7


  • Учителю
  • Муса Җәлил иҗатын өйрәнү, 4 класс татар төркеме

Муса Җәлил иҗатын өйрәнү, 4 класс татар төркеме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала























Әдәби уку-4 нче сыйныф

Класстан тыш уку

Тема:М.Җәлил иҗаты белән танышу.







































Тема:М.Җәлил иҗатына күзәтү

Максат:1.Укучыларны М.Җәлил шигырьләре белән таныштыру.

2.Уку күнекмәләрен,иҗади фикерләү сәләтен

үстерү,сөйләм телләрен баету.

3.Укучыларда шагыйрь иҗатына карата

кызыксыну,патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау:Шагыйрьның портреты,китап күргәзмәсе,шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган альбомнар.Укучыларның иҗади эшләре,иллюстрацияләр.

Дәрес тибы:Яңа теманы аңлату,алган белем,күнекмәләрне камилләштерү.

Алымнар:Тест,карточкалар буенча эш,сәнгатьле уку,иҗади эшләр китабына күзәтү,шигырьләр ятлау,әңгәмә,төркемләп эшләү.



Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез,укучылар

Килдегезме дәрескә,

Уен,көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Укучылар: Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Укучылар,әйдәгез,дәресебезне башлаганчы,дәрестә эшләү,утыру,кагыйдәләрен галимебез Риза Фәхретдиннең "Нәсыйхәт" китабыннан алынган юллар белән ныгытыйк.

Укучылар:(чиратлашып әйтәләр)

1.Үз урыныңда авышмыйча,дәрес итеп утыр.

2.Дәрескә күңел сал.

3.Сораган сүзне дөрес аңлап,ачык тавыш белән җавап бир.

4.Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.



Дәреснең девизы: "Әдәпле бул,сәләтле бул,

Матур бул,батыр бул"

Хәзер әдәби уку дәресе,әдәбият сүзе әдәп дигән төшенчәне белдерә,әдәбият дәресенең төп максаты әдәпле,тәрбияле туган телен яратучы укучылар тәрбияләү.

II.Өй эшен тикшерү.

Ш.Маннурның "Әткәм-әнкәмнең теле" әсәре буенча тест.(дәреслек буенча-төркемләп эшләү)

Нәтиҗә:Шәйхелислам,ягъни автор үзе бик тырышып фәннәрне өйрәнә.Хикәянең соңгы юлын табып уку.

III.Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,

Шигыремдәге изге антыма

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Укучылар,бу шигырь юлларын ишеткәнегез бармы?Аны кем язган дип уйлыйсыз?

Бүген без,кыскача гына, герой шагыйрь М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

-Биография

-Иҗаты

-Альбомнар карау

-Китап күргәзмәсе белән танышу

"Бакчачы","Бер үгет","Чишмә" шигырьләрен эчтән уку,мөстәкыйль танышу.

-Физминутка

-Сүзлек өстендә эш

-Тулу-кабару,күперү

-Бәдән-тән,гәүдә

-Чыпчык тезеннән-бик аз

IV.Ныгыту.

-Шигырьләрне укытучының үрнәк укуы

-Карточкалар белән эшләү(Төркемләп)

1.Бакчачы карт ни өчен бәхетле?

2.Җирдә аның нинди эзе кала?



1."Урман" шигыре кайчан язылган дип уйлыйсыз?

2.Сугышка киткәндә шагыйрь нинди ант биргән дип уйлыйсыз?



1."Бер үгет" шигыре нәрсә турында?

2.Шагыйрь уйлавынча чын кеше нинди булырга тиеш?



1.Янып калсын гомрең,маяк булып,

Үзеднән соң килгән буынга,-дигән юллар син укыган шигырьләрнең кайсы геройларына туры килә?

2.Шигырьнең ике юлын Муса Җәлилнең үзенә карата әйтеп буламы?

3.Халкыбыз шагыйрь истәлеген ничек саклый?

-Сәнгатьле уку

-Яттан сөйләү(ике укучы)

-Укучыларның иҗади эш дәфтәрләре белән таныштыру,иллюстрацияләр карау

-Күргәзмәдәге альбомнар белән танышырга юл күрсәтү(кыскача аңлатма бирү)

V.Дәресне йомгаклау

-Нәтиҗә ясау

-Билгеләр кую

-Өйгә эш бирү:М.Җәлилнең бер шигырен яттан өйрәнергә.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал