7


  • Учителю
  • 3 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш прграммасы(3сәг.)

3 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш прграммасы(3сәг.)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Каралган" "Килешенгән" "Раслыйм"

МБ җитәкчесе Милли белем һәм тәрбия бирү Мәктәп директоры

__________/ Э.А.Хөсәенова буенча директор урынбасары _______Н.А.Рябцова

МБ утырышы беркетмәсе №1 __________/ М.А.Альтапова Приказ № 287 "22" август 2016 ел "22" август 2016 ел "24" август 2016 ел





















Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

"Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы

Хөсәенова Энҗе Абрам кызының

3В сыйныфының рус төркеме өчен әдәби укудан эш программасы























































</ 2016 - 2017 нче уку елы







Аңлатма язуы



Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Төп гомуми белем бирү оешмасының Федераль дәүләт белем бирү стандарты.

2.. Федераль укыту-методик оешмасы карары белән 2015ел.8апрелендә кабул ителгән №1-15 төп гомуми белем бирү оешмасының үрнәк уку программасы;

3. ."Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең төп уку программасы;

4. "Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2016- 2017нче уку елына укыту планы.

5. Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең "Эш программасы" турындагы нигезләмәсе



Уку предметының укыту планында тоткан урыны



Фән өлкәсе - филология

Елга: 102 сәгать

Атнага: 3 cәгать



Планлаштырылган нәтиҗәләр

.

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.



Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

  • үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.



Укыту предметының эчтәлеге



  1. Белем бәйрәме (14)

Беренче сентябрь - Белем бәйрәме. Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлау. Комплиментлар. Уку кирәк-яракларының төсе, саны. Уку әсбапларын сорау, тәкъдим итү. Сумкада нәрсәләр бар? Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтү, сорау. Дежур укучының җавабы. "Без бүген диктант яздык" тексты. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорау, хәбәр итү. Укуга бәя бирү. "Чын иптәш" хикәясе. Ш. Галиевның "Онытылган..." шигыре. "Китапханәдә" тексты. Китапханәчедән китап сорау. Бу китап нәрсә турында? Г. Зәйнәшеваның "Бер атнада ничә көн?" шигыре.

  1. Көндәлек режим (12)

Вакытны әйтү. Сәгать ничә? соравы. Көндәлек режим. М. Җәлилнең "Сәгать" шигыре.

  1. Ашханәдә (7)

"Ашханәдә" тексты. Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтү һәм сорау. Ашханәгә бергә барырга тәкъдим итү. Б. Рәхмәтнең "Аш вакыты" шигыре. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәте. "Икмәк" текстындагы әдәплелек кагыйдәләре. Ш. Галиевның "Кунаклар" шигыре. Кунакларны каршы алу, табынга чакыру. Табын әзерләү тәртибе.

  1. Без әти-әниләргә булышабыз (12)

Г. Тукай - бөек татар шагыйре. Г. Тукайның "Безнең гаилә" шигыре. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен белү. "Акыллы малай" тексты. Өйдә үзең эшләгән эшләр. Өй хезмәтендә катнашу турында сөйләү. Бер-береңә эш кушу. Мактау формалары. "Ана рәхмәте" тексты. " Табын әзерлибез" тексты. Табынны ничек әзерләү турында сөйләү. Ә. Бикчәнтәеваның "Дәү әнием" шигыре. И. Туктарның "Авыраяк" әкияте. "Без ничәү" шигыре.

  1. Туган якка кыш килде (12)

Җ. Тәрҗеманов "Яшел чыршы" шигыре. Бәйрәм сәгать ничәдә башлана? Яңа ел бәйрәменә чакыру, бергә барырга тәкъдим итү. "Чыршы бәйрәме" тексты. Ә. Бикчәнтәеваның "Салкын, саф һава" шигыре. Һава торышы. Кышкы уен төрләре. Уенга чакыру. "Дуслар" тексты. "Тауда" текстында дуслык темасы. Чаңгы ярышы турында сөйләшү. "Каникулда" тексты. Геройларга характеристика бирү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзү. Каникулда кайда булганыңны сөйләү.

  1. Шәһәрдә һәм авылда (11)

"Без Татарстанда яшибез" тексты. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамалары.Татарстанда яшәгән милләтләр. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйләү. Кем ничәнче катта яши? Үүзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтләү. "Мин шәһәрдә яшим" тексты. Шәһәргә барырга чакыру. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны белдерү үрнәкләре. "Безнең авыл" тексты. Авыл табигате. Җәйге уен төрләре.

  1. Әдәпле булыйк (11)

Тәмле сүзләр. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә әдәпле чакыру. Килгән кунакларны каршылау. Туган көн белән котлау. Туган көнгә бүләк. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү. "8 нче март - әниләр бәйрәме" тексты. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. "Трамвайда" текстында тәрбиялелек темасы. Өлкәннәргә урын тәкъдим итү. Дәрдемәнднең "Өч ул" хикәясе. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында сөйләшү.

  1. Кечкенә дусларыбыз (11)

Этләрнең кушаматы. "Дуслар" текстында дуслык мөнәсәбәтләре. М. Җәлил. "Маэмай"шигыре. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сөйләү. Кешенең характер сыйфатлары. "Минем песием бар" тексты. Песиләрнең тышкы кыяфәте. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорау, әйтү. "Кем нәрсә ярата?" әкияте.

  1. Күңелле җәй, ямьле җәй (12)

Г. Тукайның "Бу кайчак була?" шигыре. Ел фасылларының билгеләре. Җәй көне. "Төсләр" хикәясе. Урманда нәрсә үсә? Р. Фәйзуллинның "Җиләк кайда күп?" шигыре. "Җиләк җыям, как коям" уены. "Витаминлы аш" хикәясе. Р. Миңнуллин - балалар шагыйре. Бакчада нинди яшелчәләр үсә? Бакчадагы эшләр. Җәйге ял турында сөйләшү. Су керергә чакыру. "Сабантуй - зур бәйрәм" тексты.



Контроль эшләр:

  1. Текст өстендә эш №1 "Дачада".

  2. Текст өстендә эш №2 "Роза чәчәге белән Кычыткан"





























































Тематик планлаштыру



Күңелле җәй!



12

Ел фасылларының билгеләрен әйтү. Җәй көне турында сөйләү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтү. Предметларның билгеләрен чагыштыру. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны хәбәр итү. Бер-береңне табынга чакыру, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорау һәм хәбәр итү. Җәйге ял турында сөйләшү. Су керергә чакыру. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.



Барлыгы

102















Укыту-методик комплекты



  1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

  2. ХәйдароваР.З., МалафееваР.Л. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1 - 11нче сыйныфлар). - Казан, 2011.



Укытучы өчен методик кулланмалар:



1

Р.З.Хәйдәрова

"Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан " Набережные Челны ,2006.



2006

Набережные Челны .



2



"Фән hәм мәктәп","Мәгариф" җурналлары







3

Р.З.Хәйдәрова,

Л.Ә.Гыйниятуллина

"Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" - 3 нче класс Казан . "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.



2013

"Татармультфильм"

4

Р.З.Хәйдәрова,

Н.Г.Галиева,

Л.Ә.Гыйниятуллина

Диск. "Күңелле татар теле", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"



2013

"Татармультфильм",



5



Диск "Габдулла Тукай", Татарстан





6

А.Ш.Асадуллин,

Р.А.Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов "Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре"



2010

Мәгариф

Укучы өчен кулланмалар:1

Р. З.Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина

"Күңелле татар теле" дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)

2014

"Татармульт

фильм"

2

Р.З.Хәйдәрова

"3нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре"

2013



4

Р. З.Хайдарова,

Р. Л.Малафеева

Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.







Контроль-тикшерү материаллары:1

Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы

2014

Яр Чаллы нәшрияты





Электрон кулланмалар:



1

Диск "Заман", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2008

Казан

2

Аудиодисклар "Җырлап-биеп уйныйбыз!"

2008



Календарь-тематик план





Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны



Үткәрү вакыты

план

факт







Белем бәйрәме.

14 сәг









1

1нче сентябрь-зур бәйрәм.

1









2

Уку-язу әсбаплары. Диалог төзү

1









3

"Без диктант язабыз" текстында уку хезмәтенә караш

1









4

М.Галләмованың "Чын иптәш" хикәясендә чын дус образы.

1









5

Миңа ярдәм ит,әле. Диалогик сөйләм

1









6

Ш.Галиевның "Онытылган" шигырендәге лексика

1









7

Китапханәдә. Монологик сөйләм

1









8

Санарга өйрәнәбез

1









9

Ә.Исхакның "Сөмбелә шигырен уку

1









10

Г.Зәйнашеваның "Бер атнада ничә көн" шигырендәге лексика

1









11

Дежур укучының бурычлары

1









12

Тема буенча өйрәнгәннәрне ныгыту

1









13

Дәрестә. Д\м сөйләм төзү

1









14

"Яңа уку елы котлы булсын!"БСҮ

1









Көндәлек режим..

7сәг









15

Минем көндәлек режимым.

1









16

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

1









17

Көндәлек режим турында сөйләшәбез

1









18

М.Җәлилнең "Сәгать" шигырендәге лексика

1









19

М.Җәлилнең "Сәгать" шигырендәге төп фикер

1









20

"Кырмыска белән Чикерткә" мәсәлендәге төп фикер

1









21

"Көндәлек режим" БСҮ

1









Ашханәдә (12сәг)











22

"Ашханәдә" темасындагы лексика

1









23

"Ашханәдә" тексты өстендә эш

1









24

Татар халык ашлары

1









25

Табын әзерлибез

1









26

Б. Рәхмәтнең " Аш вакыты"шигырендәге лексика.

1









27

Табын яны кагыйдәләре

1









28

Х. Гардановның "Икмәк" хикәясендәге лексика

1









29

Искәндәр образына характеристика

1









30

Ш.Галиевның "Кунаклар" шигырендәге лексика

1









31

БСҮ. Без кунакка барабыз - д/с

1









32

"Ашханәдә" темасындагы лексиканы кабатлау

1









33

"Ашханәдә".БСҮ.

1









Без әти- әниләргә булышабыз

12сәг.









34

Г.Тукай - бөек шагыйрь

1









35

"Безнең гаилә" шигырендә песи образы

1









36

БСҮ. Минем гаиләм

1









37

"Акыллы малай " хикәясендәге малайга характеристика

1









38

И.Әхтәм "Ана рәхмәте" текстында хезмәт тәрбиясе

1









39

"Әни табын әзерли"текстындагы кызга характеристика

1









40

"Без эш сөябез" текстындагы төп фикер

1









41

Ә.Бикчәнтаеваның "Дәү әнием" шигырендәге лексика

1









42

БСҮ. Дәү әнигә кунакка баргач.

1









43

И.Туктарның "Авыраяк" әсәрендә ялкаулык темасы. Диалогик сөйләм.

1









44

Х.Халиковның "Без ничәү" шигыренә таянып д/с төзү

1









45

Текст өстендә эш.

1









Туган якка кыш килде

12сәг.









46

Кыш темасына караган лексика .

1









47

Җ.Тәрҗемановның "Яшел чыршы" шигыре

1









48

Б.С.Ү.Бәйрәм белән котлау язу

1









49

"Чыршы бәйрәме" текстындагы лексика

1









50

БСҮ. Чыршы бәйрәмендә

1









51

Ә.Бикчәнтаеваның "Салкын саф һава" шигырендә кыш билгеләре

1









52

БСҮ. "Кышкы көн"-контроль монологик сөйләм

1









53

Р.Корбанның "Тауда" хикәясендә дуслык мөнәсәбәте

1









54

Д.Аппакова "Дуслар"текстында Федя образына характеристика

1









55

БСҮ.Кышкы уеннар

1









56

"Каникулда" текстындагы лексика

1









57

"Кышкы каникуллар" темасы буенча БСҮ

1









Шәһәрдә һәм авылда.

11 сәг









58

Татарстан- минем туган ягым.

1









59

Татарстан-зур, бай республика

1









60

Татарстанда яшәүче милләтләр

1









61

Татарстан шәһәрләре

1









62

БСҮ. Безнең фатир.

1









63

"Безнең шәһәр" тексты лексикасы

1









64

Без шәһәргә (авылга, мәктәпкә)барабыз

1









65

"Безнең авыл" текстында авыл сурәтләнеше

1









66

Мин авылда яшим

1









67

"Без шәһәрдә (авылда) яшибез" темасы лексикасын кабатлау

1









68

"Син кайда яшисең?" темасы буенча мөстәкыйль эш

1









Әдәпле булыйк! 11 сәг.











69

"Тәмле сүзләр" тексты

1









70

Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?

1









71

Туган көнгә чакыру

1









72

Дусларны каршылыйм

1









73

БСҮ. Туган көнгә котлау язу

1









74

"8 нче Март- Әниләр бәйрәме" текстына таянып әниләргә котлау язу.

1









75

"Трамвайда" хикәясе

1









76

В.Осееваның " Бер әби ич" текстында әдәплелек үрнәге.

1









77

Дәрдемәнднең "Өч ул" текстындагы малайларга характеристика

1









78

Б.С.Ү."Бүген минем туган көн"

1









79

"Әдәпле булыйк!" темасы буенча тикшерү эше

1









Кечкенә дусларыбыз..



11сәг









80

Безнең дүрт аяклы дусларыбыз.

1









81

М.Галләмованың "Дуслар" хикәясе лексикасы

1









82

"Дуслар" хикәясендә дуслык мөнәсәбәте

1









83

М.Җәлилнең "Маэмай" шигырен уку

1









84

А.Алиш- балалар язучысы

1









85

"Акмуен яраткан песием" хикәясе

1









86

Минем песием (этем)

1









87

"Кем нәрсә ярата?" әкияте

1









88

"Кем нәрсә ярата?" әкиятен сәхнәләштерү

1









89

Синең этең бармы? -диалог төзү

1









90

"Минем яраткан хайваным". Текст өстендә эш.

1









Күңелле җәй!

12сәг.









91

Г.Тукайның" Бу кайсы вакыт", Б.Рәхмәт шигырьләре лексикасы.

1









92

"Җәй җитә" тексты

1









93

"Төсләр" әкиятен сәхнәләштерү

1









94

Р.Фәйзуллинның "Җиләк кайда күп?" шигыре лексикасы

1









95

"Җиләк җыям, как коям" уены

1









96

Х.Халиковның"Витаминлы аш" хикәясенең төп фикере.

1









97

Р.Миңнуллин- балаларның яраткан шагыйре

1









98

Р.Миңнуллинның "К"лар тулган бакчага" шигыре

1









99

Текст өстендә эш.

1









100

Сабантуй- зур бәйрәм

1









101

"Без Сабантуйга барабыз". БСҮ.

1









102

"Күңелле җәй, ямьле җәй" темасын кабатлау

1

















































































































Тематик планлаштыруга кертелгән үзгәрешләр































































































































































































































































































































































































































































Кушымта



Текст өстендә эш №1



Дачада.

Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да туйганчы урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барып югаласы килә.

Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.

Дачалары каенлык уртасындагы аланда икән. Өй зәңгәр, яшел, ак буяуларга буялган. Идәне сап-сары.

- Я, ошыймы сезгә дача? - дип сорады әтиләре.

- Әйе. Без монда җәй буе торабызмы?

- Теләсәгез, җәй буе да мөмкин.

Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды. Әбиләре яшелчәләргә су сибәргә чыгып китте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар.

Әй кызык икән дачада!

Тәүфикъ Әйди.

1.А1 Бу текст нәрсә турында?(1б)

А2 Балалар кайда яши? (1б)

А3Урамда нәрсәләр бар? (1б)

2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? 3 б

В1 Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.

В2 Идәне кап-кара.

В3 Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.



Бәяләү критерийлары:

1нче бирем - 3б, 2нче бирем - 1б,

5-6 б. - «5»;

3-4 б.-«4»;

2-3- «3»;

2балдан азрак - «2».





















Текст өстендә эш №2



Роза чәчәге һәм Кычыткан.



Бер бакчада Роза чәчәге үскән. Аның бик матур күлмәге булган. Роза янында яшел Кычыткан үскән. Ул Роза чәчәген яратмаган. Аны энәле кулы белән чаккан. Бу турында Роза чәчәге Сандугачка әйткән.

-Минем бер дустым бар. Аның исеме-Керпе. Ул энәле күлмәк кия. Әйдә,аннан ярдәм сорыйбыз,-дигән Сандугач.

Керпе аларга энәләр биргән. Бу энәләрне Роза чәчәге күлмәккә теккән. Шул вакыттан Роза чәчәге энәле күлмәк кия.



1.А1 Бу текст нәрсә турында? (1б)

А2 Бакчада нинди үлән һәм чәчәк үскән? (1б)

А3 Кемнең күлмәге матуррак булган? (1б)

А4 Розаның дусты кем булган ? (1б)

А5 Ни өчен Кычыткан Розаны яратмаган? (2б)

2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? (1б)

В1 Кычыткан Роза чәчәген яратмаган

В2 Керпе аларга чәчәкләр биргән.

В3 Сандугач-Роза чәчәгенең дусты.

3.Тулы җавап бир.

В4 Роза янында нәрсә үскән? (1б)

В5 Сандугач кемнән ярдәм сораган ? (1б)

С1 Кычыткан турында нәрсәләр беләсең? (3б)



Бәяләү критерийлары:

1нче бирем - 6б, 2нче бирем - 1б, 3нче бирем - 2б, С1- 3б

11-12б- «5»;

9-10б - «4»;

7-8б - «3»;

6балдан азрак - «2».













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал