7


  • Учителю
  • 9 Сыйныф татар теленнән эш программасы

9 Сыйныф татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Яңа Савин районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

КИЛЕШЕНДЕ

Методик берләшмә җитәкчесе

_________ Гарипова И.Р.

МБ утырышы беркетмәсе № ___

"____" _____________ 2015 ел

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту һәм тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

________Хабибуллина Д.Т.

"____" ____________2015 ел

РАСЛЫЙМ

Мәктәп директоры

___________ Дергунова М.А.

____нчы номерлы боерык

белән гамәлгә кертелде "___" ___________ 2015 ел


9В,9Д сыйныфларының рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан

эш программасы

Укытучы: Гарипова Илгизә Рифкат кызы

беренче квалификацион категория

Педагогик киңәшмәнең

1нче утырышында каралды

28.08.2015 нче ел

2015-2016 нчы уку елы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 9 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы


9 сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)/ Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации".

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы / Закон Республики Татарстан "Об образовании", №68-ЗРТ от 22.07.2013.

  • Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 1015 нче номерлы боерыгы / Приказ МОиН РФ №1015 от 30.08.2013 г. "Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования".

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. "О языках народов Российкой Федерации", ред. от 12.03.2014.

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы ("Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясе, 28.07.2004, соңгы ред.) / в редакции)

  • "2014 - 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 794 нче карар, 25.10.2013;

  • Татарстан Республикасында 2012 - 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы";

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 августындагы хаты / Письмо МОиН РТ от 19.08.2015 "Об утверждении методических рекомендаций по разработке учебного плана основного общего и среднего общего образования общеобразовательных организаций Республики Татарстан".

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы",төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан:Татармультфильм,2014.

  • Мәктәпнең белем бирү программасы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең укыту планы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең "Эш программалары" буенча локаль акты.

  • 1. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада күрсәтелгәнчә: елга барысы - 68 сәг., атнага - 2 сәг.

  • Арадаш аттестация үткәрү формасы: контроль эш

  • 2. Укыту предметының максаты һәм бурычлары:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1. Укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

2. Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

3. Татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

4. Татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

5. Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

6. Укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.



3. Укыту предметының төп эчтәлеге.


Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

13

Кешеләрнең тормышын бизәү

Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гыйлем, гыйлемле, гадел, кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга, мөһим, куркырга, ялгышырга, тыелырга, ия булырга

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы

Боерык фигыльләрне җөмләдә куллану

Тамырдаш сүзләр

2

13

Илләр һәм шәһәрләр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Ижевск, Әстерхан

Диалогик сөйләмне үстерү Шартлы теләк фигыльнең

юклык формасы Кыскартылган исемнәр

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Тартымлы исемнәр белән җөмлә төзү

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

3

13

Язмышыма үзем хуҗа

Юнәлеш, язмыш, хезмәт итәргә, Россиянең Кораллы көчләре, ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, хәрби хезмәт, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә


Килеш кушымчаларын җөмлә төзүдә куллану Диалогик сөйләмне үстерү

-лык/-лек кушымчалары ярдәмендә яңа сүзләр төзү Сөйләмдә антонимнарны, синонимнарны, парлы сүзләрне куллану

Фигыль заманнарын кабатлау

4

13

Һөнәр сайлау

Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек, үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле, кирәксез

Кисәкчәләр

Фигыльләрне төрле формада куллану

Сүз ясалышы

раслау, инкяр җөмләләр, Тезүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр Диалогик сөйләм үстерү

5

13

Гаилә бюджеты

Хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, җитәргә (хватать), айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы

Кушма җөмлә

Тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләр Аналитик кушма җөмләләр Синтетик кушма җөмләләр Баш җөмлә

Иярчен җөмлә

Синтетик бәйләүче чаралар

6

13

Белем һәм китап

Кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять, мәгънә, ачыктан-ачык

Иярчен ия җөмләләр

Иярчен хәбәр җөмләләр Иярчен аергыч җөмләләр Иярчен тәмамлык җөмләләр Иярчен хәл җөмләләр Иярчен вакыт җөмләләр Иярчен шарт җөмләләр

7

13

Милли сәнгать

Халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәтрле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет, каһарман, кыйсса

Иярчен кире җөмләләр Иярчен урын җөмләләр Иярчен сәбәп җөмләләр Иярчен максат җөмләләр Иярчен рәвеш җөмләләр Фразеологизмнар белән танышу

Бәйләнешле сөйләм үстерү

8

13

Кеше һәм мохит

Тирә-юнь, әйләнә-тирә, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек, буйсындырырга, чыганак, калдыклар, үле, туфрак, яндырырга, юкка чыгарга, югалту, аянычлы, коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә

Иярчен күләм җөмләләр Иярчен аныклагыч җөмлә Сөйләмдә антонимнарны куллану

Сорауларга җавап бирү Гади җөмләләрдән иярченле кушма җөмләләр төзеп язу Килеш кушымчаларын кабатлау

9

13

Аралашу

Аралашырга, эшлекле аралашу, үз - үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү, табигыйлек, кәеф күтәререгә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-береңне аңлау, мактарга, ачуланырга, рәнҗетергә, түбәнсетергә, зарланырга, каршы куярга, әдәпсезлек, усаллык

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Фигыльләрне төрле заманнарда куллану Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре Аналитик җөмләне синтетик җөмләдән аерырга өйрәнү Туры сөйләм


4. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр



- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.


Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләреңне белдерә һәм дәлилли алу;

лексик темаларга яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, аларның эчтәлеген башкаларга җиткерә алу.


Диалогик сөйләм

Күмәк сөйләшү (полилог) күнекмәләренә ия булу;

аралашу барышында коммуникатив максатка ирешә алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 12 дән ким булмаска тиеш).


Монологик сөйләм

Эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыра алу (җөмләләр саны 14 тән ким булмаска тиеш);

монологик сөйләмдә фикерне һәм үз мөнәсәбәтеңне төгәл белдерә алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлата һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөсәбәтеңне белдерә алу

Уку

Фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстлар белән танышып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны табып әйтә белү;

әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне сәнгатьле итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү;

татар әдипләренең иҗаты турында сөйли белү; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып, үз фикереңне әйтә белү.

Язу

Язма эшләрне грамоталы, эзлекле итеп яза белү;

текстларны русчадан татарчага язмача тәрҗемә итә алу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, белешмә, эшлекле хат) дөрес яза алу.


5. Укыту-методик, материал-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

Татар теленнән укыту түбәндәге программага нигезләнеп төзелде: "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1- 11 нче с-флар/ - Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова "Татар теле" 9 сыйныф "Мәгариф" нәшрияты 2009

Өстәмә әдәбият. Татар теле йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма.Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен.Казан."Гыйлем" нәшрияты. 2015

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге педагогик технологияләрдән файдалану таләп ителә:

1.Үстерешле укыту технологиясе.

2.Проблемалы укыту технологиясе

3.Күмәкләшеп укыту технологиясе



4.Коммуникатив укыту технологиясе.



Кулланылган әдәбият.

- 1. Татар теле йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен.Казан."Гыйлем" нәшрияты. 2014.

- 2.Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар телнннән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы , 2014 нче ел.

- 3. Хисамова Ф.Х. Тата теле морфологиясе / Ф.М. Хисамова. - Казан: Мәгариф", 2005.

- 5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан: "Мәгариф" , 2004.

- 6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002.- 367б.

- 7. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах:Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися/ Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. - Наб. Челны, 2005. - 36с.

- 8. Бадиков К.Г. Уроки татарского языка / К.Г.Бадиков. - Казань:Татарское кн.изд-во, 1993. - 256с


Мәгълүмат чыганаклары


Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;

  • Интернет-ресурслар;

  • Махсус сайтлар

http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

http://. selet.ru "Сәләт" яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

tatartele 2010.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tele m.narod.ru ›tel/nigmatull


9В,Д сыйныфлары өчен татар теленнән календарь-тематик план


Дәрес темасы

Дәрес тибы

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Эчтәлек элементлары

Үткәрү вакыты

план

факт

  1. нче чирек (9 атна - 18 дәрес)

1.

Үткәннәрне кабатлау.

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, бирем үтәү.

Күплек сан кушымчаларын, килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү



2.

Боерык фигыль.

Кабатлау дәресе

Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эшләү

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләндерә белү;

басымны дөрес куеп, боерык фигыльләрне сөйләмдә актив куллана белү



3.

Тамырдаш сүзләр.

Кабатлау дәресе

Өлешчә эзләнү, бирем үтәү

Тамырдаш сүзләрне дөрес тәрҗемә итүгә һәм

аларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллануга ирешү



4.

Шартлы теләк фигыль.


Практик дәрес

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Дәреслек белән эшләү

Шартлы теләк фигыльләрне диалог төзегәндә урынлы куллануга ирешү



5.

Шартлы теләк фигыльнең юклык формасы.


Яңа материалны өйрәтү дәресе

Өлешчә эзләнү,бирем үтәү, укытучы аңлатуы

Шартлы теләк фигыльләрнең юклык формасы белән җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру



6.

Кереш тест

Белем һәм күнекмәләр үстерү дәресе

Тикшерү, укучыларның мөстәкыйль эшләре

Бирелгән репликалардан диалог төзү; балаларның иҗади активлыгын, танып белү һәм мөстәкыйль эәли алу күнекмәләрен, үзара аралашу осталыгын камилләштерү




7.

Антонимнар .

Белем һәм күнекмәләр үстерү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, җөмлә төзү

Антонимнарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру



8.

Кисәкчәләр.

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Тикшерү, бирем үтәү

Җөмләләрдә, сөйләмдә кисәкчәләрне дөрес куллану.



9.

Кисәкчәләрне җөмләдә куллану.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Өлешчә эзләнү, укытучы аңлатуы, бирем белән эш

Җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру



10.

Мөстәкыйль эш.

Тикшерү дәресе

Дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйль эшләре


Укучыларның белемнәрен тикшерү



11.

Хаталар өстендә эш.

Тикшерү дәресе

Тикшерү, бирем үтәү

Алган белемнәрне ныгыту



12.

Фигыль формаларын кабатлау.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Укучыларның фигыль темасы буенча белемнәрен ныгыту



13.

Теркәгечләр. Төзүче төркәгечләр.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйль эшләре


Теркәгечләрне үзара сөйләшкәндә дөрес куллануга ирешү, сүзләрне дөрес язу.



14.

Ияртүче теркәгечләр.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эшләү

Ияртүче теркәгечләрне җөмләдә дөрес куллана белү



15

Контроль эш.

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

Алган белемнәрне ныгыту



16

Хаталар өстендә эш

Белемнәрне тикшерү дәресе

Хаталар төзәтү

Биремнәр үтәү




17.

Кушма җөмлә.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Кушма җөмлә төрләре белән танышу



18.

Тезмә кушма җөмләләр.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, җөмлә төзү

Тезмә кушма җөмләләрнең теркәгечле һәм теркәгечсез төрләрен аеру белергә өйрәтү




2нче чирек

(7 атна-14 сәг)




1.

Иярченле кушма җөмләләр

Кабатлау дәресе

Иярченле кушма җөмләләр темасы буенча белемнәрне ныгыту, хаталарны булдырмау өстендә эшли белү



2.

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар.

Аналитик чаралар.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Өлешчә эзләнү, дәреслек белән эш

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны таба белү



3.

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар.Синтетик чаралар.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Проблемалы укыту, биремнәр үтәү

Күрсәтмә материаллардан файдалану, күчереп язу

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны таба белү



4.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.Тест.

Белемнәрне тикшерү дәресе

Җөмлә төзү, тәрҗемә итү, белемнәре тикшерү

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен аерырга өйрәтү. Алган белемнәрне ныгыту



5.

Хаталар өстендә эш.Иярчен ия җөмләләр белән таныштыру.

Белемнәрне тикшерү дәресе .Яңа материал өйрәнү дәресе

Тыңлаган текстның эчтәлеген мөстәкыйль язу

Иярчен ия җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



6.

Иярчен ия җөмләләрне ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү, тикшерү

Иярчен хәбәр җөмләләрне кулланып җөмләләр төзи белү



7.

Иярчен хәбәр җөмләләр белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатуы, биремнәр үтәү

Иярчен хәбәр җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



8.

Иярчен хәбәр җөмләләрне ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү

Иярчен хәбәр җөмләләрне кулланып җөмләләр төзи белү



9.

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр төзелешен ныгыту.

Кабатлау

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү, җөмлә төзү. Өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү

Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр төзелешен ныгыту



10.

Иярчен аергыч җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Грамматик-орфографик биремнәр үтәү


Иярчен аергыч җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



11.

Иярчен аергыч җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе


Иярчен аергыч җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



12.

Күнегүләр эшләү.

Белемнәрне тикшерү дәресе



13.

Контроль диктант.

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

Алган белемнәрне ныгыту



14.

Хаталар өстендә эш.

Белемнәрне тикшерү дәресе


Хаталар төзәтү.

Биремнәр үтәү





3 чирек (10 атна-20 сәг)




1.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре. белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу

Иярчен тәмамлык җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



2.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе.

Хаталарны төзәтү. Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү.


Иярчен тәмалык җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү.



3.

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Җөмлә төзү

Иярчен вакыт җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



4.

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамматик анализ ясау

Иярчен вакыт җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү.



5.

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе.

Өлешчә эзләнү, дәреслек белән эш

Иярчен шарт җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



6.

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе.

Дәреслек белән эшләү, әңгәмә


Иярчен шарт җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



7.

Күнегүләр эшләү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Дәреслек белән эш

ныгыту



8.

Иярчен кире җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе

Проблемалы укыту, бирем үтәү

Иярчен кире җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



9.

Иярчен кире җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Тикшерү, аңлатмалы язу

Иярчен кире җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



10.

Иярчен урын җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Репродуктив, күнегүләр эшләү

Иярчен урын җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



11.

Иярчен урын җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Проблемалы укыту, күчереп язу

Иярчен урын җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



12.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал өйрәнү дәресе.

Укытучы аңлатуы, биремнәр үтәү

Иярчен сәбәп җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



13.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Контроль дәрес

Җөмлә төзү

Иярчен сәбәп җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



14.

Иярчен максат җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Иярчен максат җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



15.

Иярчен максат җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Яңа материал үзләштерү дәресе


Укучыларның мөстәкыйль эшләре

Иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



16.

Иярчен рәвеш җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал үзләштерү дәресе

Проблемалы укыту, биремнәр үтәү

Иярчен рәвеш җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



17.

Иярчен рәвеш җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Йомгаклау дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

Иярчен рәвеш җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен кулланып җөмләләр төзи белү



18.

Күнегүләр эшләү.

Белемнәрне тикшерү дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

ныгыту



19.

Контроль диктант.

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль дәрес, биремнәр үтәү

Алган белемнәрне ныгыту



20.

Хаталар өстендә эш.

Белемнәрне тикшерү дәресе


Хаталар төзәтү

Биремнәр үтәү





4чирек (7атна-14 сәг)




1.

Иярчен күләм җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре белән таныштыру.

Яңа материал үзләштерү дәресе

Проблемалы укыту, күрсәтмә материаллардан файдалану

Иярчен күләм җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны үзләштерү



2.

Иярчен күләм җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен ныгыту, үзләштерү.

Теманы ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү



3.

Иярчен аныклагыч җөмләләр белән таныштыру.

Яңа тема үзләштерү дәресе

Укытучы аңлатуы, бирем үтәү

Иярчен аныклагыч җөмләләр белән таныштыру



4.

Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Биремнәр үтәү, тикшерү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү



5.

Аналитик җөмләне синтетик җөмләдән ничек аерырга?

Яңа материал үзләштерү дәресе.

Укучыларның мөстәкыйль эшләре, җөмлә төзү

Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү




6.

Күнегүләр эшләү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту



7.

Туры сөйләм.

Яңа теманы өйрәтү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, күчереп язу

Туры сөйләм һәм автор сөйләме кебек төшенчәләрне аера белү



8.

Текст. Мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш.


Укытучы аңлатуы, күнегүләр эшләү

Тексттан таба белү, урынлы куллану. Морфологик анализ ясый белү



9.

Текст. Мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш.


Җөмлә төзү, биремнәр үтәү

Ярдәмлек сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү



10.

Монологик сөйләм үстерү.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту

Күрсәтмә материаллардан файдалану, аңлатмалы язу

Өйрәнелгән сүзләрне дөрес итеп язу



11.

Күнегүләр эшләү.

Яңа төшенчә бирү дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану




12.

Контроль диктант.

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү

Диктантны хатасыз язу, алган белемнәрен күрсәтү



13.

Хаталар өстендә эш.

Контроль дәрес

Биремнәр үтәү. Күнегүләр, хаталарны төзәтү

Контроль эш вакытында җибәрелгән хаталарны барлау, кабат булдырмау



14.

Йомгаклау дәресе

Йомгаклау дәресе

Күрсәтмә материаллардан файдалану, җөмлә төзү





9 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы.

Аңлатма язуы.

Контроль эш максаты: укучыларның ел дәвамында алган белемнәрен тикшерү, кагыйдәләрне дөрес куллана белү.

Эш төре: контроль эш

Контроль эшкә бирелгән вакыт: 45 минут

Кулланылган материал:

Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп. 9 сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 3 басма, Казан, Мәгариф, 2008.

Фәтхуллова К.С.,Денмөхәммәтова Э.Н., Хисмәтова Л.К.Татар теле.9 нчы сыйныф: Дәүләт йомгаклау аттестаиясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен( рус телендә сөйләшүче укучылар өчен).-казан:Гыйлем,2015

Куллану өчен: сүзлек

Бәяләү нормалары:

42- 39балл- "5"

38- 35балл- "4"

34- 29балл- "3"

28... -балл- "2"

1нче вариант.



1.Җөмләләрне язып бетерегез( допишите): (5балл)

Каникул җитсә, ... .

Кем яхшы эшли, шул ... .

Дәресләр бетте, һәм ... .

Минем программист буласым килә, чөнки ... .

Бу кызны күргәч, ... .



2. Кушымчаларны өстәгез( добавьте окончания): (5балл)

- Каникул... сез кайда экскурсия... булдыгыз?

- Татарстан... Милли музее... .

- Анда нәрсәләр күрдегез?

- Күргәзмә... белән таныштык.



3.Сораулар куеп языгыз: (9балл)

...? Тырыш. ...? Аңларга. ...? Акыллы. ...? Икәү. ...? Казахстаннан. ...? Өлкән. ...? Утыз беренче. ...?Аюлар. ...? Дөнья.



4.Антонимнарны өстәгез (добавьте): (3балл)

Урманга бару- урманнан … , табигатьнең чисталыгы- табигатьнең ... , суга керү- судан ... .



5. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз. (10балл)

Сообщите другу о том, что вы сегодня идёте в библиотеку.

Спросите у друга, будет ли у вас сегодня урок литературы.

Как скажете маме о том, что Фарит Яруллин- автор балета.

Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается спектакль.

Предложите другу (подруге) встретиться возле школы.



6. Теркәгечләр белән 4 җөмлә языгыз ( С союзами һәм, ләкин составьте 4 предложения). 4балл



7."Дустым" темасына хикәя төзергә. 6балл



2 нче вариант.



1.Җөмләләрне язып бетерегез( допишите):( 5балл )

Имтиханнар бетсә, ... .

Кем яхшы укый, шул ... .

Яз җитте, һәм ... .

Мин сатучы булырга телим, ләкин ... .

Дәресне эшләгәнче, ... .



2. Кушымчаларны өстәгез( добавьте окончания): (5балл)

- Сез Казан... кайчан булдыгыз?

- Быел сентябрь… .

- Анда кая барды...?

- Музей... , аквапарк... бардык.



3.Сораулар куеп языгыз: (9балл)

...? Табиб. ...? Унынчы. ...? Шәһәргә. ...? Дүртәү. ...? Кызыксынасың. ...? Олы. ...? Утыз бер. ...? Тиз. ...? Песи.



4.Антонимнарны өстәгез (добавьте): (3балл )

Ишекне ачу- ишекне … , акыллы укучы- ... укучы , урманга бару- урманнан ... .



5. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз. (10балл)

Предложи другу (подруге) прочитать про известных артистов.

Спросите у друга любит ли он играть на улице.

Скажи маме, что воскресенье ваш класс едет на экскурсию в музей.

Поблагодари друзей за подарок

Спроси у продавца, сколько стоит эта футболка.



6. Теркәгечләр белән 4 җөмлә языгыз ( союзы).( 4балл)



7."Гаиләм" темасына хикәя төзергә. (6балл)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал