7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку на темуУрман -кешенең якын дусты (8 класс)

Открытый урок по татарскому языку на темуУрман -кешенең якын дусты (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Урман - кешенең якын дусты" тексты.

Дәрес тибы: ЛГКК, Д/С

Дәрес максатлары: 1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- "Урман - кешенең якын дусты" текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;.

- теркәгечләрне сөйләмдә куллануны ныгыту;

2. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- өйрәнелгән лексиканы кулланып текстны укып аңлау;

- тексттан урман турында мәгълүматны аерып ала белү;

3. Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- Табигатькә сак караш хисе тәрбияләү.



Җиһазлау: компьютер, электрон презентация,"Татарча-русча сүзлек", дәреслек (Р,З,Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. "Татар теле" 8 нче сыйныф, Казан 20015 ел, 66-61 битләр), урман турында фотолар.



Дәрес барышы:



I. Оештыру моменты.

1) укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2) уңай психологик халәт тудыру.

3) дежур укучы рапорты;

4) укучыларның бер - берсенә комплиментлар әйтүе.



II. Өй эшен тикшерү.

III. Актуальләштерү:



- укучылар, үткән дәресне искә төшерик әле.. ( Үткән дәрестә без табигать турында сөйләштек һәм теркәгеч төрләрен карадык)

- спроси у .... Что такое природа?( кояш, болыт, су, ком, таш, хайваннар һәм үсемлекләр)- 1 бала барысын җыеп нәтиҗә ясый.

- Что получает человек от природы? (иген, яшелчә һәм җиләк - җимешләр үстерә; терлек үрчетә; җир астыннан казылма байлыклар чыгаралар; елга һәм күлләрдән балык тоталар; урман - кырлардан гөмбә һәм җиләк җыялар)

- почему надо беречь природу? (чөнки кешеләр киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешләр)



Рефлексия.Үзбәя.

3. Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм ә сез җавабын табыгыз.



а) Яз килсә - киенә,

Көз килсә - чишенә. (агач)



б) Олысы да, кечесе дә,

Эшләпә кигән. (гөмбә)



в) Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк (чыршы)



г) Ямь - яшел, куе булгач,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)



Балалар, агач, гөмбә, чыршы кайда үсә? (Урманда)



1. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Урман турында).

Әйдәгез, башта бүген дәрестә кирәк булачак лексиканы кабатлап китик. (66 бит, 1 күнегү)





IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

1. Лексиканы кабатлаганнан соң укучылар текстны бергә укыйлар (гөрләшеп уку) .

Аерым бер укучыдан укыту, бәя бирү.

2. Тексттан түбәндәге план пунктларына туры килгән өлешләрне табып укыйбыз.

(67 бит, 3 күнегү)

1. Урман сәламәтлек өчен файдалы. (...спроси, почему лес полезна для здоровья)

2. Урманның тормыш өчен файдасы.

3. Урманда кошлар, җәнлекләр яши.

4. Урманның кырлар, басулар өчен файдасы.



3. Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

- Урман табигатькә нәрсә бирә? (матурлык, ямь бирә)

- Урман нәрсә белән матур? (зифа каеннары, чәчәкләре, кошлар сайравы белән)

- Урман кешегә ни өчен кирәк? (матурлык, гүзәллек өчен)



4. Ситуатив күнегүләр эшләү:

Спроси у друга:

- почему лес называют легкими планеты;(чөнки урманда һава чиста)

- почему в лесу много кислорода; (чөнки урманда агачлар күп)

- почему нужен лес ( ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора)







5. Текст эчтәлеге буенча сораулар төзибез.

- Соравыңны кемгә бирәсең?



6). Үз фикереңне дәлилләп күрсәтергә.(слайд 8)

- Урманда йөрү рәхәт, чөнки ... (анда саф һава, яшеллек,матурлык,чәчәкләр, кошлар сайрый)

- урман һавасы сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра, микробларны үтерә, шуңа күрә ...(санаторийларны, ял йортларын урман эчендә төзиләр.)

- урман кырлар, басулар өчен файдалы, чөнки... (дым саклый, климатны яхшырта)

- җилле көнне урманда учак ягарга ярамый, чөнки ... (учактан чаткы төшеп янгын чыгарга мөмкин, хайваннар, кошлар һәлак була; агачлар, куаклар юкка чыга)

- ял иткәннән соң чүп калдырырга ярамый, чөнки (урман җәнлекләре зарарланырга мөмкин, урман пычрана, ямьсез кала)

- агачларны сындырырга ярамый, чөнки (агач корый; яңа утырткан агач озак үсә)



7). Укучылар хәзер Ирина Рәҗәпованың шигырен укыйбыз. Шигырьдән табигатьне саклау турында киңәшләрне, фикерләрне табыгыз.

И күңелле җәй көнендә-

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать- уртак йортыбыз,

Аны берүк саклагыз!



1) Ә хәзер без сезнең белән табигатьне саклау кагыйдәләрен төзибез:

Көтелгән җаваплар:

- Агачларны сындырмагыз

- Кош оясын ватмагыз.

- Суларны да пычратмагыз.

- Пыяла, чүп атмагыз.

- Урманда ут якмагыз.

- Табигатьне саклагыз!



2. Ситуатив күнегүләр эшләү:

Как вы скажете о том, что:

- нельзя разводить костёр в лесу в ветреный день;

- после отдыха в лесу нельзя оставлять мусор;

- нельзя ломать деревьев;

- нельзя загрязнять воду разными ядовитыми веществами;

- нельзя разрушать птичьи гнезда?





IV. Рефлексив йомгаклау.

1. Дәрескә йомгак ясап, сораулар бирелә:

- укучылар,без бүген нәрсә турында сөйләштек? (урман турында)

- балалар, сез урман турында нәрсәләр белдегез? (урманда һава чиста...)

- урманнарны ни өчен сакларга кирәк?(урман табигатькә ямь бирә; кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала; бездән соң килүче буыннар өчен)

- кеше урманнан нәрсәләр ала?(урманда җиләк, гөмбә, чәчәк,дару үләннәре җыябыз; утын кисәбез; агачлардан төрле җиһазлар ясыйбыз; урман безне җылыта, киендерә, ашата, сокландыра, ял иттерә, сыендыра)

- урман кошларга, җәнлекләргә нәрсә бирә? (урман җәнлекләргә азык, яшәү урыны бирә)

- ә урманны ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була? (чистартырга; агачлар утыртырга; янгыннан сакларга; урманны пычратучыларга каршы көрәшү - һәркемнең изге бурычы; )



Әйе,балалар, сезнең җавапларыгыз бик дөрес. Урман - кешенең дусты.Урман- планета өчен кислород фабрикасы ул.Аны җирнең атмосферасын чистартучы фильтр дип атарга була: 1 гектар яшел үсемлек 1 сәгатьтә 2 кг уклекислый газны йота.

Без урманга зыян китерергә тиеш түгелбез. Җир шарының киләчәктә нинди булуы безгә бәйле. Һәр кеше урманны сакларга бурычлы. Урман үзен яраткан кешеләрне генә ярата.



Бер агачтан миллион шырпы ясап була, ә бер шырпы белән миллион агачны яндырырга мөмкин.



Татарстанда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында слайд карау.





2. гомуми бәяне чыгару.

3. Өй эше бирү.

а) Табигать, урман турында мәкальләр язып килергә.

б) "Безнең урман" дигән темага хикәя язып килергә.

в) Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал