7


  • Учителю
  • Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау темасына дәрес планы

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау темасына дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.


Максат: 1. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү.Сыйфат-сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү. Бердәм дәүләт тестына әзерлек эшен дәвам итү.

3. Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Тибы: йомгаклау дәресе

Методлар: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тестлаштыру, таблица белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш, рәсем буенча иҗади язма эш.

Җиһазлау: дәреслек (Татар теле, 4 нче сыйныф өчен дәреслек, Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова) компьютер презентациясе "Сыйфат сүз төркемен кабатлау", карточкалар, тест сораулары, пейзажлы рәсем.



Дәрес барышы:


I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру. (3 мин)

1). а).Уңай психологик халәт тудыру; СЛАЙД 1


Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.


Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

Менә тагын яңа көн туды.Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр шикелле. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлап җибәрик.

ә) Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.

-Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)

-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?


- Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз,.белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

II.Кабатлау, ныгыту. (сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү)


Слайд №2-5

-Сыйфат нәрсәне белдерә?Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

-Нәрсә ул сыйфатланмыш?

-Сыйфатлар җөмләнең кайсы кисәкләре булырга мөмкин?

- Әйе, дөрес, балалар. Җавапларыбызның дөреслеген тикшереп алыйк.(слайдлар буенча тикшерү.)

-Хәзер әйдәгез, сыйфат буенча тулырак җавапларны төркем белән бирик.


Төркемнәрдә эш

1 төркем. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? Мисаллар.

2 төркем. Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр? Мисаллар.


Контроль: 1 минуттан соң, һәр төркем үз соравы буенча җавап бирә.

-Әйбәт, бик төгәл җавап бирдегез. Җавапларның төгәллеген, дөреслеген ачыклар өчен, компьютер презентациясен карап үтик (слайдлар буенча тикшерү.)

Слайд №6-7.

Слайд №8

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).


Тест.


  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен; б) предметны; в) предметның хәрәкәтен.


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? нишләгән? б) нинди? кайсы? в) кем? нәрсә?


3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

а) 5; б) 6; в) 4.

4. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?

а) числительное; б) прилагательное; в) существительное.


5. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.

а) төс б) тәм в) форма


6. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.

а) гади б) чагыштыру в) артыклык г) кимлек


7. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл


  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл

9. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

а) чагыштыру; б) гади; в) кимлек.

  1. Сыйфатны ачыклап килгән исем ничек атала?

а) сыйфатланмыш б) аергыч в) исем



Слайд №8

Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. - а "5"- 10 балл

  2. - б

  3. - в "4" -7-9 балл

  4. - в

  5. - в "3"- 4-6 балл

  6. - в

  7. - б "2"- 3тән түбән балл

  8. - в

  9. - в

  10. - а

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 10 балл булса "5" була.


Физминут

Слайд№9


Берничә укучыны такта янында эшләтү.

Укытучы: Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле. Нинди искиткеч матур көзге көн! Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый! Ә кемнең көз көне урманга барганы бар? Менә мин сезгә көзге урманнан фоторепортаж алып кайттым. Хәзер шуны карап китик әле. Менә шушы рәсем буенча иҗади эш башкарырбыз. Үзегезнең бөтен фантазиягезне эшкә җигеп, сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып, көзге урман турында кечкенә генә хикәя язарга кирәк.

Слайд№10

Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик.


Укытучы: Бик матур иҗат җимешләре туган.Татар теленең сүз байлыгы чиксез шул.

Слайд№11

Дәреслек белән эш.

-Ә хәзер дәреслектәге 92 нче күнегүне карыйбыз. Билгеләнгән сыйфатларга морфологик анализ ясарга. Моның өчен морфологик анализ тәртибен искә төшерәбез.

(такта янында эш)

III Рефлексия бәяләү.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

-Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлауның нәтиҗәсе киләчәктә башкарачак тестта күренер дип уйлыйм. Дәрес өчен билгеләр тест сорауларына hәм дәрестә җавап бирүегезгә карап куелыр.

Өй эше.

Слайд №12


1.Сыйфат турында сөйли белергә

2."Туган ягым көзе " темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал