7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку'Бер составлы җөмләләр'

Урок по татарскому языку'Бер составлы җөмләләр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Бер составлы җөмләләрне кабатлау

(8нче сыйныф )




















Максат: 1) Бер составлы җөмләләр турында белемнәрне гомумиләштереп

кабатлау, системалаштыру;

2) укучыларның танып белү активлыкларын, сөйләм һәм язма телләрен

үстерү; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

3) туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: басма дидактик материал, компьютерда слайдлар.

Дәрес төре: катнаш ( белемнәрне ныгыту, тикшерү)


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге темабыз- "Бер составлы җөмләләрне кабатлау һәм ныгыту". Алдагы дәресләрдә без сезнең белән бер составлы җөмләләр белән таныштык. Ә бүген өйрәнгән белемнәребезне кабатлап, гомумиләштереп китәрбез.

  1. Актуальләштерү.

1) ( Компьютерда 2 нче слайд ачыла.)

Бер составлы җөмләләр таблицасы буенча сораулар буенча әңгәмә:

  • Бер составлы җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?

  • Аның нинди төрләре бар?

2) 3 нче слайд. Җөмләләр тикшерү.

1) Бирем. Фигыль җөмләләрнең төрен билгеләгез.

Җөмләләрне укып, баш кисәген табарга, төркемчәсен әйтергә һәм нәтиҗә ясарга.

  • Аның мәктәп дирекциясе каршында бу мәсьәләне күтәреп чыгасы килде.(Ф.Яруллин) (Билгеле үтәүчеле җөмлә)

  • 2. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.(М)( Билгесез үтәүчеле җөмлә)

  • 3. Таңнар ата, өзелә үзәк,

уйлата да елата. (Җыр) (Үтәүчесез җөмлә. Үтәүчесе юк, ул турыда искә дә алынмый, эш үзеннән - үзе башкарыла кебек.)

  • 4. Сагынсаң да, саргайсаң да, сөйләп булмый кешегә. (Җыр) ( Гомуми үтәүчеле җөмлә. Эш һәр затка карый.)


Нәтиҗә.

Бер составлы фигыль җөмләләрдә баш кисәк төрле фигыль формалары белән белдерелеп килә. Үтәүчегә бәйле рәвештә билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез җөмләләр була.


3) 4 нче слайд. Исем җөмләләрне тикшерегез.

  • 1. Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар ява.

(Г.Тукай)

  • 2. Кичке тынлык. Борма - борма юллар,

Еракларда җем - җем ут яна. (Ә.Ерикәй)

  • 3. Кич. Кояш батып бара. Күктә кызыл шәфәкъ. ( Г.Әпсәләмов.)

Нәтиҗә.

Бер баш кисәге - иясе генә булган җөмлә исем җөмлә була. Ул предметның булуын атап хәбәр итә, аның эше, хәрәкәте турында берни белдерми.


4) 5 нче слайд. Сүз җөмләләрне табыгыз.

  • Чү! Тау башында Нәби тавышы ишетелде. (М.М.)

  • 2. Кәҗә әйтә :"Мики-ки-ки, мики- ки-ки!

Капчыктагы бүре башы бит унике!(Г.Т.)

  • 3. - Хат алдыңмы? -дидем мин.

- Әйе. (И.Гази)

Нәтиҗә.

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге бер генә сүз белән дә белдерелеп, ул сүз хәбәрлек сүз, ымлык, аваз ияртеме булырга мөмкин. Бу җөмләгә башка сүзләр өстәп булмый. Мондый җөмләләрне сүз җөмләләр диләр.


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

5) 6 нчы слайд.

Башта бер составлы исем җөмләләрне, аннары бер составлы фигыль җөмләләрне күчереп языгыз .


1. Көзге тынлыкта изрәп утырган авыл, алтынсу - яшькелт тау сырты һәм төпсез зәңгәрлек... Шул зәңгәрлектә тирбәлгән аксыл очырткыч...(Ф.Ш.)

2. Төштән соң кукуруз чүбенә барасы ла! (Ф.Ш.)

3. Кыр казларының , тезелешеп, көньякка китеп барышлары икән.(Р.С.)

4. Аста шарлавык. Су җыры. Тамчылар чагылышы.(М.Г.)

5. Кич. Кояш батып бара. Күктә кызыл шәфәкъ. (Г.Ә.)

6. Дөньга яратылган һәр җан иясенең яшисе килә. (Р.Н.)


  1. "Бер составлы җөмләләр" уены.

(Һәр партага карточкалар таратыла. Укучылар ике рәткә бүленгән. Башта бергәләп җөмләләрне тикшерәләр. Укытучы кайсы рәттәге укучыга әйтә, шул укучы җөмләне укый, нинди җөмлә икәнен әйтә һәм исбатлый.)

1

1.Көз. Текә һәм биек яр. Анда бихисап күп оя - өйләр тезелеп киткән. (Г.Х.)

2.Ә уйларга кирәк. (Ә.Б.)

3. Умарта кортлары, мәш килеп, хуш исле шул бөрлегәннәргә ябырылган.

Мин күзләремне йомам:

  • З-з-з-з-з...(Г.С.)


№2

1.Эшкә барасым бар минем.(Р.Т.)

2. Каяндыр өрә, әллә нигә калтырата (М.М.)

3. - Аэропланда курыкмадыңмы? - дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.

- Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның... (М.М.)



№3

  1. Тимер койма эчендә сыек кына бакча. Асфальт мәйданчык, сыңар манаралы ак мәчет.(Ә.Ю.)

  2. Атны макта , трактор белән эшлә. (М)

  3. Хат алдың, ахры?

  • Әйе.


№4

1.Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.)

  1. Тревога!. Бөтенең дә җыелу урынына.(А.Ш.)

  2. - Әлү! Привет!

- Сәлам, сәлам! Бик иртә кузгалгансың әле... (Ф.Б.)


№5

  1. Ни чәчсәң, шуны урырсың.(М)

  2. Безне монда әзерләнеп көткәннәр.

  3. Урман шаулавы,

Кошлар сайравы,

Күкләр күкрәве,

Яңгыр аннары.

№6

1. Урман. Тып - тын.

Тирә - якта беркем дә юк.

Бары агачлар

Һәм ап - ак кар. (Р.Ә)

2. Аз сөйлә, күп тыңла.(М)

  1. Туктап, колынны чакырырга тотындылар:

  • Баһ,баһ,баһ! (А.Г.)


7. "Ял тукталышы" (Өй эшенең үтәлешен тикшерү)

Һәр укучыга алдагы дәресләрне үткәндә үк аерым эш төрләре бүлеп бирелә.Сыйныф ике төркемгә бүленә:

1 - "Эзләнү төркеме", эш төре:

Бер составлы җөмләләр:

  • әдәби әсәрләрдә,

  • Г.Тукай һәм башка шагыйрьләр иҗатында,

  • мәкальләрдә,

  • табышмакларда .


2 - "Иҗат төркеме", эш төре:

- бер составлы җөмләләр белән шигырь иҗат итә,

- "Яз маҗаралары" темасына хикәя яза,

- кирәк, ярый, ярамый, мәмкин, була, бар сүзләре белән җөмләләр төзи.

- тест төзи.

3 - Тест:

Ялгыш җавапны табыгыз

  • 1.Баш кисәкләрнең булу - булмавына карап, җөмләләр

  • 2. Хәбәре булмаган бер составлы җөмлә

  • 3.Иясе булмаган бер составлы җөмлә

Бу нинди җөмлә?

4. Яр буе.

Учак. (Р.Б-р)

5. Эшкә барасым бар минем.(Р.Т.)

( Дөрес җавап кул чаба)


( Эш төрләре һәр укучының мөмкинлегеннән чыгып бирелә)


8. "Ничә составлы?" уены. 1нче вариант - 1 составлы, 2 нче вариант 2 составлы җөмләләрне язып ала.

Ничә составлы?


  1. Җәяүле атлыга юл бирер.(М)

  2. Алманы миңа бирергә булдылар. (М.Х.)

  3. Ил күрү - бурыч.(М)

  4. Карама беләккә, кара йөрәккә.(М)

  5. Әбиләргә бармыйча ярамый.

  6. Тел - байлык.(М)

  7. Куркак тереләй үләр.(М)

  8. Авыл. Җәйге таң. Сандугач.

  9. Гыйшык уты белән янучы кыз. (Ф.Х.)

10. Җырны яратмаган кеше юктыр. (М.Р.)

11. Кибеткә барышым иде минем. (Р.Т.)

12. Син аңа белдермәскә тиеш.(Г.И.)

13. Арытты. Туктап бераз хәл җыярга инде әллә? (М.Х.)

14. Шигъри телебез Тукай белән ачылган. (Ш.Г.)

10. Тест эшләтү

№1

Бер составлы җөмләне тап

1. Таң сандугачлары сайраудан туктамаганнар иде әле. (Г.И.)

  1. Кинәт караңгыланып китте. (Г.М.)

  2. Китап - белем чишмәсе . (М)

  3. Төн . Караңгы. Бөтен дөньяда тынлык. (Г.И.)


№2

Ике составлы җөмләне билгелә

1. Ишек кагалар.

2. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр (М)

3. Төн. Тирән тынлык. (Һ.Т.)

4. Яхшы сүз яу кайтарган. (М)


№3

Исем җөмләне тап.

  1. Менә өй эче. Ап - ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. (Ә.Е.)

  2. Бу бакча бүген генә шулай искитмәле матур һәм купшы булмаган бит. (Г.Ә.)

  3. Авылда алма исе... (М.Ә.)

  4. Ә синең нишләп йөрүең иде соң? (В.Н.)

№4

Билгеле үтәүчеле фигыль җөмләне тап.

  1. Төн. Ишетәм йокы аралаш -

Кемдер шакый минем ишекне.(С.Б.)

  1. Шатлыгыннан аның күзләре ут кебек янды.(Ф.А.)

  2. Тәрәзәдән өрә.

  3. Әсманың эштән кайтып килеше иде. (М.Х.)

№5

Билгесез үтәүчеле фигыль җөмләне билгелә.

  1. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.(М)

  2. Көннәр берсе артыннан берсе тын гына узып тора. (С.Җ.)

  3. Һич онытасым юк. (Ф.К.)

  4. Кич. Идел... Пароход ашыкмый,

Мичкәләр, капчыклар өйгәннәр.(С.Х.)

№6

Гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне тап.

  1. Калган эшкә кар ява.(М)

  2. Балыксыз күлдә

Төнге тынлык. (Р.Х.)

  1. Без күренмәс җепләр белән туган җиргә бәйләнгәнбез икән. (Г.Г.)

  2. Сагынсаң да, саргайсаң да, сөйләп булмый кешегә. (Җыр)

№7

Үтәүчесез фигыль җөмләне билгелә.

  1. Җылытып та җибәрде. (Х.М.)

  2. Урман. Авыл малаена никадәр кадерле ул. (А.Г.)

  3. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. (А.А.)

  4. Кичке сәгать болай суга:

Доң, доң,

Доң, доң. (Ф.Я.)


  1. Өйгә эш бирү.

Тамаша залы, тамашачылар, сихри авазлар, милли моң, аһәң, моң чишмәсе, тибрәндереп, тыңлыйсы килә. Бирелгән сүзләрдән исем һәм фигыль җөмләләр төзеп, "Концерт залында" дигән темага кечкенә хикәя языгыз.

  1. Дәрескә йомгак.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал