7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Сөн буенда туган моң'. (10 класс, русскоязычная группа) .

Конспект урока по татарскому языку 'Сөн буенда туган моң'. (10 класс, русскоязычная группа) .

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Конспект урока по татарскому языку,посвященный творчеству поэта Роберта Миннуллина для учащихся 10ого класса русских групп. Максатлар:1.Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.2.Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле, дөрес дикция белән укырга өйрәтү.3.Әниләргә карата
предварительный просмотр материала

"Сөн буенда туган моң".

(Роберт Миңнуллин тормышы һәм иҗаты ).

Шигъри - музыкаль дәрес.

Сыйныф: 10 "А"( Рус төркеме).

.


Максатлар:

1.Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.

2.Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле, дөрес дикция белән укырга өйрәтү.

3.Әниләргә карата ихтирамлы булу, аларны хөрмәт итү.


Җиһазлар:

Ноутбук, проектор, аудиомагнитофон, презентация (дәрес планына терәлеп күрсәтелә),

( видеокассета: "Сөн буенда туган моң", "Роберт Миңнуллин иҗаты һәм биографиясе"), аудиокассета: "Исәнмесез", җырлар,китаплар күргәзмәсе.


(Дәрес башлангыйча, сыйныф бүлмәсендә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар магнитофон аша яңгырый.Кыңгырау чылтырагач, магнитофон сүндерелә).


Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру.


Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар яңгырый. Теманы үзләштерергә уңай мохит тудыру.


II.Укытучы сүзе:

Исәнмесез укучылар, укытучылар һәм безне якын итеп килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән шигъри - музыкаль дәрескә җыелыштык. Дәресебезнең темасы " Сөн буенда туган моң". Ул Роберт Миңнуллин тормышына һәм иҗатына багышланган.


1нче укучы:

Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.


Шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган.

Аннан математикадан

"Өчлеләр алгалаган.


2нче укучы:

Еларга яратмаса да,

Аны еш елатканнар.

Еш кына елатсалар да,

Үзен бик яратканнар.


Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә, йөри ул

Эшләпә киеп кенә.


3нче укучы:

Бик аз сүзле - бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльлләнми спорт белән,

Шуңа күрә юантык.


Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Аны күргәч, кызлар гына

Ни өчендер көлешә.


4нче укучы:

Ул бик озын буйлы түгел

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда,

Ләкин бик оста түгел.


Бик оста уйнамаса да,

Ул күңел биреп уйный.

Ул үзен, ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.


5нче укучы:

Балалар аны бик тиз таный,

Ә күбесе белми дә,

Шигырь укып көлдерә ул

Үзе никтер келми дә.


Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Ул үзе болай начар да,

Шәп тә түгел ул чаклы.


6нчы укучы:

Ул ипи дә бик ярата,

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит ашый, Хәер,

Ансы башка мәсьәлә...


Шундый кызык бер кеше ул.

Кем дисезме?

Мин ул. Мин -

Шагыйрь Роберт Миңнуллин


(Слайд күрсәтелә: Р.Миңнуллинның фотосүрәте).


Укытучы сүзе:

Ни өчен бу тема? Чөнки 2008нчы ел ул Роберт Миңнуллин өчен бик зур вакыйга. Аңа 60 яшь тула.. Шуңа күрә, без үзебезнең яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин турында күбрәк белергә тиеш, чөнки аның шигырьләрен кечкенә чактан ук өйрәнеп, төрле бәйрәмнәрдә сәнгатьле итеп сөйләүләребез әле дә күз алдыбызда тора.


(Слайд күрсәтелә. Укучыларның Р.Миңнуллин шигырьләренә багышланган

" Шигырь бәйрәме"ннән күренеш.)


Укытучы сүзе;

Бүгенге шигъри - музыкаль дәрестә сез шагыйрьнең биографиясе белән танышып китәрсез, аның иҗаты белән дә танышырсыз. Аның шигырьләренә язылган җырларны тыңларбыз, хәтта үзегез дә чыгышлар ясарсыз.


(7 нче укучы Р. Миңнуллин биографиясе турында сөйли, шул вакытта

"Әнкәй" дигән җыр фон булып яңгырый).


8нче укучы: "Гөлҗәүһәр" шигырен сөйли. ( Роберт Миңнуллинның әнисе турында ).


(Слайд күрсәтелә; Р.Миңнуллинның әнисенең фотосүрәте).

(Проектор аша видеоматериал күрсәтелә. (Р.Миңнуллинның балаларга сорау биргәне турында: " Сез әниләрегезне, әтиләрегезне ни өчен яратасыз?

Һәм әти - әнигә багышлаган шигырен укыйлар.).

9 нчы укучы "Әни кирәк" дигән шигырен сөйли.

Нәтиҗә: Димәк, әниләр безгә гомер буе юл күрсәтеп, җылытып, кадерләп торалар).


(Проектор аша видеоматериал күрсәтелә. Роберт Миңнуллин чыгышы күрсәтелә - Сабантуй вакытында, нигә шагыйрь булган эпизоды).


Укытучы сүзе:

Укучылар, үзегезнеө игътибарыгызны сыйныфта хәзерләгән китаплар күргәзмәсенә юллагыз


10нчы укучы чыгышы:

  1. " Яшь Ленинчы" ( " Сабантуй" ) газетасына эшкә килә.

  2. " Казан утлары" журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

  3. Телевидениядә баш редактор була.

  4. 1986нчы елдан " Сабантуй" газетасының баш мөһәррире булып эшли башлый.


Димәк,Р.М. ул шагыйрь генә түгел, ә тәҗрибәле журналист та.


11нче укучы:

("Роберт Миңнуллин" дигән китаптан. " Мәгариф нәшрияты, Казан, 2004 ел.).


( Слайд. Шәүкәт Галиев фотосүрәте).

"Роберт Миңнуллин беренче китабын "Бәхетле булыгыз" дип атаган иде. Теләге нәшрият капусы ачылган чакка туры килгәндер: бик күп укучыларын бүхетле итте ул. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды.. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аны белмәгән татар баласы юктыр., - дип яза аның остазы Шәүкәт Галиев.


(Слайд Сибгат Хәким фотосүрәте бу китабы турында).

"Балачак бәйрәмнәре" китабы өчен сөенеп, 1985 нче елны Сибгат Хәким:

" Балалык шушындый бәйрәмнәрдән башлана. Мин иондый бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телим! - дип язган иде. Бүген нәкъ ул теләгәнчә, балачак урамында янә бәйрәм. Роберт Миңнуллин 1994нче елда Халыкара Андерсен бүләгенә лаек булды.


(Слайд Илдар Юзеев фотосүрәте):

" Дөньядагы иң зур алма" китабы Ганс Христиан Андерсен Дипломы белән бүләкләнде. Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халкың яратуы халыкара бәягә тәңгәл килгәч, икеләтә куаныч. Бу - зур вакыйга, - дип яза Илдар Юзеев



Укытучы сүзе:

Роберт Миннуллинның " Кызык кеше" дигән шигыре дә Ганс Христиан Андерсен Премиясенә лаек булган китаптан алынып укылды.


12 нче укучы:

Ә менә 1998нче елда " Күчтәнәч" дигән шигырләр китабы өчен шагыйрҗгә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Әйдәгез әле, шул китаптан бер шигырҗ тыңлап китик. Ул " Кунакка килегез" дигән шигырь.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал