7


  • Учителю
  • Ике составлы җөмләләр темасына план-конспект (7 сыйныф)

Ике составлы җөмләләр темасына план-конспект (7 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Мәскәү районының 130 нчы урта мәктәбе



План - конспект

Ике составлы җөмләләр (VII сыйныф)


Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Э.Х.



Казан - 2015

Дәрес темасы: Ике составлы җөмләләр. (VII сыйныф).

I.Максатлары : 1) фәнни: ике составлы җөмлә турында төшенчә бирү. Ике

һәм бер составлы җөмләләрне аерырга өйрәнү;

2) коммуникатив: укучыларның грамматик белемнәрен

арттыру. Сөйләм телләрен баету;

3) тәрбияви: гаиләдә бер-береңә мәхәббәт тәрбияләү.

II. Бурычлары: 1) укучыларга ике составлы җөмлә турында тирән мәгълүмат

бирү;

2) укучыларның сүзлек запасын баету;

3) татар халкының гореф-гадәтләренә, телгә ихтирам уяту.

III. Принциплар: 1) дидактик: фәннилек, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, теория

һәм практиканың бәйлелек принцибы, предметара

бәйләнеш принцибы;

2) лингвистик: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш

принцибы;

3) гомумметодик: коммуникатив, башка телләргә хас

үзенчәлекне истә тоту принцибы;

4) хосусый методик: җөмләләрне текст эчендә карау, җөмлә

кисәкләрен сайлап алу принцибы, интонацион,

морфологик-синтаксик принцип, теоретик материал

белән сөйләм практикасының берлеге принцибы,

синтаксиска өйрәтү принцибы.

IV. Уку-укыту ысуллары:1) репродуктив ысул (хәбәр итү төсмерендә аңлату);

2) аңлату-күрсәтү ысулы;

3) өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: 1) иҗади эш эшләү;

2) аңлатмалы сүзлек белән эшләү;

3) дәреслек белән эшләү

VI. Дәреснең төре: 1) яңа материалны аңлату дәресе;

2) дәрес-әңгәмә;

3)эчтәлеге ягыннан: синтаксис.

VII. Әдәбият исемлеге:

Мифтахов Б.М Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7нче с-фы өчен д-лек // Б.М. Мифтахов. Г.М. Сөнгатов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 142б.

Татар урта гомуми мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11сый. - Казан: Мәгариф, 2003. - 32б.

Нәбиуллина Г.Ә. Татар телендә тыныш билгеләре // Г.Ә. Нәбиуллина. - Казан: Школа, 2007.


Дәрес планы

I.Башлам өлеше. 1мин.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү этабы. 10 мин.

1.Үткән теманы ныгыту өчен бирелгән 40 ынчы күнегүне тикшереп үтү.

2. Ия һәм хәбәр төшенчәләрен искә төшереп үтү.

III. Яңа материалны аңлату этабы. 15 мин.

1.Таблица ярдәмендә ике составлы җөмләләрне танырга өйрәтү.

2. Бер составлы җөмләләр турында төшенчә бирү.

3. Ике һәм бер составлы җөмләләрне аерырга өйрәтү.

4. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерып бирергә өйрәтү.

IV. Ныгыту өлеше. 15 мин.

  1. Кагыйдәдән соң бирелгән сорауларга җавап бирү.

  2. Карточкалар белән эш.

  3. 41 енче күнегүдән ия һәм хәбәрне аерып язу.

  4. 42 нче күнегүдә җөмләләрне җәенкеләндереп яздыру.

V. Йомгаклау. 4 мин.

1. Без нинди теманы искә төшереп үттек?

2. Нинди магълүматлар алдык?

3. Татар халкының нинди гореф-гадәтләрен күзәттек?

4. Татар теле тормышыбызда нинди роль уйный?

VI. Өй эше бирү. 1мин.

  1. 30 - 32 биттәге кагыйдәләрне укып килергә.

  2. 32 биттәге 43 енче күнегүдә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына, җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып, миниатюр сочинение язып килергә.


Дәрес эшкәртмәсе

1.Башлам өлеше.

- У. Исәнмесез укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүген кем дежур? Алия, барыгыз да мондамы?

- у. Әйе, бөтенебез дә биредә.

2. Актуальләштерү этабы.

- У. Әйдәгез әле, балалар, өйгә бирелгән 40 ынчы күнегүне тикшереп үтик әле. Җөмләләрне ничек үзгәрттегез икән? Әйдә, Алмаз, укып кит әле.

- у. (укый).

- У. Ярар, молодец! Яхшы эшләгәнсең өй эшен. Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән беренче җөмләнең иясе белән хәбәрен табыйк әле. Әйе, Фәридә дөрес әйттең. Балалар, ә нәрсә соң ул ия белән хәбәр? Сез моны башлангыч сыйныфта үттегез инде.

3. Яңа материалны аңлату этабы

Әйе, дөрес әйттегез. Ия белән хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре. Менә бу таблицада да сез җөмләләр күрәсез. Аларның бер баганасында иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр, ә икенчесендә бары бер генә баш кисәге булган җөмләләр. Менә шушы икесе дә булган җөмләләрне безгә Алсу укысын әле.

- у. (укый).

-У. Булдырдың Алсу. Менә, укучылар, мондый җөмләләрне инде без ике составлы дип йөртәбез, ә икенче баганадагылары бер составлы җөмләләр була. Аларны әле алдагы дәресләрдә тирәнерәк өйрәнербез. Әле баш кисәкләрдән башка җөмләдә бит иярчен кисәкләр дә була ала. Алар нинди әле?

- у. Аергыч, тәмамлык, хәл.

4. Ныгыту өлеше.

-У. Әйе, дөрес. Менә ул кисәкләре җөмләдә булса, җөмлә җәенке була, ә булмаса инде җыйнак. Ә хәзер 30 биттә урнашкан сорауларга җавап биреп карыйк әле.

- у. (җавап бирәләр).

- У.Әйдәгез менә бу карточкалардан ия белән хәбәрләрне табып, искә төшереп үтик. Әйдәгез, тиз генә... (тикшерү). Ә хәзер балалар китапларыбыздагы 41 күнегүне эшләп китик.(эшлиләр). Балалар, сез текстның нәрсә турында барганын аңладыгызмы соң?

-у. Юк, әйе,.. .

-У. Бу текст балалар гайлә, әдәп, һөрмәт турында бит. Элек балалар ата-анасын көтмичә өстәл янына да утырмаганнар. Бары әтиләре кайткач кына, бергә җыелып ашарга утырганнар. Бу беренче чиратта олыларга һөрмәтне, тәрбиялелекне күрсәткән. Ә сезнең гаиләдә шундый кагыйдәләр бармы. Сез кичке ашны ничек ашыйсыз? Кич белән түгәрәк өстәл янында җыелып сөйләшеп утырасызмы соң?

-у. Җавап бирәләр.

- У. Ярар, бик кызык сезнең белән сөйләшү, сез әниләрегез белән дә гел шулай матур итеп татарча гына сөйләшегез, ярыймы?!(укучылар җавап бирәләр) Әйдәгез тагын бер күнегү эшләп алыйк инде.41 енче күнегүдә, укучылар җөмләләрне җәенкеләндереп язырга кирәк. Ягъни, сез әйткән аергыч, тәмамлык, хәлне өстәп язырга.

V. Йомгаклау.

-У. Булдымы, укучылар? Әйдәгез, каләмнәребезне куйыгыз да минем сорауларга җавап бирегез инде. Без бүген нинди теманы искә төшереп үттек?

-у. Бер һәм ике составлы җөмләләр темасын.

- У. Үзегезгә яңа белемнәр алдыгызмы соң?

-у. Әйе, без хәзер бер һәм ике составлы җөмләләрне аера алабыз, җыйнак җөмләне җәенкеләндерә һәм җәенке җөмләне җыйнакка әйләндерә беләбез.

-У. Балалар, бүгенге көннән соң кичләрен җыелып әти-әниләрегез белән кичке ашны ашаганда гел татарча гына сөйләшәчәксезме соң?

-у.Әйе.

VI. Өй эше бирү.

-У. Балалар бүген дәрестә катнашкан өчен Алмаз белән Фәридәгә бишле, ә Алсуга дүртле куям. Ул бүген әз генә җавап бирде. Киләсе дәрестә тагын да күбрәк җавап бирер. Өй эшен язып куябыз, укучылар.30, 32 биттәге кагыйдәләрне укып чыгарга,32нче биттәге 43енче күнегүне эшләп килергә. Анда җыйнак һәм җәенке җөмләләрне кулланып кечкенә генә сочинение язарга кирәк. Шуның белән дәрес тәмам. Сау булып торыгыз.

Карточкалар

№1. Кемнәр кайта?

Моны мин аңламадым.

№2. Ул уянып китте.

Минем әти бүген Казаннан кайта.

№3. Ул миңа саплы калач китерә.

Аннары миңа читек китерә.

№4. Аның балтыры шадраланыптора, чем кара.

Миңа әти кәҗүл читек китерә.

№5. Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем.

Кайчандыр җәннәт сарае кебек изге булып тоелган театр, хәзер аның үз өе.

№6. Авылның күпчелеге, бигрәк тә колхозчылар, аны үз күрделәр.

Газизә, сөлге тотып, алар артыннан чыкты.

№7. Чыккач та, ул аулак урамга борылды.

Нәрсә үзең, урман кәҗәсе кебек, читтә йөрисең.

№8. Озак йөреп арган да хәзер, китәсе килмичә, кайгырып уфылдаган төсле.

Кояш, тәрәзәдән тәрәзәгә күчеп, гел безнең тирәдә йөри башлады.

№9. Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.

Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.

№10. Ул иске бина сине үз телеңдә укырга, язарга өйрәтте.

Остазым Борхан ага Галиев миңа скважиналарны күрсәтеп йөрде.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал