7


  • Учителю
  • Разработка конспекта урока на тему: Татар халык ашлары

Разработка конспекта урока на тему: Татар халык ашлары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татар халык ашлары.


Г.Р.Гыйльманова, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Зәй муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.


Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, мөстәкыйль эшләр оештырганда, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, аны бәяләгәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә файдаланырга мөмкин.

Игътибарыгызга татар халык ашлары турында 5 нче сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә милли ризыклар, татар халкының аш- су әзерләү осталыгы, кунакчыллыгы турында сүз алып барыла; балаларның татарча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү белән бергә, аларда аш- су пешерүче һөнәренә кызыксыну уяту да максат итеп куела.

Дәрес планы.

  1. Кереш өлеш.

    1. Дәресне оештыру.

    2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  2. Актуальләштерү.

    1. Сүзлек эше.

    2. Кыскача күзәтү.

  3. Төп өлеш.

    1. Татар ашларының үзенчәлекләре белән таныштыру.

  4. Ныгыту.

    1. Кроссворд чишү.

    2. " Таркалган сүз" уены.

  5. Йомгаклау.

    1. Нәтиҗә ясау.

    2. Өйгә эш бирү.

  1. Кереш өлеш.

    1. Дәресне оештыру.

    2. Тема һәм максат белән таныштыру.

  1. Актуальләштерү.

    1. Сүзлек эше.

3 нче слайдны күрсәтү.


2. Кыскача күзәтү.

4 нче слайдны күрсәтү.

Татар халкы элек- электән аш- су әзерләргә оста булган, милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешен чагылдырган.

Халык бик борынгы заманнардан ук иген иккән, шуңа күрә күбрәк арыш, бодай, борчак һ.б. оныннан төрле ризыклар пешерү гадәти күренеш саналган. Ит, бигрәк тә сарык, ат, сыер ите татарларның элек тә яраткан ашы булган.

Татар ашлары арасында сөт азыклары аеруча макталган. Кайбер гаиләләрдә бәйрәм табынына чәкчәк, пәхләвә, талкыш кәләвә куелмый калмаган.

Татар халкының тормыш хәле яхшыруга бәйле рәвештә күп кенә яңа ашамлыклар барлыкка килде, кайберләре сирәк әзерләнә башлады. Шул ук вакытта ризыклар әзерләнүе, бизәлүе һәм тәме ягыннан милли үзенчәлекләрен саклап калды.

Дөрес туклану - сәламәтлек саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә.


  1. Төп өлеш.

    1. Татар ашларының үзенчәлекләре белән таныштыру.

Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр.


( 6 - 13 нче слайдларны күрсәтү)






  1. Ныгыту.

    1. Ә хәзер, татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калуыгызны тикшерик. " Өчпочмак" сүзе килеп чыгарлык итеп, кроссвордны чишегез.


(14 нче слайдны күрсәтү)


Җаваплар. Өстән аска: чәкчәк, токмач, коймак, икмәк, бәлеш.

Сулдан уңга: катык, кыстыбый.

  1. " Таркалган сүз" уены. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне "җыегыз".


( 15 нче слайдны күрсәтү)


  1. Йомгаклау.

    1. Балалар, сез татар халык ашларының кайсыларын яратасыз? Аларны пешергәндә, өлкәннәргә булышасызмы? к\к сораулар ярдәмендә дәрескә йомгак ясала.

    2. Өйгә эш бирү.

1 нче вариант. Берәр татар халык ашын рәсемгә төшереп килергә.

2 нче вариант. Берәр татар ашын пешерү тәртибен язып килергә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал