7


  • Учителю
  • «Татарстан елгалары» тексты. - «Текст реки Татарстана». План-конспект. 8 класс татарская литература для русских групп

«Татарстан елгалары» тексты. - «Текст реки Татарстана». План-конспект. 8 класс татарская литература для русских групп

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Этот  урок является уроком татарской литературы в 8 классе для русскоязычных учащихся. Урок с элементами интегрирования с курсом природоведения, географии, экологии, русского языка; формирование лексических навыков; работа с текстом. Разработка урока татарской литера
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

"Лениногорск муниципаль районы» Муниципаль берәмлеге

"Лениногорск шәһәренең 8нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.








Дәрес темасы:


"Татарстан елгалары"

тексты.


(8нсе класста үткәрелә торган рус телле укучыларга

татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе).








Төзеде һәм үткәрде:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафуанова Эльвира Растам кызы.














Лениногорск, 2014.



Тема: " Татарстан елгалары" тексты.


Максат:


1)

а)."Татарстан елгалары" тексты белән таныштыру.

б).Татарстан елгалары турында белем алу һәм алар турында мәгълүматларны камилләштерү


2)

а).Укучыларның ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

б). Фикерләрен бәйләнешле сөйләм теле аркылы дөрес итеп әйтә, дәлилли белүләренә ирешү.


3).

а). Суларны сакларга; чишмәләрне чистартырга.

б). Әйләнә - тирә мохиткә карата сакчыл караш . экологик культура тәрбияләргә.

Дәрес тибы:


Лексик күнекмәләрне формалаштыру;текст өстендә эшләү.


Дәресне җиһазлау:


ноутбук, проектор, мультимедиа: презентация,: "Дәрескә", Интернет, интерактив такта, видео һәм аудиоматериаллар (дәреслектәге текст язмасы, кошлар сайравы, "Урман", "Су тавышы", (ТРнда электрон белем бирү (электронное образование в РТ), цифр аркылы белем бирү ресурслары (цифровые образовательные ресурсы), видео "Табигатьне саклагыз!", чишмә суы салынган графин, Татарстан Республикасы картасы, 8 сыйныф дәреслеге., Ф. С. Сафиуллина., Р.Х.Мохиярова Казан "Мәгариф" нәшрияты ,2008











Дәрес планы:


Оештыру:

А. Укучылар белән исәнләшү, дәресне башлау;

Б. Алар белән әңгәмә уздыру.

Фонетик зарядка.

[ о ], [ о] авазлары кергән сүзләрне тыңлап, укучыларның шул сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешү.

Аудирование.

"Артык сүзне тап" уены аша нечкә әйтелешле сүзләр арасыннан калын әйтелешле сүзне таптырып, үткән материалны искә төшерүгә әзерлек.

Актуальләштерү.

А. Иван Иванович Шишкин картиналарын күрсәтеп, аларга карата сораулар биреп, үткән дәрес материалын кабатлау.

Б. Кошлар һәм чишмә тавышын тыңлап, яңа теманың темасын ачыклау.

В. Укучыларга яңа теманың максатын җиткерү.

Дәрестә укучыларны "Татарстан елгалары"дигән текст белән таныштыру, яңа лексика өйрәнү,әйләнә - тирә мохит турында әңгәмә кору


Яңа тема:

а. Текст алды эше.

- сүзлек өстендә эш.

- тактада язылган сүзләрне кабатлап, аларның әйтелеше өстендә эшләү.

- сүзләрне сүзлек дәфтәренә яздыру


Физкульминут. (релаксация, отдых).


б. Текст өстендә эш:

- аудиоязмадан текстны тыңлату;

- текстны үзләре эчтән укыйлар;

- сүзлеккә язылган сүзләрне тексттан таптырып, шул җөмләләрне укучылардан укыттыру.


Ныгыту.

Текст эчтәлеген аңлауларын беренчел ныгыту. ( укытучы русча текст буенча җөмләләр әйтә, укучылар текттан татарча җавабын табып, укырга тиешләр.

Йомгаклау:

Укытучы биргән сорауга җавап бирү.


Өй эше.


Билге кую.





Дәрес барышы:


- Исәнмесез.

- Исәнмесез.


-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы, бик яхшы, ярыйсы һ.б.


- Бүген сез нинди дәрескә килдегез?

- Без татар әдәбияты дәресенә килдек.


-Хәзер ничәнче ел керде?

-2013 нче ел.


- Ул нәрсә елы?

-2013нче ел - елан елы


- Бүген 2013нче елның кайсы көне?

- Бүген 21нче гыйнвар.


- Нинди атна көне?

- Бүген дүшәмбе


- Бүген сыйныфта ничә укучы?

- Бүген сыйныфта укучы.


- Кем юк?

- ....юк.


- Ребята, сегодня мы с вами во время фонетической зарядки поработаем над звуками [ о ], [ о ]. (слайд№2)

Так как эти звуки по разному призносятся в русских и татарских словах.

В русских словах произносится протяжно, а в татарских словах - коротко.

Например: [ ОН ] һәм [ ОН ].

Второй момент, если в первом слоге написана буква о, а в последующих слогах написана буква ы, то при произношении звука [ы] все равно произносится как звук [о]. (слайд№3 )


- Давайте прослушаем такие слова. Показывается транскрипция. (слайд№4 )

[ о ] - болыт, болын, ботак, озак, озын, олы.

1). Тема 18. «Культура и искусство» (Мәдәният һәм сәнгать). Аудирование


- Теперь повторим за диктором.

(Хәзер укучылар.туры утырыгыз һәм игътибар белән диктор артыннан кабатлыйбыз).

Аудирование. "Артык сүзне тап" уены.

Чәүкә, урман, песнәк, күгәрчен.

( Урман ). (слайд№ 5)

- Ни өчен урман?

- Чөнки урман сүзе - калын әйтелешле сүз.


- Тагын нинди аерма.

- Чөнки калган сүзләр кошлар атамалары.


Актуальләштерү


(слайд №5. Интерактив тактада И.И.Шишкинның урман сүрәтләнгән картинасы күрсәтелә).


- Бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

- Урман


2. -Укучылар,таныдыгызмы. бу кем картинасы?

- Иван Иванович Шишкинныкы. (Слайд №6. Иван Иванович Шишкин).


3. - Ул кайда туган һәм яшәгән?

- Алабугада. (Слайд №7,8.).


4. - Иван Иванович Шишкинның тагын нинди картиналарын ( сурәтләрен ) атый аласыз?

- "Кояш яктырткан наратлар", "Имән урманында яңгыр", "Арыш басуы", "Имәннәр", " Имәнлек", " Нарат урманында бер иртә", һ. б.). (Слайд № 9,10,11).


Өй эшен тикшерү:


- Сез урманга барырга яратасызмы?

- Әйе, мин урманга барырга яратам.


- Урманда йөргәндә нәрсә тавышы беренче ишетәсез ?

- Кошлар сайравын ишетәбез.


(Кошлар сайравы №1, чишмә аккан тавышлар ишетелә). Аудиозапись.(кошлар һәм чишмә тавышы - 11 секунд)


- Нинди кошларны атый аласыз?

- Тукран, сандугач, чыпчык, карга, кара карга, күгәрчен. Һ.б.


- Урманда тагын нәрсә тавышы ишетеп була?

- Су тавышы ишетәбез.

- Димәк, урманда чишмә ага. (Слайд №12. Чишмә). Чишмә №2 Аудиозапись


- Укучылар, безнең район чишмәләргә бай. Без бердән - бер район кем чишмә суы белән тәэмин ителә. Менә без сезнең белән чишмәгә барып, тәмле чишмә суы да алып кайттык. Бу 55 кварталда урнашкан чишмәдән алынган чишмә суы. Укучылыр һәм укытучылар сез бу суны дәрестән соң эчеп карарсыз. Ул бик тәмле.


(Кувшиндагы су өстәл өстенә куела).

- А сегодня мы поговорим о большой воде: о реках.

- Безнең Татарстан аша нинди зур елгалар ага? Кем белә?

- Идел һәм Кама.

- Дөрес.


Максат: - Ребята, мы сегодня на уроке познакомимся с тектом про реки Татарстана; изучим новую лексику; поговорим об охране окружающей нас природы.


V. Яңа тема: "Татарстан елгалары" тексты белән таныштыру.

( интерактив тактага языла) (слайд№13 )


- Обратите внимание на доску. (слайд№ 14 )


кушыла - [къушыла] - впадает,

коточкыч - [къоточкъоч] - страшно,

азая - [азая] - мелеет,

саклау өчен - [сакълаwөчөн] - охранять,

эйләнә - тирә мохит - [эйләнәтирәмөхит] - окружающая среда,

сак караш - [сакъкъараш] - беречь,

намус - [намус] - совесть


2. Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язалалар.


Физкульминут.


Ребята, сейчас положите ручки, закройте глаза и представьте себе как будто бы вы летним солнечным днем пришли в лес и окунулись в таинственный мир живой природы.

.(Релаксация: Компьютер аша «Моң" №3 ишетелә. Укучылар тыныч кына үзләренә уңай җай табып, күзләрен йомып, су тавышын тыңлыйлар. Күз алларына матур җәй күренешен китереп, , ял итәләр, күзләрен ял иттерәләр.).


- Ребята, а теперь приготовьтесь внимательно послушать текст и понять о чем говорится в этом тексте.

Игътибар белән тыңлагыз..

(Аудиоязмадан текстны тыңлату; укучылар игъибар белән китаптан карап баралар).


4.Текстны укучылар үзләре укыйлар, чөнки тыңлау вакытында бөтен сүзне дә аңлап бетермиячәкләр, ә текстны күреп укыганда, укучыларның текстның эчтәлеген аңлаулары арта.


- Укучылар, димәк Татарстан аша тагын нинди елгалар ага?

- Нократ, Агыйдел


- Хәзер мин аларны сезгә Татарстан Республикасы картасыннан күрсәтәм.

(Идел, Кама, Нократ, Агыйдел кебек елгалар күрсәтелә ). Шул елгаларны укучылар да картадан табып күрсәтәләр


5.Дәреслек белән эш.

Сүзлеккә язган сүзләр белән тексттан җөмләләр табып укырга.

Аларны тәрҗемә итәргә.


Ныгыту. (Сорау - җавап)


- Найдите предложения, в которых говорится о загрязнении той или иной реки и прочитайте их.

- ....

- Найдите предложения в которых говорится о том как нужно охранять реки и прочитайте их.

- ....

- На чьей совести охрана окружающей среды?

- .....

- А теперь посмотрим видеоматериал. Внимание на доску.

(Суларны саклау турында видеоматериал күрсәтелә).

Йомгаклау.


- Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләдек?

- Табигатьне саклар өчен нишләргә кирәк?

- Нинди чаралар башкарырга?


(Интерактив тактада дәрестә өйрәнелгән фрагментлар күрсәтелә).


VII.Өй эше: (слайд№15 )

2). А. №2,152нче биттәге " Татарстан елгалары" дигән текстны тәрҗемә итеп килергә.

IX. Билге кую. Ноутбукка билгеләрне куя барырга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал