7


Тест по теме Лексика

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Лексика, фразеология

А1 Бабамның әйткән сүзләре oлe дә хәтеремдә саклана җөмләсендәге бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, иялек килешендә

  2. өлкән яшьтәге ир кеше

  3. тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз

  4. җөмләдә тәмамлык булып килә

А2 Казан кремле Иделдә йөзгән теплоходларга ерактан ук күренеп тора җөмләсендәге кремле сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, өченче зат тартым кушымчасы алган, баш килештә; җөмләдә ия булып тора

  2. Россиянең борынгы зур шәһәрләрендә калкурак урынга тезелгән крепость

  3. тамыр сүз

  4. күчерелмә мәгънә белдерә

А3 Эшчеләр кулларына көрәкләрен алдылар җөмләсендәге көрәкләрен сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез:

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, төшем килештә; җөмләдә тәмамлык булып тора

  2. тамыр сүз

  3. җир казу, кар көрәү һ.б. шундый эшләр башкару өчен хезмәт итә торган, киң яссы очлы, озын саплы корал

  4. күчерелмә мәгънә белдерә

А4 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Урманнардан, кыр һәм басулардан

Күзләремә тула яшел балкыш. (Ф. Яруллин)

1) балкыш

2) тула

3) күзләремә

4) дөрес җавап күрсәтелмәгән

А5 Укытучы, мөгаллим, остаз сүзләре үзара нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

  1. якын мәгънәле сүзләр (синонимнар)

  2. омонимнар

3) капма-каршы мәгънәле сүзләр

4) тарихи сүзләр

А6 Без асрый алабыз: безнең әрбәлек тулы башагыбыз бар. (И. Гази) җөмләсендә аерып бирелгән сүз кайсы төркемгә керә?

1) һөнәрчелек лексикасына караган сүз

2)диалектизм

3)тарихи сүз

4)күчерелмә мәгънәдәге сүз

А7 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Кыштыр-кыштыр, кыштыр-кыштыр итеп Кәгазь белән каләм сөйләшә. (Ф. Яруллин)

1)кәгазь

2)каләм

3)сөйләшә

4)кыштыр-кыштыр

А8 Комсыз (комы булмаган) - комсыз (саран), кара (фигыль) - кара (сыйфат) сүлләре үзара нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

1)капма-каршы мәгънәле сүзләр

2)якын мәгънәле сүзләр

  1. омонимнар

  2. диалекталь сүзләр

А9 Җөмләдә нинди лексик берәмлекләр кулланылган? Лотфулла абзый верховой, рабочий, вахта, подвахта дигән сүзләрне ишетеп торды. (Г. Ахунов)

  1. 1) һөнәрчелек лексикасына караган сүзләр

  2. 2) диалектизмнар

  3. 3) тарихи сүзләр

  4. 4) күчерелмә мәгънәдәге сүзләр

А10 Тагы ап-ак карлар ява җөмләсендәге карлар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. 1) исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә;

  2. җөмләдә ия булып тора

  3. 2) тамыр сүз



3)болытлардан ява торган төрле кристалл сыман атмосфера явым- төшеме

4) күчерелмә мәгънә белдерә



А11 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Мин киткәндә ай сөрмәле иде. (А. Хәлим)

  1. сөрмәле

  2. ай

  3. киткәндә

  4. сүзләр күчерелмә мәгънәдә кулланылмаган

А12 Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

  1. хәзрәт, мөрит, мөхлис, мөселман

  2. ялгыз-күмәк, ал-куй, ак-кара, яхшы-яман

  3. җем-җем итү, җемелдәү, ялтырау, ялык-йолык килү

  4. компьютер, телевизор, санавыч, иләк

А13 Түбәндәге җөмләдә нинди лексик берәмлек кулланылган? - Менә йокы чүлмәге! - дип торды әтисе, бераз аптырап. (Л. Их- санова)

  1. диалекталь сүз

  2. һөнәрчелек лексикасына караган берәмлек

  3. күпмәгънәле сүз

  4. фразеологик берәмлек

А14 Күзләр - күңел дәрьясы җөмләсендәге күңел сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. 1) исем сүз төркеменә карый; берлек санда, баш килештә; җөмләдә аергыч булып тора

  2. 2) тамыр сүз

  3. 3) күчерелмә мәгънәдә кулланыла

  4. кешенең эчке, рухи дөньясы, аның кичерешләре, хис-тойгы- лары

  5. А15 Беренче җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Сиңа кайтыр юлым - диңгез, Яр белән яр арасын дулкыннардай ярасы. (М. Мирза)

1) күчерелмә мәгънәдәге сүз юк

2) диңгез

3) кайтыр

4) юлым

А16 Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

  1. вак, бәләкәй, нәни, кечтеки, кечек

  2. васыять, кәгазь, китап, үтенеч

  3. керәшә саескан, торна, әтәч

  4. алма-алма, ай - ай!, буялган - бу ялган

А17 Түбәндәге мисалларда һөнәрчелек сүзләре (профессиона - лизмнар) кергән вариантны күрсәтегез.

  1. мосафир, гыйлем, мәгълүм, дарелфөнүн, икътисад;

  2. үрмәкчә, мачы, кучкар, тәбикмәк, бишбармак, алчүпрәк;

  3. бораулау, факел, вахта, буровой, газүткәргеч;

  4. акылдаш, марсиян, җирский, хыялстан, карбизәк.

А18 Агачларның яфраклары саргайган иде җөмләсендәге яфраклары сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә; өченче зат тартым кушымчалы, җөмләдә ия булып тора

  2. ясалма сүз

  3. үсемлекләргә һава белән туклану өчен хезмәт итә торган яшел төстәге һәм төрле формадагы юка пластина

  4. күчерелмә мәгьнә белдерә

А19 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Йодрык - төен. Ул язылса Аерылыр бармаклары...

  1. йодрык

  2. төен

  3. бармаклары

  4. дөрес җавап күрсәтелмәгән

А20 Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

1) төш - төш, алма - алма, көзге - көзге;

  1. кучат, инәй, метлек, цәцәк, айбагар;

  2. куркак - батыр, көчле-көчсез, ябык - таза, ак- кара;

  3. әкрен гена, ашыкмыйча, ипләп кена салмак кына, җай гына

А21 Җөмләдә нинди лексик берәмлек кулланылган? Миргаяз тагы бер мәртәбә аңа аяк чалып карады. ("Татарстан яшьләре»)

  1. синоним

  2. антоним

  3. фразеологик берәмлек

4) мәкаль

А22 Кул өстендә ике үрдәк йөзә иде җөмләсендәге үрдәк сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, баш килештә; җөмләдә ия булып тора

  2. киң яссы томшыклы, кыска муенлы һәм бер-берсеннән шактый ерак урнашкан кыска аяклы су кошын атый

  3. тамыр сүз

  4. сингармонизм законына буйсынган

А23 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Көтүчеләр тапкан чишмә кебек, Җырым минем, син дә улаксыз... (С. Хәким)

  1. көтүчеләр

  2. җырым

  3. улаксыз

  4. чишмә

А24 Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара антоним булган вариантны күрсәтегез.

  1. көн, төн; ирта, кич

  2. хәзер, әзер, әҗәт, хаҗәт

  3. күңел, җан, бәгырь, йөрәк

  4. тагы, яңадан, кабат, янә

А25 Түбәндәге мисалларда (фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.

1) күк йөзе, урман аланы, мәктәп бакчасы, тау куышы

2) кычкырып җибәрү, елап алу, дулкынланып китү

3) хәрәкәт башлану, кычкыру, үгетләү, хәтерләү

4) колак торгызу, авыз турсайту, күз ачып йомганчы



А26 Йөргән таш шомара мәкалендә таш сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, баш килештә; җөмләдә ия булып тора

  2. абстракт мәгънәне белдерә

  1. металлардан башка һәртөрле каты минералны, тау токымын атый

  2. нейтраль мәгьнәдә кулланыла



А27 Җөмләдә кайсы сүз (сүзләр) күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Адымнарың җиңел... Син киләсең... (Зөлфәт)

  1. адымнарың

  2. җиңел

  3. син киләсең

  4. сүзләрнең барысы да туры мәгънәдә кулланыла



А28 Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара омоним булган вариантны күрсәтегез.

  1. көн, төн; иртә, кич

  2. ба°л, бал; карт аю, картаю

  3. ирекле, бәйсез, азат, хөр

  4. бара-бара, тора-бара, алыш-биреш.

А29 Аҗун яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул якка юнәлделәр (Н. Фәттах) җөмләсендә аҗун сүзе

  1. искергән сүз

  2. неологизм

  3. диалектизм

  4. актив кулланыла торган сүз

А30 Еракта зәңгәр киңлек булып җәелеп яткан күл күренде җөмләсендәге күл сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, баш килештә,

җөмләдә ия

  1. бөтен яктан да ярлар белән уратып алынган табигый сулык

  2. тамыр сүз

  3. күчерелмә мәгънә белдерә





А31 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Мамык карга басып, Алсу килә. (Һ. Такташ)

    1. А32 Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара синоним булган вариантны күрсәтегез.

      1. Без безсез яшәмибез, Безсез без эшләмибез (Ш. Галиев)

      2. әдәпле - әдәпсез, тәртипле - тәртипсез, тәрбияле - тәрбиясез

      3. әдәпле, тәрбияле, тыйнак, тәртипле, тәүфиклы, инсафлы

      4. арыш, салам, буразна, уҗым, эскерт, әвен

    2. А33 Түбәндәге мисаллардан фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез:

      1. аксакал, белем иясе, табигать баласы, тау елгасы

      2. алмагач яфрагы, һинд кызлары биюе, тимер юл вокзалы

      3. көзге бакча, ватык көзге, тәмле ис, җил исә

      4. санга санамау, баш вату, күз буяу, акылга утыру

    3. А34 Ишегалды киң һәм иркен иде җөмләсендәге ишегалды сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

      1. баш килештә, берлек сандагы исем

      2. җөмләдә ия булып килә

      3. ике тамырдан торган сүз

      4. өй каршында койма белән әйләндереп алынган җир

    4. А35 Малик әкрен генә өенә таба атлады җөмләсендәге өенә сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

      1. 1) юнәлеш килешенде, 3 зат берлектәге тартым белән төрләнгән исем

      2. 2) яшәү өчен салынган бина

      3. 3) тамыр һәм бәйләгеч кушымчадан торган сүз

      4. 4) җөмләдә хәл булып килә

    5. А36 Җөмләдә аерып бирелгән сүзләрнең төрен дөрес итеп күрсәтегез. Авыртмасын дисәң эч, кайнаган су гына эч. (Ә. Исхак) 1) синонимнар

    6. 2) антонимнар

  1. күчерелмә мәгънәле сүзләр

  2. омонимнар

            1. А37 Сүзтезмәләрнең антоним парларын табыгыз: ялкау малай, аяз көн, шат бала

            2. 1) тырыш малай, болытлы көн, боек бала

  1. ялкау кыз, аяз төн, шат карт

  2. тырыш кыз, болытлы төн, боек карт

  3. иренчәк егет, болытсыз көн, көләч нарасый

            1. А38 Түбәңдәге мисаллардан гарәп алынмасын табыгыз.

    1. пенал

    2. карандаш

    3. дәфтәр

    4. бетергеч

            1. А39 Ташчылар көне-төне эшләделәр җөмләсендәге ташчылар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

      1. «таш» сүзенә -чы кушымчасы ялганып, исемнән исем ясалган

      2. таш белән эшләүче кешеләр

      3. уртаклык исеме, күплек санда

      4. таш- тамыр, -чы - ясагыч кушымча, -лар - модаль кушымча

            1. А40 Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендәге балыкчылар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

        1. исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә; җөмләдә ия булып тора

        2. балык тоту белән шөгыльләнүче кешеләрне атый

        3. абстракт мәгънәне белдерә

        4. хәрәкәтне белдерә

            1. А41 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Бичара ха тын үзен аклап нидер әйтте. (Ф.Яруллин)

                  1. үзен

                  2. хатын

                  3. әйтте

                  4. аклап

            1. А42 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Җәйге көн әкренләп кенә сүнде, ниһаять төн булды. (Ә. Еники)

                    1. 1) җәйге

                    2. 2) сүнде

                    3. 3) көн

            1. 4) булды

            2. А43 Башка телләрдән татар теленә кергән сүзләр

            3. 1) алынмалар дип атала

          1. калькалар дип атала

          2. неологизмнар дип атала

          3. тәрҗемә сүзләр дип атала

            1. А44 Синоним фразеологизмнарны табыгыз.

            1. ык-мык килү, аһ-ваһ итү

            2. аркылыга җәелү, берән-сәрән калу

            3. төпләнеп калу, тамыр җәю

            4. баш бирмәү, куркуга калу

            1. А45 Диалекталь сүзләр бирелгән очракны күрсәтегез.

            2. 1) тархан, бетек, бай

              1. белмәү, оныту, баштан чыгу

              2. дискета, файл, алгарыш

              3. кучат, пыцак, мүеш

            1. А46 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Сыртны менүгә, Түреш буе ачылды һәм ерак түгел Абзан да күренде. (Ә. Еники)

                1. менүгә

                2. ерак

                3. күренде

            1. 4) сыртны

            2. А47 Кайсы сүз «абруй, авторитет» мәгънәсенә ия?

  1. Басым

  2. Дәрәҗә

  3. Кот

  4. Ирекле

            1. А48 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Нурҗиһан карчыкның сүнеп барган күзләренә җан кергән кебек булды.(Ф. Бәйрәмова)

            2. 1) сүнеп барган

            3. 2) карчыкның

            4. 3) булды

            5. 4) Нурҗиһан

            6. А49 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Туган якта hәp тал җырлый... (С. Хәким)

  1. һәр

  2. тал

  3. җырлый

  4. туган як

            1. А50 Төрки-татар чыгышлы сүзне күрсәтегез:

            2. 1) гаеп

      1. күркәмлек

      2. нур

      3. матурлык

    1. А52 Түбәндәге мисаллардан омонимнар бирелгән төркемне дөрес күрсәтегез.

        1. таба, таба, тиен, тиен

        2. матур, ямьсез; кайгыру, шатлану

        3. ашыгу, кабалану, чабу, өтәләнү

        4. кучат, ипәй, нәмә, пыцак

    2. А53 Кайсы төркемдә тотрыклы сүзтезмә бирелә?

    3. 1) йөрәк үкчәгә төште, җиңел кулдан, рух төшү

          1. ак яулык, басуда йөрү, әни сүзләре

          2. коры җир, сәламәтлеге начар, тәртибен тикшерү

          3. җир асты, су сибү, бакчада утыру

    4. А54 Күктә, бар җиһанга нур биреп, кояш балкый җөмләсендәге кояш сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

            1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда, баш килештә

            2. яктылык чыганагы

            3. тамырдан торган сүз

            4. җөмләдә ия булып килә

    5. А55 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Күңелегезне җәрәхәтли торган авыр сүз ишетсәгез, үткәреп җибәрегез. (А. Гыйләҗев)

              1. күңелегезне

              2. сүз

              3. авыр

              4. ишетсәгез

    6. А56 Синонимик рәтне табыгыз.

                1. камилләштерү, яхшырту, тутыру

                2. яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек

                3. яшьтәш, авылдаш, классташ

                4. бару, чабу, утыру

    7. А57 Кайсы төркемдә фразеологик әйтелмә бирелә?

                  1. күз төшү, сүз кату, баш ию

                  2. бака үләне, күгәрчен күзе, бәбкә үләне

                  3. ак бит, чәчәкле күлмәк, әти күзлеге

                  4. туктап калу, ачып ташлау, суга бару

    8. А58 Сай йөзү фразеологизмының мәгънәсен табыгыз:

                    1. 1) тирән булмаган суда йөзү

                    2. 2) белмәү

                    3. 3) йөзә белмәү

                    4. 4) кимсеү, читенсенү

    9. А59 Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез:

  1. үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге

  2. кара-каршы утыру, каты тавыш белән сөйләү, сукмакны югалту

  3. салпы якка салам кыстыру, теш кайрау, йөрәк итен ашау, күз буу

  4. хәрәкәт башлану, кычкырын елау, кунакка килу, җәй үтү.

69



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал