- Учителю
- Фигыль юнәлешләре темасы буенча биремнәр
Фигыль юнәлешләре темасы буенча биремнәр
1. Боерык фигыльләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльләр ясагыз. Үрнәк: Сөрт - сөртен. Ки, яшер, бизә, буя, яп, макта, башла, әзерлә, пешер, сөйлә, күтәр, җый, казы, уйла, сора, кара, яса, эзлә, йөр, тот, сип, сөй, сиз, чиш, сакла, бәйлә, кабатла, капла, эшлә. 2. Тәрҗемә итегез. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Апам һаман буяна. Чыршыны кайчан бизәргә икән? Бизән-ясан да, китәбез. Тәрәзәдән начар күренә. Чиста сөлге белән сөртен. Кит әле, мактанма. Урамда салкын, җылы киенегез. Юкка сөенәсең. Бәйләнмә әле миңа. Башыннан аягына кадәр одеколон сибенгән. 3. Фигыльләр янына исем яки алмашлык өстәп, җыйнак җөмләләр төзегез. Үрнәк: Дәрес башландымы? Киен, яшерен, әзерлән, уйлан, тотын, каран, сизен, саклан. 4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Тәрҗемә итегез. 1) Уку елы беткәндә, укучылар имтиханнарга әзерләнә башнлыйлар. 2) Егетләр, агач артына яшеренеп, тәмәке тарталар, ә тәрәзә аша миңа барысы да күренә. 3) Юынганнан соң, сөлге белән әйбәтләп сөртенергә кирәк. 4) Чаллы Ч Мәскәү автобусы килеп туктады, күтәренеп, пассажирлар да төшә башлады. 5) Радик мактанырга бик ярата, шуңа күрә аны иптәшләре тыңларга теләмиләр. 6) Ана йөрәге сизенә иде: аның улы әйбәт юлда йөрми, ахрысы. 7) Начар эш кайчан да булса барыбер бенленә ул. 8) Нәрсәгә шулхәтле сөенәсез, кош тоттыгызмы әллә? 5. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Кызчык як-ягына ... алды, ләкин туңдырма сатучыны күрмәде. 2) Ял көне җитсә, әнием аш бүлмәсеннән чыкмый, төрлесеннән ... ярата. 3) Карчык, кемгәдер ачуланып, ... өйне җыештыра башлады. 4) Көн суык иде, аяклары туңды, ахры, егет ... үк башлады. 5) Ул, нидер эзләнеп, сумкасында озак кына ... алды. (Йөренә, каранып, сөйләнә-сөйләнэ, пешеренергә, казынып.) 6. Җөмләләрне укыгыз. Хәбәрләрне табыгыз, мәгънәләрен чагыштырыгыз. 1) Рәмзия бүген эштән соң атна буена җыелган керләрне юды.- Эше беткәч, Рәмзия, рәхәтләнеп, үзе дә юынды. 2) Укучылар консультациядә укытучыга бирәсе сорауланрын алдан әзерләделәр.- Укучылар дәрестән соң алдагы көнне булачак контроль эшкә әзерләнделәр. 3) Балалар поход өчен кирәкле әйберләрне, киңәшә-ки-ңәшә, бергә җыйдылар. - Алар бу юлы елганың икенче ягыннда урнашкан урманга барырга җыендылар. 4) Белмисеңме, ни өчен концертны сәгать 5 тә үк башлыйнлар икән? - Концерт сәгать 5 тә үк башлана икән, соңга калнмагыз, башкаларга да әйтегез. 7. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез. Укройся теплым одеялом; мальчики быстро разделись; берегись автомобиля; держитесь за руки; девочка накрасилась как кукла; долго не показывались на глаза; набрызгался одеколоном; пятно было заметно; покрылась снегом. 8. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. (Ки, киен.) 1) Урамда суык, җылы ... , аягыңа йон оекларыңны ... . 2) Күршебезнең олы кызы бәйрәмгә бигрәк матур ... , иң затлы киемнәрен ... , ахры. 3) Бу күлмәгеңне ... , тегесен ... , анысын үтүкләргә кирәк. 9.Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Алиянең әбисе йон җепләрдән бик матур кофталар бәйли. Егетләрнең гадәтләре шундый: алар гел кызларга бәйләнә.Бу капчык бигрәк нык ... , ничек чишәрбез икән? Нигә шулай йөрисең, ботинкаңның шнурларын ... әле. {Бәйлә, бәйлән.) 2) Син бүген дәресеңне ... онытмадыңмы? Иртәгә бик якын дустымның туган көне, аңа нинди бүләк ... икән? Телевизор озак карап утырма, йокларга ... кирәк. Сиңа табынны кем ... тиеш дип уйлыйсың? (Әзерлә, әзерлән.) 3) Дәү әниемне котлап әйтәсе сүзләремне мин юл буе ... бардым. Бу җырның сүзләре берничә тапкыр ... бугай. Без бернберебезне аңладык, ахрысы, бу хәл бүтән ... тиеш түгел. лКурай╗ радиосы бер үк тапшыруны көнгә берничә мәртәбә .... (Кабатла, кабатлан.) 4) Хәзер урамда машиналар бик күп, ... йөрергә кирәк. Әти-әниләрегезне һәрвакыт ... тырышыгыз. Бу матур курчак әбиемнең бүләге, шуңа күрә мин аны ... тотам. Кыш көне грипп авыруыннан ничек ... була? Син шундый яшь күренәнсең, ничек шулай әйбәт ... алдың? (Сакла, саклан.) 5) Савыт-сабаны җылы су белән ... кирәк. Башта сабын белән ... , аннан соң гына чиста сөлге белән ... кирәк. Мин еш авырыйм, шуңа күрә табиб миңа салкын су белән ... кушты. Мин үз керләремне һәрвакыт үзем ... тырышам. Тузанны һәр көнне ... тырыш. Битеңне кечкенә ак сөлгегә ... , мунчадан соң зурысы белән .... Идәнне ... , юеш чүпрәк белән генә ... ал. (Ю, юын, сөрт, сөртен.) 10. Кайтым юнәлешендәге фигыльләр кулланып, җөмләләрне үзгәрнтеп языгыз. Үрнәк: Концертны кайчан башлыйсыз инде? - Коннцерт кайчан башлана инде? 1) һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. 2) Бәйрәмгә һәр балага бүләк әзерләделәр. 3) Иске кәгазьләрнең барысын да ташла. 4) Контроль эшеңне дөрес эшләдеңме? 5) Капчыкнларның барысын да яхшылап бәйләдегезме? 11. Тәрҗемә итегез. 1) Прозвенел звонок, и снова начались уроки. 2) Маленькие дети любят целыми днями копаться в песочнице. 3) Чтобы не потерять друг-друга, туристы держались за руки. 4) Не доверяйте всем, опасайтесь незнакомых людей. 5) Зимой и дороги, и дома, и деревья покрываются снегом. 6) На центральной стене висит красивая картина местного художника. 12. Боерык фигыльләрдән төшем юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Ү р н ә к : Ю - юыл, юыла (моется). а) Ыргыт, яз, өйрән, өйрәт, ки, күтәр, ват, бир, оныт, уян, кер, ар, чакыр, чистарт, ярат, пешер, ишет, бәр, куй, ач, яп, тап. ә) Бизә, укы, тукта, буя, борчы, сана, бие, төзе. б) Кал, сал, ал, бел, кил. 13. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр уйлап языгыз. Төрле фәннәр өйрәтелә; заманча биналар төзелә; кунаклар алдан чакырылган; матур яшәлгән; күп төрле яшелчәләр үснтерелә; баганага килеп бәрелгән; Казанда танышларга тукталндык; зур уңыш җыелды; үләннәр тапталган; чәчләр кыска киселгән; күңелсез кебек тоелды. 14. Нокталар урынына тиешле фигыльләр куеп языгыз: чакырылганмы, биреләчәкме, язылган, ишетелә, куелганмы
1. Тавыш кайдан ... ? 2. Бу китап кайчан ... ? 3. Бәйрәмгә барлык ветераннар да ... ? 4. Өстәлгә чәчәкләр ... ? 5. Студентларга сораулар күп ... ? 15. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Уйлады, уйланды, уйланылды. Тыңла, башла, ела, җырла, сөйлә, эзлә, әзерлә, ташла, телә, бәйлә, үтүклә. 16. Тәрҗемә итегез. Бераз еланылды; начар сүзләр сөйләнелмәде; кирәкле кинтаплар ташланылган; мәзәкләр яратып тыңланыла; ашарга күпнтән әзерләнгән; дөрес үтүкләнелмәгән; идәндә йокланылган. 17. Тәрҗемә итегез. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Җил чыкты, тузан күтәрелде, күзгә берни дә күренми башлады. 2) Бу кешенең миңа йөзе таныш, ә менә исеме онынтылган инде. 3) Йорт хуҗасына бик күп җылы сүзләр әйтелде, яхшы теләкләр теләнелде һәм бүләкләр бирелде. 4) 1969 нчы елда Чаллы шәһәрендә КамАЗ төзелә башлаган. 5) Сабантуй көнне мәйданда озак йөрелде, шуңа күрә бик арылган иде. 6) Арнхеологлар Кремльдә инде күп еллар казу эшләре алып баранлар, һәм биредә борынгы савыт-сабалар табылды. 7) Балалары озак кайтмагач, ата-аналар бик нык борчылдылар. 18. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз. 1) Балалар үзләре матур уенчыклар ясадылар һәм чыршынны бизәделәр.- Чыршы да бизәлде, инде ,Яңа елга да күп калмады. 2) Савыт-саба юганда, мин ялгыш чынаякны ваттым.- Савыт-саба юганда, әниемнең чынаягы ялгыш ватылды. 3) Капканы ябарга онытма, ачык калдырма.-Капка ябылдымы, ачылып калмадымы? 4) Әтием иртәгәге бәйрәмгә кунаклар чакырып кайтты.- Иртәгәге бәйрәмгә киләсе кунакларның барысы да чакырылдымы? 19. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Сәгатьне миңа таба борып куй әле. Артыгызга ... карагыз әле, беркем дә юкмы? 2) Пешмәгән җиләкләрне ... , алар әле тәмле түгел. Җебем ... дә эшемнән туктадым. 3) Тәрәнзәләрне ... , бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Тәрәзәләр җил белән ... , ябарга кирәк. (Өз - өзел, бор - борыл, ач -ачыл.) 20. Фигыльләрнең төшем юнәлеше формасын кулланып, җөмләләрне үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Табынга нинди тәмле ризыклар куйгансыз.- Табынга нинди тәмле ризыклар куелган. 1) Наилә көндәлеген өйдә онытып калдырган. 2) Бүлмәдә кемнеңдер шат тавышын ишетәм. 3) Күрше кибеттә кичә бик тәмле алма саттылар. 21. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең мәгънәләрен чангыштырыгыз. а) Мин быел капкабызны үзем буядым. Капкабыз зәңгәргә буялган. Әнисеннән күреп, кечкенә Наилә дә иннек белән буянган. ә) Мин бүлмәдә тузанны көн саен сөртергә тырышам. Ашнханәдәге өстәлләр чиста чүпрәк белән сөртелергә тиеш. Бу сөлге юеш, икенче сөлге белән сөртенергә кирәк. б) Бу майлы тәлинкәләрне кайнар су белән юарга кирәк. Бүлмәдә идән көн саен юылырга тиешме? Син авырыйсың, шуңа күрә хәзергә салкын су белән юынырга ярамый. 22. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешнлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. а) Алсу бүген беренче тапкыр үзенең кулъяулыгын .... Бенренче тапкыр гына юса да, Алсуның кулъяулыгы чиста ... . Алсу башта кулъяулыгын юган, аннан соң үзе дә ... . (Юынган, юган, юылган.) ә) Минем энемне математика укытучысы гел ... . Күрше апаның тәмле пироглары һәр табында .... Наил еш ... , шуңа күрә аның иптәшләре күп түгел. (Мактана, мактала, мактый.) б) Безнең бакчада түтәлләрне һәрвакыт әтием .... Әле җир юеш, шуңа күрә авыр .... Минем дәү әтием җәй көне шәһәрдә яшәми, айлар буе бакчада .... (Казый, казына, казыла.) 23. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз. 1) Болын никтер күңелсез, үләннәр ... , чәчәкләр ... кебек ... миңа. 2) Каникуллар бетеп бара икән, көннәр үткәне ... дә. 3) Урам буенча йортлар ... , зифа каеннар шаулап утыра. 4) Язгы эшләр беткән, бәрәңгеләр..., басу-кырлар яңгыр көтеп ята. (Күренде, тезелгән, егылган, утыртылган, тапталган,сизелмәде.) 24. Боерык фигыльләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Үрнәк: Йөр - йөреш, йөрешәләр. а) Көл, яз, кычкыр, ачулан, утыр, бул, җыел, сук, ку, чап. ә) Сана, аңла, сора, таны, уйла, әзерлә, аша. 25. Тәрҗемә итегез. Балалар көлешәләр; хатын-кызлар нигәдер кычкырышалар; малайлар йөгерештеләр; атлар чабыша; үзара сөйләшәләр; нәрсә турында уйлаштыгыз? 26. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Кичә очрашкансыз; сез йөрешәсезме? ачуланышырга да өлгергәннәр; бер-берсенә табышмак әйтешәләр; үбешергә өлгерерсез әле; туган көндә танышканнар бугай. 27. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Өстәл әзерләштек; сезгә булыштылармы? капчыкны күтәрешегез әле; яшәгән йортын эзләштеләр; әниемә аш пешерештем; бакча казыштык; суган утыртыштым. 28. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Урамда яз, тәрәзә буенда тамчылар биешә. 2) Әнием безнең хәлләребезне сораша, ә үзе елмая. 3) Балалар шатлыктан сикерешә үк башладылар. 4) Нигә кычкырышасыз, тавышыгыздан башым авырта инде. 5) Кеше белән талашырга ярамый. 6) Ялган сөйләгәннәре ачыклангач, малайларның битләре ут кебек кызышты, алар бер-берсенә читенсенеп кенә карашып алдылар. 29. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул әнисенә бала караша, өй эшләрендә булыша. 2) Егетләр, тезелеп басып, буйларын үлчәштеләр. Рамил көне буе амбарда әтисенә ашлык үлчәште. 3) Студентлар бер-берсенең адресларын алыштылар. Аларны бүген күршеләре бәрәңге алышырга чакырды. 30. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Кызлар бер-берсен бәйрәм белән котлашып кочаклаштылар. 2) Алар язгы кичтә таныштылар, еллар буе дуслашып йөрделәр. 3) Күршеләребез башкаларга үрнәк булып, парлашып һәм гөрләшеп яшиләр иде. 4) Кичә улым ни өчендер дустына булышмаган, шуңа күрә алар ачуланышканнар. 5) Чыгарылыш кичәсендә яшьләр бала-чага кебек куышып та, качышып та уйнадылар. 6) Кечкенә вакытында Алсу әтисе белән сөйләшеп-серләшеп туймый иде, ә үскәч нигәдер читләшә башлады. 31. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Яшә - яшәт, яшәтә. а) Эшлә, сора, йокла, бие, яса, тыңла, бәйлә, үпкәлә, укы. ә) Җибәр, күтәр, күбәй, кычкыр, кызар, тикшер, чакыр. 32. Тәрҗемә итегез. Дустыңны юкка үпкәләтмә; кечкенәдән үк эшләтегез; әти-әниләрегезне кызартмагыз; бу схемаларны күбәйттеләрме? балаларны укытырга тырышыйк; билгеләнгән вакытка өлнгертергә кирәк; вакытында ашатырга тырыш; һәрвакыт әкиятләр сөйләтәләр. 33. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Менә бу кечкенә кызның тавышы шундый матур, аны концертта җырлатырга кирәк. 2) Син аны үпкәләткәнсең, ахры, ул хәзер синең турыда бер дә сорашмый. 3) Кич җитсә, алар әбиләреннән төрле кызыклы әкиятләр сөйләтергә яратанлар иде. 4) Автобус озак килмәгәч, ул узып баручы ниндидер машинаны туктатырга мәҗбүр булды. 5) Апамның туена без чәкчәкне Галимә ападан пешерттек, чөнки ул Ч авылның иң уңган аш-су остасы. 6) Сабантуйга дип сатып алган күлмәгем бераз озынрак иде, күрше апа аны тиз генә кыскартып бирде. 34. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Сүзтезмәләр уйлагыз. Үрнәк: Бат - батыр, батырырга. Ялгыш батырырга. Кайт, чык, кач, пеш, оч, төш, эч, күч. 35. Тәрҗемә итегез, татарча җөмләләр төзегез. Суга батырып куй; бөтенләй батырма; ялгыш төшергән; юри төшердеңме; кичтән пешердем; куып кайтарганнар; вакытында кайтарырга кирәк; якты урынга күчердем; Рамилннең дәфтәреннән күчермә. 36. Тәрҗемә итегез. 1) Бу китапларны өстәлемнән башка урынга күчермәгез, алар гел кул астында булырга тиеш. 2) Үзебез ясаган самолет модельләрен башта болында очыртып карарга кирәк. 3) Азатнны әти-әнисе, институт тәмамлаганнан соң, эшкә үзләренең шәһәрләренә кайтарырга телиләр. 4) Урман аша турыга гына чыксак, юлны күпкә кыскартырбыз. 5) Апасының туена Ранмилне телеграмма белән кайтардылар. 6) Эссе көнне юрганннарны кояшка чыгарып җилләтергә онытма. 37. Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Тәрҗемә итегез. Йокларга яткыр; түбәгә менгермәгез; җылы бүрек кигерегез; эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк. 38. Тәрҗемә итегез. 1) Вакыт соң, кечкенәләрне йокларга яткырырга кирәктер. 2) Башлангыч класс малайларын түбәгә кар чистартырга меннгермәгез, егылып төшмәсеннәр. 3) Бүген урамда бик салкын, балаларның өстенә җылы киемнәр кигерегез. 4) Башлаган эшеҢне ярты юлда калдырма, ахырына кадәр җиткер. 5) Сабый чагым иде, әнкәй бер көн Миңа юган күлмәк кигезде. Кочаклады мине калтыранып, Маңгаема иренен тигезде. 39. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Үрнәк: Сөрт-сөрттер, сөрттерергэ. Уйлан, арт, яшеллән, әйт, алмаш, ку, яз, як, әйлән, кис, үс, бир,сал. 40. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Дустыңнан бирдер; кызыннан яздырган; тырышып үстерндем; күп уйландырды; әз генә арттыр; кем аша бирдерергә? юеш киемнәрен салдырыгыз; пычрак чалбарыңны алмаштырндыңмы? үзеннән юдырган; иң өскә куйдырдым. 41. Тәрҗемә итегез. 1) Ул гадәттә үз әйберләрен үзе юа, ә яңа күлмәген юарга курыкты, шуңа күрә апасыннан юдырды. 2) Күрше әби улына дигән хатны миннән яздырды, ә килгән җавапны сеңлемнән укыткан. 3) Агач башында калган соңгы алмаларны әтием абыемнан җыйдырды. 4) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, шуңа күрә дуслары аңа чәчен кистерергә киңәш итмиләр. 5) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. (Мәкаль) 6) Авыр мәсьәләләр туры килгәндә, Марат аларны абыйсыннан чиштерә бугай. 42. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез. а) Бакчада җирне вакытында казырга кирәк, чөнки соңга калсаң, ул кибә. Бакчаның каты җирен дәү әтием бездән ... , чөнки үзенең биле авырта. Быел бакча вакытында ... , шуңа күрә җир бик каты булды. Күрше апага бакчасын ... кирәк, чөнки аның аяклары авырта. (Казыш, казы, казыш, казыл.) ә) Без бүген әнием белән кер ... , чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. Бу күлмәк, берничә тапкыр ... булса да, төсен үзгәртнмәгән. Күрше апа идәннәрен ... , чөнки үзе авырый. Тәрәзәнләрне ... Лидияне чакырыйкмы? (Ю, юдыр, юыш, юыл.) б) Бабам, госпитальдә ятканда, хатны шәфкать туташынннан ... , чөнки аның кулы яраланган булган. Мин әдәбияттан сочинение ... яратмыйм, чөнки бик аз укыйм. Армиядәге абыем белән 2 ел буе хат .... Яза-яза сочинение бик күп ... , укытучы апа ничек тикшереп бетерер икән? (Языл, яз, яздыр, языш.)
43. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлап языгыз. Танышы аша эшләттерде; барыбер йоклаттырмады; вакынтында ашаттырмаганнар; мастер чакырып куйдырттык; хат язып белдерттеләр; үзеннән бирдертергә кирәк; җылы бияләйнләр бәйлэттерегез; яңадан эшләттерәм; йөргән җирләреннән эзләттерегез. 44. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Ничек булса да, бу яңалыкны аларга тизрәк белдертергә кирәк. 2) Балаларыңның бакчалары бар бит, кирәкле яшелнчәләрне алардан үстерт. 3) Сезгә телефон гел кирәк була бит, бурычка акча алып булса да куйдыртыгыз. 4) Бу хәбәрне, үзең әйтергә теләмәсәң, кеше аша булса да ишеттерт. 5) Ниндидер теманы аңламасагыз, укытучыдан яңадан аңлаттырыгыз. 6) Туй табынын без иң яхшы пешекчеләрдән әзерләттердек. 45. Фигыльләрне төрле юнәлешле фигыльләргә үзгәртеп языгыз. Алар белән сүзтезмәләр төзегез. Үрнәк: Бизә, бизән, бизәл, бизәш, бизәт, бизәттер. Пешер, ки, сөрт, яса, кара, буя.
31. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Яшә - яшәт, яшәтә. а) Эшлә, сора, йокла, бие, яса, тыңла, бәйлә, үпкәлә, укы. ә) Җибәр, күтәр, күбәй, кычкыр, кызар, тикшер, чакыр. 32. Тәрҗемә итегез. Дустыңны юкка үпкәләтмә; кечкенәдән үк эшләтегез; әти-әниләрегезне кызартмагыз; бу схемаларны күбәйттеләрме? балаларны укытырга тырышыйк; билгеләнгән вакытка өлнгертергә кирәк; вакытында ашатырга тырыш; һәрвакыт әкиятләр сөйләтәләр. 33. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Менә бу кечкенә кызның тавышы шундый матур, аны концертта җырлатырга кирәк. 2) Син аны үпкәләткәнсең, ахры, ул хәзер синең турыда бер дә сорашмый. 3) Кич җитсә, алар әбиләреннән төрле кызыклы әкиятләр сөйләтергә яратанлар иде. 4) Автобус озак килмәгәч, ул узып баручы ниндидер машинаны туктатырга мәҗбүр булды. 5) Апамның туена без чәкчәкне Галимә ападан пешерттек, чөнки ул Ч авылның иң уңган аш-су остасы. 6) Сабантуйга дип сатып алган күлмәгем бераз озынрак иде, күрше апа аны тиз генә кыскартып бирде. 34. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Сүзтезмәләр уйлагыз. Үрнәк: Бат - батыр, батырырга. Ялгыш батырырга. Кайт, чык, кач, пеш, оч, төш, эч, күч. 35. Тәрҗемә итегез, татарча җөмләләр төзегез. Суга батырып куй; бөтенләй батырма; ялгыш төшергән; юри төшердеңме; кичтән пешердем; куып кайтарганнар; вакытында кайтарырга кирәк; якты урынга күчердем; Рамилннең дәфтәреннән күчермә. 36. Тәрҗемә итегез. 1) Бу китапларны өстәлемнән башка урынга күчермәгез, алар гел кул астында булырга тиеш. 2) Үзебез ясаган самолет модельләрен башта болында очыртып карарга кирәк. 3) Азатнны әти-әнисе, институт тәмамлаганнан соң, эшкә үзләренең шәһәрләренә кайтарырга телиләр. 4) Урман аша турыга гына чыксак, юлны күпкә кыскартырбыз. 5) Апасының туена Ранмилне телеграмма белән кайтардылар. 6) Эссе көнне юрганннарны кояшка чыгарып җилләтергә онытма. 37. Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Тәрҗемә итегез. Йокларга яткыр; түбәгә менгермәгез; җылы бүрек кигеренгез; эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк. 38. Тәрҗемә итегез. 1) Вакыт соң, кечкенәләрне йокларга яткырырга кирәктер. 2) Башлангыч класс малайларын түбәгә кар чистартырга меннгермәгез, егылып төшмәсеннәр. 3) Бүген урамда бик салкын, балаларның өстенә җылы киемнәр кигерегез. 4) Башлаган эшеҢне ярты юлда калдырма, ахырына кадәр җиткер. 5) Сабый чагым иде, әнкәй бер көн Миңа юган күлмәк кигезде. Кочаклады мине калтыранып, Маңгаема иренен тигезде. 39. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Үрнәк: Сөрт - сөрттер, сөрттерергэ. Уйлан, арт, яшеллән, әйт, алмаш, ку, яз, як, әйлән, кис, үс, бир,сал. 40. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Дустыңнан бирдер; кызыннан яздырган; тырышып үстерндем; күп уйландырды; әз генә арттыр; кем аша бирдерергә? юеш киемнәрен салдырыгыз; пычрак чалбарыңны алмаштырндыңмы? үзеннән юдырган; иң өскә куйдырдым. 41. Тәрҗемә итегез. 1) Ул гадәттә үз әйберләрен үзе юа, ә яңа күлмәген юарга курыкты, шуңа күрә апасыннан юдырды. 2) Күрше әби улына дигән хатны миннән яздырды, ә килгән җавапны сеңлемнән укыткан. 3) Агач башында калган соңгы алмаларны әтием абыемнан җыйдырды. 4) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, шуңа күрә дуслары аңа чәчен кистерергә киңәш итмиләр. 5) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. (Мәкаль) 6) Авыр мәсьәләләр туры килгәндә, Марат аларны абыйсыннан чиштерә бугай. 42. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез. а) Бакчада җирне вакытында казырга кирәк, чөнки соңга калсаң, ул кибә. Бакчаның каты җирен дәү әтием бездән ... , чөнки үзенең биле авырта. Быел бакча вакытында ... , шуңа күрә җир бик каты булды. Күрше апага бакчасын ... кирәк, чөнки аның аяклары авырта. (Казыш, казы, казыш, казыл.) ә) Без бүген әнием белән кер ... , чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. Бу күлмәк, берничә тапкыр ... булса да, төсен үзгәртнмәгән. Күрше апа идәннәрен ... , чөнки үзе авырый. Тәрәзәнләрне ... Лидияне чакырыйкмы? (Ю, юдыр, юыш, юыл.) б) Бабам, госпитальдә ятканда, хатны шәфкать туташынннан ... , чөнки аның кулы яраланган булган. Мин әдәбияттан сочинение ... яратмыйм, чөнки бик аз укыйм. Армиядәге абыем белән 2 ел буе хат .... Яза-яза сочинение бик күп ... , укытучы апа ничек тикшереп бетерер икән? (Языл, яз, яздыр, языш.) 43. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлап языгыз. Танышы аша эшләттерде; барыбер йоклаттырмады; вакынтында ашаттырмаганнар; мастер чакырып куйдырттык; хат язып белдерттеләр; үзеннән бирдертергә кирәк; җылы бияләйнләр бәйлэттерегез; яңадан эшләттерәм; йөргән җирләреннән эзләттерегез. 44. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. 1) Ничек булса да, бу яңалыкны аларга тизрәк белдертергә кирәк. 2) Балаларыңның бакчалары бар бит, кирәкле яшелнчәләрне алардан үстерт. 3) Сезгә телефон гел кирәк була бит, бурычка акча алып булса да куйдыртыгыз. 4) Бу хәбәрне, үзең әйтергә теләмәсәң, кеше аша булса да ишеттерт. 5) Ниндидер теманы аңламасагыз, укытучыдан яңадан аңлаттырыгыз. 6) Туй табынын без иң яхшы пешекчеләрдән әзерләттердек. 45. Фигыльләрне төрле юнәлешле фигыльләргә үзгәртеп языгыз. Алар белән сүзтезмәләр төзегез. Үрнәк: Бизә, бизән, бизәл, бизәш, бизәт, бизәттер. Пешер, ки, сөрт, яса, кара, буя.
|