7


Урок по теме' Алмашлыклар'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле - 4 класс

Тема: алмашлыклар.

Максат. Укучыларны алмашлыклар белән таныштыру.

А) Аларны башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү;

Б) балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү, табигатьне яратырга, кошлар дөньясын аңлый белергә өйрәтү;

В) әхлак тәрбиясе, һөнәр юнәлеше бирү.

Җиһазлау. Таблица, терәк схемалар,индивидуаль биремле карточкалар, урман рәсеме, тест сораулары, табышмаклар, мәкальләр, хат, индивидуаль карточкалар.

Метод һәм алымнар.

Әңгәмә, дидактик уеннар,тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш.

Татар әдәбияты, музыка, рус теле.

Яңа педагогик технология.

Профильле укыту, тестлар, бәхәскә корылган технология.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту. Дәрес - сәяхәт.

Дәрес барышы.

1.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

Укытучы.Укучылар, без бу дәрестә әкият дөньясына сәяхәт итәрбез, төрле әкият геройлары белән очрашырбыз, алар алдында үзебезнең белемебезне, тапкырлыгыбызны, җитезлегебезне күрсәтергә омтылырбыз!

"Исеңә төшер" тукталышы.

Укучылар, урман патшалыгыннан бер хат килде, шуны укып карыйк әле.

"Хөрмәтле 4нче сыйныф укучылары! Сезгә Тукай абыегызның "Шүрәле"се җавап хаты яза.

Безнең патшалыкта, шулай ук Кырлай урманында буласыгыз килә икән, без каршы түгел.Шулай да берничә шартны һәм биремне үтәргә кирәк булыр. (Акрын гына музыка уйный).

1.Урманда йөргәндә минем якыннарымның тынычлыгын бозмаска!

2.Агачларны сындырмаска, дусларымны-кошкайларны куркытмаска!

3.Мин җибәргән биремнәрне үтәгәч, урманга керергә рөхсәт итәм..."



Укытучы тест сораулары укый.

1.Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала.

а) Мөстәкыйль сүз төркеме.

ә) Исем, сыйфат, сан яки рәвеш сүз төркемнәрен алыштырып килә ала торган сүзләр.

б) Сөйләмдә еш кулланыла ала торган сүз төркеме.

2.Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

а) Алмашлыклар сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә.

ә) Урынсызга бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.

б) Төрләнмиләр.

"Үзләштер" тукталышы.

Укытучы. Балалар алга таба безне төлке каршы алыр. Әгәр без шушы тексттан сорау алмашлыкларын таба алсак, ул безне урманга янына иң кыска юлдан илтеп куяр.

Көтелмәгән очрашу.

Кәрим бай Галимҗанны очратуга:

-Тукта, тукта әле. Син ник безнең бакчада йөрисең? Ни эшлисең монда?

-Сыерчык карыйм...

-Нинди сыерчык? Кайсы агачка кунган?

-Әнә шул алмагачта гына. Я, Кәрим абзый, башмакларыгыз табылмадымы? Инде ничәнче көн эзлисез?

-Аны сиңа кем әйтте?

-Бөтен шәһәр халкы сөйли бит...

(М.Фәйзи)

Нинди, кайсы дигән сорау алмашлыклары - зат яки предмет билгеләрен, ничә, ничәнче, ничәшәр һ.б.ш.-санын; ник, ничек, нигә, ни өчен, ни сәбәпле кебекләре эш-хәлнең билгеләрен сорау рәвешендә ачыклый.

"Уйла, тап" тукталышы.

Бик хәйләкәр, диләр мине,

Хәйлә тормышта кирәк.

Тик беркайчан алдашмагыз -

Бу минем изге теләк - ди төлке.

Ул укучыларга дәреслектәге 58 нче күнегүне үтәргә тәкъдим итә. (Дәфтәрләрдә язма эш үтәлә. Бер укучы тактада эшли, соңыннан бергәләп дөреслеге тикшерелә.)

Укытучы. Төлкенең тагын бер биреме бар. Ул төрле биремле карточкалар алып килгән.

Карточкалар төркемнәргә таратыла.

1 нче төркем.

Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз. Галимҗанның әтисе белән ...... әти бер туган. Галимҗанның әтисе ..... әтидән берничә яшькә олырак. Өйләребез янәшә. Ике гаилә бер-берләре белән дус, тату ...... дә Галимҗан белән дус. Галимҗан ....... яшьрәк.

2 нче төркем.

Сорау алмашлыкларын куеп язарга.

... йөрдең син?

... күрдең син?

... юл табып.

Безгә килдең син?

... барын да

Ташлап киттең син?

... бу йортны

Туган иттең син?

3 нче төркем.

Сорау алмашлыкларын файдаланып, ирекле темага хикәя язарга.

"Кем тизрәк?" уены.

Укытучы. Саескан безгә уен алып килгән. Уенның тәртибе түбәндәгечә.

Минем кулымда төенләнгән кулъяулык. Әйтеләчәк мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам һәм өчкә кадәр саныйм. Шуңа кадәр сез икенче яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз.

Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтелә.

1. Асыл сөяк зур булмас, ...... (кая барса да хур булмас).

2. Кем эшләми, ....... (шул ашамый).

3. Кем арбасына утырсаң, ........ (шуның җырын җырларсың).

4. Кайда татулык, ........ (шунда тынычлык).

5. Дөньяда иң йомшак нәрсә - ....... (әнием кулы).

6.Кемнең сүзе хак, ....... (шуның йөзе ак).

Алмашлык кергән бер җөмләгә анализ ясатыла.

"Ял ит" тукталышы.

Физкультпауза.

Бер, ике, без бастык.

Бер, ике, без - бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык.

Бер утырдык, бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.



3.Нәтиҗә чыгару, йомгаклау тукталышы.

Схемага нигезләнеп йомгаклау.

Укытучы.Укучылар, кызылтүшләр дә саесканнан калышырга теләмәгәннәр. Нәни генә томшыкларына схема эләктереп килгәннәр.



Алмашлык

Исем

Сыйфат Рәвеш



Сан

Терәк схемага нигезләнеп, сораулар бирелә.

Сорау алмашлыкларына нинди сүзләр карый? (Кем, нәрсә, ни, нинди, кайсы, ничәнче, ничә, ник, ни сәбәпле?)

-Татар, рус телләрендә сорау алмашлыклары кулланышында аерма бармы? (Татар телендә кем? соравы бары тик кешегә һәм аңа мөнәсәбәттәге исемнәргә генә (укытучы, эшче, табиб, игенче,бакчачы...) куела)

Укытучы. Укучылар, сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен дә хәтерләп калыгыз.

4."Өй эше" тукталышы.

Укытучы. Укучылар, урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә: "Ипи- өстәл күрке" темасына диалог төзеп килергә куша.

Укучыларга билгеләр куела.

Дәрес - сәяхәт тәмамлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал