнме!
-
Сәлам, Андрей!
-
Син кая барасың( йөгерәсең)?
-
Өйгә кайтам.
-
Нинди матур чәчәкләр! Син аларны каян алдың?
-
Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым.
-
Бакчадан чәчәкләрне өзәргә ярамый!
-
Мине бакчада бер кеше дә күрмәде. Ә мин бу чәчәкләрне әнигә бүләк итәм. Ярар, мин киттем!
-
Сау бул, Әхмәт. Ләкин син дөрес эшләмисең.
V. Дәресне йомгаклау.
- Әсәрнең герое кем?Ә сез ничек уйлыйсыз, Әхмәт яхшылык эшләдеме, әллә начарлыкмы? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?
- Минем фикеремчә, Әхмәт начарлык эшләде, чөнки ул чәчәкләрне шәһәр бакчасыннан өзде.
- Минемчә, Әхмәт дөрес эшләмәде, бакчадагы чәчәкләрне өзәргә ярамый.
- Ул бит бу матур чәчәкләрне әнисенә алып кайтты. Ә әнисе ни өчен шатланмады?
- Чөнки Әхмәт начарлык эшләде. Ул - тәрбиясез малай. Ә яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми.
- Минемчә, сез дөрес фикер йөртәсез. Ә Әхмәт сезнең дустыгыз булса, сез аңа нинди киңәш бирер идегез?
- Әхмәт, чәчәкләрне өзәргә ярамый. Монда кешеләр ял итә. Ә чәчәкләр бакчага матурлык бирә.
- Әхмәт, син начар эш эшләдең. Алай эшләргә ярамый.
- Әхмәт, әнигә кайгы китерергә ярамый!
- Мин дә сезнең киңәшләрегез белән килешәм.
VI. Өй эше бирү.
-
1 нче бүлекнең эчтәлеген сөйләргә.
-
Әхмәт белән әнисе арасында диалог төзергә.