7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока по литературному чтению

Технологическая карта урока по литературному чтению

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕХНОЛОГИК КАРТА

4 нче сыйныф

Әдәби уку

ә

Тема

«Озын-озак балачак» бүлегеннән «Сабый чаклар»(Р.Төхфәтуллин буенча) хикәясе

Теманың максаты




«Сабый чаклар»(Р.Төхфәтуллин буенча) хикәясен өлешләргә бүлү,өлешләр арасындагы бәйләнеш аша әсәрнең эчтәлеген табу.

Хикәя төзелү логикасыннан чыгып,укучыларны иҗади уйларга, әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын табып, гомумиләштерергә өйрәтү.

Теманың төп эчтәлеге,төшенчәләр

Рафаил Төхфәтуллинның «Сабый чаклар» хикәясен анализлау.Образларга бәя бирү.Сүзлек өстендә эш.


Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ


Әсәрне өлешләргә таркату,өлешләр арасындагы бәйләнеш аша әсәрнең эчтәлеген билгели белү. Хикәя төзелеше логикасыннан чыгып,иҗади уйлый,әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын табып гомумиләштерә белү.Үз-үзеңне әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү.

Шәхси: анализ барышында үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: гомумиләштерелгән анализ ясый белү.

Танып-белү: Рафаил Төхфәтуллинның «Сабый чаклар» әсәренең шәхес тәрбияләүдәге кыйммәтен аңлау.

Коммуникатив:бердәмлекне булдыру,әхлаклы шәхес тәрбияләү.


Эшләү киңлеге булдыру

Предметара

бәйләнешләр

Эш формалары

Ресурслар

Сынлы сәнгать, җәмгыять белеме

Фронталь,группалап,индивидуаль

Р.Төхфәтуллинның «Сабый чаклар» әсәре,портреты,күрсәтмә материал,ИКТ презентация


1 этап. Эшчәнлеккә мотивация


Максат:

Р. Төфхәтуллинның «Сабый чаклар» әсәренең сюжеты белән танышу


Проблемалы ситуация: Р. Төфхәтуллинның «Сабый чаклар» әсәренең мәгънәсе нидән гыйбарәт? Әсәренең сюжет сызыклары. Әсәрне нинди бүлекләргә бүлеп була?


2 этап. Танып - белү эшчәнлеге


Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә (Б) , аңлауга (А) , кунекмәгә (К) юнәлтелгән биремнәр.

Диагностик биремнәр

Әсәрне өлешләргә таркату, өлешләр арасындагы бәйләнеш аша әсәрнең эчтәлеген табу.


1 нче бирем. Әсәр эчтәлеге кем белән бәйле?

2 нче бирем. Әсәрне нинди бүлекләргә булеп була? Беренче өлешнең исемен табу әһәмиятле, чөнки исем бу өлешнең төп эчтәлеген билгели. Малайларның балачагы бик авыр булуың күрсәтә.


Үзегезнең тормышта булган уңай һәм тискәре якларны язарга, барысын да уңай якка үзгәртү өстендә эшләргә.


Көтелгән җаваплар.

1нче биремгә җавап. Эчтәлекнең лирик герой һәм аның гади авыл малайлары белән бәйле булуы аңлашыла, чөнки әсәрнең башыннан ахырына кадәр сүз алар турында бара. Димәк, төп эчтәлек җыелма образ булган малайлар тормышына, холыкларына бәя бирүдән гыйбарәт булырга тиештер. Автор үз геройларына бәя бирми, аларны авыр сугыш шартларына куя.

Максат|:Хикәя төзелеше логикасыннан чыгып,укучыларны иҗади уйларга, әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын табып, гомумиләштерергә өйрәтү.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

1нче төркем:

  1. Хикәянең биренче вакыйгасы лирик геройның сугыш елларына туры килгән балачак хәтирәләре турында. Әтиләрен портретларда гына күреп беләләр. Күмәч конфет-пряник дигән ризыкларның барлыгы турында да белмиләр.

Шулай да урамның яшел чирәмендә алты дус-авыл малайлары тәгәрәп үсәләр. Беренче өлешнең исемен "Cугыш һәм балачак" дип бирә алабыз. Беренче өлешнең исемен табу бик әһәмиятле,чөнки исем бу өлешнең төп эчтәлеген ача.Сугыш елларындагы аянычлы балалар язмышын күрсәтә.

  1. Олырак малайларның ябык җилкәләренә дә ул елларның авыр йөге төшә. Алар фронтка киткән әтиләре,абыйлары урынында эшли-ләр .Ат җигеп кырда эшлиләр яки үзләре арбага җигелеп, басудан йөк ташыйлар.Бу вакыйгаларны да беренче өлешкә кертәбез,чөнки ул авырлыкның дәрәҗәсен күрсәтә.

  2. "Нужа бабай" лирик герой һәм аның биш иптәшенең нәни җилкәләреннән дә атлап узарга өлгерә.»Өйләргә без хуҗа идек» дигән җөмлә, әлбәттә, эшкә дә хуҗа булуны аңлата , су китерү , идән юу , бәрәнге казу. Иртә яздан көрәк белән каера -каера җир казу , чүп утау , бәрәңге төбе өю , алу. «Чишмә кебек акты безңен тирләр ул бакчада «,-ди ул

Ләкин шулай да сабый чаклары искә төшсә , лирик геройның күз алдына килә дә баса . Бу өлешне «Өзелгән хбалачак « дип исемли алабыз .

4)Өлешләр каршылык , чагыштыру , метафора , дәрәҗә арттыру , кабатлау алымнары белән икегә бүленә ала.Хикәянең өлешләре каршылыкта тора.Беренче һәм икенче өлештә сугыш тормышка , яшәешкә каршы куела.Бигрәк тә балалар язмышы бик аяныч хәлдә, Яшел чирәмдә тәгәрәп үсә торган балаларның бәхетле тормышка өметләре өзелә. Бу

тормыш мәхшәргә әйләнә.

2 нче төркем

1)Хикәядә тагын балаларның мәктәпкә укырга бару вакыйгасы бар. Үзара дус яшәгән малайларның икесе генә мәктәпкә баруы калганнарын көнләштерә. Бигрәк тә Исламгәрәй,ягъни көрәшә башласаң, гел аста калган малайның, болардан алда мәйданга омтылуы белән дусларның килешәсе килми.Ул өченче класста ике ел утыра да, дуслары аны барыбер куып җитә.Аның мактанчыклыгы дусларына ошап бетми. Ә менә акбур белән мактануы инде лирик геройның сабырлыгын бетерә һәм ул акбурны Чагыл тавыннан табып алып кайтырга була. Бу вакыйгаларны да сугыш еллары балачагының күренешләре буларак «Сугыш һәм балачак» өлешенә кертәбез.

Әңгәмә:»Лирик геройга, аның иптәшләренә нинди сыйфатлар хас? Аянычлы балачак өчен кем гаепле? Фашизм тарафыннан көчләп тагылган канлы сугыш.

Көтелгән җаваплар:



1)Лирик геройга ике яклап бәя бирә алабыз.Бер яктан ул вакыйгаларны сурәтләүче,хикәяләүче. Икенче яктан ул автор образы, лирик «мин». Лирик герой әсәрдә хикәяләүче, үз карашын, фикерен ачык белдерүче. Аның үз иптәшләренең авыр тормышына, хис-кичерешләренә битараф калмавы күзгә ташлана. Хикәяләүченең сөйләме, аңлатмалары аның эчке дөньясын ача. Үз фикерен дә ачык итеп җиткерә белә. Хәзер яшел чирәмнәрнең кара җиргә әйләнүе аны борчый, хафага сала. Тормыш нинди генә авыр булмасын, ул үзенә юаныч таба белүе-малайның күркәм сыйфаты. Ул күп мәртәбәләр авылның яшел хәтфә үлән белән капланган урамын искә төшерә. Бу аның күңеленең сафлыгын, матурлыкка омтылуы белән аңлатыла. Җилкәләренә төшкән авырлыклардан ул зарланмый, аларны олыларча дөрес бәяли, түземлелек күрсәтә.

2) Шуның белән бергә ул бераз көнчерәк тә. Иптәшләренең бер ел алдан укырга керүе, Исламгәрәйнең акбуры булуы аны көнләштерә. Ләкин бу яхшы көнләшү:аның да тизрәк мәктәпкә барасы, шул акбурны тотып язасы килүе белән аңлатыла.

3) Лирик герой өзекнең ахырында үз максатына ирешүдә барлык авырлыкларны җиңәргә әзер торган малай булып кала. Һәм аның шулай булачагына ышанасы килә.


3 этап.Интеллектуаль үзгәртеп кору эшчәнлеге


Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләрен формалаштыру.



Репродуктив бирем: Биремне үтәргә әзерлән,аны үтә,эшеңне тәкъдим ит.

  1. Язучы стиленең үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

Көтелгән җаваплар:

1 нче төркем.

Үзенең стиле белән ул татар әдәбиятындагы бер әсәргә дә охшамаган. Бер яктан,хикәя-лиро-эпик әсәр. Аның. лирик герое бар.Лирик герой хикәянең башыннан ахырына кадәр үз хисләре, вакыйгалары турында сөйли.



2 нче төркем.

Ләкин шул ук вакытта хикәя лирик әсәрләргә дә охшап бетми. Р.Төхфәтуллин вакыйгаларны кинодагы кебек өзек-өзек аңлатмасыз, сурәтләү рәвешендә генә тасвирлый. Малай өзлексез вакыйгалар турында сөйли,ләкин ул вакыйгалар эчендә катнашучыларның берсе генә. Башкалар әйткәнчә бәя бирми, вакыйгаларны ялгап бармый. Шуңа күрә хикәядәге хәрәкәт, сюжет агышы булудан бигрәк, лирик геройның хисләренең агышына әйләнә.Бу урында Р.Төхфәтуллинның яшүсмер малайның эчке дөньясын бик оста күрсәтүен әйтергә кирәк. Лирик герой әле генә рухланып яшел чирәмле авыл урамы турында сөйли. Ул да булмый сугыш китергән авырлыклар искә төшә.Бу күренеш дүрт мәртәбә кабатлана. Бәлки ул шушы кабатлау алым белән хәрәкәт тудыруга ирешәдер.



2.Төркемнәр презентация тәкъдим итәләр.

4 этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя




Хикәянең дәвамын языгыз. Стильне үзегез сайлый аласыз.Сез аны автор стилен саклап,хәрәкәткә генә кора аласыз.Хикәяләү юлы белән дә яза аласыз.

4 этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя

Контроль эш төрләре,контроль биремнәр


Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү

Хикәя язарга

Укытучының үзбәясе

Катнашучыларның бәясе





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал