7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (ФГОС) для русскоязычных учащихся

Рабочая программа по татарскому языку (ФГОС) для русскоязычных учащихся

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Программа по татарскому языку составлена в соответствии требованиями ФГОС для образовательных организаций начального общего образования с обучением на русском языке ( для изучающих татарский язык) на основе концепции коммуникативной технологии Е. И. Пассова. Автор
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

"20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"


"Каралды" "Килешенде" "Раслыйм"

методик берләшмә милли эшләр буенча мәктәп директоры

утырышында директор урынбасары

_________________ ________________ ________________

Нуруллина Р.В. Ризатдинова Л.Д. Галанина С.Л.

Беркетмә № ___ "___"август 2014ел Приказ №____


"___"август 2014ел "___"сентябрь 2014




Эш программасы


Укыту фәне: татар теле


Укытучы Ф И О: Якупова Фәния Роберт кызы


Сыйныф: 1Б (рус төркеме)



2014-2015 нче уку елы



Аңлатма язуы

Программаны түбәндәге документларга нигезләнеп төзедем:

  • Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законына (Федеральный закон " Об образовании в Российской Федерации", приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандартына (Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования ( в редакции приказов Минобрнауки России от 26.11. 2010 г. № 1241, от 22 декабря 2009г., рег-ый № 2357,от 18.12.2012 №1060);

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законына.22.06.2013 №68 - РТ;

  • Татарстан Республикасының "Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр" турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));

  • Татарстан Республикасың Мәгариф һәм фән министрлыгының региональ базис укыту планы 09.07. 2012 №4154/12;

- "Рус телендә (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар", Казан: Татар китап нәшрияты,2011; .

- Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014)

  • Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслегенә(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2012) нигезләнеп төзелде.

  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең гомуми белем бирү программасына (ООП МБОУ "СОШ №20",утверждённой 01.09.2012г.);

  • еллык календарь укыту графигына;

  • Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре МБББУ "20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2014 - 2015 уку елына укыту планына;

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты буенча эшләүче укытучының эш программасы торышына;

  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 уку елына дәресләр расписаниесенә;

  • "Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында" гы боерыгына (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2014/2015 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1);

Татар теле предметын өйрәнүгә гомуми характеристика

Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты - башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур..

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче матдәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре.Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту - аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

Башлангыч мәктәптә татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;

  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату уяту, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Татар теле өйрәтүнең бурычы:

  • Иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес үстерү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү,тәрбия,белем бирү.

Рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучыларына татар теле укытуның төп максатлары:

  1. 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

  2. Укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү.

  3. Татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

  4. Татар алфавитындагы хəрефлəрне дөрес, матур яза белү, алфавитны ятлау; дөрес күчереп язу күнекмəлəрен булдыру; бəйрəмнəр белəн котлау.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, балалар бакчасында өйрәнелгән грамматик материалны системалаш-тыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси -психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла; уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында аңлатма язуы бергә, ә тематик план аерым итеп төзелде. Чөнки, татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөй-ләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Грамматик категорияләр белән таныштырганда, рус теле белән янәшә куеп (сопосто-вительная грамматика ) аңлатыла

Автор программасы белән эш программасы арасындагы үзгәрешләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014) буенча 1 сыйныфлар өчен татар телен һәм әдәби укуны укытуга 136 сәгать каралган. Мәктәпнең базис укыту программасы буенча 2014-2015нче елга укыту планы нигезендә татар теленә һәм укуга 132 сәгать бирелгән. Мәктәпнең укыту планы буенча 1 нче сыйныфларда 33 атна булу сәбәпле 2014-2015нче елга укыту планы нигезендә татар телен укытуга 99 сәгать (атнасына 3 сә-гать), ә укуга 33 сәгать (атнасына 1 сәгать) бирелде.Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына корректировка кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Укучылар өчен кызыклырак һәм кирәгрәк дип уйланган темаларның сәгать саны үзгәртелде. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде. Программада һәр бүлеккә каралган сәгатьләр саны сыйныфның үзенчә-легенә карап бүленде, диалог - 1, монолог- 1, контроль күчереп язу -2. 1 нче сыйныфта билгеләр куелмый (РФ гомуми һәм профессиональ белем бирү министрлыгы хатына (25.09.2000 №2021/11-13) нигезләнеп).



Эш программасының эчтәлеге буенча тематик бүленеш



Бүлек исеме

Программа буенча ка-ралган сәгать саны

Эш програм-масында ка-ралган сәгать саны

Тат.т.// уку



Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Әйдәгез, танышабыз!

14

11 3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү, таныша белү; хәлен сорый белү; яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Кире кага һәм раслый белү, сорау куя белү. Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү. Дустының ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.

2

Урман дусларыбыз.

6

4 2

[ө],[э] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Күплек сан кушымчаларын куллана белү.Кыргый хайван исемнәрен атый белү. А,а хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү. Бер-береңне чакыра белү. Ә,ә хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү.Сорау бирә белү. Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайван санын әйтә белү;

-кайда яши? Кайда сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү.

-хәзерге заман хикәя фигыльнең IIIзат күплек сан формасын

3

Спорт бәйрәме.

10

8 2

О,о; Н,н; ң Ө,ө И,и Ы,ы Т,т У,уҮ,ү К,к Л,л С,с хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү. [о] [ө] [ң] [ы] [ү] [к],[қ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Үзеңнең хәрәкәт-ләрең турында хәбәр итә бел үавазын дөрес әйтергә өйрәтү. Фигыльгә дөрес сорау куя белү һәм аңа җавап бирү. Фигыльләрне зат - сан белән төрләндерү. Фигыльгә мый\ми кушымчаларын дөрес ягарга өйрәтү.Куша һәм үтенә белү. Таныш булмаган кешегә мәрәҗәгать итә белү, гафу үтенү. Бер- береңнән мәгълүмат, интервью ала белү. Хайваннарны, кешеләрне характерлый белү күнекмәләрен формалаштыру. Сорау куярга өйрәтү.Сорауга җавап бирергә өйрәтү.

4

Мәктәптә

7

6 1

Дәресләр расписаниесен сорый, әйтә белү. Уку- язу әсбаплары барлыгын, юклыгын хәбәр итә белү. Үзеңә уку- язу әсбапларын сорап тору яки аларны иптәшеңә тәгъ-дим итә белү. Р,р хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. М,м ,С с хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү.

5

Йорт хайваннары һәм кошлары.

12

9 3

.В,в Г,г З,з Б,б П,п Э,э Е,е Й,й хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [W] [г],[ғ] [э],[э] [ө],[о] [йэ], [йэ], авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Яшәү урыныңны әйтә белү. Йорт хайваннары исемнәрен әйтә белү .Хушлаша, кунаккка чакыра белү. Кая бар-ганыңны әйтә белү. Очрашканда хәл сораша белү. Кайдан кайтканыңны әйтә белү. Соруларның мәгънәләрен аңлап дөрес җавап бирергә өйрәтү. Кушымчаларны дөрес ялгау күнекмәләрен булдыру.

6

Бакчада

10

7 3

Ж,ж Җ,җ Ш,ш Ч,ч хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [а°], [ә],[э],[қ],[ғ],[а°], [ә],[э], [җ],[щ] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү.Тәгъдим итә белү. Ярдәм сорый белү. Эш куша белү. Эшне планлаштыру. Эшләгән өчен мактый белү. Өйрәнгән-нәрне куллана белү. Диалог төзү.

7

Кыш җитте


15


12 3

Хх,Һһ,Цц,Фф,Яя, Юю, ъ,ь хәрефләрен белергә, куллана белергә; өйрәнергә мөмкин: Уенга чакыра белү.Уенчыклар сорап ала белү, иптәшеңә уенчыклар тәгъдим итә белү.Бәйрәмгә чакыру яза белү. Кышкы көнне тасвирлый белү. 11 дән 20 гә кадәр саннарның исемнәрен белү. Фикерне кире кага һәм раслый белү.

8

Сәламәт бул!


9

6 3

Үзеңнең әгъзаларыңны атап күрсәтә белү. Үзеңнең авырткан җиреңне атый һәм күрсәтә белү. Иртән ничек юынганың турында сөйли белү..

9

Безнең гаилә


11

9 2

Я,я Ю,ю, ъ, ь хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [йа°],[йә],[йу],[йү] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү. ъ, ь билгеләре кергән сүзләрне укырга өйрәнү. Гаилә турында сөйли белү. Төсләрне кулланып сөйләшә белү. Алфавитны яттан белергә. Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты.8нче Март бәйрәме белән котлый белү, өй эшләрендә булышу турында сөйли белү, эш куша белү.Гаилә әгъзалары турында сөйли белү.

10

Татар халык ашлары


10

6 3

Котлау яза белү. Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.Татар сөйләме эти-кетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану. Кунакларны каршы ала белү, табынга чакыра белү. Кунакларны сыйлый белү. Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыра белү.

11

Кибеттә

12

8 3

У.- в.килеш кушымчаларын сүзләргә дөрес ялгарга өйрәтү. Кибеттә кирәк әйберне сорый белү. Нишләвең турында сөйли белү. Төрле җөмлә калыпларын дөрес кул-ланып, эзлекле сөйләм оештыру

12

Без шәһәрдә яшибез

10


8 2

Х,х Һ,һ Ц,ц Ф,ф Щ,щ хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [һ], [қ],[ғ] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү. Кунакка чакырып хат яза белү. Кая да булса чакыра һәм ризалаша белү. Шәһәр турында сөйли белү . Татарстан шәһәрләрен атый белү.

13

Җәй җитә


10

5 3

Җәйге табигать, җәйге ял турында, Сабантуй турында сөйли белү. Элек үзләштерелгән мәгълумат белән тыңланганны чагыштыра белү, орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик һәм монологик сөйләм оештыру


Барлыгы

136

99 33

132




Мәктәпнең базис планында тоткан урыны

1 нче сыйныфта татар телен укытуга базис уку планы һәм Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесе "20 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" нең укыту планы нигезендә

атнага 3 сәгать , ел буена 99 сәгать бирелгән (33 атна). Шуңа күрә, эш программасында, барлык

өйрәнелә торган т емалар сакланып, сәгатьләр санына корректировка кертелде. Укучылар

тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә

торган темалар хисабына кыскартылды. Укучылар өчен кызыклырак һәм кирәгрәк дип

уйланган темаларның сәгать саны үзгәртелде. Татар теле әм әдәби уку буенча эш

программасында тематик план аерым төзелде.



Укыту -тематик план

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Күчереп язу

1 Б (рус төркеме)

99

3

2



Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

"Татар теле һәм әдәби уку " предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре булып түбәндәге белемнәр һәм сыйфатлар тора:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • Башка кешеләрнең хис-тойгыларын таный белү, башкаларга теләктәшлек күрсәтә белү; ярдәм итә белү;

  • Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;

  • Укырга теләк булу;

  • Телне өйрәнүгә теләк булу;

  • Әйткән һәм язган сүзләрең өчен җаваплылык хисләре булу;

Бу нәтиҗәләргә ирешүнең ысуллары булып, дәреслектәге текстлар, алар буенча сораулар һәм биремнәр, проблемалы диалоглар тора. Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре булып универсаль уку гамәл-ләре формалаштыру тора :

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

  • Эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү.

  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

  • Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

  • Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйли белү.

  • Төрле сүзлекләрдән куллана белү.

  • Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

  • Укытучының, классташларының сорауларына җавап бирү

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу;

I.Сөйләшү

Диалогик сөйләм:

-сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

-җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II.Ишетеп аңлау(аудирование)

-нормаль темп белән әйтелгән ишетү аша мәгънәсен аңларга , аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

-ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III.Уку

-татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;

-транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

-интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.(алма-автобус; кош-помидор һ.б.);

-сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру;

-уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

IV.Язу

-1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты- татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;

-иптәшеңә яки әниеңә записка язу,төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;

-дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру


1нче сыйныфны тәмлаамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Грамматик минимум.

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек? Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  11. Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

1.Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

2.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

3.Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

4.Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү. 5.Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

6.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

7.Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

8.Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.

9.Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

10.Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.


Календарь- тематик план

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Универсаль уку гамәлләренең көтелгән нәтиҗәсе

Укучыларның эшчәнлек төре

Дата

План

Факт

Әйдәгез танышабыз! (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый.1-10 кадәр саннар, ничәнче?Татарстан, Россия шәһәр исемнәре.

1

Әйдәгез танышабыз.

Синең исемең ничек? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ ЛГКК

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү

Әңгәмәдәше,сыйныфташы белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә .

2.09 б

2

Бу нәрсә? Соравы һәм аңа җавап формасы

ГКФ

Син кем?Бу нәрсә?сораулары

аша кирәкле информацияне

ала белү

Бу нәрсә? Бу-күбәләк. Бу-песи. Бу-эт. Әйдә уйныйбыз. Бу нәрсә? Соравына җавап бирә белә

3.09

3

Бу кем? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Син кем?Бу кем? Бу нәрсә сораулары аша кирәкле инфор-мацияне ала белү

Акбай, эт, песи, нәрсә, күбәләк, әйдә, уйныйбыз сүзләрен сөйләм-дә куллана. Бу кем? соравы җавап бирә

4.09

4

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

ЛКФ

Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Бирелгән кушымчалар белән сорау җөмләләр төзи белә

9.09

5

ДМС. Әйдәгез танышабыз.

ЛКФ

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып кире кага һәм раслый белә

Әкият геройларын сөйләмдә куллана белү; ачыклый белү; әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

10.09

6

Бу кайсы шәһәр? соравы

ЛГКК

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгел-мә, Чистай, Зәй, Алабуга, Әлмәт, Нурлат, яши, шәһәр, кайда.Бу кайсы шәһәр? сорауларына җавап бирә

Бу кайсы шәһәр? Соравын куя, аңа җавап бирә белү

11.09

7

Син кайда яшисең? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Авыл, урман, әйдә, уйныйбыз, бергә авылда, шәһәрдә сүзләрен кулланып Кайда? соравына җавап бирә

Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү

16.09

8

ДМС. Әйдә бергә уйныйбыз.

ЛКФ

Әйдә уйныйбыз җөмләсен, өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллана

Иптәшеңне уйнарга чакыра белү

17.09

9

1 дән 10 га кадәр саннар

ЛКФ ЛГКК

1 дән 10 га кадәр саннарны сөй-ләмдә куллана, ничә? соравына җавап бирә белә

1 дән 10 га кадәр саный белү; саннарны сөйләмдә куллана белү

18.09

10

Ничә? Сиңа ничә яшь? Соравы һәм аңа җавап формасы.

Д/МС

Яшь, ничә,ничәнче саннар; сан+ исем төзелмәсен кулланып бер-берең белән сөйләшә белә


Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү;

23.09

11

"Әйдәгез танышабыз" темасын йомгаклау.

ЛГКК

Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү.

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллана

24.09

Урман дусларыбыз (4 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта.

12

Кыргый хайваннар.

ДМС

А а, хәрефен дөрес яза белә. Рәсемнәргә карап,сорау-га җавап бирә

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый,санын әйтә белү

25.09

13

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

ЛГКК

-лар/-ләр -нар/-нәр күплек сан

Кушымчаларын кулланып кыргый хайваннарның исемнәрен атый,санын әйтә белә

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый,санын әйтә белү

30.09

14

Нинди? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛГКК

Сорауларга тулы җавап бирә. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белә.

Нинди? соравына җавап бирә

О о хәрефен дөрес яза

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү

1.10

15

Рус халык әкияте "Төремкәй"

Ө ө хәрефе, [ө] авазы


ГКК


Ө ө хәрефе, [ө] авазы дөрес әйтә белү.Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү

2.10


Спорт бәйрәме (8 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак

билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: йөгер(ә) ,йөз(ә) ,сикер(ә) ,оч(а), кил әле,бас әле; алмагач, сандугач, кояш

16

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы

ЛКФ

Боерык фигыльләрне таный, сөйләмдә куллана

Боерык фигыльләрне таный, сөйләмдә куллана

6.10


17

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы

ЛКФ

Бас әле, утыр әле, кил әле, бар әле,

боерык фигыльләрен таный, сөй-ләмдә кулланә

Бас әле, утыр әле, кил әле, бар әле,

боерык фигыльләрен таный, сөй-ләмдә кулланә

8.10


18

Спорт бәйрәме

ЛКФ

Өйрәнелгән фигыльләрне күплек сан формасында кулланып сөйләшә

Өйрәнелгән фигыльләрне күплек сан формасында кулланып сөйләшә

9.10


19

Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

ГКК

Дустын урамга уйнарга чакыра белә.

Дустын урамга уйнарга чакыра белә.

14.10


20

Ризалык белдерү формасы

ГКК

Дустына ризалыгын белдерә белә.

Дустына ризалыгын белдерә белә.

15.10


21

Уйный фигыльнең 1, 2 затларда төрләнеше

ЛКФ

Уйный фигылен сөйләмдә куллана белә

Уйный фигылен сөйләмдә куллана белә

16.10


22

Кем белән уйныйсың? Соравы, аңа җавап формасы

ЛКФ

Уйный фигылен сөйләмдә куллана белә

Кем белән уйныйсың?Соравына җавап бирә белү

21.10


23

Тәртип саннары

ЛКФ

Тәртип саннарын сөйләмдә кул-лана белә; Ничә? соравына җавап бирә

Тәртип саннарын сөйләмдә кул-лана белә; Ничә? соравына җавап бирә

22.10


Мәктәптә (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика:дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр татар теле, җыр.

24

Уку-язу әсбаплары

ЛГКК

Уку-язу әсбапларының исемен, барлыгын, юклыгын әйтә белү


Уку-язу әсбапларының исемен, барлыгын, юклыгын әйтеп сөй-ләшә белә.


23.10


25

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

ГКФ

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклы-гын әйтә белү


Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыкта,юклыкта кулланып сөйли.

28.10


26

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

ЛГКК

Уку-язу әсбапларының кирәк-леген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, үзенә сорап ала

29.10


27

Без дәрестә

ЛГКК

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү


Укый яза рәсем ясый

Җырлый саный ала

30.10


28

Кайда? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛГКК

Предметларның урынын,санын, әйтә белү

Өстәлдә нәрсә бар ? соравына җавап бирә

10.11


29

"Мәктәптә" темасын йомгаклау


ЛКФ

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү.Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү

Өйрәнелгән лексиканы кулланып бер-бере белән диалогик сөйләмдә аралаша. Сузык һəм тартык аваз-ларны, аларның аермасын белә. Яңгырау һəм саңгырау тартык-ларны аера

12.11


Йорт хайваннары һәм кошлары (9сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта.

30

Йорт хайваннары һәм кошлары

ЛКФ

Йорт хайваннары һәм кошлары-ның исемнәрен әйтә белә. Вв хәре-фен һәм авазын белә

Йорт хайваннарының һәм кош-ларының исемнәрен әйтә, саный белү


13.11


31

Кая? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКК

Кая? соравын үзләштерә һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллана

Йорт хайваннарының һәм кош-ларының исемнәрен әйтә,

саный,яшәү урының әйтә белү


17.11


32

Хайваннарны сүрәтләү

ГКК ЛКК

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, ма-тур төзелмәләрен куллана белә

.

Хайваннарны сүрәтли белү

19.11


33

Кая? кемгә? Сораулары һәм аларга җавап бирү.

ЛГКК

Кая? кемгә? сорауларына исем-нәрне юнәлеш килешендә кул-ланып җавап бирә

Кая барганыңны, кайда яшә-гәнеңне әйтә, сорый белү

20.11


34

Кайдан? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКК

Иптәшеннән кайдан кайтканын сорый һәм үзенең кайдан кайт-канын әйтә белә

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайт-каныңны әйтә белү.

24.11


35

Кая? Кайда? Кайдан?

Сораулары һәм аларга җавап формасы

ДМС

Кая? Кайда? Кайдан?

сорауларына җавап формасын белә

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү

26.11


36

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

ГКФ

Әнисенә"Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә!"дип әйтә

Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү




27.11


37

Йорт хайваннары һәм кошлары

ГКФ

Йорт хайваннары һәм кошлары-ның исемнәрен әйтә белә. Вв хәре-фен һәм авазын белә

Йорт хайваннарының һәм кош-ларының исемнәрен әйтә, саный белү


1.12


38

"Без йоклыйбыз" тексты

ГКК

Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү


Өйрәнелгән лексиканы кулланып бер-берең белән диалогик сөйләмдә аралаша.

3.12


Бакчада (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк

39

Яшелчәләр

ЛГКК

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү

Яшелчә исемнәрен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтеп, аларны сорап алу. Рәсемнәр,предметлар кулланып сорау-җавап бирү

4.12


40

Җиләк-җимешләр

ГКФ

Нинди яшелчә, җиләк- җимеш яратканыңны әйтә белү.


Син нәрсә яратасың ? Мин җиләк яратам. Ә чия яратасыңмы ? Юк, яратмыйм төзелмәләрен куллана

8.12


41

Нинди? Соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү

Сорауларга җавап бирә,сөйләшә

10.12


42

Рус халык әкияте "Шалкан"

ЛГКК

Шалкан" әкиятенең эчтәлеген белү

Шалкан" әкиятенең эчтәлеген белә,сорауларга җавап бирә.

11.12


43


Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары

ГКК

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү.


Сорауларга җавап бирә. Син щи яратасыңмы?

15.12


44

Безнең бакчада

ЛГКК

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү

Безнең бакчада темасына сөйли

17.12


45

Кем? Нәрсә? нишли? нинди?сораулары һәм аларга җавап формалары

ГКК

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап бирә белү

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап формасын белә

18.12


Кыш җитте (12 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, бәйрәм, җитә, котлыйм

46

Кыш билгеләре

ГКК

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү.

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый

22.12


47

Кышкы уенга чакыру

ЛКФ ЛГКК

кышкы уенга чакыра белү

Чыга фигылен 1 зат юклык формасын белә

24.12


48

Кыш бабай килә

ДМС

Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү

Диалоглар төзеп сөйләшә

25.12


49

Минем чанам бар төзелмәсе

ЛКФ

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү

Рәсемнәр, предметлар кулланып сорауларга җавап бирә

12.01


50

Кышкы уеннар

ЛГКФ

Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуга-ныңны әйтә белү

Предметларның барлыгын, юклыгын әйтә

14.01


51

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү.

ЛКФ

мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирә белү

Әйе, юк, түгел сүзләрен сөйләмдә куллана


15.01


52

Яңа ел бәйрәме

ЛКФ

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү

Алсу, сине яңа бәйрәме белән котлыйм төзелмәсен сөйләмдә куллана

19.01


53

Бәйрәмдә

ЛГКК

Бәйрәмгә барганыңны, бәй-рәмнең кайда булганын әйтә белү.

Тәрҗемә итә, җөмләләр төзи

Һава торышын тасвирлый

21.01


54

Бәйрәмгә барабыз

ЛГКК

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәм-нең кайда булганын әйтә белү. Һава торышын тасвирлый белү

Бер-берен бәйрәмгә чакыра


22.01


55

Бер-береңне уенга чакыру

ЛКФ ЛГКК

Бер-береңне уенга чакыра белү

Уенга чакыра

26.01


56

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

ЛГКК

Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү

Татар алфавитындагы хәрефләрнең тәртибен белә

28.01


57

Татар теленә хас авазларны кабатлау

ЛКФ ЛГКК

Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү

Татар алфавитындагы хәрефләрнең тәртибен белә

29.01


Сәламәт бул ( 6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларн чагштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. Лексика: баш, бит, чәч, борын, колак,авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге теш щеткасы, чистарта, юа, сөртә, тарый

58

Сәламәт бул!

ЛКФ ЛГКК

Диалог төзи белә

Диалог төзи белә

2.02


59

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү

ЛГКФ

Фигыль белән җөмләләр төзи

Фигыль белән җөмләләр төзи

4.02


60

Авырта фигыленең юклык формасы

ГКФ

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү

Фигыльнең юклык формасы белә

5.02


61

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

ЛГКК

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү

Фигыль белән җөмләләр төзи Диалог төзи. Ситуатив күнегүләр эшли

9.02


62

Шәхси гигиена предметлары

ЛКФ

Шәхси гигиена предметларның исемнәрен әйтә, сорап ала белү

Теш щеткасы, сабын, сөлге, тарак, тарый, чистарта.Исемнәрне 1, 2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

11.02


63

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

ГКК

Шәхси гигиена предметлары-ның исемнәрен әйтә, аларның барлыгын юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү

Исемнәрне 1, 2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштеә.

12.02


Безнең гаилә ( 9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи

64

Гаилә

ЛГКФ

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү;

Диалоглар төзи, ситуатив күнегүләр эшли


23.02


65

Минем гаиләм (Күчереп язу)

ЛГКК

иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү

Иптәшеннән гаиләсе турында сорый; сорауларга җавап бирә

25.02


66

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

ЛГКК

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзалары-ның нишләгәнен әйтә белү

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә

26.02


67

Яз фасылы

ЛГКК

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли.

2.03


68

Язгы көн


Һава торышын сорый, урамга чакыра белү;язның ошаганың, ошамаганын әйтә белү

Язгы көн турында сөйли.Сиңа яз ошыймы? соравына җавап бирә

4.03


69

Фатыйх Кәрим "Яз җитә"

ЛГКК

Аңлап,сәнгатьле укый белү; Һава торышын сорый, урамга чакыра белү;

Аңлап,сәнгатьле укы; Һава торы-шын сорый, урамга чакыра;


5.03


70

8нче Март - әниләр бәйрәме

ЛГКК

Бәйрәм белән котлый белү.


Бәйрәм белән, уңышлар, сәла-мәтлек, телим сүзләрен сөйләмдә куллана

9.03


71

Бәйрәм белән котлый белү

ЛКФ

Бәйрәм белән котлый белү.


Син алмашлыгын төшем килешендә куллана

11.03


72

Сөйләмдә "тәмле сүзләр"не куллану

ГКФ

Сөйләмдә "тәмле сүзләр"не куллана белү

Тыныч йокы, хәерле иртә (көн,кич), рәхим итегез, сау булыгыз төзелмәләрен белә

12.03


Татар халык ашлары (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый,пәрәмәч..

73

1зат тартым кушымчасы

ГКК

Табынга чакыру, татар халык ашларының исемнәрен әйтә белү

Табынга чакыра, татар халык ашла-рының исемнәрен әйтеп җөмләләр төзи

16.03


74

2 зат тартым кушымчасы

ЛКФ ГКК

татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.

Нинди ризыклар яратканын, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнен әйтә

18.03


75

Авырта фигыленең юклык формасы

ЛГКФ

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллана, хикәя төзи.

19.03


76

"Сәламәт бул!" темасын кабатлау

ЛГКК

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү;


Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллана.




1.04


77

Безнең гаилә

ЛКФ

мы/-ме сорау кисәк-чәләрен кулланып мәгълүмат ала белү

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып сөйли

2.04


78

Бу кайсы вакыт? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛГКК

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

Туган көн турында сөйли, дустын туган көн белән котлый

6.04


Кибеттә (8сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум, бирегез әле, чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

79

Ашамлыклар


ЛГКФ ЛГКК

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү

Рәсемнәр, предметлар кулланып сорауларга җавап бирә

8.04


80

Эч, аша фигыльләрнең 1, 2, 3 затта берлек санда куллану


ЛГКК

Эч, аша фигыльләрнең 1, 2, 3 затта берлек санда куллана белү.Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Эч, аша фигыльләрен 1, 2, 3 затта берлек санда куллана

9.04


81

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

ГКК

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү.

Сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә итә

13.04


82

Савыт-саба


ЛГКК

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү;


Рәсемнәр, предметлар кулланып сорауларга җавап бирү

15.04


83

Кибеттә савыт-саба сатып алу


ЛГКК

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү;

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана

16.04


84

Савыт-саба кибетендә

ЛГКК

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөй-ләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү;


-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана, җөмләләр төзи,сорауларга җавап бирә

20.04


85

Киемнәр


ГКК

Киемнәрнең исемен, төсен әйтә белү

Җөмләләр төзи. Сорауларга җавап бирә.

Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым белән төрләнешен белә

22.04


86

Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

ЛГКК

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белә

23.04


Без шәһәрдә яшибез ( 8 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре

87

Шәһәрдә

ЛГКФ

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү

Темага караган сүзләрне дөрес кул-ланып җөмләләр төзи, диалоглар төзи.

27.04


88

Безнең шәһәр

ЛГКК

Чиста,матур,кечкенә, зур, пыч-рак сыйфатларын кулланып шә-һәрне сурәтли белү.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә;Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулла-нып җөмләләр төзи

29.04


89

Кайда? соравы

ЛГКК

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү

Мин машинада барам төзелмәсен сөйләмдә куллана

30.04


90

Мин транспортта барам.

ГКК

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү

Мин машинада барам төзелмәсен сөйләмдә куллана

4.05


91

"Татарстан шәһәрләре"темасын кабатлау.

ЛГКК

Бу кайсы шәһәр? Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү

Рәсемнәрне кулланып сорауларга җавап бирә

6.05


92

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше

ЛГКФ

Сөйләмдә исемнәрне юнәлеш, чыгыш килешендә куллана белү

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килешендә килүен белә

7.05


93

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

ЛГКК

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү

Исемнәрне урын-вакыт килешендә куллана

11.05


94

"Шәһәрдә" темасын йомгаклау

дәресе. (күчереп язу)

ГКК

шәһәрне сурәтли, кайда торганыңны әйтә белү

Рәсемнәр, предметлар кулланып сорауларга җавап бирә, тәрҗемә итә, диалоглар төзи. Шәһәрләрне картадан күрсәтә, дөрес әйтә, сорауга җавап бирә

13.05


Җәй җитә (5 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй,багана,капчык,чүлмәк,кашык,

95

Җәй җитә.

ЛГКК

Җәй билгеләрен әйтә белү .

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана

14.05


96

Күңелле җәй . Җәйге ял.


ГКФ

җәй көне урманга, дачага барганыңны әйтә, урманда җиләк, гөмбә җыярга чакыра белү.

Җөмлә ләр төзи, монологик сөйләмне белә. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану,җөмләләр төзү, монологик сөйләм.Кояш балкый, оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш, пешә, урамда җылы

18.05


97

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

ЛГКК

Җәй турында сөйли белү

Хикәя җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтә, җөмләләр төзи, аңлап, сәнгатьле укый

20.05


98

Без Сабантуйга барабыз

ЛГКК

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү;бәйрәмдә ниш-ләгәнеңне әйтә белү.

Сорауга төгәл җавап бирә, диалог-лар төзи, монологик сөйләмгә чыга.

Дуслар, Сабантуй бәйрәме, бәйрәм, капчык,чүлмәк, кашык,чүлмәк вата, капчык белән сугыша

21.05


99

Без Сабантуйга барабыз

ЛГКК

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү;бәйрәмдә ниш-ләгәнеңне әйтә белү.

Сорауга төгәл җавап бирә, диалог-лар төзи, монологик сөйләмгә чыга.

Дуслар, Сабантуй бәйрәме, бәйрәм, капчык,чүлмәк, кашык,чүлмәк вата, капчык белән сугыша

25.05



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал