7


  • Учителю
  • Технологик карта Фигыль турында төшенчә (2 сыйныф)

Технологик карта Фигыль турында төшенчә (2 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы

Нуриева Р.С.

Предмет

Татар теле. 2сыйныф Авторы : Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А. Панова Казан: "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты 2013;

Тема

Фигыль турында төшенчә

Планлаштырылган нәтиҗәләр



Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; эшне җаваплы, аңлап башкару; татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү; уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);

Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Предмет буенча: Сүз төркеме буларак фигыль турында мәгълүмат алу; Фигыльнең җөмләдәге урнашу урынын ачыклый алу;

Дәреснең тибы

Яңа материалны аңлату

Төп төшенчәләр

Сүз, җөмлә, сүз төркемнәре,фигыль, исем

Предметара бәй-ш

Рус теле, татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Проектор, ноутбук, презентация, карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)







Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.



Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

ШУУГ: Укытучыга һәм сыйныфташларыңа хөрмәт хисе булдыру;

РУУГ: Максатны ачыклау, укытучы ярдәмендә эшчәнлекне планлаштыру;

КУУГ: Сорауларга җавап бирә белү;



















Белемнәрне актуальләштерү.

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.







1.Тактада ике баганага язылган сүзләр бирелә.

2.Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

3.Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

1.Сүзләрне хор белән кычкырып укыйлар.

2.Исем.

(Балалар исем сүз төркеме турындагы белемнәрне искә төшерәләр,кагыйдәләрне әйтәләр, мисаллар китерәләр)

3.Нишли? соравына җавап бирәләр, эшне белдерәләр.

ШУУГ:Җаваплылык хисе булдыру;

КУУГ: Күмәк эшли белү, укытучы соравына җавап бирә белү;

ТБУУГ: Эш-гамәлләрнең өйрәнелгән төрләрен формалаштырып әйтә белү;

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Уку мәсьәләсен кую

1.Матур язу күнегүләре

2.Бу сүзләрнең бер сүз белән ничек аталганын беләсегез киләме?

3.Шушы табышмакларның җавапларын тапсагыз, ул сүз килеп чыгачак?

4. Табышмаклар әйтә.

1.Икенче баганадагы сүзләрне дәфтәргә язып куялар.

2.Әйе.

3. Төркемнәрдә эшләү.

3.Табышмак җавапларыннан фигыль сүзе килеп чыга.

4.а).Аны күрәбез һәм язабыз. Уенда 5 нче хәреф катнаша.

ә).Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме? Уенда 1 нче хәреф катнаша.

б).[къ] авазының яңгырау пары.

в).Рус телендә нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

г).Баш хәрефтән башлап язабыз, ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләре куябыз. Уенда 4 нче хәреф катнаша.

д).Нечкә, авазны белдерми.







ШУУГ: Җаваплылык хисе булдыру;

ТБУУ: дәреснең темасын ачыклый ,төшенчәләр чыгара алу;

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашып үз фикереңне әйтә белү; иптәшеңне тыңлый белү;

Предмет буенча: Сүз төркеме буларак фигыль турында мәгълүмат алу;



Уку мәсьәләсен чишү.





















































Физминут

1.Фигыль турында без нәрсәләр беләбез? Тагын нәрсәләр белер идегез?

2.Русча һәм татарча җөмләләр бирелә, фигыльләрне таптыру;

Парларда эшләү.

1. Нишли? соравына җавап бирәләр, эшне белдерәләр.

2.Җөмләләрне укыйлар, фигыльләрне табалар, җөмләдә урнашу тәртибен нәтиҗә ясап әйтәләр. (Татар телендә фигыль җөмлә ахырында , ә рус телендә җөмләнең төрле урыннарында языла)



ШУУГ:эшне җаваплы, аңлап башкару;

ТБУУГ: фактик мәгълүматны билгели алу; чагыштырып нәтиҗә чыгара белү; уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу;

КУУГ: әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

Р:Уку мәсьәләсен чишә белү;

П:Фигыльнең җөмләдәге урнашу урынын ачыклый алу;















Яңа теманы ныгыту

1.Беренчел ныгыту өчен: "Тематик алфавит" уены

2.Дәреслек белән эш.83 нче бит, 124 нче күнегү

3.(Вакыт калса) Карточкалардагы биремнәр.

Төркемнәрдә эшлиләр. Алфавит буенча фигыльләр язалар.

2.Индивидуаль эш.Күнегүдән фигыльләрне генә күчереп язалар.(Дәфтәрләрен алышып, бер- берсенең эшләрен тикшерәләр).

3.Парларда эш.(телдән).Җөмләләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

ШУГГ: Татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү; иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү;

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;

ТБУУГ: күнегүдән фактик мәгълүматны таба алу;



Өй эше.

Өйгә эш бирү.

Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр

ШУГГ:Мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу;

ТБУУГ:Дәреслектән инфромацияне табу, аңлау;































Рефлексия

1.Тест эшләү.

1.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

2. Фигыль нәрсәне белдерә?

3.Кайсы рәттә фигыльләр язылган?

2.Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.



Тест эшлиләр, бер- берсенең тестларын тикшерәләр, тактадагы җавап буенча карап нәтиҗә ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр;

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында аңлау;

РУУГ:Эш нәтиҗәләрен бәяли белү; тикшерә белү; хаталарны төзәтә алу;

ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;















































</ Тест .

1.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а).Кем? Нәрсә?

ә).Нинди? Кайсы?

б).Нишли? Нишләде? Нишләр?

2. . Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен

б) предметның исемен

3). Кайсы рәттә фигыльләр язылган?

а) акбур, чәчәк, кибет

ә).матур , чиста, зәңгәр

б). укый, бара, йоклый

2. Тактада язылган сүзләр.

Әни йөзә

Үрдәк үсә

Чәчәк пешерә

Аю ява

Кар

3.Җөмләләрне тәрҗемә итү өчен карточкалар.

Бабушка испекла вкусный пирог.-

Марс читает интересную книгу.-

Без ял көне Казанга барабыз.-

4. "Тематик алфавит" уены. Бирелгән хәрефләрдән башланган фигыльләр язарга (1 хәрефкә 1 фигыль җитә)

14





Тематик алфавит







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал