7


  • Учителю
  • Разработка проекта по татарскому языку Неологизмы

Разработка проекта по татарскому языку Неологизмы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты"

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль белем бирү учреждениесе "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле гомуми белем бирүче 12 нче урта мәктәбе"

Проект эше

Тема: "Яңа сүзләр. Неологизмнар."





Тема: "ФДББС шартларында билингваль тирәлектә татар теле һәм әдәбияты укытуның теоретик һәм гамәли аспектлары"

















Башкарды: Галимуллина Зинфира Индус кызы

МБББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле

гомуми белем бирүче 12 нче урта мәктәбе"нең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Проект эше яклауга куела:

Фәнни җитәкче:





10нчы июнь, 2016нчы ел





Эчтәлек:

Кереш 3-4

Төп өлеш. Технологик карта 5-13

Йомгаклау 14

</<font face="Times New Roman, serif">Кулланылган әдәбият 15













































































Проектның максаты: икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры китереп, рус мәктәпләренең татар төркемендә 5нче сыйныфта "Яңа сүзләр. Неологизмнар." темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасын төзү һәм теоретик яктан нигезләү.

Бурычлар:ФДББС таләпләре турындагы методик тәкъдимнәрне, технологик карталарны төзү буенча күрсәтмәләрне өйрәнү .

Гипотеза: Укытучы дәреснең технологик картасын төзү методикасын яхшы белгәндә, ФДББСны тормышка ашыру нәтиҗәле булачак.

Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметларының структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел, ә дәресне планлаштыруга, дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгәрешләр кертә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбе укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Традицион укыту системасыннан аермалы рәвештә заман дәресләренең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр.

Төп максат - укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру;

Дәрес эчтәлеге - теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.

Белем бирүгә этәргеч көчләр - иҗат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

Эш ысуллары - бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик. Әңгәмә, дәре-диспут, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Дәресне оештыру- сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү, шәхси, төркемле, парлы эш оештыру.

Укытучы - ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бтрүче. Аның төп бурычы- укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

Төп нәтиҗә - укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

Бүгенге укытучылар дәресне планлаштырган вакытта, оештыру этапларына нык игътибар биреп, аларны төрләндерү ягында торалар. Заман таләпләренә туры китереп, дәресне үткәрүне планлаштыруның берсе булып технологик карта тора.

Технологик карта ул - дәрес барышының гомуми-график чагылышы. Ул үз эченә дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне, дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын,укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен, теманы, җиһазлауны, метод һәм алымнарны, ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне ала.

Технологик карта куллану белем сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, чөнки укыту процессы максаттан нәтиҗәгә кадәр планлаштырыла, информация белән эшләүнең иң нәтиҗәле методлары сайланыла, укучыларның үзлектән, интеллектуаль өйрәнү һәм рефлексив эшчәнлеге этаплап оештырыла, белем, күнекмәләрне практикада куллану мөмкинлеге булдырыла.













































Неологизмнар турында төшенчә бирү

Укучыларда уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкны үстерү

Укучыларда бер-береңә булышу, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләү

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр









Шәхескә кагылышлы: туган телне хөрмәт итү, аны өйрәнергә, белемнәрне камилләштерергә омтылу, ярдәмчеллек сыйфаты булу

Метапредмет:

Белемнәрне структуралаштыру, төрле фактларны кулланып, үз фикереңне дәлилли белү

Предмет буенча:

"Неологизм" төшенчәсенең мәгънәсен белү, тексттан неологизмнарны таба , аларның лексик мәгънәләрен аңлата белү

Дәреснең тибы

Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

неологизм

Предметара бәйләнеш

инглиз теле

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парларда,төркемдә

Чыганаклар

Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. Татар теле. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5нче сыйныф,

Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2015.

Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В.Һадиева тарафыннан төзелгән "Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап, Казан "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2015.







Җиһазлау

Проектор, ноутбук, агач рәсемнәре, сүзләр язылган яфраклар

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча

Мета-предмет

Шәхескә кагылыш-лы

Оештыру

Мотивлаштыру

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

−Кәефләре-гез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, дәресебез яхшы үтсен өчен бер-беребезгә матур сүзләр, теләкләр әйтик.



Укытучыны сәламлиләр, бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр, теләкләр телиләр



КГУУ: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәт-тәшлек итү

РУУГ: эш уры-ныңны оешты-ру

Укытучы һәм иптәшләреңне хөрмәт итү, үзбәя

Белемнәрне актуальләштерү Өй эшен тикшерү

Укучылар, үткән темаларны искә төшерү өчен, сезгә слайдта язылган җөмләләрне тулыланды-рып язарга тәкъдим итәм.































































262нче күнегүне тикшерә.

Биремне дәфтәрдә эшлиләр

1.Кулланы-лыштан төшеп калган сүзләрне ...дип атыйлар.

2.Бер җирлектә яшәүчеләр генә куллана торган сүзләр...дип атала.

3. Төрле һөнәр, профессия кешеләре сөйләмендә кулланыла торган сүзләр...дип атала.

4. Гомуми кулланылыш-та йөрүче, барлык кешеләр өчен дә аңлаешлы, таныш сүзләр...дип атала.

Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, үрнәк буенча бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр



Тексттан искергән сүзләрне табалар.

Искергән сүзләрне таный , кулланы-лу өлкәсе һәм активлы-гы буенча сүзлек составы

термин-нарын белү

ТБУУГ:белемнәрне структуралаштыру, үзләштергән белемнәрне куллана белү

КУУГ: уку хезмәт-тәшле-ген план-лашты-ру

РУУГ: үзеңнең һәм сый-ныф-ташла-рыңның эшен бәяләү

Сыйныф-ташларың-ны хөрмәт итү

Танып-белүгә мотивлаштыру











Проблемалы ситуация тудыру

Дәреснең темасын, максатын формалаш-тырырга тәкъдим итә.

Балалар тактага карагыз әле. Сез ике агач күрәсез. Берсе -зур агач, ул инде күптән утыртыл-ган, икенчесе - бик яшь. Агачларның яфраклары юк, без моны төзәтергә тиешбез. Агачлар астындагы яфракларга язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Аларны ике төркемгә аерып карагыз . Булдымы? Хәзер миңа яфракларны үз агачларына куярга ярдәм итегез.Мо-лодцы, беренче агачка без мәктүп, уйку, гыйлем, еглау, патша сүзләрен куйдык.Ә ни өчен сез шулай эшләдегез?Ә хәзер икенче агачка карыйк. Анда флешмоб, скриншот, слоган,тренд, имидж сүзләре урнашкан. Бу сүзләр нәрсә аңлаталар? Балалар, без бу сүзләрне күптән кулланабызмы? Ни өчен мин шундый агачлар сайладым икән? Мондый сүзләр нигә барлыкка килә икән? Аларның барлыкка килүе нәрсә белән бәйле?

Әйе, укучылар безне телебездә барлыкка килгән яңа сүзләр неологизмнар дип атала. Бу сүз грек теленнән кергән, нео- яңа, логос - сүз дигәнне аңлата. Димәк, бүген без сезнең белән нинди тема өйрәнәбез

Бирелгән сүзләрне ике төркемгә аерып язалар,

сорауларга җавап бирәләр, дәреснең темасын, максатын билгелиләр



ТБУУГ:фикер-ләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшлән-гән эшнең сыйфа-тын һәм дәрәҗә-сен билге-ләү КУУГ: башка-ларны тыңлый белү, үз фикереңне әйтә, дәлилли белү.

РУУГ: дәрес-нең тема-сын, макса-тын форма-лаштыра белү



Башкалар-ның фикерлә-рен аңлый белү, үзбәя

Ял минуты

Танып-белүне оештыру

Яңа теманы өйрәнү

Нәтиҗәләр-не дәреслектә-ге кагыйдә белән чагышты-рыйк, дөрес фикер йөрттекме икән?



1. Дәреслекнең 116нчы битендәге кагыйдә, 265 нче күнегү өстендә эшлиләр, берничә укучы кагыйдәне укып күрсәтә.

Неоло-гизмнар, аларның барлыкка килү сәбәплә-рен белү

ТБУУГ: аңлап уку

КУУГ: башка-ларны тыңлый белү





Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Сезнең парталарда карточкалар ята. Беренче рәттә утыручы-ларга неологизм-нар бирелгән. Ә икенче рәттә утыручы-ларда аларның лексик мәгънәләре. Сезгә үз парларыгызны табарга кирәк.

Җанатар - спорт ярышларын караучы, Фломат - тере чәчәкләр сата торган автомат, флешмоб- билгеле бер кешеләр төркеме, җәгыять урыннарында кинәт җыелып , алдан планлаштырылган 5 минутлык акция, митинг үткәрә.Колл- центр - шалтыратуларны эшкәртү үзәге, IT- яңа заманча заманча технологияләр

2. 266 нчы күнегү өстендә фронталь эш.

Сорауларга җавап алу Волонтер кем ул?

Алар нәрсә белән шөгыльлә-нәләр?



Неологизмнарның лексик мәгънәләрен дөрес билгеләп, үз парларын табалар



















































Тексттагы неоогизмнарны табалар, мәгънәләрен аңлаталар













































Сорауларга җавап бирәләр



























































Неологизмнарны аера һәм тексттан таба, мәгънәләрен аңлата белү

ТБУУГ: аңлап уку, кирәкле мәгълү-матны табу

КУУГ: уку хезмәт-тәшле-ген оешты-ру, үз фике-реңне төгәл, ачык әйтеп бирү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәт-мәләрне истә тотып гамәл-ләр кылу



























































КУУГ: әңгәмә-дә катна-шу, фике-реңне дәлилли белү

Төркемдә, парларда эшли белү

















































































































ярдәмчел булуның яхшы сыйфат икәненә төшенү



Мөстәкыйль эш

Мөстә-кыйль эшне оештыра(тематик алфавит): укытучы һәр укучыга хәрефләр язылган таблица тарата

Шул хәрефләргә башланган неологизмнар язалар: үрнәк белән (экранда) чагыштырып үзләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр



ТБУУГ: логик фикерли белү

РУУГ:

мөстә-кыйль рәвештә хаталарны табу, төзәтү, бирел-гән крите-рийлар-дан чыгып, эшеңне бәяләү



Рефлексия(дә-реснең нәтиҗәләре)

Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә

Бүген мин дәрестә .....белдем.

Миңа ......кызык булды.

Бу белемнәр миңа кирәк булачак, чөнки...



Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучылар-ның эшчәнлеген бәяли, өй эше биремнәрен аңлата:

1.267нче күнегү(нео-логизмнар-ның мәгънәлә-рен аңлатырга)

2.267нче күнегүдә бирелгән сүзләр белән җөмләләр язарга

3." Минем тормы-шымда интернет" темасына неологизм-нар кулланып, хикәя язарга.



Җөмләләрне тулыланды-рып үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.



ТБУУГ: диффе-ренса-циялән-гән биремне сайлау

КУУГ: үз фике-реңне әйтә, дәлилли белү

РУУГ: үзбәя, коллек-тив һәм индиви-дуаль эшне дөрес бәяли белү

Эшчән-лекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасын-дагы бәйләнеш-не билгеләү,

бәяләү. үз уңыш-уңыш-сызлык-ларыңның сәбәпләрен ачыклау









































Йомгаклау

Технологик карта уку-укыту материалын системалы һәм бербөтен итеп күзалларга, балалар белән нәтиҗәле алымнар һәм формалар кулланырга, укытучы һәм укучыга үзара хезмәттәшлек итәргә, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирә.

Мин рус мәктәпләренең татар төркемендә 5нче сыйныфта "Яңа сүзләр. Неологизмнар." темасы буенча технологик карта төзедем. Әлеге хезмәтне татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз эшчәнлекләрендә кулланырлар дип уйлыйм.









































































Кулланылган әдәбият

  1. Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. Татар теле. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5нче сыйныф Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2015.

  2. Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В.Һадиева тарафыннан төзелгән "Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап, Казан "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2015.

  3. Р.Р.Шәмсетдинова. Татар теле:Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар.-Казан: Татарстан китап нәрияты, 2005.

  4. А.Х.Мөхәммәтҗанова, Р.Б.Камаева "ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек, -казан: ТРМҮИ, 2015.

  5. Г. Мөхәрләмова "Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше" ("Мәгариф" журналы, март, 2016нчы ел)





15



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал