7


  • Учителю
  • 6 нчы сыйныфларга татар әдәбиятыннан контроль эшләр

6 нчы сыйныфларга татар әдәбиятыннан контроль эшләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6 нчы сыйныфларга (татар төркемнәре өчен) татар әдәбиятыннан административ контроль эшләр.

2нче чирек

1.Мәҗит Гафури туган төбәк,аның туган елы,укырга-язарга өйрәнгән урыны.Ничә яшьтә ул ятим кала?Беренче әсәрен кайчан яза?М.Гафури ничәнче елда Казанга укырга килә?М.Гафуриның вафат булу вакыты.



2. "Ана" шигырендә ана баласын нинди сүзләр белән иркәли?Әниләрегез яратып әйтә торган сүзләр?Ә үзегез әниләрегезгә ничек дәшәсез?



3.Әниләр турында нинди шигырь һәм җырлар беләсез?



4. Инша язу "Минем әнием"



3нче чирек

1.Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар һәм шагыйрьләр.Аларның сугыш турында язган әсәрләре(1,2 әсәр исеме)



2.А.Лактионов "Фронттан хат"картинасы буенча инша язу.

Терәк сүзләр:чәчләрен толымлап үреп хат тыңлаучы кыз,конверт тоткан хатын,яктылык сирпелә,шөһрәт казана.



3.Нәрсә ул мәзәк?



4нче чирек

1.Ибраһим Газиның тормыш юлы,иҗаты(кайда тууы,укуы-2-3 җөмлә)



2.Ибраһим Газиның "Мәүлия нигә көлде?"әсәре буенча изложение -инша язу.

Мәүлиягә быел унике яшь тулды.Кечкенә чагыннан ук аны "дәү әнисе кызы",нәкъ дәү әнисе"дип аптыраталар иде.Маңгаена табарак сикергән кара кашлары да чекерәеп торган кечкенә кара күзләре дә-барысы да дәү әнисенеке.Берни булса,үз әнкәсе аңа: "Син-минем кызым түгел,дәү әниең кызы,бар дәү әниеңнәргә илтеп бирермен,алар кызы булырсың,"-дип,Мәүлияне "куркыта торган иде.

(сораулар ярдәмендә хикәяне язып бетерү)

а)Мондый куркыту кирәкме?

б)Кыз кайсы ягы белән әнисенә охшаган?

в)Төрле юк-барга ышануы аңа файда китергәнме?

г)Әсәрдә нинди юмор кулланылган?

д)Мәүлия сезгә ошадымы?

3.Бүгенге һәм элеккеге мәктәп арасындагы аермаларны язу.

Имтихан Бердәм дәүләт имтиханы

</ Дәфтәр бите бланк





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал