7


  • Учителю
  • 7 класс өчен олимпиада сораулары

7 класс өчен олимпиада сораулары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар мәктәпләренең 7нче сыйныфы өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

  1. Кайсы билгеләмә иң дөрес?

Синтаксис: а) тел төзелешен өйрәнә;

б) телнең сөйләм төзелешен өйрәнә;

в) җөмлә төзешен өйрәнә;

г) сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне өйрәнә.

  1. Татар телендә җөмлә кисәкләренең саны:

а) 6, б) 7, в) 8, г) 10.

  1. Җөмләнең иярчен кисәкләре:

а) аергыч, тәмамлык, хәл;

б) тәмамлык, хәл, аныклагыч;

в) аергыч, хәл, аныклагыч;

г) җавапларның берсе дә тулы түгел.

  1. Түбәндәге җөмләләрдә иянең нинди сүз төркеме белән беләдерелүен билгеләгез ( а - исем, б - фигыль, в - алмашлык, г - сыйфат).

  1. Ай да гел синең төсле. 2. Ә без өчәү. 3. Укымак - фикерне җирдән күккә җибәрмәк. 4. Сөйләшү барып чыкмады. 5. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый. 6. Анысын үзең карарсың инде. 7. Ашаган белми, тураган белә. 8. Аның әлләни аермасы юк. 9. Җитәр инде ялкауланырга. 10. Күбәләк хәтле генә бер нәрсә күзгә чалынды. 11. Эшнең болай булуы аны бик ачындырды. 12. Аклык кына аның күңелендә.

  1. Кайсы рәттәге җөмләдә гади ия бар?

  1. Балкый-балкый, кояш мине

Тау астыннан эзләп тапты.

  1. Түтәлдә үскән кызыл чәчәкләргә бал корты килеп кунды.

  2. Үз вакыты белән өр-яңадан

Каршы алды каен җиләге.

  1. Хөршид Камалов җанланып китте.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр җөмләнең кайсы кисәге икәнен күрсәтегез.

Карт каушады, уеннан уймак чыгаруын сизенде булса кирәк.

  1. Ия

  2. Тәмамлык

  3. Хәбәр

  4. Аергыч

  1. Ия ул - ...

  1. Җөмләнең башка сүзгә буйсынмаган баш килештәге кисәге

  2. Җөмләнең баш килештәге сүз турында хәбәр итә яки үзе генә дә хәбәрлекне белдерә ала торган баш кисәге

  3. Җөмләнең бары тик хәбәренә генә буйсына торган кисәге

  4. Җөмләдә исем сүз төркеме белән генә белдерелә торган кисәк

  1. Җөмләнең баш кисәкләре ...

  1. Ия, хәбәр

  2. Ия, хәбәр, эндәш сүз, кереш сүз

  3. Ия генә

  4. Хәбәр генә

  1. Бер хатасыз яшәүнең ни кызыгы бар соң?! Бу җөмлә ...

  1. Хикәя җөмлә

  2. Сорау җөмлә

  3. Тойгылы сорау җөмлә

  4. Боерык җөмлә

  1. Туры (а) һәм кыек (б) тәмамлыкларны аерыгыз.

  1. Кырмыска аучының ботыннан бик каты тешләде. 2. Гаризасына кадәр язып китерделәр. 3. Язгы тамчы башка бер тамчыдан сорый. 4. Бакчаны таштан арындырды. 5. Казларга кадәр каңгылдашалар. 6. Казан урамнарын ташлап китәм. 7. Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. 8. Гали абзый, үзегез яраткан коймактан авыз итегез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал