- Учителю
- Урок по татарскому языку «Алда юллар, кайсын сайларга?» (11 класс)
Урок по татарскому языку «Алда юллар, кайсын сайларга?» (11 класс)
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем мәктәбе
11 нче рус сыйныфының рус төркемендә
татар теленнән сингапур методикасына
нигезләнеп үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Шакирова Гөлназ Малик кызы
Тема: "Алда юллар, кайсын сайларга?" бүлеген кабатлау, ныгыту һәм йомгаклау"
Белем бирү максаты: укучыларның бу бүлектә алган белемнәрен, лексик-грамматик күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен кабатлау һәм ныгыту;
Фикер үстерү максаты: чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат: укучыларны мәктәп елларының иң кадерле чор икәнлегенә төшендерү, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү.
Җиһазлау: проектор; ноутбук; дәреслек: Хәйдәрова Р.З Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева Казан; презентация ""Алда юллар, кайсын сайларга?"; таратма материаллар.
Ι. Оештыру моменты. 1нче слайд күрсәтелә. .
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар - кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк
Укучылар, шигъри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Ә алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сез 11 сыйныфтан соң нинди һөнәр үзләштерергә, кая укырга керергә дигән сорау белән турыдан- туры очрашачаксыз. Һөнәр сайлау бик катлаулы эш. Бу хакта без балачактан ук кызыксына башлыйбыз. Үсә төшкәч бу хыялларыбыз күпмедер дәрәҗәдә үзгәрә дә.
ΙΙ. Теманы актуальләштерү.
- Без бүгенге дәрестә "Алда юллар, кайсын сайларга?" бүлегендә алган белемнәрне искә төшереп, биремнәрне үтәрбез, диалог төзү, үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белү күнекмәләрен практикада кулланырбыз, һөнәр сайлау буенча ныклы фикергә килербез.
ΙΙΙ. Төп өлеш. 2 нче слайд күрсәтелә.
1. Һөнәрләр күп һәм алар 5 төркемгә бүленә
Кеше - кеше (укытучы, табиб, артист)
Кеше - табигать ( агроном, бакчачы)
Кеше - техника (механизатор, тимерче)
Кеше - билгеләр системасы (хисапчы, кассир, компьютерчы)
Кеше - сәнгать образы (рәссам, бизәүче)
- Сез кайсы һөнәрләргә күбрәк өстенлек бирәсез? (Бу сорауга җавап бирү өчен без ФИНК-РАЙТ- РАУНД РОБИН структурасын кулланырбыз).
- Нинди төркемдәге һөнәрләр сезгә күбрәк ошый һәм ни өчен, шул турыда уйлагыз.(30 секунд бирелә)
- Алдыгызда яткан 1 нче номерлы кәгазьләргә язып куегыз .(30 секунд бирелә)
- Җилкәдәш иптәшләрегез белән фикерләрегезне уртаклашыгыз .(30 секунд бирелә)
- Беренче төркемдәге 1 нче номерлы укучы үз фикерен әйтә. Рәхмәт.
- Икенче төркемдәге 3 нче номерлы укучы иптәшенең фикерен әйтә. Рәхмәт.
- Өченче төркемдәге 2 нче номерлы укучы үз фикерен әйтә. Рәхмәт.
- Рәхмәт,укучылар, нинди һөнәр сайласагыз да кешелекле булып калыгыз.
2. Алга таба дәвам итәбез. 3 нче слайд күрсәтелә.
- Безнең бүгенге дәрестә очрашулар да көтелә. Шуңа күрә КЛОК БАДДИС структурасын кулланырбыз. Хәзер 2 нче номерлы кәгазьләрне алабыз һәм экрандагы кебек сәгать ясыйбыз.
- Ә хәзер урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз һәм үзебезнең төркемнән булмаган иптәшләребез белән сәгать 12 гә, 3 кә, 6 га, 9 га очрашулар билгелибез һәм шул сәгать янына язып куябыз.
- Ә хәзер сәгать 12 дә очрашырга тиешле иптәшебез белән очрашабыз. Кулларны өскә күтәреп исәнләшәбез.
- Экранда сезгә сораулар бирелгән.
Спросите у друга:
- какие планы у него на будущее;
- где он хочет обучаться выбранной профессии;
- Ачыграк чәчле укучы иптәшенә шушы сорауларның беренчесен бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә) . Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.
- Караңгырак чәчле укучы шушы ук сорауны бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә). Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.
- Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез һәм сәг. 6 да очрашырга тиешле укучы белән очрашабыз.
- Озынрак буйлы укучы иптәшенә сорауларның икенчесен бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә) . Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.
- Кыскарак буйлы укучы шушы ук сорауны бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә). Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.
- Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез һәм утырышабыз.
3. Алга таба дәвам итәбез. 4 нче слайд күрсәтелә.
- Хәзер без укучылар ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасын кулланып җөмләләрне дәвам итәрбез.
- Экранда җөмләләрнең башы бирелгән.
Дәвам итегез:
Һөнәр сайлау - җаваплы эш, чөнки…
Сайлаячак һөнәре турында укучы барын да белергә тиеш, чөнки …
- Һәр ике җөмләне 1 нче номерлы кәгазләргә язып бетерәбез (1 минут вакыт бирелә).
- Үзебезнең җөмләләрне төркемнәрдә укып күрсәтәбез. 1 нче номерлы укучы башлый. (30 секунд бирелә). Һәр төркемнән 1 укучы тыңлана.
- Димәк һөнәр сайлау турында барыбыз да җитди уйланырга тиешбез.
4. Эшләребезне дәвам итәбез. 5 нче слайд күрсәтелә.
Без 11 нче сыйныфны тәмамлагач, сайлаган һөнәрләребез буенча тиешле уку йортларына керәчәкбез. Ә моның өчен безгә БДИ ны уңышлы тапшырырга кирәк. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын кулланып, БДИ ны уңышлы тапшыру өчен кирәк булган чараларны язарбыз.
-1 нче номерлы кәгазьләргә һәрберебез дә үзебезнең фикерләрне язып чыгабыз һәм соңгы фикердән соң 1 линия сызып куябыз. (30 секунд бирелә)
- Хәзер урыннардан торып урындыкларны этеп куябыз һәм сәг. 3 тә очрашырга тиешле иптәшебез белән очрашуга барабыз. Исәнләшәбез.Бер-беребезнекен укыйбыз. Үзебездә булса, галочка куябыз. Ә булмаса, линиядән соң язып куябыз. Рәхмәт әйтәбез һәм урыннарга утырабыз.
Төркемнәрдә тулыландырабыз. Һәр төркемдәге бер укучыдан җаваплар тыңлана.
5. Дәрестән чыгу билетлары язу. 6 нчы слайд күрсәтелә.
- Һәрберегезнең алдында 3 нче номерлы кәгазьләр ята. Хәзер шул битләрдәге биремнәрне мөстәкыйль рәвештә эшлибез дә дәрестән чыкканда биреп чыгып китәбез, мин тикшереп билгеләр куярмын. (5 минут бирелә)
Экранда: 1. Бирелгән сүзләрне транскрипция билгеләре белән языгыз.
авырлык
җавап
кыңгырау
баш
җыелыш
тавыш
2. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләгез.
Декан безне биш бармагы кебек белә. Ул әтисенең сугышта үлүен, әнинең авыру икәнен сөйләп биргән. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Унбиш бишкә тигез бүленә. Мәктәптә тантаналы линейка башланырга тиеш. Көн искиткеч матур, җылы, кояш елмаеп карый.
3. Күпнокталар урынына тиешле хәл фигыль кушымчаларын куеп яз:
Бабай нык авырый, мин бар … хәлен белеп кайтам.
Чәй эч … , мин бик тиз җылындым.
Ул үзе белән булган хәлне ел … - ел … сөйләде.
Дәрес бет … , контроль эшне эшләп бетерергә кирәк.
Гөлшәһидә, карга бат … - бат … , юлга чыкты.
Әни эштән кайт … , мин бар эшне дә бетергән идем.
ΙV. Дәресне йомгаклау.
-
- Димәк, укучылар, безнең алда нинди зур бурыч тора инде?
-
Аны тормышка ашыру өчен ниләр эшләргә кирәк?
-
Һөнәр сайлаганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?
-
Гомумиләштереп шуны әйтәсем килә: һөнәр сезнең табигатегезгә, шәхси характерыгызга туры килергә тиеш. Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен һөнәрләр турында күбрәк белергә кирәк.
-
Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
-
Өй эше бирү.
"Алда юллар, кайсын сайларга?" темасына сочинение язып килергә.