7


  • Учителю
  • Урок татарского языка, 3 класс, русскоязычная группа. Тема: «Көзге уңыш» (Осенний урожай) .) «

Урок татарского языка, 3 класс, русскоязычная группа. Тема: «Көзге уңыш» (Осенний урожай) .) «

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок по татарскому языку разработан по коммуникативной методике обучения русскоязычных учащихся татарскому языку для 3 класса русских школ.Цель урока:Повторение,закрепление,обобщение пройденного материала по теме «Овощи»,закрепление темы «Имя прилагательное,его сте
предварительный просмотр материала

Көзге уңыш

Әхмәдиева Гөлнара Радик кызы. Түбән Кама шәһәре, 8нче мәктәп.

3нче сыйныф,рус төркеме,татар теленнән кабатлау дәресе(Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча).



Максатлар: яшелчәләр, җиләк - җимешләр исемнәрен, сыйфатның чагыштыру, артыклык дәрәҗәсен, төсләрне кабатлау; укучыларның сөйләм телләрен,белем дәрәҗәсен,иҗади эшләү мөмкинлекләрен үстерү,мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү; татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын арттыру һ.б.

Җиһазлау: сыйфат дәрәҗәләре таблицасы, "көз" рәсеме, кечкенә сары яфраклар, яшелчәләр, җимешләр рәсемнәре, "винегрет" һәм "оливье" дип язылган табличкалар, Р. Миңнуллин портреты, тактада дата һәм биремнәр язылган.



Дәрес барышы:



I. Оештыру өлеше:

- Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Бүген безгә кунакка "Көз" килде. Ул безгә кечкенә сары яфраклар алып килде. Кем бүген дәрестә яхшы, дөрес җаваплар бирә, актив эшли, шуңа мин яфраклар өләшәм. Дәрес ахырында без яфракларны санарбыз һәм билге куярбыз. Без бүген "Көз" темасын кабатларбыз. һәрбер дөрес җавап өчен яфраклар бирелә һәм билгеләр куела.



II. Кабатлау:

1. Әңгәмә.Укучылар,әйдәгез бераз сөйләшеп алыйк.

-Хәзер нинди ел фасылы? (хәзер көз, урамда көз, көз җитте)

-Көзнең айларын әйтегез әле миңа. (көзнең айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь)

-Көзге көннәр нинди була? (көзге көннәр салкын, яңгырлы, болытлы,җилле була)

-Яфраклар нишлиләр? (яфраклар коелалар, җиргә төшәләр,саргаялар)

-Көз көне без нәрсәләр җыябыз? (көз көне яшелчәләр,уңыш, алмалар һ.б.җыялар)

-Кем көз көне туды? (мин көз көне тудым, мин сентябрьдә тудым)

-Сиңа көз ошыймы? Ни өчен? (миңа көз ошый, чөнки...)

-Көз көне кешеләр ничек киенә? (көз көне кешеләр җылы киенәләр һ.б.)

-Син көзне яратасыңмы? Ни өчен? (мин көзне яратам, чөнки... . Мин көзне яратмыйм, чөнки...)



2. Көз турында хикәя сөйләү.Укучылар, миңа көз турында хикәя сөйләгез әле.(1-2 бала сөйләп күрсәтә.Билге куела).

3. Яшелчәләр, җиләк-җимешләрнең исемнәрен искә төшерү:

Яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә.Балаларга сорау бирелә : "Рәсемдә нәрсә ясалган?".( рәсемдә кишер ясалган һ.б.) яки суган рәсемен күрсәтеп: "Бу алмамы?" (бу алма түгел, бу суган).һ.б.

4. Сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын искә төшерү, дәфтәргә язу.

Бер баганага яшелчә, икенче баганага җиләк-җимеш дип язалар.(тактада шулай ук языла) Чылбыр буенча такта янына чыгып язалар. Дөрес әйтелешенә һәм язылышына игътибар ителә һәм дәфтәргә языла. Өйрәнгән сүзләрнең барысы да языла (кишер, бәрәңге, кәбестә, кыяр, суган, сарымсак, борыч, чөгендер, борчак, алма, әфлисун, карлыган, чия, карбыз, кавын, кура җиләге, җир җиләге, өрек, йөзем).



5. "Салат" ясау.

Тактада "винегрет" һәм "оливье" дип язылган табличкалар.

- Укучылар, без хәзер бик "тәмле" уен уйныйбыз. Кем бу салатларны ашады? Алар тәмлеме? Бу салатларны нинди яшелчәләрдән ясыйлар икән? Ике укучы бу салатларда булган яшелчәләрнең исемнәрен тактага яза:

"винегрет" "оливье"

чөгендер кишер

бәрәңге суган

тозлы кыяр бәрәңге

кишер кыяр

суган яшел борчак

яшел борчак йомырка

тозлы кәбестә ит яки казылык

6. Р. Миңнуллинның "К" лар тулган бакчага " исемле шигырен сөйләү.

-Балалар, әйтегез әле, яшелчәләр, җиләк-җимешләр кайда үсәләр? (алар бакчада үсәләр). Без "К" лар тулган бакчага" исемле шигырь өйрәнгән идек. Аны кем язган? ( аны Роберт Миңнуллин язган). Кем ул Роберт Миңнуллин? (1 укучы сөйләп күрсәтә). Кем безгә аның шигырен сөйли? (бер укучы сөйләп күрсәтә).

Роберт Миңнуллин , "К" лар тулган бакчага".



Бу бакчага ни булган?

Бакча "К" белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!



7.Парлап эшләү. Диалог төзү "Базарда".

- Әйтегез әле, балалар, ә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кайда саталар? (аларны базарда, кибеттә,урамда саталар). Сез базарда сатучылар белән ничек сөйләшерсез икән? ( исәнмесез, зинһар өчен, рәхмәт, бирегез әле, рәхим итегез сүзләрен искә төшерү). "Базарда" темасына диалог төзегез. (диалогларны биткә язалар һәм укып күрсәтәләр, билгеләр куела).



8. Төсләрне һәм сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен искә төшерү:

-Укучылар,әйтегез әле:

-Алма нинди була? ( алма кызыл,сары, яшел,тәмле,әче,каты һ.б. була).

-Кыяр нинди була? (кыяр яшел, тозлы, озынча һ.б.була).

-Карлыган нинди була? (карлыган кызыл, ак, кара, әче һ.б.була)

-Борыч нинди була? (борыч сары, кызыл, һ.б. була).



-Ә хәзер тәрҗемә итегез. Мин сезгә җөмләләр укыйм.



1. Это яблоко красное. 2. А это яблоко краснее. 3.Эта капуста зеленая. 4. А эта капуста зеленее. 5. Этот апельсин сладкий. 6.А этот апельсин слаще.7.Эта ягода вкусная, а та вкуснее.



9. Төшеп калган хәрефләрне язу.

Чылбыр буенча такта янына чыгып язалар:

Ч_г_нд_р, к_яр, өр_к, к_б_ст_, й_зем, сар_мс_к, яш_лч_, җ_л_к, б_р_ңг_, б_рч_к

.

III. Өй эше.

-Укучылар,өй эшен сайлап аласыз.(тактага языла)

1.Яраткан җиләк-җимешнең рәсемен ясарга һәм аның турында 3 җөмлә язарга.(рәсем+җөмлә)

2. "Бакчада" темасына текст сөйләргә.(текст "Бакчада")

3. Яраткан җиләк-җимешегез турында сөйләргә.



IV. Йомгаклау.

-Укучылар,сез бүген дәрестә бик яхшы һәм актив эшләдегез.Һәрвакыт шулай тырышырга кирәк.Ә хәзер мин сезгә билгеләр куям.

Һәрбер дөрес җавап өчен кечкенә сары яфраклар бирелде. Яфраклар санала. Аларга билге куела, мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелә. Иң актив укучылар билгеләнә. Барлык укучыларның билгеләре ( "5", "4", "3") көндәлекләргә куела. "Көз" белән саубуллашалар.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал