7


  • Учителю
  • 5 класс өчен олимпиада сораулары

5 класс өчен олимпиада сораулары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар мәктәбенең 5 нче классы өчен олимпиада сораулары

1. Уй hәм өй сүзләре сузык авазларның ничә билгесе белән аерылалар?

а) 1, б) 2, в) 3, г) бер билге белән дә аерылмыйлар.

2. Аерып бирелгән сузыкларның рәтен билгеләгез ( а - алгы, б - арткы, в - урта, г - берсе дә түгел): 1. Шигырь. 2. Сәгать. 3. Канәгать. 4. Дөнья. 5. Китап. 6. Башлау. 7. Катер. 8. Кияү. 9. Гомер. 10. Коръән.

3. Аерып бирелгән сузыкларның күтәрелешен билгеләгез ( а - түбән, б - югары, в - урта, г - берсе дә түгел): 1. Шагыйрь. 2. Шигырь. 3. Вышка. 4. Болыт. 5. Гәүдә. 6. Сурәт. 7. Этаж. 8. Гауга. 9. Сыйфат. 10. Телевизор. 11. Коръән. 12. Сауна.

4. Яу сүзендә: а) 2 тартык, 1 сузык; б) 2 сузык, 1 тартык; в) 2 сузык кына.

5. Эшләү сүзендә астына сызылган хәреф: а) [ү] сузыгын, б) [w] тартыгын, в) дифтонгны, г) тартыкны да, сузыкны да белдерә.

6. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

а) 10, б) 11, в) 12, г) 13.

7. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу: а) орфография, б) орфоэпия, в) транскрипция, г) иероглифлар.

8. Фонетика фәне: а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен, б) дөрес язу кагыйдәләрен, в) телнең аваз төзелешен, г) авазларны hәм хәрефләрне өйрәнә.

9. Яшьнәү сүзендә: а) 6 хәреф,6 аваз; б) 6 хәреф, 5 аваз; в) 5 хәреф, 6 аваз; г) 6 хәреф, 7 аваз.

10. Кайсы сүз янына -ханә компоненты өстәп булмый? а) оста, б) мирас, в) хисап, г) кунак.

11. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кем бар анда?

а) хикәя җөмлә, б) сорау җөмлә, в) боеру җөмлә, г) тойгылы җөмлә.

12. Хикәя җөмләне табыгыз:

а) Күпме хатирәләр!

б) Эш нәрсәдә соң?

в) Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде.

г) Ләкин, моңа кем җавап бирә алачак?

13. Ияне табыгыз: Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә, ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде.

а) әнисе, б) дучмак, в) камыр, г) он.

14. Хәбәрне табыгыз: Айнур аның сөйләгән сүзләрен колагына җыеп торды.

а) сөйләгән, б) җыеп, в) торды, г) колагына җыеп торды

15. Характеристикадан чыгып, сузык авазны табыгыз: Алгы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән, кыска.

а) [ө], б) [у], в) [ү], г) [о].

16. [ы] авазның дөрес характеристикасын табыгыз:

а) алгы рәт, югары күтәрелеш, иренләшмәгән, озын;

б) арткы рәт, урта күтәрелеш, иренләшмәгән, кыска;

в) алгы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән, кыска;

г) арткы рәт, түбән күтәрелеш, иренләшмәгән, озын.

17. Яланбаш сүзенең транскрипциясе ничек була?

а) [йаланбаш], б) [яламбаш], в) [йаламбаш] [яланбаш].

18. Бирелгән схемага кайсы җөмлә туры килә:

5 класс өчен олимпиада сораулары5 класс өчен олимпиада сораулары5 класс өчен олимпиада сораулары ____

5 класс өчен олимпиада сораулары

А) Җирне ап-ак кар каплады.

Б) Зәңгәр томан эчендә Миләүшә күренде.

В) Сары яфраклар коела.

Г) Быел кыш иртә килде.

19. Кайсы авазларны әйткәндә бары тик тавыш кына катнаша?

а) тартыкларны, б) борын авазларын, в) сузыкларны.

20. Табышмакның җавабын табыгыз.

"Өч" дигәндә ике була, "ике" дигәндә өч була.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал