7


  • Учителю
  • Тематическое планирование по татарскому языку для 5 класса для татарских школ по ФГОС

Тематическое планирование по татарскому языку для 5 класса для татарских школ по ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:

  1. "Россия Федерациясенең мәгариф турында" 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.28 п.3.6;

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" 68 нче номерлы Законы 22.07 2013;

  3. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы;

  4. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы";

  5. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  6. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2013.

  7. "29 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.

  8. "29 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

  9. "29 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең "Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе турында" локаль акты.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең "29 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 5 нче сыйныфтататар теле дәресләренә атнага 3 сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 105 сәгать.

Уку елы ахырында 5 нче сыйныфта үтелгән материал буенча арадаш аттестация үткәрү планлаштырыла. Эшне үтәү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.

Укыту-методик комплекты

</ Дәреслек: Татар теле. Татар телендә төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан, тат.кит.нәшрияты. 2015

Методик ярдәмлекләр:

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: "Раннур", 2000.

  2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Мәгариф", 2004.

  3. "Татар теле. 5-11" интерактив дәреслеге ("Белем.ру" ҖЧҖ, 2009).















Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше.



Тел ул - халыкларның иңәhәмиятле аралашу чарасы

1



Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1



Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1



Кереш диктант.

1

Морфология

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә

1



Исем. Ялгызлык hәм уртаклык ис­емнәр.

1



Берлек hәм күплек сандагы ис­емнәр

1



Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1



БСY. Сочинение. Җәй нәрсәсе белән матур?

1



Алмашлык. Зат алмашлыклары

1



Сорау алмашлыклары

1



БСY. Изложение

1



Сан. Берәмлекләрне hәм дистәләрне белдерә торган саннар

1



Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? никадәр?

1



Тикшерү диктанты.

1



Хаталар өстендә эш. Сыйфат

1



Синоним hәм антоним сыйфатлар

1



Фигыль. Фигыльнең барлык- юклык төре

1



Фигыльнең нигезе

1



Боерык фигыль

1



Хикәя фигыль

1



Шарт фигыль

1



Контроль диктант.

1



Хаталар өстендә эш. Рәвеш турын­да төшенчә

1



Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре

2



Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары

1



Yткәннәрне кабатлау

1



БСҮ. Контроль изложение

1



Рәвешләрне кабатлау

1

Синтаксис һәм пунктуация

Җөмлә. Укучыларның сәнгатьле уку hәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

1



Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәяҗөмлә

1



БСҮ. Сочинение. Туган ягым.

1



Сорау җөмлә

1



Боерык җөмлә. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тыныш билгесе hәм интонация

1



Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия hәм хәбәр

1



Кушма җөмлә

1



Җыйнак җөмлә.

1



Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе,урыны.

1



Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш

1



Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклагыч янына куела торган тыныш билгесе

1



Җәенке жөмлә

1



Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

1



Тәмамлык. Сүзтезмәдә ияртүче hәм иярүче кисәк

1



Хәлләр. Вакыт hәм урын хәле.

1



Хәлләр. Күләм, максат, рәвеш хәле.

1



Контроль диктант.

1



Хаталар өстендә эш. Шарт hәм ки­ре хәлләр

1



БСY.Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү hәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә

1



Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр.

1



Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре

1



Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган теркәгечләр

1



"Җөмлә кисәкләре" темасына диктант

1

Фонетика, орфоэпия һәм орфография

Фонетика hәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы

1



Сузык hәм тартык авазлар таблицасы

1



Сингармонизм законы

1



Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очраклар. А хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары

1



Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; Беренче иҗектәө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу

1



Ы+й хәрефләре язылып та, [и] ава­зы әйтелү очраклары

1



Сөйләмдә тартык авазларныңүзгәреше.

[г],[гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә [н]авазыныц [ц] лашуы. [к],[къ] авзлары кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1



[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.[йә],[йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы

1



Ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.[ц], [х], [h] авазлары әйтел­гән сүзләрнең дөрес әйтелеше

1



Yтелгәннәрне гомумиләштереп ка­батлау. Фонетик анализ

1



Фонетика темасына диктант

1



Диктантны укучылар белән бергәләп тикшерү. Язмадагы хаталарны табу, төзәтү күнекмәләре

1

Лексика һәм сөйләм культурасы

Сүз байлыгы hәм сөйләм культурасы

1



Кеше тормышында сөйләм культурасының урыны

1



Сүзнең лексик мәгънәсе

1



БСҮ. Сочинение. Туган телем - иркә гөлем

1



Бер hәм күп мәгънәле сүзләр

1



Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәләре

1



Омонимнар

1



Синонимнар

1



Антонимнар

1



БСҮ. Изложение

1



Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язу күнекмәләре

1



Фразеологик әйтелмәләр

1



"Лексика" темасына диктант

1



Хаталар өстендә эш

1



Yткәннәрне кабатлау

1



Татар теленеңсүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән,рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр

2



БСҮ. Изложение

1



Изложениене бергәләп тикшерү. (Сөйләм hәм стиль хаталарын табу, төзәтүкүнекмәләре, редакцияләү күнегүләре.)

1



Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр,атамалар (терминнар)

2



Татар теленең кулланылыш дәрҗәсе ягыннан сүзлек составы.

2



Сөйләм формалары: Монологик hәм диалогик сөйләм

1



Текст, аның темасы. Төп уй. Гади план төзү

1



Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

1



Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файда- ланып язу. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү.

1



И.И.Левитанның "Яз. Су ташыган чак" картинасы буенча со­чинение - тасвирлама язу

2



Лексикология бүлеген кабатлау. Лексик анализ ясау үрнәге

1



"Лексикология бүлеге буенча грамматик биремле диктант

1



БСY Изложение язу.

Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү, төп уйны аңлау

1



Изложениене hәм сочинениене бергәләп тикшерү, язмадагы орфо­график, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм hәм стиль хата- ларын табу, төзәтү күнекмәләре

1



Укучыларның аңлап уку тизлеген, сәнгатьле итеп уку hәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

1



Ел буеүткәннәрне кабатлау

2



Арадаш аттестация.

1



Хаталар өстендә эш. Тестлар эшләү

2



Йомгаклау.

1

Барлыгы



105











Планлаштырылган нәтиҗәләр



Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Фонетика һәм орфоэпия

Сузык һәм тартык авазларга характеристика бирергә; сингармонизм законын һәм аның төрләрен;ирен гармониясен;

тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләрне: ирен ассимиляциясен, борынассимиляциясен, тел арты ассимиляциясен;сүзләргә фонетик анализ ясарга;

орфоэпик нормалар турында өйрәнәчәк;сүзләргә фонетик анализ ясарга;сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очракларны аерырга;

фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;

орфоэпик сүзлек белән эшләргә өйрәнү;



Регулятив гамәлләр: 1. Теләсә нинди эшчәнлектәиң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

Танып - белү гамәлләре: 1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) 2. Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру

( әхлакый үзкамилләшүгә сәләтлелек)

Орфография

Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышын; ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышын билгеләргә;



Орфографик сүзлек белән эшләргә;

телнең орфографик нормалары кулланырга;

Регулятив гамәлләр:1.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү

2. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү

Танып- белү гамәлләре:1.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.

2. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү

Коммуникатив гамәлләр:1.Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, фән һәм иҗтимагый практиканың тиешле заманча үсеш дәрәҗәсенә 1.Туры килә торган дөньяга тулы бер караш булдыру;

кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау

Лексика һәм фразеология

Сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыкларга; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирергә);

сүзләрнең синонимнар һәм антонимнарын табарга;

фразеологикәйтелмәләрне танырга;

сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын - метафора, эпитет, сынландыруны билгеләргә;

Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре, диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләрне аерырга; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънәсен танырга;

Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен;

татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру; төрле омонимнарны тану; үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;

төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Регулятив гамәлләр:1. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү

Танып-белү гамәлләре:1.Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба (ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;2. уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе Коммуникатив гамәлләр:1.Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. 2.Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт;

формалаштыру;

Морфология

татар телендәге сүз төркемнәрен (исем, фигыль, сан, сыйфат, рәвеш, алмашлык) аера белергә;

аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерергә;

сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга;

укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерә;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп таба;

Регулятив гамәлләр:1.Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

2. үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя сайлый белү

Танып- белү гамәлләре:

1. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү күнекмәсен формалаштыру

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

1.Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; 2.Дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби , әхлакый киңлегендә ориентлаша белү; 3. Сәләте кеше матурлыгын аңлау аша ,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу;

Синтаксис

Җөмлә төшенчәсенә аңлатма бирә; әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәнә; җыйнак һәм җәенке җөмлә, гади һәм кушма җөмләне аерырга өйрәнә;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга һәм аерырга өйрәнә; җөмләнең тиңдәш кисәкләрен билгеләргә өйрәнергә; хәл төрләрен билгеләргә;



Җөмлә төзелеше, конструкциясен аңларга;публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларны тикшерергә;фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик нормаларны белү;

Регулятив гамәлләр:1. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү

2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү

Танып - белү гамәлләре:1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Аңлап уку

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

1.Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре;

Пунктуация

пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;әйтү максаты буенча җөмлә төрләре янында тынш билгеләрен дөрес итеп куярга өйрәнә;

җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнергә;

пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтә;публицистик һәм әдәби жанрдагы текстлардакулланыла торган пунктуацион кагыйдәләрне белү;



Регулятив гамәлләр:1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү;

Танып -белү гамәлләре:1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү күнекмәсен формалаштыру

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

2.Үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

3Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү







5 нче класс өчен календарь-темататик план



Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре

Календарь

вакыт

Фактик вакыт

1

Тел ул - халыкларның иң әhәмиятле аралашу чарасы

1





Керешсүз, әңгәмә. Сорауларбуенча төркемнәрдә эш.Терәк схема ясау.

2

Башлангычсыйныфлардаүткәннәрнекабатлау

1





Күнегүләр эшләү.Сүз төркемнәренкабатлау.

3

Башлангычсыйныфлардаүткәннәрнекабатлау

1





Җөмлә кисәкләренкабатлау. Нәтиҗәләр ясау.

4

Кереш диктант

1





Башлангыч класста өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшерү

5

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә

1





Мөстәкыйль hәм ярдәмчесүзтөркемнәрен искә төшерү.

6

Исем. Ялгызлык hәм уртаклык ис­емнәр.

1





Ялгызлык hәм уртаклыкисемнәрнеае­ра белү өчен күнегүләрэшләү.

7

Берлекhәм күплександагыис­емнәр

1





Исемнең терәк схемасынясау. Күнегүләр эшләү.

8

Исемнәрнеңкилеш белән төрләнеше

1





Килешсорауларын hәм кушымчаларын дөресбилгеләргәөйрәнү.

9

БСY. Сочинение. Җәй нәрсәсе белән матур?

1





Материал җыю, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, бәйләнешле сөйләм үстерү.

10

Алмашлык. Зат алмашлыклары

1





Алмашлыктурында аңлату, ниндисүз төркеменалмаштырып килүдән чыгып, төркемчәләргә бүлү. Күнегүләр эшләү

11

Сорауалмашлыклары

1





Сорауалмашлыкларының килеш белән төрләнешен аңлату, күнегүләрэшләү

12

БСY. Изложение

1





Хикәянеңэчтәлегебуенча план төзү. Изложение язу.

13

Сан. Берәмлекләрне hәм дистәләрнебелдерәторгансаннар

1





Күнегүләрэшләү. Вазифаларны бүлү һәм төркемнәрдә эшләү

14

Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? никадәр?

1





Күнегүләрэшләү. Дәреслек материалы белән эшләү. Әңгәмәдәшеңне һәм үзеңне тикшерү.

15

Тикшерү диктанты

1





Диктант язу. Орфографик кагыйдәләрне искә төшерү.

16

Хаталарөстендәэш. Сыйфат

1





Язмаэштәҗибәрелгән хаталарөстендәэшләү. Аңлату."Сүз төркемнәре" таблицасыбуенчаэш. Тактадаэшләү.

17

Синоним hәм антоним сыйфатлар

1





Лексика бүлеген искә төшерү: антоним, синоним, искергән сүзләрбуенча күнегүләрэшләү.

18

Фигыль. Фигыльнең барлык- юклык төре

1





Эшнеңбашкарылу-башкарылмавыннанчыгып, барлык-юклык төрен аңлату, телдән күнегүләрэшләү.

19

Фигыльнең нигезе

1





Фигыльнең нигезен табу.

20

Боерыкфигыль

1





План буенчахикәянеңэчтәлеген сөйләү.

21

Хикәя фигыль

1





«Казан - спорт шәhәре» дигән темагакечкенә хикәя язу. Текстлар уку, сүзлектән кирәкле сүзләр эзләү.

22

Шартфигыль

1





Күнегүләр эшләү.

23

Контроль диктант

1





Диктант язу. Текстның бер абзацыннан исемнәр табып билгеләү.

24

Хаталарөстендәэш. Рәвештурын­да төшенчә

1





Күнегүләрэшләү. Диалог төзү. Интернет челтәреннән өстәмә мәгълүмат эзләү.

25

26

Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре

2





Таратма материал белән эшләү.Урын hәм вакыт хәлләрен кулланып хикәя төзү.

27

Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары

1





Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлыкларын таба белү.

28

Yткәннәрнекабатлау

1





Күнегүләрэшләү. Авырочракларны аңлату.

29

БСҮ.Контроль изложение

1





Укытучыукыганны тыңлау, гади план төзү hәм сөйләпкарау. Караламагаязу, акка күчерү

30

Рәвешләрнекабатлау

1





Язмаэштә җибәрелгән хаталарөстендәэшләү. Рәвешләр турындакатлаулы таблица буенчаэшләү

31

Җөмлә. Укучыларның сәнгатьле уку hәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

1





Җөмләләргәсинтаксик анализ ясауэлементлары белән танышу: җөмләнең баш кисәкләренбилгеләү. Күнегүләрэшләү.

32

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә

1





Җыйнакҗөмләләр, җөмләнең баш кисәкләренбилгеләү. Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү.

33

БСҮ. Сочинение. Туган ягым

1





Кирәкле мәгълүматны һәм сорауларга җавап таба белү.

34

Сорау җөмлә

1





Күнегүләр эшләү. "Кем кемгә охшаган" дигән темага хикәя язу. Төркемнәрдә күрмә материалны анализлау һәм фикер алышу.

35

Боерык җөмлә. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тынышбилгесе hәм интонация

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Нәтиҗәләр ясарга өйрәнү.

36

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия hәм хәбәр

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү. Җөмләнең баш кисәкләре: ия hәм хәбәрне табарга өйрәнү.

37

Кушма җөмлә

1





Күнегүләр эшләү. Баш кисәкләрнең санына карап кушма җөмләне табарга өйрәнү.

38

Җыйнак җөмлә.

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү.

39

Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе,урыны.

1





Җыйнакҗөмләләр, җөмләнең баш кисәкләренбилгеләү. Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү.

40

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмышны табарга өйрәнү.

41

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклагыч янына куела торган тыныш билгесе

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Тыныш билгеләре куелышына игътибарлы булу.

42

Җәенке жөмлә

1





Яңа төшенчәгә аңлатма бирү. Җөмләләргәморфологик-синтаксик анализ ясау.

43

Җөмләнеңиярчен кисәкләре. Аергыч

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Таратма материал белән эшләү.

44

Тәмамлык. Сүзтезмәдә ияртүче hәм иярүче кисәк

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Таблица төзү.

45

Хәлләр. Вакыт hәм урын хәле.

1





Яңа материал аңлау. Вазифаларны бүлү һәм төркемнәрдә эшләү.

46

Хәлләр. Күләм, максат, рәвеш хәле.

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Өстәмә материал белән эшләү.

47

Контроль диктант.

1





Диктант язу

48

Хаталар өстендә эш. Шарт hәм ки­ре хәлләр

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү.

49

БСY.Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү hәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә

1





Сөйләм төрләрен өйрәнү. Текст төзү. Төп фикерне аерып чыгару.

50

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр.

1





Күнегүләрэшләү. Сорау кую һәм бер кисәкне ачыклауга карап җөмләнең тиңдәш кисәкләрен билгеләү. Төркемнәрдә эшләү.

51

Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре.

1





Күнегүләрэшләү. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләрен дөрес куя белергә өйрәнү.

52

Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган теркәгечләр

1





Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган теркәгечләрне дөрес куя белергә өйрәнү.

53

"Җөмлә кисәкләре" темасына диктант

1





Диктант язу.

54

Фонетика hәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Яңа материалны өстәмә чыганаклар аша аңлау. Авазларның ясалу үзенчәлекләрен өйрәнү.

55

Сузык hәм тартыкавазлартаблицасы

1





Сузыкавазларга характеристика (терәк схема ясау).Күнегүләрэшләү. Тартыкавазлартурындакатлаулы таблица буенчаэшләү, шуңа нигезләнеп, гади таблица ясау

56

Сингармонизм законы

1





Аңлату, әңгәмә. Сингармонизм законына мисаллар эзләү.

57

Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очраклар. А хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары

1





Аңлату, әңгәмә. Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очракларга өстәмә чыганаклардан мисаллар эзләү.

58

Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; беренче иҗектә ө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу

1





Күнегүләрэшләү. Ирен гармониясе төшенчәсен өйрәнү. Мисалларны таблицага урнаштыру.

59

Ы+й хәрефләре язылып та, [и] ава­зы әйтелү очраклары

1





Биремлекарточкаларбуенчаэш.

60

Сөйләмдәтартыкавазларныңүзгәреше.

[г],[гъ], [к], [къ] авазларыалдыннанкилгәндә [н]авазыныц [ц] лашуы. [к],[къ] авзлары кергән сүзләрнең дөресязылышы.

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү.Язмаэштәҗибәрелгән хаталарөстендәэшләү.



61

[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.[йә],[йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр турында өйрәнү.

62

Ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.[ц], [х], [h] авазлары әйтел­гән сүзләрнең дөрес әйтелеше

1





Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Авазларны дөрес әйтү күнегүләре.

63

Yтелгәннәрнегомумиләштерепка­батлау. Фонетик анализ

1





Татар телендәгесузык hәм тартыкавазларгаөлешчә характеристика бирә белү. Мөстәкыйль эш эшләү.

64

Фонетика темасына диктант

1





Грамматик биремле диктант язу.

65

Диктантны укучылар белән бергәләп тикшерү. Язмадагы хаталарны табу, төзәтү күнекмәләре

1





Диктантта hәм грамматик биремнәрдәҗибәрелгән хаталарнытикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрненыгыту

66

Сүзбайлыгы hәм сөйләм культурасы

1





Сүз байлыгы hәм сөйләм культурасы турындагы төшенчәне аңлау.

67

Кеше тормышында сөйләм культурасының урыны

1





Кеше тормышында сөйләм культурасының урынын билгеләү. Сүз байлыгы өстендә эшләү.

68

Сүзнеңлексик мәгънәсе

1





Сүзнеңлексикмәгънәсенә аңлатма бирү.

69

БСҮ. Сочинение. Тугантелем - иркә гөлем.

1





Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өстәмә чыганаклар, матур әдәбия әсәрләреннән алынган өзекләр белән эшләү.

70



Бер hәм күп мәгънәле сүзләр

1





Берhәмкүпмәгънәлесүзләрнең аермасын белү. Күнегүләр эшләү. Мисаллар китерү.

71

Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәләре

1





Сүзнең туры hәмкүчерелмәмәгънәләрен ачыклау. Таратма материал белән эшләү.

72

Омонимнар

1





Текст белән эшләү. Омонимнар таба, мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

73

Синонимнар

1





Синонимнарга хас үзенчәлекләрне өйрәнү.

74

Антонимнар

1





Антонимнарның бирелгән тексттан парларын табу.

75

БСҮ. Изложение



1





Укытучыукыганны тыңлау, гади план төзү hәм сөйләпкарау. Караламагаязу, акка күчерү

76

Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язукүнекмәләре

1







Хатязукүнекмәләре булдыру. Якыннарга хат язу.

77

Фразеологикәйтелмәләр

1





Аңлату, әңгәмә, Күнегүләрэшләү. Тәрҗемә эше

78

"Лексика" темасына контроль диктант

1





Лексикатемасына диктант язу.

79

Хаталарөстендәэш

1





Хаталарны табып төзәтү, орфографик кагыйдәләрне кабатлау.

80



Yткәннәрнекабатлау

1





Интерактив биремнәр белән эшләү. Нәтиҗә ясау, анализлау.

81

82

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән,рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр

2





Татар теленең үз сүзләре, алынмалар белән җөмләләр төзү.

83

БСҮ. Изложение

1





Изложение язу. План төзү. Текст белән эшләү. Җыйнакландыру алымнарын искә төшерү.

84

Изложениене бергәләп тикшерү. (Сөйләм hәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, редакцияләү күнегүләре.)

1





Сөйләм hәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, редакцияләү күнегүләре.

85

86

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалектальсүзләр,атамалар (терминнар)

2





Татар теленеңкулланылышөлкәсеягыннансүзлек составын тикшерү.Чагыштыру, анализлый, нәтиҗә ясау.

87

88

Татар теленең кулланылыш дәрҗәсе ягыннан сүзлек составы.

2





Тарихи сүзләр, архаизмнар., неологизмнарны табу. Неологизмнар белән җөмләләр төзү.

89

Сөйләм формалары: Монологик hәм диалогик сөйләм

1





Монологик hәм диалогик сөйләм формаларын өйрәнү. Диалог төзү. Аралашу.

90

Текст, аныңтемасы. Төпуй. Гади план төзү

1





Текстөстендәэшләү. Тема сайлау. План төзү. Сүзлекләрдән кирәкле мәгълүмат табарга өйрәнү.

91

Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

1





Аңлатмалы hәм орфографик сүзлекләр турында hәм алардан файдалана белергә өйрәтү. Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) hәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру

92

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү.

1





Сүзләрдән дөресфайдаланыпэшләү. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү. Кирәкле лексиканы таба белү.

93

94

И.И.Левитанның "Яз. Су ташыганчак" картинасыбуенча со­чинение - тасвирламаязу

2





Картина буенчаэшләү. Картинадагы төсләр, күренешләргә характеристика бирү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

95

Лексикология бүлегенкабатлау. Лексик анализ ясауүрнәге

1





Аңлату, күнегүләрэшләү. Лексик анализ ясау. Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

96

"Лексикология" бүлегебуенча грамматик биремле диктант

1





Диктантязу. Лексикология бүлеге буенча грамматик бирем башкару.

97

БСY Изложение язу.

Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү, төп уйны аңлау

1





Изложение тексты буенча план төзү, язу. Текст өстендә эшләү. Текстны җыйнакландыру алымнарын өйрәнү.

98

Изложениене hәм сочинениене бергәләп тикшерү, язмадагы орфо­график, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм hәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре

1





Ялгышларөстендәэшләү. Орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм hәм стиль хаталарны аера, күрсәтергә өйрәнү.

99

Укучыларның аңлап уку тизлеген, сәнгатьле итеп уку hәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

1





Тизлеккәуку. Текст өстендә эшләү. Укыганның эчтәлеген аңлау, сөйләү.

100

101

Ел буеүткәннәрнекабатлау

2





Аңлату, күнегүләрэшләү. Таратма материал белән эшләү. Интерактив биремнәр өстендә эшләү.

102

Арадаш аттестация

1





Диктант язу

103

104



Хаталар өстендә эш. Тестлар эшләү

2





Хаталарны таба һәм төзәтергә өйрәнү. Орфографик кагыйдәләрне искә төшерү. Тестлар өстендә эшләү.

105

Йомгаклау.

1





Аңлату, күнегүләр эшләү, йомгаклау, нәтиҗә ясарга өйрәнү.

















5 сыйныф өчен контроль эшләр



Кереш диктант тексты.



Тургай.



Әле көннәр бик салкын тора. Бөтен җирдә кар ята. Табигатьтә кыш белән яз тартыша. Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. Шулай да яз җиткәне сизелә. Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый.

Тургай - бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе.

Тургай зур түгел. Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт-соры төстә. Җиргә кунгач, шушы төс аны дошманнардан саклый.

Тургай оясын очратсагыз, аннан тизрәк китегез, кошны куркыта күрмәгез! Шулай итсәгез, икенче язны тургайлар тагын да күбрәк килерләр, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар, яңгыратып сайрап, кешеләрне шатландырырлар. (86 сүз)



Тикшерү диктанты.



Татарстан Республикасы.



Татарстан Республикасы 67 836,2 квадрат километр мәйдан били. Татарстанда 43 административ район, 11 республика карамагындагы һәм 8 район карамагындагы шәһәр бар.

Казан шәһәре 7 административ районнан тора. Татарстанның иң зур елгалары өчәү: Идел, Кама һәм Нократ.

Республикада 3,6 миллионнан артык кеше яши. Татарстаннан тыш, татаралар илебезнең 80нән артык төбәгендә яши. Татарстан алар өчен рухи һәм мәдәни үзәк вазифасын үти. ( 62 сүз)



Грамматик бирем.

Саннарны сүзләр ярдәмендә язарга;берәмлекләрне hәм дистәләрне белдерә торган саннарны күрсәтергә.



I чирекне йомгаклау контроль диктанты.



Сорыкорт



Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Кырда, болыннарда чәчәкләр күптән бетте. Суык җилләр исә башлады. Хәзер Нечкәбил дә бал алып кайтмый.

Көннәрнең дә яме китте, кышка җыенырга вакыт җитте.

Уңган кортлар арасында сорыкортлар - әрәмтамаклар бар. Алар бал җыймыйлар, бик юашалар, чага да белмиләр. Ул ялкаулар

кышка дигән азыкны гына ашап йөриләр. Гаиләдә шулкадәр сорыкортны кышлатсаң, азык күп китәчәк. Шуңа күрә аларга каршы сугыш башлана. Бүгеннән үк сорыкортларны үлем көтә. ( 70 сүз)



Грамматик бирем.

Фигыльләрнең нигезен билгеләргә; барлык-юклык төрен күрсәтергә; хикәя һәм шарт фигыльләрне аерырга;







II чирекне йомгаклау контроль диктанты.



Сак булыгыз!



Кайчак малайлар урманда кош оясы табалар да анда йомырка күреп сөенәләр, аларны карарга тотыналар. Ә кайберләре хәтта тотып ук карый, кузгата.

Ул вакытта бу ояның кошлары якын-тирәдә генә очып йөри торган була. Алар борчулы тавыш белән кычкыралар. Әмма малайлар моңа игътибар бирми. Алар инде үзләренең берничә кош баласын һәлак иткәнлекләрен башларына да китермиләр.

Ә кошлар бүтән бу ояга килмәячәк. Чөнки алар ояга кагылучының үзен күрмәсәләр дә, үләндәге эзен, сынган куак ботакларын күрәләр. Барыбер беләчәкләр, бу ояны ташлаячаклар. Бу җәһәттән ясмык чыпчыгы белән кызылтүш бигрәк сак.

Менә шуның өчен урманда сак булыгыз, балалар! Кош ояларына якын бара күрмәгез! (97 сүз)



Грамматик бирем.

  1. Боерык, хикәя фигыльләргә икешәр мисал язарга;

  2. Вакыт, урын хәлләрен табарга;



"Җөмлә кисәкләре" темасына аңлатмалы диктант



  1. Каеннар һәм чаганнар,

Имәннәр йоклаганнар.

Усаклар да юкәләр

Оеп черем итәләр. (Ш.Галиев)



2.Барыгыз болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез! (М. Җәлил)



  1. Яңгыр исе, бал исе -

Аны миңа җил бирде.

Ипи, бәрәңге, алма -

Аны миҗа җир бирде. ( Р.Бәшәр)



  1. Куян салкыннан

Туңган, куырылган. (М. Җәлил)



  1. Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачтылар. (Җ. Тәрҗеманов)

  2. Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә. ( Г.Латыйп) ( 64 сүз)



Грамматик бирем.

Нинди җөмлә кисәге булуыннан чыгып, тиңдәш кисәкләр астына сызарга;













Фонетика темасына диктант.



Төньяк балкышы.



Карасу-зәңгәр күктә төньяк балкышы уйный. Әле киртләчләнеп күтәрелгән көмеш кыяга, әле җәүһәр сулы тонык күлгә охшый ул. Бер караганда өстенә энҗе бөртекләре сибелгән үтә күренмәле аксыл пәрдә кебек. Менә ул бер офыктан икенчесенә таба агыла башлый. Ул да булмый, күк йөзе буйлап айкалып йөргән бу нурлар баш очында көмеш гөмбәз булып тупланалар, аннары яктылык бөркеп торган бик зур дугага охшап китәләр.

Һәр ел саен поляр төннәрнең караңгылыгында шушы гаҗәеп балкыш хасил була. Ул төньякның карлы тауларын, очсыз-кырыйсыз урманнарын үзенең тантаналы нуры белән коендыра, аларга кабатланмас бер ямь бирә. (100 сүз)

(Г.Әпсәләмов)

Грамматик бирем. Фонетик анализ ясарга. ( сүзләрне укытучы сайлый).



III чирекне йомгаклау контроль диктанты.

"Лексика" темасына контроль диктант



Транзистор нарат башында.



Көтүче абый уйнап торган транзисторын куыш янында калдыра да җиләк җыярга китә. Кире әйләнеп килсә, радиоалгычтан җилләр искән. Мөгаен, малайлар чәлгәндер дип уйлый ул. Куыштан ераграк киткәч, колагына музыка ишетелгәндәй була. Көтүче тавыш ишетелгән җиргә килеп җитә дә шакката. Транзистор биек нарат башында, бөркет оясы янәшәсендә. Аннан ягымлы музыка агыла.

Ояда ана бөркет, йомырка басып, бала чыгарып утыра. Кошның ялыктыргыч озак хезмәтен бераз бизәү, күңеллеләндерү өчен, ата бөркет аңа шул музыканы алып килгән.

Көтүче шулай гаҗизләнеп торганда, тагын да гаҗәбрәк хәл булып ала. Радиода музыка бетә, кеше тавышлары ишетелә башлый. Бөркетләр сагаялар, борчылалар. Ана бөркет кинәт кенә оясыннан атылып чыга да радионы яр астына бәрә. ( 105 сүз)



Грамматик бирем.

Җилләр искән, чәлгәндер, биек, янәшәсендә, гаҗизләнеп сүзләренең синонимнарын язарга;

Биек, озак, ерак сүзләренең антонимнарын язарга;



"Лексикология" бүлегебуенча грамматик биремле диктант

Тылсымлы саннар.



Дөньяда күп төрле кешеләр була. Менә шундый исән, мәңге үлемсез кешеләр арасында мордва халкының улы сынчы Степан Эрзья да бар.

Ул, мордва карурманнары эчендә туып, игенчеләр һәм аю аулаучылар арасында үскән. Аның Ватаны тирә-яктан мәһабәт имәннәр, төз наратлар, нәфис каеннар белән әйләндереп алынган.

Эрзья балачакта урманның көмеш чишмәләреннән су эчкән, каен суы белән сусынып баскан, мордва җирендә үзенең күңеленә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт тупланган.

Эрзья бик күп илләрдә булган: Франциядә, Италиядә ике дистәдән артык ел Латин Америкасында яшәгән, Буэнос-Айреста эшләгән. Әмма күпме генә байлыклар вәгъдә итсәләр дә, ул чын реалистик сәнгать юлыннан тайпылмаган. ( 93 сүз)

Грамматик бирем.

Тексттан парлы, кушма, тезмә сүзләрне язып алырга;

Алынма сүзләр, атамаларга мисаллар язарга.

Арадаш аттестация.

Кызыллар

Кызылларның алдынгы күзәтчеләре бер татар малае белән зур гына кара борынлы этне тотып китерделәр. Алар Әйдүк белән Караборын иде. Әйдүк белән сөйләшер өчен, полктагы бер татар командирын эзләп таптылар.

Әйдүк авылларда булган вакыйганы командирга сөйләде. Ул Караборынның муенсасын алды да аның эченә тегелгән берничә кәгазь чыгарды. Моны Озын Хөсәен җибәргән иде. Язуларны карап чыгу белән, полк комиссары Әйдүкне килеп кочаклап алды. Әйдүк нигәдер түзә алмады, әкрен генә елап җибәрде. Ул комиссарны да, тирә-ягын чорнап алган командирларны да үзенең иң якын кешеләре итеп хис итте. Ә кичкә таба, Әйдүк китергән планнар буенча, кызыл гаскәрләр акларга таба һөҗүм итә башладылар.

(98 сүз)





Грамматик бирем.

  1. Алдынгы сүзенә фонетик анализ ясарга.

  2. Тексттагы зур, эченә, әкрен, якын сүзләренең антоним парларын табып язарга.

  3. Тексттан алынма сүзләрне язып алырга, төрләрен күрсәтергә.

Контроль диктантларны бәяләү.

Бәяләү нормалары контроль диктант күләменнән чыгып бирелә. Язма эшләрнең күләме кимрәк яки артыграк булганда, нормалар да шуңа мөнәсәбәттә кими яки арта.

Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Контроль диктантларны бәяләүкритерияләре.Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә.

Искәрмә: Орфографик (пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә.

"5"ле билгесе куела.

"5"ле билгесе куела.

2

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә.

Искәрмә: 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә, яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик, 1 пунктуацион хаталы эшкә.

"4"ле билгесе куела.

"4"ле билгесе куела.

3

2 орфографик, 1 - 3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә.

Искәрмә: 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә, яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә.

"3"ле билгесе куела.

"3"ле билгесе куела.

4

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә.

"2"ле билгесе куела.





Грамматик биремле диктантларны бәяләү.

Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10-15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе - диктантка, икенчесе - грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, "5" ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Сүзлек диктантларын бәяләү.

Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Изложениеләрне бәяләү

Изложение язу өчен, гадәттә, укучыга аңлаешлы телдә хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур яки фәнни- популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ.б. булырга мөмкин.

Кайсы гына өзек, текст бирелсә дә, укучы аның язылу стиленә игътибар итәргә. Стильләрне бутамаска тиеш. Текстның стиль үзенчәлекләре укучының язмасында да сакланырга тиеш.

Сайланган текстлар укучыларга белем һәм тәрбия бирү максатларын канәгатьләндерерлек. Эчтәлеге һәм теле ягыннан аңлаешлы булырга, бәйләнешлә сөйләм үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш.

Изложение текстының күләме түбәндәгечә билгеләнә:Сыйныф

лар

Изложение

саны

Уку елы башында



Уку елы азагында

Текстның күләме

язманың күләме

Текстның күләме

язманың күләме

5

8(2)

150-170

100-110

170-200

110-120

6

6(2)

200-230

120-130

220-250

130-140

7

6(2)

250-300

140-150

300-350

160-180

8

6(2)

350-400

150-160

400-450

200-220

9

4(2)

450-475

160-170

475-500

240-250

10

2(1)

475-500

170-180

500-525

250-260

11

2(1)

500-525

180-190

525-550

260-270

Изложение ярдәмендә укучыларның түбәндәге белем, осталык, һәм язу күнекмәләре тикшерелә:

  1. Укучының эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес бирүе, бәйләнешле итеп яза алуы, ягъни изложение текстының мөмкин кадәр төгәл бирелүе.

  2. Укучының тел байлыгы, сөйләмнең төгәл һәм образлы булуы. Сөйләм байлыгы дигәндә, предмет, күренеш, вакыйгаларны тасвирлауда тиешле сүзләрне мөмкин кадәр урынлы куллану, күп төрле морфологик категорияләрдән синтаксик төзелмәләрдән файдалану күздә тотыла. Сүз төрлелегенең чикләнгән булуы, сүзнең бер үк формаларын еш кабатлау, бер төрдәге гади җйнак җөмләләләр яки бертөсле синтаксик төзелмәләр белән генә эш итү укучы теленең ярлы булуын күрсәтә.

  3. Грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе - укучының грамматик нормаларны һәм дөрес язу кагыйдәләрен саклап язу күнекмәләренә ия булуы ул.





Изложениеләрне бәяләүкритерияләре.

Сочиниеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Шулай ук укучының тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтүне күздә тотып та үткәрелә.

Әдәби сочинениеләр кайсы да булса әсәр үтелеп беткәч яздырыла. Сочинение темасын укытучы бирә, язылу алымын ( хикәяләү, хат, очерк, истәлек, рецензия) укучылар үзләре сайлый.

Әдәби сочинениеләр 5 - 8 нче сыйныфларда - өйрәтү һәм контроль, 9 - 11 нче сыйныфларда контроль сочинение буларак үткәрелә. Аларда әсәрнең төп героена өлешчә яки тулы, образларга чагыштырма характеристика бирелә, әсәрнең эчтәлеген ачу, сәнгатьчә эшләнешен бәяләү кебек эшләр үткәрелә.

Сочиниеләрне бәяләүкритерияләре

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар.

"3"ле билгесе куела.

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгышлар бар.

"2"ле билгесе куела.



Тестларны бәяләү

Һәр теманы үткәннән соң үткәрелә торган тестларга 7 - 15 минут, йомгаклау тестларына 40 - 45 минут вакыт карала.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

"5" ле - 95 - 100% үтәлсә;

"4" ле - 80 - 94% үтәлсә;

"3" ле - 51 - 79% үтәлсә;

"2" ле - 51%тан кимрәк дөрес җавап булса.



Телдән сөйләгән җавапка бәя бирү

"5" ле билгесе

  • җавап дөрес һәм төгәл өйрәнелгән теория нигезендә;

  • материал әдәби телдә бирелгән;

  • җавап мөстәкыйль.

"4" ле билгесе

  • җавап дөрес һәм төгәл өйрәнелгән теория нигезендә;

  • җавап биргәндә укытучы таләбе буенча төзәтелгән ике- өч бик әһәмиятле булмаган хата.

"3" ле билгесе

  • Җавап тулы, ләкин әһәмиятле хаталар бар;

  • Җавап тулы түгел.



"2" ле билгесе

  • җавап биргәндә укучының уку материалын аңламавы, яки әһәмиятле хаталар җибәрелгән һәм укучы аларны төзәтә алмый;

  • укучының сорауларга җавап бирә алмавы.



Әдәбият исемлеге



  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2010.

  2. Укыту фәннәре буенча эш программалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төп гомуми белем мәктәбе. - Казан: ДБО "Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге, 2013. - 116 б.

  3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: "Мәгариф" нәшр., 2006.

  4. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 - 11 сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф нәшр., 2006.

  5. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. - Казан:

Татар. кит.нәшр., 2005. - 160 б.

  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр.,1977, 1979,1981.

Өстәмә әдәбият



  1. Р.Н. Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. - Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2009.

  2. Н.В. Максимов. "Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология."Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

  3. "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары.





Мәгълүмат чыганаклары www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал