7


  • Учителю
  • Таңбатыр' әкиятендә геройлар бирелеше' темасына план-конспект

Таңбатыр' әкиятендә геройлар бирелеше' темасына план-конспект

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәренең 130 нчы урта мәктәбе

План - конспект

"Таңбатыр" әкиятендә геройлар бирелеше(Vсыйныф)

Башкарды: Исламова Э.Х.

Казан 2015

Дәрес темасы: "Таңбатыр" әкиятендә геройлар бирелеше (v сыйныф).

I.Максатлары: 1) фәнни: "Таңбатыр" әкиятендә геройлар бирелешен

тикшерү. Геройларга характеристика бирергә өйрәнү;

2) коммуникатив: укучыларның сөйләм телен баету;

3) тәрбияви: балаларда мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

II.Бурычлары: 1) укучыларны халык авыз иҗаты әсәре - "Таңбатыр" әкияте

белән таныштыру;

2) әкият геройларына характеристика биреп карау;

3) әкият геройлары турында фикер алышу.

III.Принциплар: 1) дидактик: фәннилек, эзлеклелек, аңлаешлылык,

күрсәтмәлелек, гомумкешелек, теория һәм практиканың

бәйлелек принцибы, укыту һәм тәрбия берлеге принцибы,

укучыларның яшь үзенчәлеген истә тоту принцибы;

2) лингвистик: функциональ принцип, стилистик аерымлау

принцибы, бүлекара бәйләнеш принцибы;

3) гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;

4) хосусый методик: әдәби әсәрне субъектив кабул итү

принцибы, әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү

принцибы.

IV.Уку-укыту ысуллары: 1) репродуктив ысул (хәбәр итү төсмерендә,

күрсәтү төсмерендә аңлату).;

2) өлешчә эзләнү ысулы;

3) аңлату-күрсәтү ысулы.

V.Укыту алымнары: 1) укытучы сөйләме;

2) эзлекле уку;

3) сайлап уку.

VI.Дәреснең төре: 1) яңа материалны аңлату дәресе ;

2) дәрес - әңгәмә;

3) фольклор.

VII.Әдәбият исемлеге:

1.Җамалетдинов Л. Татар халык әкиятләре / Л.Җамалетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

2.Җәләлиева М.Ш. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина. - 4 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 336б.

3. Методик кулланма.

4. Программа.

Дәрес планы

I.Башлам өлеше. 1мин.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау.

II.Актуальләштерү этабы. 10 мин.

  1. Фольклор төшенчәсен һәм фольклор әсәрләрен искә төшереп үтү.

  2. Фольклор әсәре - "Таңбатыр" әкиятенең кыскача эчтәлеген сөйләтү.

III. Яңа материалны аңлату этабы. 15 мин.

  1. Уңай һәм тискәре геройларны аеру.

  2. Төп һәм ярдәмче геройларны билгеләү.

  3. Геройларга характеристика бирергә өйрәтү.

IV. Ныгыту өлеше. 10 мин.

  1. Геройлар турында фикер алышу.

  2. Әсәр ярдәмендә геройларга характеристика бирү.

  3. Геройлар укучыларда нинди фикерләр калдыруын белешү.

V.Йомгаклау. 7 мин.

1. Без нинди әкият белән таныштык?

2. Анда нинди геройлар очрады?

VI.Өй эше бирү. 2 мин.

  1. Алда бирелгән "Үги кыз " әкиятен укып килергә.

  2. Андагы геройларга характеристика биреп килергә.


Дәрес эшкәртмәсе

1.Башлам өлеше.

- У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Бөтенегез дә бармы?

- у. Әйе, бөтенебез дә биредә.

-У. Өйгә нинди эш бирелгән иде сезгә? Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.

2.Актуальләштерү этабы.

-у. Безгә үткән дәрестә фольклор турында һәм "Таңбатыр" әкиятен укып килергә кушылган иде.

-У. Алайса, балалар, сез укыдыгыз инде. Һәм хәзер без сезнең белән кечкенә генә тест үткәреп алыйк. Мин сезгә җиңел генә сораулар әзерләп килдем. Мәгез әле, дежурлар, өләшегез әле... Булдымы? Булса, җыйыйк инде. Безнең бит әле икенче эш тә бар әле. Әйдәгез, "Таңбатыр" әкиятенең эчтәлеген кем сөйли башлый?

-у. (сөйли).

3. Яңа материалны аңлату этабы.

- У. Молодец! Балалар, карагыз әле, бу әкияттә күпме герой катнаша! Аларның барсы да уңай геройлармы? Әллә юкмы?

- у. Юк, монда әйбәт геройлар да, тискәре геройлар да бар.

- У. Дөрес, сезнең карашыгызча кемнәр уңай һәм кайсылары начар икән?

- у. Уңай геройлар: Таңбатыр, патша кызлары, Тычкан, Кулсыз һәм Күзсез, Ак кәҗә, Патша кызы. Тискәре геройлар: Таңбатырның абыйлары, Дию, Кара кәҗә, Убырлы карчык.

- У. Әйе, дөрес. Ә кем дә булса башкача уйлыймы? Бәлки, бу тискәре геройларның уңай яклары да бардыр?

- у. Әйе, бар. Убырлы карчыкның. (сөйләп китә).

- У. Балалар, әкияттә бит әле төп һәм ярдәмче геройлар да бар. Әсәрдә төп сүз кем турында бара?

-у. Таңбатыр турында.

- У.Әйе, ә абыйлары, патша кызлары турында да бит әле сүз бара. Биредә аларны характерлау өчен сөйләнеләме, яисә алар Таңбатыр образын ачыкларга гына булышалармы?

- у. Таңбатырны ачыр өчен.

- У. Әйе, дөрес әйтәсез. Әлеге геройлар урынына башка геройларны да куерга һәм яңа әкият тә төзергә була. Әйдәгез, балалар, дәфтәрләрне ачыйк та язып куйыйк. Бүгенге числоны, сыйныф эше дип языйк та өченче юлга дәреснең темасын : "Таңбатыр" әкиятендә геройлар бирелеше дип теркәп куйыйк. Шунда яңа юлдан Төп геройга билгеләмә бирик. Икенче юлга ярдәмче геройларның кем икәнен дә мин сезгә хәзер яздырам. Монсы булды. Әйдәгез, тагын әкият геройларына әйләнеп кайтыйк әле. Һәм аларга характеристика биреп карыйк. Таңбатырны алыйк, ул нинди?

- у. Көчле, әйбәт, һ.б.

4. Ныгыту өлеше.

- У. Ярар, әйдәгез әлеге сыйфатларны дәфтәргә язып куйыйк.(...) Менә, Таңбатырга характеристика яздык. Әйдәгез, башка геройларга да характеристика бирик инде. Менә безнең өч рәт бар: беренче рәт патша кызларына, икенче рәт Таңбатырның абыйларына, өченче рәт Диюгә характеристика биреп ярышып карыйк. Һәр рәт берәр-берәр сыйфатын әйтә бара, кемдә тукталып калабыз алар уеннан чыга.

(Уйныйлар)...

-У. Ярар, булдырдыгыз балалар. Сезгә әкият ошадымы соң?

- у. Әйе, юк, һ.б.

5. Йомгаклау.

- У. Балалар, без бүген, димәк, "Таңбатыр" әкияте белән таныштык. Анда нинди геройлар очрады соң безгә, кем әйтә?

- у. Таңбатыр, патша кызлары, һ.б.

- У. Биредә төп герой кем? Ярдәмче герой кем?

-у. Төп герой Таңбатыр, ярдәмче - патша кызлары, абыйлары, дию һ.б.

-У. Әйе, без бүген бу әкиятнең геройлары белән бик якыннан таныштык. Һәрберсенә характеристика бирергә өйрәндек. Һәм өйдә үзегезгә ошаган бер геройга характеристика язып (Таңбатырдан башка), "Үги кыз" әкиятен укып килүегез сорала. Көндәлекләрегезгә язып куегыз. Бүгенгә куелган билгеләр : (санап китәм). Шуның белән дәрес бетте. Чыгырга мөмкин.

Дәфтәрдә:

Число:

Сыйныф эше.

"Таңбатыр" әкиятендә геройлар бирелеше.

Төп герой -


Ярдәмче герой -

Таңбатырга характеристика

Таңбатыр фәкыйрь гаиләдә үскән, аның ике абыйсы бар. Алар тиз арада үсеп җитәләр. Урамда уйнаганда да берәр кешене имгәтмичә туктамыйлар. Димәк, бик көчле егетләр булып үсеп җитәләр. Таңбатыр ярдәмчел, уңган (балык тоту), зирәк акыллы, курку белмәс, намуслы һ.б. Ләкин аның бер җитешмәс ягы бар - ул бик ышанучан.


Уен

Патша кызлары Таңбатырның абыйлары Дию

Чибәр көчле усал

Уңган (игоист) үзләрен генә уйлыйлар көчле

Бердәм мәрхәмәтсез зирәк

... ... ...



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал