7


  • Учителю
  • Разработка урока для 4 класса на тему 'Шыгырдавыклы башмаклар'

Разработка урока для 4 класса на тему 'Шыгырдавыклы башмаклар'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Разработка урока посвящена рассказу Д. Аппаковой "Шыгырдавыклы башмаклар". По учебнику Р. З. Хайдаровой для 4-го класса. Работа ведется в группах. Сначала идет рассказ про ВОВ, после дается биография автора, ведется работа с новыми словами. Даны вопросы на которые ученики д
предварительный просмотр материала

Тема: Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"


Максатлар:

1. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның "Шыгырдавыклы башмаклар"әсәре белән танышу;

2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү, телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Презентация-кояш, Бөек Ватан сугышына багышланган презентация, компьютер, мультимедиа, агач рәсеме, Д. Аппакованың портреты

Дәрес планы

1.Оештыру өлеше.Уңай халәт тудыру.

  • Презентация - кояш


2. Хикәяне кабул итүгә әзерлек:

  • Бөек Ватан сугышына багышланган презентация күрсәтү.

  • укытучының кереш сүзе.

  • Дәрҗия Аппакованың иҗаты белән таныштыру

3. Хикәя өстендә эш.

  • сүзлек эше

  • уку

  • эчтәлек буенча әңгәмә

  • рольләргә бүлеп уку

4. Ял итү минуты.

5. Белемнәрне ныгыту:

  • дидактик уен уйнау.

6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

7. Рефлексия.


Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

Утырыгыз.

- Тактага карагыз әле.( Презентация - кояш) . Кояш- безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр дип ышанабыз.

-Беләсезме, быел нинди истәлекле ел? (Бөек Җиңүгә 70 ел тула)

-Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула, менә шундый кояшлы матур көндә немец самолетлары күк йозен каплап алалар, сугыш башлана.

2. Хикәяне кабул итүгә әзерлек.

(презентация күрсәтелә) Бөек Ватан сугышы вакытында, фашистлар безнең илгә басып кергәч, күп халыклар үз туган якларыннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Аларны башка милләт халыклары бик теләп кабул итәләр. Солдатларга азык, кием-салым белән ярдәм итәләр. Шуңа күрә безнең ил шундый авыр һәм куркыныч сугышны җиңеп чыга. Кешеләр дошманга каршы бергәләшеп көрәшәләр. Ләкин кызганычка каршы, барлык солдатлар да фронттан әйләнеп кайтмый. Күп кенә гаиләләр үзләренең туганнарын, якын кешеләрен югалталар.


Бүгенге дәресебездә дә без әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында укырбыз. Хикәянең авторы - Д. Аппакова. Д. Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килә. Ул да үзенең якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше. Ул балалар турында күп язган. Бүгенге дәресебездә аның сугыш чорына багышлап язылган "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен укырбыз. Хикәяне укыр алдыннан, кыскача аның тормыш элы белән танышып үтик әле.

Шигырьлә!



Презентация.Дәрҗия Аппакованың иҗаты белән таныштыру

Татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2нче мартында Байгол авылында дөньяга килә.Бала чагы туган авылында үтә. 13 яше тулгач Казанга килә.

1914- 1917нче елларда керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә белем ала.

1919- 1921 елларда керәшен татарлары өчен чыгарылга " Кызыл әләм" газетасы хәбәрчесе.

1925- 1928 елларда җәмәгать эшлеклесе һәм "Киңәш" газетасының актив хәбәрчесе.

1928-1943 елларда Урта Азиядә яши, балалар укыта.

1943 елда кабат Казанга кайта, гомернең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә.

Д.Аппакованың беренче әдәби әсәрләре- "Әби карчык җыры" шигыре, " Ипи көйдерүчеләр" пьесасы.

Балалар өчен язылган, бүгенге көндә безнең китапханәләрдә очрый торган "Кечкенә Бануның тарихы" китабы бар.

Д.Аппакова 1948 елда, 50 яшендә фаҗигале төстә вафат була.

Ә хәзер укучылар "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә күчик. Хикәяне аңлау өчен, тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк.

Шыгырдавыклы башмаклар- скрипучие туфли

Сап - сары - желтые - прежелтые

Булмас инде - не будет

Беркем дә - никто

Күңелсез булып китте - стало грустно


Ә хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк, ләкин сүзләр тәртибенә игътибар итегез.( Җөмләләр төзү). Сезнең алдыгызда битләр. Уртада шыгырдавыклы башмаклар - төр сүз. Бит 4 өлешкә бүленгән булырга тиеш. Һәрбер шакмакта берәр сүз. Тактада үрнәк. Җөмләләр төзергә 3 минут вакыт бирелә. (Җөмләләр тыңланыла)

Укучылар, хикәяне игътибар белән тыңлагыз.Мин укыганда, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. Тактада гади сораулар:

-Хикәя кем турында?

-Нинди вакыйга сурәтләнә?

-Геройлары кемнәр?

(хикәя укыла)


4. Ял итү минуты.

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып -торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк.


Укытучы: Дәресебезне дәвам итик. (бирелгән сорауларга-җаваплар тыңланыла)


Әңгәмә

1. -Укучылар, сез хикәяне игътибар белән тыңладыгыз. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавапларын хикәядән табып, укып күрсәтерсез.

-Гөлшат башмакларны нигә ярата?

-Гөлшатка шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән?

- Ул (аның әтисе) кайда? Димәк, ул исән, сугышта һәлак булмаган.

- Хикәядән башмакларны тасвирлаган урынны табып укыгыз. Автор аларны ничек сурәтли?

- Гөлшатка нигә күңелсез булып китте?

2.Ә хәзер хикәяне рольләргә бүлеп укып карыйк.( Укучылар укый)


Укучылар, әйтегез әле, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә? (Чын дус һәм иптәш булырга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә)


5. Белемнәрне ныгыту.

Бүгенге көндә дә дөньяда яшәве җиңел түгел. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә. Безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, алар бездән ярдәм көтәләр. Әйдәгез, бергәләп, уйлап карыйк. Без кемгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Сезнең алда "Мәңгелек агач", әйдәгез аны ярдәм йөрәкләре белән бизик.



Безнең ярдәм

  • ятим балаларга (для детей - сирот)

  • ветераннарга (для ветеранов)

  • инвалидларга (для инвалидов)

  • ялгыз кешеләргә (для одиноких людей)

(Укытучы сөйләгәндә, тыныч, әкрен көй уйный)

Безнең агачыбыз ничек матур итеп бизәлгән.


Карагыз әле, укучылар, бүген дәрескә мәңгелек утның бер ялкынын алып килдем. Ут- хәтер һәм хөрмәт билгесе. Хәзер шушы утка карап, һәрберегез сыйныфташларыгызга үз теләкләрегезне теләгез. (Укучылар шигырьләр сөйлиләр)


6. Өй эше үтәүгә әзерлек.

-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Ә хәзер көндәлекләрне ачыгыз, өй эшен язып укыгыз. "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен сәнгатьЛе итеп укырга. Өйгә эш:

1нче төркемгә бирем: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган котлау открыткасы ясарга.

2нче төркемгә бирем: әти-әниләр белән әңгәмә уздырып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ничек ярдәм итү турында сөйләргә әзерләнеп килергә.


7. Йомгаклау

-Илебездәге күк йөзе аяз булсын, сугышлар будмасын, сау - сәламәт, бер - беребезгә игътибарлы булыйк! Ә хәзер "Кояшлы ил" җырын башкарып үтик!!

Кояшлы ил - безнең ил,


Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да -

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал