7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку по теме 'Кабак'

Разработка урока по татарскому языку по теме 'Кабак'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйретдинова Гүзәл Фоат кызы

10 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес планы.

Дәреслек авторы:Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева


Тема: «Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - сакла»

(Ф.Хөснинең "Кабак "әсәре буенча).

Максат:

1. а). Яңа лексика белән таныштыру.

ә). Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру.

2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

3. Дуслыкның байлыктан кадерлерәк икәнлегенә төшендерү, бер - береңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе.


Дәрес барышы.

I.Оештыру.

II.Өй эшен тикшерү.

III.Төп өлеш.

Укытучы. Бүгенге дәреснең темасы "Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - сакла"дип атала.Үткән дәрестә без күренекле татар язучысы Фатих Хөснинең биографиясе белән таныштык. Мәктәптә һәм институтта укыганда ук шигырьләр , хикәяләр яза дидек. Бүген дәрестә без Фатих Хөснинең "Кабак"әсәреннән өзекне укып, сезнең белән дәреснең темасын ачыкларбыз. Иң беренче сүзлек эшен эшлибез.

(Укучылар дәфтәрләрендә числоны һәм теманы язып куялар).

1.Сүзлек эше.

ахирәт дуслар - задушевные подруги.

аралары бозылды - испортились отношения .

гомер кичерәләр - живут.

кабак сабагы - стебель тыквы.

арлы - бирле йөрде - ходил (а) туда-сюда.

чүлмәк кадәр кабак - тыква величиной с горшок.

авыз йомып калмады - не промолчала (фразеологизм).

сәбәпче - виновник.

шикләнделәр - сомневались , подозревали .

2.Тексттан, бирелгән сүзләр кергән, җөмләләрне табып укырга ,тәрҗемә итәргә.


3.Ф.Хөсни хикәясеннән өзекне уку , тәрҗемә итү

Укытучы.Мы познакомились с отрывком из произведения "Кабак" Фатиха Хөсни. Как вы думаете, что изображено в произведение , о чем это произведения ? О чем хотел сказать автор ?


Җавап: В этом отрывке изображена жизнь простых сельских бабушек , которые были задушевными подругами , в свое время они вместе радовались и переживали в этой жизни.


Җавап: В произведение описывается отношения между людьми, как из-за одной тыквы поссорились двое пожилых людей.


Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Маһи әби Мәлихә әби турында нинди фикердә? Фикерегезне хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.


Җавап: Маһи әби: "Мәлихә юри генә әйтә торгандыр, кеше кабагын алып нишләсен соң ул?"- дип уйлады.


Укытучы. Маһи әби дә, Мәлихә әби дә кабакка тимиләр. Аларның бу адымнарын ничек бәяләргә була?


Җавап.Маһи әби дә, Мәлихә әби дә гомер буе кеше әйберенә тияргә ярамый дигән язылмаган закон белән яшәгән."Күрше хакы Алла хакы" дигән мәкаль бар татар халкында. Минемчә, алар икесе дә шул әйтемгә буйсынып гомер иткән. Аларның намуслары бу кабакка тияргә мөмкинчелек бирми.


Укытучы.Укучылар,әйдәгез әле без Маһи әби белән Мәлихә әбигә характеристика биреп карыйк. Беренче әбиләрнең уңай сыйфатларын , аннары тискәре сыйфатларын әйтеп китик.


Уңай сыйфатлар: тырыш, уңган,кешелекле, кунакчыл, хезмәт сөючән, тәмле телле.

Тискәре сыйфатлар: үпкәләүчән, юкка-барга кызып китүчән.


Укытучы.Укучылар, ә сез "дуслык ","дус" сүзләрен ничек аңлыйсыз? Бәлки,сезнең тормышыгызда да шундый гыйбрәтле хәлләр булгандыр, сөйләп китмәссезме икән?

(4-5 укучы узләренең дуслары һәм алар белән булган гыйбрәтле хәлләр турында сөйлиләр.)

Укытучы. Дуслык турында рус һәм татар телендә бик күп мәкальләр бар. Без аларны хәзер укып, дәфтәрләребезгә язып куярбыз.

Мәкальләр.

"Дустың авырса, син дә ыңгыраш."

"Туганлык белән дуслык байлыктан кадерлерәк".

"Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - сакла"

"Нет друга - ищи, нашел - береги"

"Друзья познаются в беде".


Укытучы. Хәзер мин сезгә бу өзекне сәхнәләштереп карарга дәкъдим итәм.

(4 укучы өзекне сәхнәләштерә ).

Кабак.

Автор.Маһи белән Мәлихә, ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде.Узган җәйне аларның

аралары бозылды.

Маһи.Мәлихә,Мәлихә дим.

Мәлихә. Нәрсә булды ,ахирәт?

Маһи. Минем кабагым синең бакчаңда үскән.

Мәлихә.Нишләп синең кабагың минем бакчамда үсәргә тиеш ди?

Маһи. Әйдә, ышанмасаң .Әнә , кара!Минем кабак түгел диеп әйт тагын.

Мәлихә. Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде. Ә бу минем бакчамда үскән, значит, минеке.

Маһи. Ярар, минем кабакларым күп, үзеңә булсын.

Мәлихә. Юк, миңа да кирәк түгел ул кабак.Алып чык, синеке булгач.

Автор.Маһи белән Мәлихә әби җәй буе кабакларын карап, санап йөрделәр.Шулай да беркөнне кабак юкка чыкты. Ике күрше нәрсә уйларга да белмәде.

Әнисә.Сезне җәй буе талаштырган кабак менә шушы бәлеш эчендә. Хәзер ул беркемнеке дә түгел. Шулай булгач, ахирәтләр, бүтән талашып йөрмәгез.

Маһи.Талашып дип, талашмадык инде.

Мәлихә. Мин дә шулай дим шул, ахирәт.

Укытучы. Дуслык турында бик куп мәкальләр бар. Аларны без экранда күрәбез.( бер укучы мәкальләрне укый ).


IY. Материалны ныгыту ( ситуатив күнегүләр). Скажите о том, что:

- подруги жили спокойно, дружно;

- испортились отношения между подругами;

- они встретились в огороде;

- в этом году хорошо уродилась тыква;

- две соседки очень долго спорили;

- у тебя есть друг, вы с ним давно дружите;

- ваша дружба крепкая и вы не ссоритесь;

- бывают споры, но вы их решаете спокойно;

- вы с соседями живете дружно;

- вы с соседями ходите друг к другу в гости.


2. Әсәргә план төзү.

1.Маһи әби белән Мәлихә әби - тату күршеләр.

2.Бакчадагы кабак.

3. Үпкәләшү.

4. Кабакларны саклап йөрим.

5. Сәер югалу.

6. Кабак бәлеше.


Y. Йомгаклау.

YI. Өй эшен бирү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал